СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Планирование урока

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Технологическая карта урока на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Планирование урока»

Дәреснең технологик картасы


Дата: 17.02.2021

Класс: 3

Предмет: Технология

Укытучы: Габбасова Гүзәлия Гыез кызы

Тема: Бүләк салу өчен тартма. Әзер формадагы тартманы бизәү.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен чишү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет: күләмле геометрик формалар, бүләк салу өчен тартмачыкның ясалыш, бизәлеш алымнарын күзаллау; эш өчен кирәкле материалларны, эш коралларын сайлый белү, эш кораллары белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү.

Шәхси: иҗади- гамәли эшләр башкарганда мөстәкыйллек күнекмәләре формалаштыру;

Предметара:

Танып белү: уку мәсьәләсен чишү өчен кирәкле мәгълүматны эзли, табу һәм чишү, күзәтү

Коммуникатив: дәрес темасы буенча әңгәмә алып бару

Регулятив: эшчәнлек максатын, уку проблемасын ачыклау, формалаштыру; эш барышында үзконтроль булдыру, әзер әйбернең сыйфатына контроль ясау.

Җиһазлау һәм кирәкле материаллар: әзер әйбернең үрнәге (бүләк салу өчен тартма), төсле кәгазьләр, клей, кайчы, гади карандаш, детальләр.


Ресурслар: презентация, терәк схемалар: «Как заготовить несколько одинаковых деталей», «Симметричное вырезание», «Узор», үзбәя өчен карточкалар, (электрон дәреслек).




Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Методлар, методик алымнар, формалар

Гамәлгә ашырылачак эшчәнлек

Күнекмәләр формалаштыру


1.Оештыру өлеше

Хәерле көн теләп укучылар белән исәнләшү, хәлләрен белешү. Имин, уңышлы көннәр теләү.

Кунаклар белән исәнләшү.

-Дежур укучының рапортын тыңлау.

-Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-Кирәкле материалларны, эш коралларының барлыгын тикшерү.

Өстәл өстендә тәртип булдыру һәм дәрес дәвамында тәртиптә тоту.

-Кагыйдә шундый: хәзер кирәкле булган әйберләр якындарак торсын, кирәкмәгәнен- өстәл почмагына куй.




2.Уку мәсәләсен кую

-Узган дәрестә без нәрсә ясадык?

Геометрия күзлегеннән чыгып, дөрес итеп тартманың формасын атагыз. Кулланылыш ягыннан бу нәрсә булыр? (Бүләк салу өчен тартмачык) шушы рәвешле без тартманы бүләк салу өчен куллана алабызмы? Ни өчен?

-Бүгенге дәрескә нинди максат куярбыз? Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру (слайд 2)


Үрнәкләрне күзәтү, карау, анализлау. Сорауларга җавап бирү. Әңгәмә барышында дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.


Уку мәсәләсен чишү, укытучы ярдәмендә эшчәнлек максатын ачыклау һзм формалаштыру


Фронталь.

Әңгәмә.

3.Белемнәрне актуальләштерү.

-Сезнең инде “бизәү”, “бизәк” дигәнне ишеткәнегез бардыр. Нәрсәне аңлата бу терминнар? Синонимнары белән алыштырып әйтегез әле (матурлау)

Сезнең җавапларны тикшереп карыйк әле. (Слайд 3)

Димәк, без тартмачык бүләк итәрлек дәрәҗәдә булсын өчен нишләргә тиеш булабыз? Нинди алымнар кулланып эшләргә була? (Слайд 4)

-Тармаларны ни өчен бизиләр? (Слайд 4, 5)

-Үзегезнең партадагы материалларга карагыз әле,тартманы ничек итеп бизәргә була, нинди техника ярдәмендә? (Аппликация). Бизәү нәрсәгә бәйле? (Кемгә бүләк ителүгә карап бизибез) (Слайд 6)

-Бик дөрес әйтәсез, билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнеп, кемгә бүләк ителәчәгенә карап, ир-аткамы, хатын-кызгамы, балаларгамы икәнлеген истә тотып бизибез.

-Димәк, кемгә бүләк ителәчәген уйлагач, без төсләрне дә, композицион төзелешен дә дөрес сайларга тиеш булабыз. (Слайд 7)

-Сез ничек аңлыйсыз, нәрсә ул композиция?

-Схема буенча узорларны, аппликацияләрне чагыштыру

Сорауларга җавап бирәләр, күзәтәләр, презентациядәге слайдлар белән эшлиләр, алымнарны чагыштыралар.


Эш өчен кирәкле коралларны,

материалларны ачыклыйлар,

Әңгәмәдә катнашалар

Фронталь. күрсәтмәлелек, гамәли.

