СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

 

Без үскәндә, дөнья шундый

Гади булган икән лә.

Без генә түгел, дөньясы,

Сабый булган икән лә!..

 

 

 

Просмотр содержимого документа
«Өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә»

Утар-Аты урта мәктәбе






Без үскәндә, дөнья шундый

Гади булган икән лә.

Без генә түгел, дөньясы,

Сабый булган икән лә!..


(Өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә).






Төзеде: Касимова З.Г.

1 алып баручы:

Еллар белән саубуллашкан чакта

Күңелләрне били моңсулык.

Уй-хыяллар еракларга китә,

Еллар агыма кушылып.

Көннәр-айлар-кыр казлары кебек,

Бер-бер артлы очып үткәннәр.

Истәлеккә ап-ак каурыйларын

Җилләр белән җиргә сипкәннәр.

Каурыйларга карап искә алам

Тормышымның көзен-язларын:

Барыр җирләренә җитәр микән

Очып киткән минем казларым?

...Көннәр-көннәр! Кыр казлары булып,

Һаваларга очкан тезелеп.

Шатлыклары ак каурыйлар булып,

Күңелләргә калган сөзелеп.


Олы юлның тузаны”(халык җыры) башкарыла.


2 алып баручы:

Яшь егетләр җыйналганнар

Сөйләшәләр үзара.

Сүзләре бигрәк кызык шул,

Кагыла гел кызларга:

Кем-кемгә күз аткан да,

Кемнәр-кемне озаткан?

Кемгә килгән кунак кызы

Кемнәр күңелен кузгалткан?

Кемнәрнең кулы йомшак та,

Кемнәрнең куены кайнар?

Кемнәрнең тәрәз төбендә

Кемнәр аттырган таңнар?

Ә бераз читтәрәк картлар

Гәп корганнар урамда.

Сөйләшәләр салмак кына

Арка куеп буранга:

Кем нәрсә белән авырган,

Кайсы дару кайда бар?

Кайсы дару файдасыз, ә

Кайсысыннан дәва бар?

Кайсы врач йомшак куллы,

Кай больниста ууңайрак.

Кайда нәрсә тегеләйрәк

Кайдә нәрсә болайрак...

Ике якта ике төркем

Ә мин уртада торам:

Яшьләр сүзенә колак салам,

Картларга йөзем борам.


Хәтер” (Равил Фәйзуллин сүзләре, Р. Нәгыймов көе) җыры башкарыла.

1 алып баручы:

Сибелә чәчәк күңелем чәчәкләре

Коелып кала үткән юлларга.

Артка карыйм шушы чәчәкләрне

Кемнәр чыгар икән җыярга?

Сибелә чәчәк, ап-ак карлар булып,

Җил тузгыта чәчәк карларны...

Артка карыйм кайнар учын сузып,

Кемнәр тотар икән аларны?

Сибелә чәчәк, очкын булып сибелә

Һәм кушыла шәфәкъ алына

Артка карыйм, шушы очкыннарым

Учак кабызыр кемнәр җанына?


Сибелә чәчәк” халык җыры башкарыла. “Сөлге чигәм” биюве күрсәтелә.


2 алып баручы:

Инде шундый чорга кердек,

Дөнья куып килешли:

Яшьлектә килешкән эшләр

Инде хәзер килешми.

Килешми буш сүз сөйләүләр,

Килешми һавалану,

Килешми артык кайнарлык

Килешми кабалану.

Килешми юләрлекләр дә,

Килешми көнләшүләр,

Килешми мәңге үтәлмәс

Вәгъдәләр өләшүләр.

Киилешми кыйбласыз яшәү,

Килешми гамьсезләнү,

Килешми кеше көлдерү,

Килешми ямьсезләнү.

Килешми еш абынулар,

Килешми җебеп калу,

Килешми үзең сөймәгән

Һәрнидән көлеп калу.

Без барыбыз да тормышның

Үрләренә менешли,

Кирәкмәгән йөгебездән

Арынырга тиешле.

Сафланырга, чистарырга!-

Какмый тузан да төшми.

Үрләргә менер чак җитте,

Телләрне тешли-тешли.


Гомерләр зая узмаган” җыры башкарыла.


Әни килде” спектакленнән өзек күрсәтелә.

