СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Образоватаельная программа

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Әдәби уку" укыту предметының эшчәнлеге.Үрнәк төп гомуми белем бирү программаларының эшчәнлеге.Әдәби укудан башлангыч гомуми белем бирүнең ФДБС га туры килгән материаллары.

Просмотр содержимого документа
«Образоватаельная программа»

















Эчтәлек


1

1-4 нче сыйныфлар (рус төркемнәре) өчен «Татар теле» укыту предметы буенча төп белем бирү программасының максат өлеше (ФДББС)

1.1.

Аңлатма язуы


1.1.1.

«Әдәби уку » укыту предметының үзенчәлекләрен исәпкә алып, гомуми белем бирүнең гомуми максатлары

1.1.2.

«Әдәби уку» укыту предметына гомуми характеристика


1.1.3

Төп гомуми белем бирү планында «Әдәби уку» укыту предметының тоткан урыны

1.2.

Планлаштырылган нәтиҗәләрнең төзелеше


1.2.1.

Үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре


1.2.2.

«Әдәби уку » укыту предметының метапредмет нәтиҗәләре


1.2.3.

«Әдәби уку» укыту предметының предмет нәтиҗәләре


1.3.

Төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүдә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне бәяләү системасы

2

Үрнәк төп гомуми белем бирү программасының эчтәлеге


2.1

«Әдәби уку » укыту предметының эчтәлеге


2.2

Укыту эшчәнлегенең төп төрләрен билгеләп, тематик планлаштыру


2.3

Укыту процессының укыту-методик һәм материаль-техник тәэмин ителеше


2.4

Укыту ресурслары

















1. 1- 4 нче сыйныфлар (рус төркемнәре) өчен «Әдәби уку» укыту предметыннан төп белем бирү программасының максат өлеше (ФДББС)

1.1. Аңлатма язуы

Укыту программасы түбәндәге документларга таянып эшкәртелде:

1.“Россия Федерациясенең мәгариф турында” гы 273-ФЗ нче номерлы 29.12.2012 нче елгы Федераль Законы.

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы 68-ЗРТ нче номерлы 22.07.2013 нче елдагы Законы.

3.“Татарстан Респуликасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” 1.07.2004 нче елгы ТР Законы.

4.Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “6 нчы урта гомуми белем мәктәбе“ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең башлангыч гомуми белем бирү турындагы төп программасы.

5.Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “6 нчы урта гомуми белем мәктәбе“ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең укыту планы.

6.Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “6 нчы урта гомуми белем мәктәбе“ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына яраклаштырылган эш программалары турындагы нигезләмәсе, 28.08.2016 нчы ел.

7.Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының “Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты турында”гы 373 нче номерлы 06.10.2009 нчы елгы приказы.

8.Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының “Укыту предметы буенча эш программалары төзүгә күрсәтмәләр” дигән 1815/16 нчы номерлы 03.03.2016 нчы елгы хаты.

9.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә “Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан, 2014.

10. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләр исемлеге: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”, 1нче сыйныф, – Казан, “Татармультфильм”, 2012; Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина, “Күңелле татар теле”, 2 нче сыйныф, – Казан, “Татармультфильм”, 2013; Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина, “Күңелле татар теле”, 3 нче сыйныф, – Казан, (2 кисәктә) “Татармультфильм”, 2013; Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина, “Күңелле татар теле”, 4 нче сыйныф, – Казан, (2кисәктә) “Татармультфильм”, 2014.


1.1.1.« Әдәби уку» укыту предметының үзенчәлекләрен исәпкә алып, гомуми белем бирүнең гомуми максатлары

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга”Әдәби уку” укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын «бала өчен башка дөньяга тәрәзә ачу» булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның әдәби уку буенча сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

1.1.2. «Әдәби уку» укыту предметына гомуми характеристика


Әдәби уку дәресләрендә укучының текстны аңлап, сәнгатьле итеп һәм йөгерек укуына ирешү күздә тотыла. Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, хәбәр итү күздә тотыла. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; текст эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу әдәби укуның төп үзенчәлекләреннән санала.

Болардан тыш төрле мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу, мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү, текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау әдәби укуның төп юнәлешләреннән санала. Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белүенә ирешү.

Диалогик һәм монологик сөйләм үстерүгә аерым игътибар бирелә: сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны нормадан ким булмаска тиеш); укылган (тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли белү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны нормадан ким булмаска тиеш).

Уку эшчәнлеген оештырганда төп игътибар түбәндәгеләргә юнәлтелә: татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Әдәбият курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытучының төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.


1.1.3.Төп гомуми белем бирү планында « Әдәби уку» укыту предметының тоткан урыны


Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен башлангыч белем бирү баскычында әдәби уку укытуга 305 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта әдәби уку буенча сәгатьләр саны бүленеше түбәндәгечә күрсәтелә:

I сыйныф –атнага 1 сәгать - 33 сәгать;

II сыйныф –атнага 2 сәгать - 68 сәгать;

III сыйныф - атнага 3 сәгать - 102 сәгать;

IV сыйныф -атнага 3 сәгать - 102 сәгать.


1.2.Планлаштырылган нәтиҗәләрнең төзелеше


Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватан пәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр телдән аралашу күнекмәләре булдыру;

-коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- «Әдәби уку» предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру

1.2.1.Үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре


Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

- текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- «гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек»төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу; - мәктәпкә, -мәктәп инвентарена һәм үзеңнең, иптәшләреңнең уку-язу әсбапларына сакчыл карашта, кайгыртучан булу.

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау.

1.2.2. “Әдәби уку” укыту предметының метапредмет нәтиҗәләре


Танып-белү нәтиҗәләре:

  • хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп, аңлап уку;

  • текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

  • текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

  • укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

  • предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

  • укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

  • укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

  • эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш).

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

  • укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


1.2.3.«Әдәби уку» укыту предметының предмет нәтиҗәләре

1 нче сыйныф

Әйдәгез, танышабыз!

Укучы өйрәнәчәк: Исәнме (сез), хәерле көн, Сау бул (гыз). Мин, син, сез .Малай, кыз. Кем, исем. Ничек укучы, укытучы. Син кем? Мин- малай.Мин-кыз. Синең исемең ничек?Мин – Азат. Ә синең исемең ничек?

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Әңгәмәдәшең белән таныша белү. Дустыңны уйнарга чакыра белү.Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү. Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.


