СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Открытый урок по географии в 7 классе на тему "Африка"

Категория: География

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок обобщающего повторения на татарском языке

Просмотр содержимого документа
«Открытый урок по географии в 7 классе на тему "Африка"»

7 сыйныфта география фәне буенча дәрес эшкәртмәсе.

Тема: «Африка» ны гомумиләштерүче кабатлау.

Максат: 

Тема буенча белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, укучыларның материалны үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау

Бурычлар:

Төп төшенчәләрне кабатлау.

Хәтер, логик фикер йөртү, үз фикереңне әйтә белү, кызыксынучанлык кебек сыйфатларны үстерүдә сингапур методикасына караган укыту структураларын куллану.

Коллективта эшләү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Җиһаз:

Африканың физик картасы, атлас, презентация

Кулланылган методлар: Сингапур методына караган укыту структуралары

 Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү



Дәрес барышы:



I.Оештыру моменты.


Укытучы:

- Исәнмесез укучылар. Дәрес башланганчы, кәефләрегезне күтәрәсем килә. Күзегезне йомыгыз, сезне елмаерга этәргән вакыйганы, күренешне күз алдына китерегез. Йөзегездәге елмаюны югалтмый гына, күзләрегезне ачыгыз.Каршыгызда, яныгызда утырган иптәшләрегезгә елмаю бүләк итегез.

II. Дәрес үткәрүгә әзерлек..

Укытучы:
- Сезнең белән берничә дәрес буе Африка материгының үзенчәлекләрен өйрәндек. Минемчә, ерактагы Африка сезнең өчен якын һәм таныш материкка әйләнде.

Маленькие дети! Ни за что на свете

Не ходите в Африку, В Африку гулять!

В Африке акулы, В Африке гориллы,

В Африке большие Злые крокодилы

Будут вас кусать, Бить и обижать, -

Не ходите, дети, В Африку гулять.

Укытучы:

  • Мин сезгә бүген күренекле балалар шагыйре Корней Чуковскийны тыңламаска, ә Африка буйлап “зур сәяхәткә” чыгарга чакырам.

III.Африка» ны гомумиләштерүче кабатлау.


(Микс-Пэа-Шэа (Mix Pair Share) структурасы) Музыка астында укучылар кабинет буйлап йөриләр.

Укытучы:

- Ә хәзер торып басыгыз, урындыкларны әкрен генә күчереп куегыз. Кулларыгызга карандаш һәм кәгазъ алыгыз. Музыка уйнаганда кабинет буйлап биеп йөрисез, музыка туктагач, үзегезгә якын торган иптәшегез белән берләшәсез һәм, кулларыгызны күтәреп, “бишне бирәсез”. Аннары сорауларны укыйсыз һәм җавапларны язасыз, уйлар өчен 3-5 секунд бирелә.


1. "Географик чирканчык (разминка)" (сораулар экранда)

1) Берничә сәгать эчендә бөтен уңышны юк итә алучы. (Саранча)

2) Бу ил территориясенең 90 % якынын чүлләр алып тора. Бу нинди ил? (Алжир).

3) Уттан курыкмый, филләрдән курка, аны маймыллар ярата. (Баобаб).

4) Саваннаның иң кечкенә һәм матур кошы. (Нектар кошы).

5) Агачлардан үрем-үрем асылынып төшүче үсемлек. (Лиана)

6) Жирафның Африкада гына яшәүче туганы. (Окапи)

7) Дөньяның һәм Африканың иң зур чүле. (Сахара)

8) Җир шарының иң озын елгасы. (Нил)


Музыка куела. Музыка уйнаганда кабинет буйлап биеп йөрисез, музыка туктагач, үзегезгә якын торган иптәшегез белән берләшәсез һәм, кулларыгызны күтәреп, “бишне бирәсез”. Аннары сорауларны укыйсыз һәм җавапларны язасыз, уйлар өчен 3-5 секунд бирелә.