1 алып баручы:

Бер яшь малай җитәкләгән бабасын,

Аякларын көчкә сөйри бабасы

Малай әйтә: “Түз инде, түз, бабакай,

Калды инде бик әз генә барасы”

Ә бабайның үз хәле хәл, нишләсен.

Адым саен кими бара чамасы.

Уйлана ул, тик бер адым икән шул

Картлык белән малайлыкның арасы.


Чаткылар “ спектакленнән күренеш.


2 алып баручы:

Агыла да бер җыр, агыла,

Йөрәкләргә моңы кагыла.

Әйтерсең лә, җәйге бакчада

Сандугач лар канат кагына,

Агыла да бер җыр, агыла.

Юшкыннарын юып җаннарның,

Болытларын куып таңнарның,

Агыла җыр, гүя дулкыннар

Кагып тора күңел ярларын,

Юшкыннарын юып җаннарның.

Агыла да бер җыр, агыла,

Йөрәкләргә моңы сарыла.

Моңнар дулкынына күмелеп,

Үз җырчысын халкы сагына

Агыла да бер җыр, агыла.


Гомерләр уза икән ул” җыры башкарыла.


Кадыйр Сибгатуллинның “Әбием” шигыре укыла.


1 алып баручы:

Без үскәндә дөнья шундый

Гади булган икән лә,

Без генә түгел дөньясы

Сабый булган икән лә.

Дуслашканбыз, бер-беребездән

Өмет итми бер нәрсә.

Шул олылык биргә безгә,

Сабый булсак та гәрчә

Бер-беребезнең күзләренә

Гел туры караганбыз.

Тугрылыкны бар нәрсәдән

Өстенгә санаганбыз.

Сугышсак, егылганнарны

Торгызган, җәлләгәнбез.

Үзебез яра ясасак,

Үзебез бәйләгәнбез.

Ул чакта, әле күзләрне

Байлык капламаганда,

Йөрәкне май басмаганда,

Күңел тапланмаганда,-

Дөнья щундый аңлаешлы,

Гади булган икән лә.

Без генә түгел, дөньясы

Сабый булган икән лә!


Гомер уза” җыры башкарыла. (Бу җырга хореографик күренеш эшләргә мөмкин).


Ф. Яруллинның “Оныттырмыйк” шигыре укыла.


2алып баручы:

Картлык белән сабыйлыкның

Аермасы шунда:

Сабый карый киләчәккә,

Картлар үткән юлга.

Картлык белән сабыйлыкның

Охшашлыгы шунда:

Икесенең дә язмышы

Була башка кулда.


Яшь гомер» (Г. Зәйнәшева сүзләре, З. Гыйбадуллин музыкасы) җыры башкарыла.


1 алып баручы:

Кеше- юлчы,

Актык көнгә кадәр,

Барасың да шулай барасың.

Тын беткәнче кайчак йөгерәсең,

Кайчагында туктап каласың.

Каййберәүләр сине узып китә,

Берәүләрне үзең узасың

Кайберәүләр йөгең күтәрешә

Берәүләргә

Ярдәм кулын үзең сузасың...


Картаямени соң йөрәк” җыры башкарыла.


Җитми” Ф. Яруллин шигере укыла.


1 алып бааручы:

Их! Туп шикелле бөтерелеп

Туплы уйнаган чаклар;

Таяк атларга атланып,

Йөреп туймаган чаклар.

Һәрнәрсәгә сокланучан

Тиктормас сабый идем.

Әнкәй коймак пешерсә дә,

Бәйрәмгә саный идем.

Өскә кигән күлмәкләрем

Бик сирәк яңардылар.

Бик сирәк яңарсалар да,

Шактый еш ямалдылар.

Көмеш телле гармун түгел

Сыбызгы иде кулда.

Тал сыбызгы белән дә җан

Ярлы булмады моңга.

Язлар саен яңардылар

Аяктагы чебиләр:

Алар минем балачакның

Бер бизәге иделәр.

Мин йөргән җирләрдә күптән

Басылса да тузаннар,

Күңел ярын, дулкын булып

Кагып тора узганнар.


Кичәне әзерләүдә Ф. Яруллин. И. Юзеев, К. Сибгатуллин шигырләре кулланылды.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!