Урман дусларыбыз

Укучы өйрәнәчәк: Куян, аю, бүре, төлке, бүре, фил, тиен. Аю урманда яши. Аю, бүре, төлке, тычкан, бака. Кер, бергә яшибез.Теремкәйдә кем яши? Әйдә, кер, бергә яшибез .

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Урман дусларыбыз турында сөйли белү.“Теремкәй “ әкиятенең геройларын атый белү.“Теремкәй “ әкиятен сәхнәләштерү. Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.


Спорт бәйрәме

Укучы өйрәнәчәк: Йөгерә, сикерә, уйный. Мин йөгерәм,сикерәм, уйныйм.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.


Мәктәптә

Укучы өйрәнәчәк: Уку-язу әсбаплары. Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Мин чиста язам. Мин дөрес саныйм.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, санын әйтә, үзеңә сорап ала белү.Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)



Йорт хайваннары һәм кошлары

Укучы өйрәнәчәк: Йорт хайваннары-Син нәрсә яратасың?-Мин кәбестә яратам. Йөгерә, сикерә, уйный, минем этем, синең этең.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Йорт хайваннары кушаматларын сөйләмдә куллана белү. Диалогны укый белү. Сөйләшергә өйрәнү. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү.


Бакчада

Укучы өйрәнәчәк: Кыяр, кишер, кәбестә, суган, чөгендер, җиләк-җимешләр.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап алабелү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.


Кыш җитте

Укучы өйрәнәчәк: Кыш, кыш көне, салкын, буран, кар ява, җил исә. Кыш билгеләрен әйтә белү, көн нинди булуын сорый белү.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү.


Кибеттә

Укучы өйрәнәчәк: Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.


Сәламәт бул!

Укучы өйрәнәчәк: Дәү әнием, хәлең ничек? Башым авырта.-Мә, дару эч. Рәхмәт, улым. Сәламәт булу өчен киңәшләр

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү.

Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү.Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.


Безнең гаилә

Укучы өйрәнәчәк: Гаилә, әби,бабай, апа, абый, эне,сеңел, кеше,тату. Хәерле иртә, әнием (әтием, укытучым, дустым)Г.Тукай иҗаты.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Шигырьне сәнгатьле укый белү.Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.


Татар халык ашлары

Укучы өйрәнәчәк: Өчпочмак,чәкчәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия. Б.Рәхмәт иҗаты.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.


Без шәһәрдә яшибез

Укучы өйрәнәчәк: Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак . Яр Чаллы, гүзәл=матур

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Туган шәһәрең турында сөйли белү. Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.


Җәй җитә

Укучы өйрәнәчәк: Җиләк, үсә, эссе, җыям, как. Сабантуй, көрәш, чүлмәк, капчык, шат.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.


2 нче сыйныф

Без мәктәпкә барабыз

Укучы өйрәнәчәк:-мы/-ме сорау кисәкчәсен сөйләмдә кулланырга; сорау җөмләләрне тиешле интонация белән әйтергә; мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә кулланырга;кирәк, кирәкми хәбәрлек сүзе, бир әле, бирегез әле төзелмәләрен аңлап кулланырга; татар теленең авазлар составын таный белергә; хәрефләр һәм авазларны аера белергә; сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белергә; сингармонизм законына төшенеп, сүзләргә кушымчаларны (күплек сан) ялгарга; исемнәрне күплек санда кулланырга; микъдар, тәртип саннарын танырга; ничә?ничәнче? сорауларын куя белергә; 1-10 га кадәр саннарны сөйләмдә кулланырга; боерык фигыльне дөрес басым белән әйтергә; барлык һәм юклык формаларын аерырга; хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек һәм күплек сан формаларын аера белергә, барлыкта, юклыкта кулланырга; үткән замандагы эш-хәлләрне хәзерге заман эш-хәлләрдән аера белергә; исемнең юнәлеш килеше, урын-вакыт килеше, чыгыш килеше формаларын сөйләмдә куллана белергә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә:Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын, мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Мәктәпкә бару, мәктәптә уку, мәктәптән кайту турында әйтә белү.Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү


Базарда

Укучы өйрәнәчәк:сузык һәм тартык авазлар составын таный белергә;яңгырау һәм саңгырау авазларны аера белергә; татар алфавитыннан файдалана белергә; сүзләрне иҗекләргә бүлеп укый, иҗекләр санын билгели белергә; Әни белән барам төзелмәсен актив кулланырга; хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасын барлыкта сөйләмдә кулланырга;чөнки теркәгечен җавапны дәлилләүдә кулланырга;

о, ө авазларын дөрес ишетә һәм әйтә белергә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә:Яшелчә, җиләк-җимеш атамаларын, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны, кирәклеген әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне ни өчен яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.Урамга уйнарга чакыра белү.


Кыш җитә

Укучы өйрәнәчәк:мөстәкыйль сүз төркемнәреннән исем, сыйфат, сан, фигыльләрне бер-берсеннән аера белергә, сөйләмдә урынлы кулланырга;ә, һәм теркәгечләрен җөмлә төзелешендә дөрес кулланырга; яңа елга котлау тексты язарга; антоним сүзләрне таба белергә; хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат-сан формаларын сөйләмдә дөрес кулланырга; исемнең юнәлеш килеше, урын-вакыт килеше, чыгыш килеше формаларын сөйләмдә куллана белергә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә:Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.


Мин чисталык яратам

Укучы өйрәнәчәк:нинди? соравын сөйләмдә аңлап кулланырга, башка сүз төркемнәреннән аерырга; сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә кулланырга;нәрсә белән? соравын куярга;исемнәрне сөйләмдә I, II, III зат берлек сан тартым кушымчалары белән кулланырга; кай җирең авырта? соравын бирә һәм җавап формалаштыра белергә; 11-100 гә кадәр саннарны әйтергә, сөйләмдә кулланырга;

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә:Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, төсләрен, кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү. Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Даруханәдә сату-алуны шартлы рәвештә оештыра белү.


Яз килә

Укучы өйрәнәчәк:яз билгеләрен әйтә белергә;кайчан? соравына җавап бирергә; ел фасылларының билгеләрен аңлый, аера белергә; 1 - 20 гә кадәр саный һәм укый белергә, язарга; 8 нче Март бәйрәме белән котлау язарга

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә:Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.