9) Африканың иң озын буйлы кешеләре. (Нилотлар, тутсилар, масаилар, химилар)

10) Африканың иң кыска буйлы кешеләре. (Пигмейлар)

11) Табигый комплекслар үз хәлендә саклана торган территорияләр. (Тыюлыклар)

12) Җир шарындагы иң зур кош. (Африка тәвә кошы)

13) Африканың ерткыч кошы. (Секретарь-кош)

14) Экваториаль урманнарның эре ерткыч хайваны. (Каплан -Леопард)

15) Африканың мәйданы ягыннан иң зур күле. (Виктория)

16) Африканың иң тирән күле. (Танганьика)


Укучылар үз парлары белән җавапларны чагыштыралар (30 секунд). Кемнең буе озынрак, шул башлый. (Релли Робин (Relly Robin)  структурасы).


- Үзегезнең иптәшегезгә рәхмәт әйтегез.

 

2."Карточкалар белән эшләү”

Уен кагыдәләре:

Өстәлгә 4әр кызыл, 4әр зәңгәр, 4әр яшел карточка куелган. Карточкаларга төрле авырлыктагы сораулар язылган (кызыл карточка – 3 балл (проблемалы биремнәр һәм сораулар), зәңгәр карточка – 2 балл (белем һәм күнекмәләрне “үрнәк” буенча куллануга караган сораулар һәм биремнәр) , яшел карточка – 1балл (дәреслек тексты буенча сораулар һәм биремнәр).

Һәр командада укучылар чират буенча, карточканы сайлап алып, җавап бирәләр. Укучы җавап бирә алмаса, башка укучы булыша ала.

3 минут вкыт бирелә.


1 баллы сораулар (яшел карточка)

Таймд-Раунд-Робин.(Timed Round Robin) структурасы.

Һәр укучы командада җавапны әйтеп чыга. (3 минут)


1. Африка материгы нинди океаннар һәм диңгезләр белән юыла?

2.Танганьика күленең казанлыгы ничек барлыкка килгән?

3. Картадан Африканың чүлләрен күрсәтегез.

4. Африканың климат поясларын атагыз.


1. Виктория шарлавыгын ачучы тикшеренүче.

2. Өстенлек итүче биеклекләре ягыннан Африканы нинди 2 кисәккә бүлеп йөртәләр?

3. Көньяк Африканы беренчеләрдән булып борылып үтүче диңгез сәяхәтчесе.

4. Мәйданы үзгәреп торучы күлне әйтегез. Мәйданы ни өчен үзгәреп тора?



2 баллы сораулар (зәңгәр карточкалар)

Таймд-Раунд-Робин.(Timed Round Robin) структурасы.

Һәр укучы командада җавапны әйтеп чыга. (3 минут)


1. Ни өчен Африка иң эссе материк?

2. Ни өчен пигмейлар үзләренә даими торак төземиләр?

3. Ни өчен Африканың көнбатыш яр буенда Намиб чүле барлыкка килгән?

4. Ни өчен Африканың көнчыгыш өлешендә вулканнар барлыкка килгән?


1. “Экваториаль климат үзенең даимилеге белән аерылып тора” дигән әйтем дөресме?

2. Ни өчен материкта биек һәм озын тау тезмәләре юк?

3. Ни өчен Көньяк Африкада явым-төшем Сахарадагыга караганда күбрәк?

4. Ни өчен Конго елгасының кайбер участоклары гына суднолар йөрешле?


3 баллы сораулар (кызыл карточкалар)

Таймд-Раунд-Робин.(Timed Round Robin) структурасы.

Һәр укучы командада җавапны әйтеп чыга. (3 минут)


1. Африканың көньягында “төсле елга” бар, ләкин монда төс бернинди дә роль уйнамый. Бу урыннарда Голландиядән күчеп килүчеләр килеп чыга. Алар бу елгага исемне принц Оранский хөрмәтенә кушалар. Елганың исемн әйтегез.

2. Агымсыз Чад күленең суы ни өчен төче?

3. Нинди үсемлекне “чүл икмәге” дип атыйлар? Бу үсемлек турында нәрсә беләсез?

4. Намиб чүленең гаҗәеп үсемлеге. Аның турында сез нәрсә беләсез?


1. Африка колональ бәйлелектән котылганнан соң, Давид Ливингстонга куелган һәйкәлне алу турында сорау туа, ләкин бу һәйкәлгә тимәскә булалар. Бу һәйкәл кайсы илдә?

