Просмотр содержимого документа
«План профессионального роста»
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
2 нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының
шәхси-иҗади планы
Төзеде:
Татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Тимергалиева Н.С.
Укытучының үз белемен күтәрү планы
2 нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе
Тимергалиева Нәфисә Сәгыйть кызы
Белеме югары, КДУ, 1984; ИПКРО, 2000
Белгечлеге буенча эш стажы 23 ел
Курсларда кайчан укыган 2012,2016, ПЦ ПКиПРО КФУ
Методик тема өстендә эш
1. Методик тема: Яңа стандартларга күчү шартларында татар теле һәм татар әдәбиятын укытуның сыйфатын күтәрү
2. Тема өстендә эш башланган : 2013
3. Тәмамлау күздә тотыла: 2018
4. Тема буенча максат :
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда укучыларның иҗади активлыгына ирешү.
Бурычлар :
- тема буенча документлар өйрәнү;
- алдынгы тәҗрибә өйрәнү һәм куллану;
- дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда кызыксындыру чараларын, ысулларын куллану;
- укучыларның сәләтен үстерү юлларын өйрәнү һәм куллану;
I Фәнни – теоретик белемне күтәрү
| № | Эш төре | Вакыты | Үзбәя |
| 1 | Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, куллану | Даими | |
| 2 | Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү | Даими | |
| 3 | Г.Рәхимовның “Үстерешле укыту методикасы” буенча эш тәҗрибәсе булдыру, тел дәресләрендә куллану | Даими | |
| 4 | А.Г. Яхин программасын тирәнтен өйрәнү һәм әдәбият дәресләрендә әлеге программа элементларын гамәлгә ашыру | Даими | |
| 5 | Даими рәвештә “Мәгърифәт”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”, “Ачык дәрес”, “Сөембикә” “Гаилә һәм мәктәп” һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану | Даими | |
| 6 | Радио, телевидение буенча кирәкле тапшыруларны (“Халкым минем”, “Татарлар”, “Адымнар”, “Кара каршы”, “Тамчы шоу”, “Мәдәният дөньясында” һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу | Даими | |
| 7 | Тел укытучылары семинарларында катнашу, чыгышлар ясау | Даими | |
| 8 | Авыл, мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тору | Даими | |
| 9 | Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү | Даими | |
II Педагогик-психологик осталыкны үстерү
| № | Эш төре | Вакыты | Үзбәя |
| 1 | Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу | Даими | |
| 2 | Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү | Даими | |
| 3 | Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru, www.kfu.ru, http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору | Даими | |
| 4 | Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау | Даими | |
| 5 | Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану | Даими | |
| 6 | Укытучылар һәм ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрү | Апрель | |
| 7 | Яңа педагогик алымнарны өйрәнү | Даими | |
III Зәвык дәрәҗәсен күтәрү
| № | Эш төре | Вакыты | Үзбәя |
| 1 | Илебездә һәм чит мәмләкәтләрдә булган төп вакыйгалардан хәбәрдар булу, аларга карата үз фикереңне булдыру | Даими | |
| 2 | Эчке һәм тышкы матурлыкның гармониясенә ирешү | Даими | |
| 3 | Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору | Даими | |
| 4 | “Сәламәт тәндә - сәламәт рух” – сәламәт яшәү рәвеше алып бару | Даими | |
| 5 | Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбияләү | Даими | |
| 6 | Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану | Даими | |
| 7 | Район, авыл, мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу, булу | Даими | |
IV Ата-аналар белән эш
| № | Эш төре | Вакыты | Үзбәя |
| 1 | Ата-аналар белән даими элемтәдә тору | Даими | |
| 2 | Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү | Даими | |
| 3 | Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру | Даими | |
| 4 | Ата-аналар белән татар матбугатына язылу турында әңгәмә алып бару. | ел дәвамында | |
V. Иҗат лабораториясен баету
| № | Эш төре | Вакыты | Үзбәя |
| 1 | Татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен күрсәтмә әсбаплар: кроссворд, ребус, әдәби мәсьәләләр ясау | Даими | |
| 2 | Терәк схема, таблицаларны барлау, аларның картотекасын эшләү | Даими Декабрь | |
| 3 | Тел һәм әдәбият дәресләре өчен тестлар, блиц-сораулар ясау | Даими | |
| 4 | Фән һәм темалар буенча папкаларга материал туплау | Даими | |
| 5 | Кирәкле методик һәм әдәби китапларны булдыру | Даими | |
| 6 | Дәресләр һәм әдәби чаралар өчен мультислайдлар ясау | Даими | |
| 7 | Презентацияләр булдыру | даими | |
VI Иҗтимагый-сәяси белемне күтәрү
| № | Эш төре | Вакыты | Үзбәя |
| 1 | Татарстан республикасында булган сәяси вакыйгаларны күзәтеп бару | Даими | |
| 2 | Россия Федерациясендә булган вакыйгаларны күзәтү. | Даими | |
| 3 | Россия һәм Татарстан тарихын, мәдәниятын өйрәнү, белемнәрне тирәнәйтү | Даими | |
| 4 | Дөньядагы хәлләрдән хәбәрдәр булу: “Хәбәрләр”, “Новости”, “Вести”, “Сегодня”, “Время” һ.б. тапшыруларын карау, анализлау | Даими | |
| 5 | Интернет ресурслардан файдалану, дөньякүләм яңалыклардан хәбәрдәр булу | Даими | |
| 6 | Интернет челтәре аша республика һәм регионара элемтәләр булдыру | Даими | |
Файдаланган әдәбият:
1. А.Г. Галимова. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: Яңалиф, – 2005. – 148 б.
2. Иҗади эшләргә өйрәнәбез: укытучылар өчен кулланма / Солтанова М.Ә.. – Казан: Яңалиф, - 2006. – 78 б.
3. Мәгариф// Алда башкарылачак эшләр. - № 3. – 2003. – б. 23-26.
4. Мәгариф// Матур үрнәк. - № 11. – 2005. – б. 11-13.
Куелган максат һәм бурыч ларның үтәлеше
| № | Эшчәнлек юнәлеше | Уку елы |
| 2013-2014 | 2014-2015 | 2015-2016 | 2016-2017 | 2017-2018 |
| 1 | Аттестация үтү | | | | | |
| 2 | Квалификация күтәрү курслары | | | Март 2016 | | |
| 3 | Татар теле укытучылары МБ утырышларында чыгыш ясау | + | + | + | + | |
| 4 | Район МБ чыгыш ясау | | | | Август конференциясе | |
| 5 | Район семинарларында чыгыш ясау | | + | + | + | |
| | Ачык дәресләр, чаралар күрсәтү | | 25.01.2015 | | 14.03.2017 | |
| | Фән атналыгын үткәрү | + | + | + | + | |
| | Методик басмалар | | + | | + | |
| | Укучыларны район олимпиадасына әзерләү | Ибатуллина Венера -призер | | Шайдуллина Камиля - призер | Шайдуллина Камиля – призер, Разаков Эмиль- призер | |
| | Укучыларны фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү | | | “Дулкыннар” | “Краеведческий калейдоскоп” “Тайны родного края” | |
| | 4,6,8 сыйныфларны тестка әзерләү | | | 8 кл. 27.10.2015 | 6кл., 8 кл. 27.10.2016 | |
| | Татар Теле Инфо олимпиадасында катнашу | + | + | + | | |
| | Төбәкара олимпиадада катнашу | | | “Глобус” | | |
| | Әдәби конкурсларда катнашу | Р.Корбан ис. конкурс | | | | |