Безнең гаилә

Укучы өйрәнәчәк:исемнәрне юнәлеш, урын-вакыт, төшем килешләрендә кулланырга;билгеле үткән заман хикәя фигыль формасын танырга; гаилә турында сөйләм калыпларына; итәгатьле сүзләрне сөйләмдә кулланырга; без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә кулланырга; мин, син алмашлыкларын юнәлеш килешендә кулланырга; кайчан? соравын кулланырга; кушма саннарны дөрес язарга; әйтү максатыннан чыгып, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куярга.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә:гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, аларны яратканлыгыңны, кайда эшләгәннәрен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.


Минем туган ягым

Укучы өйрәнәчәк:нинди? кайда? кая? кайдан? кайчан? сорауларын аера һәм аларга җавап бирә белергә;ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белергә; Татарстан шәһәрләрен дөрес атый белергә; Казан шәһәре структурасын сөйләмдә кулланырга; Петяның әтисе төзелмәсен аңларга;аша, аркылы бәйлекләрен сөйләмдә аңлап кулланырга; Син кайда яшисең? Син нинди транспортта барасың?Юл аша чыгам/чыкмыйм төзелмәләрен, астында, өстендә, янында бәйлек сүзләрен сөйләмдә кулланырга;әйтү максатыннан чыгып, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куярга.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә:Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.


Кибеттә

Укучы өйрәнәчәк:Киемнәр кибетенә барам структурасын сөйләмдә кулланырга; сыйфат+исем төзелмәсен җөмләләрдә кулланырга;

комплимент әйтергә;әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә кулланырга.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү. Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү.



Җәй

Укучы өйрәнәчәк:сүз төркемнәрен таный, аера, дөрес сораулар куярга;җәйге табигать, җәйге ял турында, Сабантуй турында сөйләм калыпларына; Шәһәр урман янында төзелмәсен кулланырга; сыйфат+исем төзелмәсен җөмләләрдә кулланырга; төрле характердагы текстларны интонацион билгеләрнең белдерелешен саклап укырга.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә:Җәй билгеләрен, җәй көне кая барганлыгыңны әйтә белү.Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Ел фасыллары билгеләрен аера белү. Шәһәр янында нәрсәләр барлыгын әйтә белү. Җәй көне ничек киенгәнлегеңне әйтә белү.


3 нче сыйныф

Белем бәйрәме

Укучы өйрәнә: Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белергә ; предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белергә;

сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белергә; үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белергә; китапханәчедән китап сорый, ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белергә

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала: мәктәп темасына кагылышлы сүзләрне сөйләмдә куллана белү; татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында мәгълүмат алу; әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау; әдәби текстның әхлакый һәм эстетик кыйммәтләренә төшенү; ситуацияләрдән чыгып, диалогик сөйләмдә катнашу; дәреслектәге текстларны аңлап уку; рәсемнәрне кулланып сөйләү; бирелгән темаларга кечкенә хикәяләр төзү, котлаулар язу


Көндәлек режим

Укучы өйрәнә: вакытны әйтә,сорый белергә; үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белергә

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала: шигъри әсәрләр белән танышу; иптәшләреңнең укуын бәяләү; ситуацияләрдән чыгып, диалогик сөйләмдә катнашу; дәреслектәге текстларны аңлап уку; рәсемнәрне кулланып сөйләү; мультимедиа чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу


Ашханәдә

Укучы өйрәнә: ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белергә;

дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белергә;

кунакларны каршы ала, табынга чакыра белергә; табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белергә;

ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белергә

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала: шигъри әсәрләр белән танышу; иптәшләреңнең укуын бәяләү; ситуацияләрдән чыгып, диалогик сөйләмдә катнашу; дәреслектәге текстларны аңлап уку; рәсемнәрне кулланып сөйләү; мультимедиа чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу



Туган якка кыш килде:

Укучы өйрәнә: бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белергә; һава торышын сорый, әйтәбелергә; кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белергә; каникулда кайда булганыңны әйтә белергә; геройларга характеристика бирә белергә; сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белергә

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала: мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу; аңлап уку; үз исемеңнән сөйләү; уку барышында төп фикерне аерып алу; текстны дәвам итү, тулыландыру; әсәрнең исеме буенча эчтәлегенә төшенү; укыган текстка сораулар куя белү; сюжетлы рәсемнәргә таянып сөйләү; котлаулар өйрәнү; әдәби текстның әхлакый һәм эстетик кыйммәтенә төшенү.


Без әти-әниләргә булышабыз

Укучы өйрәнә: гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белергә; өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белергә.

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала :шигъри әсәрләрне сәнгатьле уку, яттан сөйләү; Г. Тукай, А.С. Пушкин иҗаты белән танышу; әдәби текстның әхлакый һәм эстетик кыйммәтәренә төшенү; иптәшләреңнең укуын бәяләү; әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу


Әдәпле булыйк

Укучы өйрәнә: телефоннан әдәпле сөйләшә белергә; туган көнгә әдәпле чакыра, килгән кунакларны каршылый белергә; бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белергә; 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшергә

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала: әдәби текстның әхлакый һәм эстетик кыйммәтәренә төшенү; иптәшләреңнең укуын бәяләү; әсәрнең эчтәлеге буенча фикер әйтү; герой исеменнән, автор исеменнән текстның эчтәлеген иҗади сөйләү; эш-гамәлләренә карап, кешеләргә бәя бирә белү; мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу.


Шәһәрдә һәм авылда

Укучы өйрәнә: Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белергә; Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белергә; Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белергә; авыл табигате турында сөйли белергә; җәйге уен төрләрен әйтә белергә.

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала: төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия куллану, һәм башка өстәмә мәгълүмат чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу; Татарстанның табигатен сурәтли белү.


Кечкенә дусларыбыз

Укучы өйрәнә:Этләрнең кушаматын әйтә белергә; үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белергә; песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белергә; песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белергә.

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала: песиләр, этләр тормышыннан кызыклы мәгълүматлар табу һәм сөйли белү; әкиятнең эчтәлеген сөйли белү; этләрнең кушаматын әйтә белү; песиләрнең тышкы кыяфәтен сүрәтләп сөйли белү (Акмуен мисалында)


Күңелле җәй, ямьле җәй

Укучы өйрәнә : ел фасылларының билгеләрен әйтә белергә; җәй көне турында сөйли белергә;

бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белергә; җәйге ял турында сөйли белергә, су керергә чакыра белергә; Сабантуйда катнашу турында сөйләшергә.