2. Ни өчен туарегларны “зәңгәр өрәкләр” ("синие призраки") дип атыйлар? Туарегларның киемнәрен тасвирлагыз.

3. Тышкы яктан чәнечкеле тимерчыбыкны хәтерләткән куак. Яр буендагы дюналарда очырый. Җимеше 10 елга бер өлгерә, тәме кавын тәмен хәтерләтә.

4. Ничек уйлыйсыз, ни өчен Африканың экватор районыныда явым-төшемнең күп булуына карамастан, күлләр күп түгел?


1 нче төркемнән 2 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.

2 нче төркемнән 3 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.

Чад күле турында Ильвина кызыклы мәгълүмат алып килгән, шуны тыңлап үтик әле.



3. Конкурс №1 «Картаны өйрәнәбез» (Раунд-Тэйбл- .(Raund Tauble) структурасы) (укучылар географик объектларның исемнәрен контурлы картага бер-бер артлы язалар)

2 минут вакыт бирелә.

Командаларга Африканың цифрлар куелган контурлы картасы бирелә.

Бирем: географик объектларның исемнәрен, цифрлар урынына, контурлы картага язарга.

Контурлы картага билгеләргә:

Средиземное море

Индийский океан

Атлантический океан

Красное море

Суэцкий перешеек

Гвинейский залив

Полуостров Сомали

Остров Мадагаскар


1 нче төркемнән 3 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.

2 нче төркемнән 4 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.


Конкурс №2 «Тарихны белүчеләр»

Куиз-куиз–трейд-(Quiz-quiz-Trade) структурасы «сора-сора –карточкалар белән алышын» укучылар тикшерәләр һәм бер-берсен өйрәтәләр.

Командалардагы укучыларның һәрберсенә карточкалар бирелә. Карточкаларда беренче баганада сәяхәтчеләрнең исемнәре, икенче баганага – аларның ачышларын язарга.

2 минут вакыт бирелә.

Карточкалардагы язмалар:


Сәяхәтчеләр

Ачышлары

Васко да Гама


Африканы беренчеләрдән булып әйләнеп үтә, көнчыгыш ярлары буйлап йөзә.


Давид Ливингстон


Африканы көнбатыштан көнчыгышка кисеп чыга, Виктория шарлавыгын ача.


Николай Иванович Вавилов


Африканың үсемлекләр дөньясын өйрәнә, культуралы үсемлекләрнең 6000 нән артык үрнәген җыя.





1 нче төркемнән 1 нче номерлы укучының җьавабын тыңлыйбыз.

2 нче төркемнән 2 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.


Конкурс №3 «Кем кайда яши?»

Стё зе класс (Stir the Class)) структурасы “классны буташтыр”

Командаларга хайваннарның рәсемнәре тәкдим ителә ( маймыл, леопард, зебра, жираф, буйвол, саранча, окапи, арыслан, тәвә кошы).

Бирем: табигый зонага характерлы хайваннарның исемнәрен язарга.

Мөмкин кадәр күбрәк хайван исемен 2 минут вакыт эчендә язасыз. Игътибар! Слайдта сезгә ярдәм йөзеннән Африканың хайваннар дөньясы бирелгән. Вакыт беткәннән соң эшегезнең астына сызып куясыз,торып, яныгыздагы иптәшегез белән парлашасыз,бер-берегезнең җавапларын үзегезнеке белән чагыштырып, өстәмәләр кертәсез.

Табигый зона

Хайваннары.

Экваториаль урманнар зонасы



Саванналар


Тропик чүлләр зонасы





1 нче төркемнән 4 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.

2 нче төркемнән 1 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.





Конкурс №4 «Климат белгечләре»

Континиус Раунд Робин –(Kontinius- Raund –Robin структурасы) түгәрәктә (1 тапкырдан артык) фикер алышу.

Укучыларга экваториаль, субэкваториаль һәм тропик климат поясларының климатограммалары бирелә.

Бирем: табигый зонага туры килә торган климатограмманы сайлап алырга, климат тибын атарга.


