| 7.”Өстәл театры “Теремкәй”– “Настольный театр «Теремок» Цель: развивать интонационно- выразительную речь, внимание Материал: Конверт “Дикие звери”, теремок Ход игры: Тәрбияче:Терем-терем, теремкәй, Зур түгел (кулларын өскә күтәреп күрсәтәләр), Кечкенә (чүгәлиләр). Тук-тук-тук! (уч төпләренә “шакып”) Теремкәйдә кем яши? Юк, яшәми (кулларын җәеп). Теремкәйгә тычкан килә (маңгайларына кулларын куеп тирә-якка карыйлар). Тычкан теремкәйгә килә. Тычкан (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Балалар: Юк, яшәми. Әйдә, кер. Тычкан: Мин яшим (кереп китә - тәрәзәдә урнаша). Тәрбияче:Терем-терем, теремкәй, Зур түгел (кулларын өскә күтәреп күрсәтәләр), Кечкенә (чүгәлиләр). Тук-тук-тук! (уч төпләренә “шакып”) Теремкәйдә кем яши? Теремкәйдә тычкан яши. Теремкәйгә куян килә (маңгайларына кулларын куеп тирә-якка карыйлар). Куян теремкәйгә килә. Куян (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Тычкан: Мин тычкан. Син кем? Куян: Мин куян. Матур куян. Мин сикерәм. Әйдәгез, сикерәбез. Балалар белән бергә сикерәләр. Тычкан: Куян, әйдә, кил монда. Куян кереп китә – теремкәйнең тәрәзәсенә утыра Тәрбияче: Терем-терем, теремкәй, Зур түгел (кулларын өскә күтәреп күрсәтәләр), Кечкенә (чүгәлиләр). Тук-тук-тук! (уч төпләренә “шакып”) Теремкәйдә кем яши? Теремкәйдә тычкан яши. Теремкәйгә куян яши. Теремкәйгә бүре килә (маңгайларына кулларын куеп тирә-якка карыйлар). Бүре килә. Бүре (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Тычкан: Мин тычкан. Куян: Мин куян. Бергә: Син кем? Бүре: Мин бүре. Мин зур, кара бүре. Мин йөгерәм. Әйдәгез, йөгерәбез. Балалар белән бергә йөгерәләр. Бергә: Бүре, әйдә, кил монда. Бүре кереп китә. Тәрбияче:Терем-терем, теремкәй, Зур түгел (кулларын өскә күтәреп күрсәтәләр), Кечкенә (чүгәлиләр). Тук-тук-тук! (уч төпләренә “шакып”) Теремкәйдә кем яши? Теремкәйдә тычкан яши. Теремкәйгә куян яши. Теремкәйгә бүре яши. Теремкәйгә төлке килә (маңгайларына кулларын куеп тирә-якка карыйлар). Төлке килә. Төлке (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Тычкан: Мин тычкан. Куян: Мин куян. Бүре: Мин бүре. Бергә: Син кем? Төлке: Мин төлке. Мин зур, матур төлке. Мин биим. Әйдәгез, биибез. Музыка. Балалар белән бергә бииләр. Бергә: Төлке, әйдә, кил монда. Төлке кереп китә. Балалар:Терем-терем, теремкәй, Зур түгел (кулларын өскә күтәреп күрсәтәләр), Кечкенә (чүгәлиләр). Тук-тук-тук! (уч төпләренә “шакып”) Теремкәйдә кем яши? Теремкәйдә тычкан яши. Теремкәйгә куян яши. Теремкәйгә бүре яши. Теремкәйгә аю яши. Теремкәйгә аю килә (маңгайларына кулларын куеп тирә-якка карыйлар). Аю килә. Аю (ишек шакый): Тук-тук-тук! Теремкәйдә кем яши? Тычкан: Мин тычкан. Куян: Мин куян. Бүре: Мин бүре. Төлке: Мин төлке. Бергә: Син кем? Аю: Мин аю. Мин зур, матур аю. Мин җырлыйм. Әйдәгез, җырлыйбыз. Музыка. Балалар белән бергә җырлыйлар. Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм, Мин матур җырлыйм, җырлыйм. Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм, Мин матур җырлыйм, җырлыйм. Лә-лә-лә-лә, лә-лә-лә-лә, Мин матур җырлыйм, җырлыйм. Тәрбияче: Терем-терем, теремкәй, Зур түгел, кечкенә, Теремкәйдә тычкан яши, пи-пи-пи. Теремкәйдә куян яши. Мин куян. Теремкәйдә бүре яши. Мин бүре. Теремкәйдә төлке яши. Мин төлке. Теремкәйдә аю яши. Мин аю. Алар бик дус. |