Укучы өйрәнү мөмкинлеген ала: җәйге табигатьне сурәтләү; шигъри әсәрләрне сәнгатьле уку; әдәби текстның әхлаки һәм эстетик кыйммәтәренә төшенү; иптәшләреңнең укуын бәяләү;

әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау;хезмәтеңне бәяләү


4 нче сыйныф

Яңа уку елы башлана

Укучы өйрәнәчәк: беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белергә; дәрес әзерли торган эш урының турында сөйли белергә; үз уку хезмәтең турында сөйли белергә; уку хезмәтенә карашы буенча, укучыга бәя бирә белергә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында мәгълүмат алу; герой исеменнән, автор исеменнән текстның эчтәлеген иҗади сөйләү; әдәби текстның әхлаки һәм эстетик кыйммәтәренә төшенү.


Туган як табигате

Укучы өйрәнәчәк: нәрсә ул табигать соравына җавап бирү; ел фасылларын, һава торышын тасвирлый, көзге табигать турында хикәя төзеп сөйли белергә; үләннәрнең файдасы, ничек дәвалануың турында сөйләшә белергә; хикәяләрнең эчтәлекләре буенча фикерләр әйтә, монологик һәм диалогик сөйләм оештыра белергә; кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: Әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, хикәяләр язу; өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу; әсәр буенча инсценировка төзегәндә төркемнәрдә эшләү.


Хайваннар дөньясында

Укучы өйрәнәчәк: хайваннар турында язылган әкият яисә хикәяләрне сөйли белергә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: өстәмә чыганаклардан хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар табу һәм сөйләү.



Кышкы уеннар

Укучы өйрәнәчәк: кышны тасвирлап сөйли белергә; кышкы уеннарга катнашуың турында, Яңа ел бәйрәмен каршылавың турында монологик һәм диалогик сөйләм оештыра белергә; А. Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерергә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: татар әдәбиятының күренекле вәкиле А.Алиш, аның иҗаты турында мәгълүмат алу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп хикәяләр язу, диалогик, монологик сөйләмнәр оештыру; әсәр буенча инсценировка төзегәндә төркемнәрдә эшләү.



Минем дусларым

Укучы өйрәнәчәк: үзеңнең дустың турында сөйли белергә; чын дусның нинди булуын әйтә, раслый белү.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: дуслар, дуслык турнда фикер алышуда катнашу; герой исеменнән, автор исеменнән текстның эчтәлеген иҗади сөйләү; әдәби текст героеның, авторның позициясен билгеләү; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, хикәяләр язу, диалогик, монологик сөйләмнәр оештыру; әсәр буенча инсценировка төзегәндә төркемнәрдә эшләү















Язгы бәйрәмнәр

Укучы өйрәнәчәк: язны тасвирлап сөйли белергә; 8 нче март бәйрәме белән телдән котларга; хикәяләрнең әхлакый якларын күз алдында тоткан әңгәмәләрдә катнаша белергә; язгы бәйрәмнәрдән Карга боткасы турында сөйли белү.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән); әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп хикәяләр язу, диалогик, монологик сөйләмнәр оештыру; татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында мәгълүмат алу



Дүрт аяклы дусларыбыз

Укучы өйрәнәчәк: үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйли, сөйләшә белергә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: дүрт аяклы дуслар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар табу һәм сөйли белү.



Минем туган илем

Укучы өйрәнәчәк: Татарстан республикасы турында, Казан шәһәре, истәлекле урыннары, анда яшәгән милләтләрне атап, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белергә.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: өстәмә чыганаклардан кирәкле мәгълүматлар табу, сөйләмдә куллану; фактик мәгълүматларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану; шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән)



Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Укучы өйрәнәчәк: җәйне тасвирлап, хикәяләп сөйли белү; шигырьләре аңлап укырга; табигатьтә ял итүең, җәйге планнарың турында әйтеп, сөйләшүдә катнашырга.

Укучыга үзләштерүгә мөмкинлек бирелә: шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп хикәяләр язу, диалогик, монологик сөйләмнәр оештыру.


1.3.Төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүдә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне бәяләү системасы


Рус телендә сөйләшүче балалар өчен


Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты — укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу, үз чиратында, укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартларының берсе - тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.


Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллардан файдаланырга кирәк.


Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ. б.


Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.


Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.


Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны тулысынча аңлап, һәм сәнгатьле итеп кычкырып яки эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Телдән җавап бирүне тикшерү


Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укыту чыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә , сорауның укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.


Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын пузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.


Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:


  1. сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;

  2. сөйләмнең эчтәлеге ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

  3. сөйләмнең аңлаешлылыгы;

  4. сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.


Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелек ле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.


Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын исәпкә алып куелырга тиеш.


Башлангыч белем бирү мәктәбе


Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән тикшерү эшләренең күләме:



Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау

Сүзләр,

сүзтезмәләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4

фраза

5

фраза

6

фраза

7

фраза

4.

Һәр тема буенча ара-

лаша белү күнекмә ләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

Диалогик сөйләмне бәяләү


Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.


Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.


Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге языннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.


Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.


Монологик сөйләмне бәяләү


Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.


Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.


Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.


Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.


Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.


Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.


Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.


Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.




2.Үрнәк төп гомуми белем бирү программасының эчтәлеге


2.1 Информацион коммуникатив технологияләрне куллану өлкәсендә укучыларның компетентлыгын формалаштыруда һәм үстерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр.



Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч сыйныфларда түбәндәгечә тәэмин ителә:

  • уку бинасы һәм ул урнашкан территория, кабинетлар санитар һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килерлек итеп оештырыла;

  • укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры китереп саклана;

  • укучыларда ашханә, спортзал, һ.б.ш. урыннардагы җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә;

  • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;

  • дәресләрдә һәм аннан тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;

  • укучыларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасын файдалану күздә тотыла;

  • төп һәм югары сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;

  • сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле өстәмә - конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, катнашу кебек эшләргә җәлеп ителә.


2.2.« Әдәби уку» укыту предметының эчтәлеге

1-4 нче сыйныфлар

1нче сыйныф (33 сәгать)

1.Әйдәгез, танышабыз! Танышу. Бер береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1 дән 10 га кадәр саннар.