Табигый зона

Климаты

Экваториаль урманнар зонасы


Тропик чүлләр зонасы




2 минут вакыт эчендә уйлаган фикерләрегезне языгыз.

У: 2 нче номерлы укучылардан башлап сәгать теле юнәлешендә фикер алыша башлыйсыз, һәр укучыга фикерен дәлилләү өчен 30 секунд вакыт бирелә.


1 нче төркемнән 2 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.

2 нче төркемнән 3 нче номерлы укучының җавабын тыңлыйбыз.



Укытучы:


Ә хәзер алган белемнәрне гомумиләштерү максатыннан “Африка” темасы буенча тест эшлибез.


Сезгә 10 минут вакыт бирелә.


«Африка» темасы буенча тест

Вариант 1

Дөрес җавапны сайлап ал:

  1. Африканың мәйданы:

а) 30,3 мең. км2 б) 30,3 млн. км2 в) 303 млн. км2


  1. Материкның иң кырый төньяк ноктасы:

а) Рас-Хафун б) Рас-Энгела в) Альмади



  1. Африка территориясенең күбрәк өлеше ... арасында урнашкан.

а) экватор һәм төньяк тропик б) экватор һәм көньяк тропик в) төньяк һәм һәм көньяк тропиклар.



  1. Көньяк Африканы көнбатыштан көнчыгышка кисеп чыгучы, Замбези елгасын тикшерүче.

а) Васко да Гама б) Давид Ливингстон в) Н.И. Вавилов



  1. Атлас таулары ... урнашкан.

  1. а) борынгы платформада б) ике литосфера плитасы тиеп торган урында в) борынгы җыерчыклану өлкәсендә

  1. Африка рельефында ... өстенлек итә.

  1. а) түбәнлекләр б) калкулыклар һәм яссы таулыклар в) таулар

  1. Африканың иң биек тау түбәсе.

  1. а) Кения тавы б) Тубкаль тавы в) Килиманджаро тавы

  1. Җирдәге иң югары температура (+58º С) кайда теркәлгән?

  1. а) Триполи б) Каһирә (Каир) в) Алжир

  1. Намиб чүлен барлыкка китерүче сәбәп?

  1. а) яр кырыендагы таулы рельеф б) Антарктида тәэсире в) Бенгель салкын агымы

  1. Африканың иң озын елгасы

  1. а) Конго б) Нил в) Нигер

  1. 11. Туры китер:

  2. Табигый зона Үсемлекләр һәм хайваннар

  3. 1. Экваториаль урманнар а) үләнчел үсемлекләр, баобаб, жираф, фил

  4. 2. Саванналар б) пальма, фикус, лианалар, горилла, окапи,

  5. 3. Тропик чүлләр в) чәнечкеле куаклар,кәлтәләр,еланнар, чаяннар (скорпионы)

  6. 12. Туры китер:

  7. Климат поясы Климат үзенчәлеге

  8. 1. Экваториаль пояс а) ТҺМ һәм УҺМ алмашынуы, коры эссе җәй, дымлы кыш

  9. 2. Тропик пояс б) ел буе җылы һәм дымлы

  10. 3. Субтропик пояс в) эссе, коры, ТҺМ өстенлек итә

  11. 13. Африканың экватор буйлап көнбатыштан көнчыгышка сузылуын градусларда һәм километрларда билгеләгез.

  1. «Африка» темасы буенча тест

  2. Вариант 2

  3. Дөрес җавапны сайлап ал:

  4. 1. Территориясенең зурлыгы ягыннан Африка калыша

  1. а) Евразиядән б) Төньяк Америкадан в) Көньяк Америкадан.

  2. 2. Материкның иң кырый көнчыгыш ноктасы

  1. а) Рас-Энгель борыны б) Рас-Хафун борыны в) Инә (Игольный) борыны

  1. 3. Башка материклардан аермалы буларак, Африканы ... кисеп үтә

  1. а) көньяк поляр түгәрәк б) башлангыч меридиан в) уртадан диярлек экватор

  1. 4. Көньяк Африканы әйләнеп үтә, Һиндстанга диңгез юлы ача

  1. а) Васко да Гама б) Давид Ливингстон в) В.В. Юнкер

  1. 5. Материк нигезенең күпчелек өлеше ... ята.

