СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 27.07.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

НОД по математике

Нажмите, чтобы узнать подробности

Методическая разработка по математике (подготовительная группа) по теме: "Сораучык белән Белмәмешкә дуслыкларын саклап калырга булышу"

Просмотр содержимого документа
«НОД по математике»

Тема: Сораучык белән Белмәмешкә дуслыкларын саклап калырга булышу.


Максат: балаларның алдан һәм арттан 10 га кадәр санау күнекмәләрен булдыру; бербөтенне тигез итеп икегә бүләргә өйрәтү; озынлык бенча предметларны чагыштыру; күз белән күреп, тиз генә таный белүне үстерү.


Шөгыль барышы: яшәгән ди, булган ди ике дус. Аларның берсе – Белмәмеш, икенчесе Сораучык булган. Сораучык һаман сораулар бирергә яраткан, ләкин беркайчан да җавап ишетә алмаган. Чөнки Белмәмеш бер нәрсә дә белмәгән. Берзаман Белмәмеш уйлана башлаган. “Миннән Сораучык һаман “Нәрсә? Ни өчен?”, - дип сорый, ә мин аның сорауларына берничек тә җавап бирә алмыйм”, - дип борчылган. Югыйсә, мин аның белән дуслыгымны югалтырмын дип, күп белер өчен безнең шөгыльне карарга килгән. Балалар, Белмәмешкә булышыйкмы?


1.Балалар, безнең Белмәмеш саный белми икән. Ул алмалар алып килгән. Аның ничә алмасы бар икән? Әйдәгез, саныйбыз. Мин алмаларны тактага (набор. полотнога) куеп барам, ә сез әкрен генә санап барыгыз. Ничә алма булды? Барлыгы ничә булды? Ә хәзер киметеп барачакмын, ә сез барыгыз бергә ничә алма калганын әйтеп барырсыз. Кем кире тәртиптә 10 нан 1 гә кадәр санарга тели?


2. Балалар, Беләмеш саный белмәү өстенә вакытны да аңлый, аера белми икән? Зинһар өчен аның сорауларына җавап бирегез инде.

Илшат 4 көн балалар бакчасына килмәгән, ә Камилә 1 атна бакчага йөрмәгән. Бу балаларның кайсысы күбрәк көн калдырган? Ягъни балалар бакчасына йөрмәгән?


3. Менә Белммеш белән Сораучыкның яши торган урамнары. Сораучык Белмәмешне кунакка чакырган. Ул үзенең иң бөек йортның 5 нче катында, сул яктан 1 нче бүлмәдә яшәгәнлеген әйткән. Белмәмешкә Сораучык яши торган тәрәзәне табарга булышыгыз әле.

Ә Белмәмеш үзе иң тәбәнәк йортның 4 нче катында, уң яктан 1 нче бүлмәдә яши.


Физкультминутка.


4. Балалар, бу дуслар рәсем ясарга теләгәннәр. Ә аларның битләре бер генә булган. Ике бит ясар өчен нишләргә кирәк инде аларга? Сез ничек уйлыйсыз? Аларга бер битне тигез итеп урталай бүләргә кирәк. Кем белә, бер битне тигез итеп ике өлешкә ничек бүлеп була? Булат бер битне ничәгә бүлде? Дөрес, бер битне тигез итеп урталай бөкләде. Тигезме өлешләр? Хәзер мин бөкләгән җиреннән кисәм. Нәрсә килеп чыкты? Ике бер төсле зурлыктагы битләр ничек килеп чыкты?


5. Материалларны таратып эшләү.

Балалар, сезгә өстәлдәге полоскаларны тигез итеп ике өлешкә бүлеп кисәргә кирәк. Сез моны ничек эшләр идегез? Башта полоскаларны тигез итеп бөкләргә, ә аннан бөкләгәннән барлыкка килгән сызык турыннан кисәргә кирәк. Нәрсә килеп чыкты? Бөтен полосканың яртысын күрсәтегез әле. Икесен дә күрсәтегез. Ә хәзер тоташтырыгыз. Әйтерсең, сезнең бөтен полоска булды.

Нәрсә зуррак? Нәрсә кечерәк? Бөтенме, өлешме?


6. Ә хзер “Әйе-юк” дигән уен уйнап алабыз. Мин фигураларның кайда торганын әйтәм, ә сез дөрес булса – әйе, дөрес булмаса юк диярсез.

- кызыл түгәрәк сул яктан өске почмакта тора(әйе).

- аста ике квадрат тора (юк).

- астан уң почмакта өчпочмак урнашкан (әйе).

- уртада квадрат урнашкан (юк).

Йомгаклау.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!