2.Урман дусларыбыз. Кыргый хайваннар аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны (хайваннарны) сурәтләү.

3.Спорт бәйрәме. Без команда бирәбез.Спорт бәйрәмендә катнашу.

4.Мәктәптә. Уку-язу әсбаплары. Уку язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм?

5.Йорт хайваннары һәм кошлары.Йорт хайваннары һәм кошлары. Аларның (хайваннарның) исемнәре, яшәү урыннары.Аларны (хйваннарны) сурәтләү.

6.Бакчада. Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме.

7.Кыш җитте. Кыш билгеләре.Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме. Бер-береңне уенга чакыру.

8.Сәламәт бул. Тән әгъзаларының исемнәре.Табибта. Шәхси гигиена предметлары.

9.Безнең гаилә . Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8 нче Март-әниләр бәйрәме. Язгы көн.

10.Татар халык ашлары. Татар халык ашлары.Табын янында.Кунакта. Туган көн.

11.Кибеттә. Ашамлыклар.Ашамлыклар кибетендә. Савыт- саба кибетендә.Киемнәр. Киемнәр кибетендә.

12.Без шәһәрдә яшибез. Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам.

13.Җәй җитә. Күңелле җәй. Җәйге ял. Без сабантуйга барабыз.


2нче сыйныф (68 сәгать)

1.Без мәктәпкә барабыз.

Яңа уку елы белән! Х. Гарданов.“Исәнмесез, иптәшләр!” Белем көне. Беренче сен­тябрь . Уку – язу әсбабларының барлыгы,юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте. Мәктәптәге эшләрем. Мин Казанга барам. Диалоглар төзү. Дустым белән сөйләшү. Татарстан шәһәрләре исемнәре. Мин шәһәрдә яшим. Диалоглар төзү. Мин шәһәрдән кайтам. Алсу кайдан кайта? Мәктәптәге эшләрем. “Мин мәктәптә” темасы буенча кечкенә хикәя төзү. Рус халык әкияте “Күмәч”.

2.Базарда.

Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре. Алтын көз. Без уйнарга чыгабыз.

3.Мин чисталык яратам.

Шәхси гигиена предметлары. Алсу - пөхтә кыз. Тән әгъзалары атамалары. Бер-береңә комплимент әйтү. Табибта. Мин чисталык яратам. Марат авырый. Хәл сорау - кирәк эш.

4.Кыш җитә.

Кыш айлары, кыш билгеләре. Кыш килә. Яңа ел бәйрәме. Яңа ел бәйрәме белән котлау. Яңа ел бәйрәме белән котлау. Тауда. Кошларга җимлек куябыз.

5.Безнең гаилә.

Безнең гаилә. Ш.Маннур “Яратам. Татар халык ашлары. Өй хезмәте. Майны кем ашады?

6.Яз килә.

Яз билгеләре. Яз җитә. 8нче Март - әниләр бәйрәме.

7.Минем туган ягым.

Татарстан шәһәрләре. Татарсанның табигате. Туган ягым. Без шәһәрдә яшибез. ”Светофорның өч күзе”.“Юлда”. Мин авылда яшим.

8.Кибеттә.

Киемнәр кибетендә. Матур киемнәр.Айгөл – юмарт кыз. Ашамлыклар кибетендә.Кибеттә.Кабатлау.

9.Җәй.

Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз.


3нче сыйныф (102 сәгать)

1.Белем бәйрәме.

Беренче сентябрь- белем бәйрәме! Уку-язу әсбапларын сорый белү. 1-10 га кадәр саннар. Төсләр. Диалог төзү. Бер-береңнең хәлен сорый белү. Сыйныф җитәкчесе. Безнең сыйныф. Мин билге алам. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Чын иптәш. Дустым белән сөйләшү. Без китапханәгә йөрибез. Мин китап укыйм. Без китаплар укыйбыз. Ә.Исхак “Сөмбелә”. Белем бәйрәме.

2.Көндәлек режим.

Бу эшләрне мин кайчан эшлим? Минем көндәлек режимым. М.Җәлил “Сәгать”. Р.Миңнуллин “Югалган көн”.

3.Ашханәдә.

Без ашханәдә ашыйбыз. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез. Б.Рәхмәт “Аш вакыты”. Предметларның урынын әйтә белү. Гардановның “Икмәк”. Минем яраткан ашларым. Ш.Галиев “Кунаклар”.

4.Без әти-әниләргә булышабыз.

Г.Тукай – бөек шагыйрь. Г.Тукай “ Безнең гаилә”. Гаиләдә кемнәр яши? Минем әти-әнием кем булып, кайда эшли? Акыллы малай. “Иң яхшы укучы!” конкурсы. Без өйдә булышабыз. Дима нинди эшләр эшли. Образга бәя бирү. Мин үзем эшлим. Без табын әзерлибез. Ә.Бикчәнтәева ның “Дәү әнием”. Идрис Туктарның “Авыраяк”. Парлап сөйләшү. Без ничәү? Дустым белән сөйләшү.

5.Кыш.

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Без тауда. Мин тауда чаңгы шудым. Спорт төрләре. Дуслар. Без хикәя сөйлибез. Каникулда. Мин авылда ял иттем.

6.Шәһәрдә һәм авылда.

Татарстан – минем туган ягым. Татарстан шәһәрләре. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без шәһәргә барабыз. Мин авылда яшим. Безнең авыл. Шәһәрдә һәм авылда.

7.Әдәпле булыйк.

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез. Трамвайда. Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе. В.Овсееваның “Бер әби ич” хикәясе.

8.Кечкенә дусларыбыз.

Дуслар. Кәримнең эте. Дүрт аяклы дуслар. Акмуен – яраткан песием. Минем яраткан песием. Кем нәрсә ярата? Бәхәсләшү. Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау.

9.Күңелле җәй”.


Җәй җитә. Без җәйне яратабыз. Төсләр. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Х.Халиковның “Витаминлы аш”. Х.Халиковның“Витаминлы аш”. Р.Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре.Р.Миңнуллин “К”лар тулган бакчага”. Бакчадагы яшелчәләр.

10.Кабатлау.

Мәктәп. Кабатлау. Көндәлек режим. Кабатлау. Ашханәдә.Кабатлау. Шәһәрдә һәм авылда.Кабатлау. Әдәпле булыйк. Кабатлау. Кечкенә дусларыбыз. Кабатлау. Күңелле җәй. Кабатлау


4нче сыйныф (102 сәгать)

1.Яңа уку елы котлы булсын.