  1. а) борынгы җыерчыклану өлкәсендә б) яңа җыерчыклану өлкәсендә в) борынгы платформада

  1. 6. Материкның 1000 метрдан биегрәк булган өлеше

  1. а) Төьяк һәм Көньяк Африка б) Көнчыгыш һәм Көньяк Африка в) Төньяк һәм Көнбатыш Африка

  1. 7. Биек таулар булып ... таулары санала.

  1. а) Кап б) Дракон в) Атлас

  1. 8. Африканың күпчелек өлешендә һаваның уртача еллык температурасы

  1. а) 10 º С тан 20º С ка кадәр б) 10º С тан түбән в) 20º С тан югары

  1. 9. Явым-төшемнең максималь күләме ... күзәтелә.

  1. а) Эфиопия таулыгында б) Камерун тауларының көньяк-көнбатыш битләрендә в) Конго елгасы бассейнында

  1. 10. Африканың иң тулы сулы елгасы.

  1. а) Замбези б) Конго в) Нил

  1. 11. Туры китер:

  2. Климат поясы Климат үзенчәлеге

  3. 1. Экваториаль пояс а) 2 сезон: коры кыш һәм дымлы җәй, ЭҺМ һәм ТҺМ алмашынуы

  4. 2. Субэкваториаль пояс б) даими, югары температуралар,көчле дымлылык

  5. 3. Тропик пояс в) эссе, коры, температураның тәүлеклек амплитудасы зур

  6. 12. Туры китер:

  7. Табигый зона Үсемлекләре һәм хайваннары

  8. 1. Экваториаль урманнар а) алоэ, сөтлегән, шакаллар, гиеналар

  9. 2. Саванналар б) пальма, эбен агачы, окапи, шимпанзе

  10. 3. Тропик чүлләр в) үләнчел үсемлекләр, акацияләр, зебралар, бегемотлар

  11. 13. Көнчыгыш озынлыкның 20º меридианы буйлап Африканың төньяктан көньякка сузылуын градусларда һәм километрларда билгеләгез.

  12. Тестны бәяләү.

  13. 1 – 10 нчы сорауларның җаваплары 1 балл белән бәяләнә ( максимум 10 балл).

  14. 11,12 нче сорауларның җаваплары 2 балл белән бәяләнә ( максимум 4 балл).

  15. 13 нче сорауның җавабы 3 балл белән бәяләнә.

  16. Баллар суммасы - 17 балл.

  17. «5» - 16 – 17 балл

  18. «4» - 12 – 15 балл

  19. «3» - 7 – 11 балл

  20. «2» - 6 – 6 дан кимрәк

  21. Вариант I

    1. 1

    1. 2

    1. 3

    1. 4

    1. 5

    1. 6

    1. 7

    1. 8

    1. 9

    1. 10

    1. 11

    1. 12

    1. 13

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 2

    1. 2

    1. 3

    1. б

    1. б

    1. в

    1. б

    1. б

    1. б

    1. в

    1. а

    1. в

    1. б

    1. 1-б; 2-а; 3-в

    1. 1-б; 2-в; 3-а

    1. 43о - 9о = 34о

    2. 34о * 111.3 км = 3784,2 км

  22. Вариант 2

    1. 1

    1. 2

    1. 3

    1. 4

    1. 5

    1. 6

    1. 7

    1. 8

    1. 9

    1. 10

    1. 11

    1. 12

    1. 13

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 1

    1. 2

    1. 2

    1. 3

    1. а

    1. б

    1. в

    1. а

    1. в

    1. б

    1. в

    1. а

    1. б

    1. б

    1. 1-б; 2-в; 3-а

    1. 1-б; 2-а; 3-в

    1. 32о + 35о = 67о

    2. 67о * 111,3 км = 7457,1 км

  23. IV. Дәрескә йомгак ясау.

  24. Йөмгак ясала, билгеләр куела.

  25. V. Өйгә эш.

  26. Контурлы карталарны тутырып бетерергә, номенклатураны өйрәнергә

  1. .

16



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!