Әңгәмә.


Физкультминутка

Күнегүләр : «Йозак», «Веер», «Күзләр өчен зарядка»

Күзләрне ял иттерүгә, игътибарлылыкны үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр

Талчыгу, аруны булдырмау өчен профилактика

Коллектив рәвештә, гамәли

4.Эшчәнлек алымнарын һәм белемнәрне ныгыту


Минем уйлавымча, сез инде хәзер тартмачыкны ничек бизәүне ачыклагансыздыр. Карыйк әле, сезнең өстәл өстендә нинди материаллар бар? (чәчәкләр, төсле кәгазләр, клей, кайчы)

(Кәгазьне башка материалларга алыштырып буламы? Ни өчен?)

-Ничек уйлыйсыз, композиия барлыкка килсен өчен детальләр җитәрлекме? Тагын нәрсәләр белән төрләндерергә була? (яфраклар, йөрәкчек һ.б.)

-Дөрестән дә, чәчәкләрне яфраклар белән тулыландырсак бик матур булачак. Бу төсләр композицияне тулыландыралар,җанландырып җибәрәләр.Детальләр белән тулыландырылган һәр композиция үзенчәлекле, кабатланмас матур була.

-Бу детальләрне үзебез мөстәкыйль рәвештә эшли алабызмы? Безгә эш алымнары танышмы?

- Бер-беребезнең исенә төшерик әле, бер үк төрле симметрик формадагы детальләрне ничек ясарга була? (парларда эш) (төрле терәк схемалар рәвешендә тикшерү)

-Безнең детальләребез яссы кәгазьдән. Алар кулланырга әзерме? Без алардан күләмле композиция ясый алабызмы?

-Безгә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-Кул астындагы нинди материаллар ярдәмгә килер? (Кайчы, гади карандаш)

- Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп алыйк (Слайд 8)

-Эш планын төзик әле. (Әңгәмә барышында тактада эш барышының планы күрсәтелә)

1.Детальләрне сызу

2.Детальләрне кисү

3. Детальләрне формага китерү

4. Композиция төзү

5. Әйберне җыю, бизәү.

Эш барышын күзәтү, кирәк очракта ярдәм күрсәтү.

- Безнең дәрес ахырына якынлаша. Бер-беребезнең исенә төшерик әле, дәрес ахырында без нишләргә тиеш әле? (Әзер эшләргә бәя бирәбез, төгәлсезлекләрне төзәтәбез, эш урынын чистартабыз)

(Эшләрне үзара бәяләгәндә карточкалар ярдәмендә эшлибез, бәялибез)

(Карточка кушымтада)

Үрнәк эшне анализлыйлар, эш урынын, кирәкле материалларны әзерлиләр; төзелгән эш планы буенчы эшне дәвам итәләр

































Мөстәкыйль эш.




Создают мысленный образ и воплощают его в изделии. Ориентируются в учебнике (презентации), извлекают необходимую информацию для решения учебной задачи. Действуют с опорой на памятку- алгоритм. Осваивают приемы работы ножницами. Осуществляют самоконтроль.



Фронталь, группада.







Күрсәтмәлелек, гамәли.





















Гамәли эш.







Әңгәмә.

Эшләрдән күргәзмә

(бәяләү)

Үзара бәя бирү өчен эшләгән эшләрдән күргәзмә оештыру

Әзер эшләрне карыйлар, фикерләшәләр, план-карточка буенча бәя бирәләр.

Үзара бәя бирә белү.

Критерийларга туры китереп бәя бирү. Әңгәмә.

5.Уку эшчәнлегенә рефлексия (гомумиләштерү)


- Без узган дәресләрдә нәрсәләр эшләргә өйрәндек?

Искә төшерик әле, эшнең нинди этапларын башкрдык?

-Кайсы этап барысыннан да бигрәк авыр булды?

-Сез нинди яңа төшенчәләр белдегез?

(бизәкләү, композиция)

-Эшләгән эшәрегез сезгә ошадымы?

Сорауларга җавап бирәләр.

Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр

Сораулар буенча әңгәмә.





Кушымта

Эшләрне үзара бәяләү өчен карточка

Эшне башкарды _______________________________________

Эшне тикшерде_________________________________________

Композиция уңышлы төзелгәнме?

Әйе

Юк

Кимчелекләр бар

Детальләр төгәл, дөрес киселгәнме?

+ , - , +/-

Детальләр төгәл, дөрес ябыштырылганмы?

+ , - , +/-

Эшнең тышкы күренеше. Тартмачык матур килеп чыкканмы, матур бизәлгәнме?

Әйе, юк.




Скачать

© 2021 88 0

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!