Яңа уку елы башлана. Уку-язу әсбаплары. Дустым белән сөйләшү. С.Маршак “Һәр атнада җиде көн”. Х.Гарданов “К”хәрефен белегез, “К”ны дөрес әйтегез”. Р.Миңнуллин “Үсми калган хәрефләр”. Б.Рәхмәт “Хисап мәсьәләләре”.Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эшлибез Без хикәя язабыз. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

2.Туган як табигате.

Нәрсә ул табигать? Җ.Тәрҗеманов.“Табигать китабы”. Һава торышы. Дару үләннәре. Витаминлы үләннәр. Көзге табигать. Кошлар безнең дусларыбыз. Минем канатлы дусларым. Канатлы дуслар. Алар нинди? Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә”. “Иң яхшы сөйләүчегә конкурс!” Җ.Тәрҗемановның “Чирик”. Без бакчадан кайтабыз. Ул уйнарга ярата. Кечкенә чыпчыгым. “Чирик” хикәясендәге (3 нче кисәк) лексик, материал. Дустым белән сөйләшү.


3.Хайваннар дөньясында.

Йорт һәм кыргый хайваннар. Г.Тукай “Ташбака белән куян”. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат. Яшел энәле керпе. Дустым белән сөйләшү. Керпе – табигатьнең бер сере.

4.Кышкы уеннар.

Кышкы табигать. Кар бабай ясау. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәменә барабыз. А.Алиш.” Куян кызы”. “Иң яхшы укучыга конкурс!” Елга буенда. Кыш темасына хикәя төзү. Җ.Дәрзаман “Камыраяк”

5.Минем дусларым.

Минем дустым. Спорт түгәрәге. Парлап сөйләшү. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Профессияләр. Чын дуслык. Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар.” Хикәясендәге лексик-грамматик материал. Башмаклар.

6.Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларыбыз. Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Г.Тукай “Кызыклы шәкерт”. Г.Мөхәммәтшин “Ак песи”. Хикәясендәге лексик, грамматик. Ак песи. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт. Р.Батулла иҗаты белән танышу. .Батулла “Чикыл белән Мырый”.

7.Яз килә.

Яз җитте. Язгы табигать. Язгы бәйрәмнәр. Карга боткасы. Мин әнигә булышам. 8 Март – әниләр бәйрәме. М.Газизов. “Рәхмәт”. В.Овсеева”Дүрт кыз”.

8.Минем туган илем.

Татарстанның дәүләт символлары. Без Казанга барабыз. Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре.

9.Чәчәкле җәй, ямьле җәй.

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару. Шүрәле.

10.Кабатлау.

Безнең мәктәп. Кабатлау.Туган як табигате. Кабатлау. Туган як табигате. Кабатлау. Хайваннар дөньясында. Кабатлау. Хайваннар дөньясында.Кабатлау. Кышкы уеннар. Кабатлау.Минем дусларым. Кабатлау. Минем дусларым. Кабатлау. Дүрт аяклы дусларыбыз. Кабатлау. Дүрт аяклы дусларыбыз. Кабатлау. Язгы бәйрәмнәр. Кабатлау. Минем туган илем. Кабатлау. Минем туган илем. Кабатлау.


Әдәби укудан башлангыч гомуми белем бирүнең ФДБС ка туры килгән уку материалы (таблица)



1

2

3

4

Әйдәгез, танышабыз!

+




Урман дусларыбыз

+




Спорт бәйрәме

+




Без мәктәпкә барабыз

+

+

+

+

Йорт хайваннары һәм кошлары

+


+

+

Бакчада

+




Кыш җитте

+

+

+

+

Сәламәт бул!

+




Безнең гаилә

+

+

+


Кибеттә

+

+



Без шәһәрдә яшибез

+


+


Татар халык ашлары

+




Җәй җитә

+

+

+

+

Мин чисталык яратам


+

+


Яз килә


+


+

Минем туган ягым


+


+

Көндәлек режим



+


Ашханәдә



+

















2.3.Укыту эшчәнлегенең төп төрләрен билгеләп, тематик планлаштыру


1 нче сыйныф

Бүлекнең исеме




Кыскача эчтәлек

Сәг.саны

1

Әйдәгез, танышабыз!

Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай,укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк. Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга

4

2

Урман дусларыбыз.

Куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, урман, оча, фил, жираф, Шүрәле, агач, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак. Рус халык әкияте. “Теремкәй”.

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

2

3

Спорт бәйрәме

Йөгерә, сикерә, уйный. Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

1

4

Мәктәптә

Дәфтәр, каләм, китап, бетергеч, карандаш, акбур, укый, яза, рәсем ясый, җырлый, саный, ала, бишле, дүртле, өчле, икеле, яхшы, пычрак, дөрес. Укучы укый, яза, рәсем ясый, җырлый, саный. Мин чиста язам. Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)

2

5

Йорт хайваннары һәм кошлары

Песи, эт, сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк. Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү.

“Шалкан” әкияте.

3

6

Бакчада

Кыяр, кишер, кәбестә, суган, чөгендер, җиләк-җимешләр. Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү

1

7

Кыш җитте

Кыш, салкын, кар ява, җил, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау. Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

4

8

Кибеттә

Тәлинкә, кашык, чәнечке, чынаяк. Ничә сум? Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү

1

9

Сәламәт бул!

Баш, бит, чәч, борын, колак,авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге.

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү

2

10

Безнең гаилә

Әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, ит, булыша, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша. Г.Тукай «Безнең гаилә». Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

3

11

Татар халык ашлары

Кунак, ярый, ярамый, уз, туган көн, кайчан?

Б.Рәхмәт “Аш вакыты”. Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

2

12

Без шәһәрдә яшибез

Мин Татарстанда яшим.

Мин мәктәпкә автобуста барам.

Чиста, матур, кечкенә,зур, пычрак, шәһәр исемнәре: Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама һ.б. Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

2

13

Җәй җитә

Ф. Кәрим “Яз җитә”. Җәй, урман, елга. күл, җиләк, чәчәк. Г.Тукай “Бала белән күбәләк”. Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.


6


Барлыгы:


33



2 нче сыйныф

Бүлекнең исеме




Кыскача эчтәлек

Сәг.саны

1

“Без мәктәптә” темасына әңгәмә

Күмәк хезмәттә катнашу. Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү. Шигырьне ятлау

Дәреслектән текстны уку. План төзү. Планга таянып сөйләү

Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

Санамышлар белән танышу. Дөрес уку. Уенда куллану

Дәреслектән текстны уку. План төзү. Планга таянып сөйләү. Дәвам итеп сөйләү. Үзгәртеп төзү

Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

Текстны сәнгатьле уку, сорау-җавап эшчәнлегендә катнашу

Әкиятнең тәрҗемәсен аңлап уку. Сәхнәләштерүгә әзерләнү

Әкиятне сәхнәләштерү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

Халык уеннары белән танышу. Хәрәкәтле уенда катнашу

11

2

Базарда

Табышмаклар белән танышу. Табышмаклар әйтү

Дәреслектән текстны уку. План төзү. Планга таянып сөйләү. Үзгәртеп сөйләү

Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

3

3

Кыш җитә

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк эшчәнлектә катнашу

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк эшчәнлектә катнашу. Эчтәлеген дәвам итеп, үзгәртеп сөйләү

Текстны уку, аңлау. Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү. Характеристика бирү

3

4

Мин чисталык яратам

Дәреслектән текстны уку. План төзү. Планга таянып сөйләү. Үзгәртеп төзү

Хикәя төзү. Сөйләү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү. Сораулар бирү

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк эшчәнлектә катнашу

Үзгәртеп төзү, сөйләү

Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

5

5

Яз килә

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Шигырьне ятлау. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

Котлаулар төзү

2

6

Безнең гаилә

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк фикер алу эшчәнлегендә катнашу

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү. Шигырьне ятлау

Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

3

7

Минем туган ягым

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк фикер алу эшчәнлегендә катнашу

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк фикер алу эшчәнлегендә катнашу. Эчтәлеген сөйләү

Укытучыны тыңлау. Сәнгатьле уку. Иллюстрацияләр ясау. Шигырьне ятлау

3

8

Кибеттә

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк эшчәнлектә катнашу. Текст эчтәлеге буенча парлы сөйләшү оештыру

Белем һәм күнекмәләрне системага салу. Мөстәкыйль эшләү. Дәфтәрләрдә язу

Укытучыны тыңлау, хаталарны анализлау, әтиҗәләр ясау, төзәтеп язу.

Парларда эшләү

3

9

Җәй

Текст буенча фикер алышу, сөйләшү. Шигырьне сәнгатьле уку. Иллюстрацияләр ясау. Йомгаклау

1


Барлыгы:


68

3 нче сыйныф

Бүлекнең исеме




Кыскача эчтәлек

Сәг.саны

1

Белем бәйрәме

Күмәк хезмәттә катнашу. Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

Котлаулар төзү. Парларда, төркемнәрдә эшләү

Күмәк уенда катнашу

Дәреслектән текстны уку. План төзү. Планга таянып сөйләү

Текстны уку, аңлау. Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү. Характеристика бирү

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк эшчәнлектә катнашу

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Ятлау. Парларда эшләү

Әңгәмә, фикер алышу. Атна көннәре турында эзлекле итеп сөйли белү

9

2

Көндәлек режим

Рәсемгә карап сөйләү, парларда сөйләшү

Сыйныф алдында чыгыш ясау

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Парларда эшләү

3

3

Ашханәдә

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк фикер алу эшчәнлегендә катнашу

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Парларда эшләү

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк эшчәнлектә катнашу

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Ятлау. Парларда эшләү

4

4

Туган якка кыш килде

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку

Дәреслектән текстны уку. План төзү. Планга таянып сөйләү. Үзгәртеп сөйләү

Төркемнәрдә, сыйныф алдында чыгыш ясау

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк эшчәнлектә катнашу

4

5

Без әти-әниләргә булышабыз

Дәреслек һәм өстәмә чыганаклар белән эшләү.

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Ятлау

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку

3

6

Әдәпле булыйк!

Ситуатив мәсьәләләр чишү. Парларда сөйләшү

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк эшчәнлектә катнашу

2

7

Шәһәрдә һәм авылда

Дәреслек, өстәмә чыганаклар белән эшләү

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Үрнәккә нигезләнеп сөйләү

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Үрнәккә нигезләнеп сөйләү

3

8

Кеяччкенә дусларыбыз

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк фикер алу эшчәнлегендә катнашу

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку. Ятлау

Сәнгатьле уку. Рольләргә бүлешеп уйнау

3

9

Күңелле җәй, ямьле җәй!

Дәреслектән текстны уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлеге буенча күмәк фикер алу эшчәнлегендә катнашу

Уенда катнашу

Шигырьне тиешле тизлектә дөрес, сәнгатьле уку

1


Барлыгы:


102



4 нче сыйныф

Бүлекнең исеме




Кыскача эчтәлек

Сәг.саны

1

Яңа уку елы бшлана

Күмәк хезмәттә катнашу. Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышын бәяләү

Орфоэпик нормаларга туры китереп уку. Күмәк һәм парларда эшләү. Сәнгатьле уку. Яттан сөйләү

Орфоэпик нормаларга туры китереп уку. Күмәк һәм парларда эшләү. Сәнгатьле уку

Орфоэпик нормаларга туры китереп уку. Күмәк һәм парларда эшләү. Сәнгатьле уку

Орфоэпик күнегүләр башкару. Сорау-җавап рәвешендә күмәк эштә катнашу. Текстны уку. Дәреслектәге телдән һәм язма күнегүләрне башкару. Эчтәлеккә нигезләнеп, эш урыны турында фикер алышуда катнашу

Орфоэпик күнегүләр башкару. Сорау-җавап рәвешендә күмәк эштә катнашу. Текстны уку. Дәреслек-тәге телдән һәм язма күнегүләрне башкару

Орфоэпия өстендә эшләү. Текстны уку. Шигырьне аудиоязмада тыңлау. Үрнәккә таянып сәнгатьле уку. Сәхнәләштерү.

7

2

Туган як табигате

Орфоэпик нормаларга туры китереп уку. Сорау-җавап бирү эшчәнлегендә катнашу. Парлы сөйләм оештыру

Сәнгатьле уку. Рольләргә бүлеп уку. Парлы сөйләм оештыру. Яттан сөйләү

Орфоэпик күнегүләр башкару. Сорауларга җавап бирү. Телдән һәм язмача күнегүләр эшләү. Уку. Сәнгатьле уку. Парларда сөйләшү

Парларда сөйләшү. Иптәшләреңнең чыгышларын тыңлау, бәяләү

Сорауларга җаваплар эзләү. Электрон ресурслар куллану. Парларда сөйләшү. Чыгыш ясаучыларны бәяләү

Орфоэпик күнегүләр башкару. Сорауларга җавап бирү. Телдән һәм язмача күнегүләр эшләү. Уку. Сәнгатьле уку. Парларда сөйләшү. План төзү. Үзгәртеп сөйләү

Орфоэпик күнегүләр башкару. Сорауларга җавап бирү. Дәреслек буенча телдән һәм язмача күнегүләр эшләү. Дөрес уку. Сәнгатьле уку. Төркемнәрдә фикер алышу. План төзү. План нигезендә сөйләргә өйрәнү

9

3

Хайваннар дөньясында

Орфоэпик нормаларга туры китереп уку. Сәнгатьле уку. Өстәмә мәгълүмат белән эшләү. Дәреслектән язма һәм телдән күнегүләр башкару

Сүзлек белән эшләү. Дөрес уку. Сәхнәләштерү. Төркемнәрдә фикер алышу. Җавапларны бәяләү

Орфоэпик нормаларга туры китереп уку. Сәнгатьле уку. Өстәмә мәгълүмат белән эшләү. Дәреслектән язма һәм телдән күнегүләр башкару. Диалоглар төзү. Сәхнәләштерү. Бәяләү

3

4

Кышкы уеннар

Рәсемнәргә карап, җөмләләр төзеп әйтү. Сорау-җавап рәвешендә эшләү

Дәреслек буенча телдән һәм язмача күнегүләр башкару. Дөрес уку. Эчтәлектән чыгып, парларда сөйләшү

Сүзлек, орфоэпия өстендә эшләү. Сәнгатьле укырга өйрәнү. Күмәк һәм парларда эшләү. Яттан сөйләү

Сорауларга җавап бирү. Дәреслек буенча телдән һәм язмача күнегүләр эшләү. Дөрес уку, сәнгатьле уку, план нигезендә эчтәлеген сөйләү. Үзгәртеп язу. Парларда тема буенча сөйләшү

Сәхнәләштерү

5

5

Минем дусларым

Сорау-җавап рәвешендә төркемнәрдә фикер алышу. Дөрес, сәнгатьле уку. Эчтәлекләрдән чыгып, парлы сөйләшүдә катнашу. Планга нигезләнеп, хикәяне үзгәртеп язып карау

Сәнгатьле, аңлап уку. Фикер алышуда катнашу. План төзү. Сөйләү

Сәнгатьле, аңлап уку. Фикер алышуда катнашу. План төзү. Сөйләү. Үзгәртеп төзү

3

6

Язгы бәйрәмнәр

Өстәмә материал туплау. Дәреслектән уку. Кыскартып сөйләү. Сорауларга җаваплар әзерләү

1

7

Дүрт аяклы дусларыбыз

Шигъри әсәрләрне сәнгатьле уку. Рәсемнәргә карап, җөмләләр төзеп әйтү. Сорау-җавап рәвешендә төркемнәрдә фикер алышу

Шигъри әсәрләрне сәнгатьле уку. Рәсемнәргә карап, җөмләләр төзеп әйтү. Сорау-җавап рәвешендә төркемнәрдә фикер алышу. Мультимедиа чараларыннан куллану. Иллюстрацияләр ясау. Яттан сөйләү

Белем һәм күнекмәләрне системага салу. Мөстәкыйль эшләү. Дәфтәрләрдә язу

3

8

Минем туган илем

Укытучыны тыңлау, хаталарны анализлау, әтиҗәләр ясау, төзәтеп язу.

Текстны уку, тәрҗемә итү. Рәсемнәргә карап, җөмләләр төзү, сурәтләп сөйләү

Текстны уку, аңлау. Тулыландырып сөйләү. Сораулар төзү. Сорауларга җаваплар әзерләү. Мультимедиа кушымталардан күнегүләр башкару. Парлы сөйләшү оештыру

2

9

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Сюжетлы рәсемнәр өстендә эшләү: сорау-җавап эшчәнлегендә катнашу, төркемнәрдә чыгышлар ясау, нәтиҗәләр ясау

1


Барлыгы:


102



2.4.Укыту процессының укыту-методик һәм материаль-техник тәэмин ителеше


Укытуның матди-техник яктан тәэмин ителеше башлангыч сыйныфларда түбәндәгечә тәэмин ителә:

  • уку бинасы һәм ул урнашкан территория, кабинетлар санитар һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килерлек итеп оештырыла;

  • укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры китереп саклана;

  • укучыларда ашханә, спортзал, һ.б.ш. урыннардагы җиһазларга сакчыл караш, алардан тиешенчә файдалану, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы кебек сыйфатлар тәрбияләнә;

  • дәресләрдә файдалану өчен, китапханәдә тиешле санда китаплар, дәреслекләр, белешмә әдәбият, заманча техник чаралар булдырыла;

  • дәресләрдә һәм аннан тыш вакытларда телевидение һәм Интернет чараларыннан урынлы файдаланыла;

  • укучыларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, дистанцион уку формасын файдалану күздә тотыла;

  • төп һәм югары сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланыла торган төрле таратма һәм күрсәтмә әсбапларның санитар нормаларга туры килүләре тәэмин ителә;

  • сәләтле укучыларга аерым якын килеп, аларны төрле өстәмә - конкурсларында, тематик-гамәли конференцияләрдә, катнашу кебек эшләргә җәлеп ителә.



Әдәбият исемлеге

Укытучы өчен:

1. Хәйдәрова Р.З, Әхмәтҗанова Г.М.. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. Яр Чаллы. 2013.

2. Камаева Р.Б. татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар. Алабуга. 2012.

3.Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г.,Гыйниятуллина Л.Ә. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.4нче сыйныф:Укытучылар өчен методик кулланма.- Казан:Татармультфильм, 2042.

4. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах. Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися начальных классов. Набережные Челны.







2.5 Укыту ресурслары

www.edu rus.ru

www.viki.ru

Укытучы өчен :

1.Әхмәтҗанова Г.М. Кояшлы ил: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен хрестоматия.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013.

ЭЛЕКТРОН КҮРСӘТМӘ:

www.mon.tatar.ru. www.mon.tatar.ru.

www.rus.test