СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

7 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Спорт hǝм сǝламǝтлек. Сʏзлǝрне иҗеккǝ бʏлʏ.

Максат: сүздәге иҗек чиген, иҗекләр төзелешен, сузыкка карап

сүздәге иҗек санын билгеләргә өйрәнү. Дәфтәр юлы

ахырына сыймаган сүзләрне иҗекләп күчерә белергә

әзерләү. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет – яңгырау һәм саңгырау тартыкларны сөйләмдә, язуда тану, аера белү;

предмет – тартык аваз төшенчәсен аңлау;

шәхескә юнәлтелгән – актив укыту методлары аша иҗади активлыкны, фикерләү сәләтен үстерү.

Җиhаз: дәреслек, предметлы рәсемнәр, алан рәсеме, кошлар, күбәләкләр рәсеме.

Дǝрес барышы

1. Оештыру өлеше.

  • Балалар, тыңлагыз әле, шигырьдә кайсы ел фасылы турында сүз бара?

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә - сөт исе...

Тагын аллы- гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр ........ (җәй) төсе.

Ләкин җәйгә кадәр берникадәр вакыт булса да, мин сезне җәйге аланга чакырам. Рәхим итегез. (Тактада алан рәсеме). Тирә- юньгә күз салыгыз әле. Нинди матур чәчәк!

Балалар, чәчәк гади генә түгел бугай. Аның безнең белән сөйләшәсе килә. Карагыз әле, аның таҗлары да төрле-төрле төстә. Аның һәр таҗында безгә биремнәр. Без шуларны ашыкмыйча, ялгышмыйча үтәргә тиешбез.

Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез, бәлки чәчәк әйтер? (Укытучы таҗны ала. Аңа “ИҖЕК” дип язылган.)

Димәк, без бүген иҗек турында сөйләшербез.Бу сүз белән без таныш инде.Чөнки Әлифба китабында хәрефләр өйрәнә башлаганчы без сүзләрне иҗекләргә бүләргә өйрәндек. Әйдәгез, искә төшерик әле. Менә сезгә рәсемнәр. Шул предметны белдергән сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтик. (Укучылар предметлы рәсемнәр белән эшлиләр. Соңыннан укытучы тактага түбәндәге таблицаны элә.)

Ә-ТӘЧ

У-РАК

Ы-ЛЫС

А-ГАЧ

Ү-ТҮК

- Бу сүзләрнең беренче иҗекләре ничә аваздан тора? Алар нинди авазлар?

Калган иҗекләр ничәшәр авазлы? Аларда сузык аваз ничә? Сузык авазсыз иҗек бармы? (Укучылар сорауларга җавап бирәләр.)

2 нче таҗны алу.

Физминутка. “ Кем игътибарлы?”

Укытучы чәчәк исемнәрен атый. 2 иҗекле сүз ишеткәч балалар чүгәлиләр, 3 иҗекле ишетелсә- атлыйлар: миләүшә, ромашка, роза, пион, кыңгырау, кашкарый, ләлә,энҗе, канәфер.

3 нче таҗны алу.

3. “Сүзләрне иҗеккә бүл”.

Дәреслек белән эш. 28 нче бит.

Сорауларга җавап бирү.

  • Һәр иҗектә сузык аваз ничә генә?

  • Иң кечкенә иҗек нинди аваздан гына тора?

  • Нинди аваз иҗек төзи?

  • Тартык аваздан гына торган иҗек буламы?

Нәтиҗә ясау. Кагыйдә белән танышу.

4 нче таҗны алу.

Кошлар”.

Аланыбыз матур булсын өчен монда кошлар җитми. Әйдәгез, аларны ял итәргә чакырыйк.

1 агачка – 2 иҗекле

2 агачка – 3 иҗекле

(тукран, саескан, песнәк, күке, сыерчык, ябалак рәсемнәрен тиешле агачларга урнаштыру.)

5 нче таҗны алу.

Физминутка. “Яңгыр”.

Балалар, шифалы яңгыр килә. Яңгыр тамчылары чәчәкләргә дә тама. Яңгыр ничек ява, ягез әле, күрсәтик.

Яңгыр ява шып та шып,

Тамчы тама тып та тып.

Күк йөзенә карадык,

Битләребез чыланды

Аяклар юешләнде,

Иңбашларын сикерттек,

Тамчыларны селектек

Без яңгырдан качабыз

Куакларга посабыз.

6 нчы таҗны алу.

4. “Китапка күз сал”.

Дәреслек белән эш. 28 нче бит.

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп уку. Башта – бер иҗекле, аннары – ике иҗекле, ахырдан өч иҗекле сүзләрне ǝйт..

УТ, КОРТ, ШКАФ

КУРЧАК, ДӘФТӘР, ШОМЫРТ

ЧӨГЕНДЕР, БАЛТЫРГАН, УМАРТА


7 нче таҗны алу.

Күбәләкләр”.

Серле чәчәкнең таҗларына төрле иҗекләр язылган. Укучыларда иҗек язылган күбәләкләр.Укытучы таҗдагы иҗекне әйтә. “Бу таҗга кайсы күбәләк килеп кунар икән?” Сүз килеп чыгарлык итеп күбәләкләрне таҗга утырту.

КО – ЯШ ҖЫ – ЛЫ

А – ЯЗ Ү –ЛӘН

ЧӘ - ЧӘК БО – ЛЫН

Шушы сүзләр белән җәй турында җөмләләр төзү.

8 нче таҗны алу.

КАЙТУ”.

Безгә кайтырга вакыт җиткән, балалар. Серле чәчәккә рәхмәт әйтик тә юлга кузгалыйк. Серле алан кебек табигатьнең матур почмагын чәчәген сез, бакчагызда да булдыра аласыз. Матур

чәчәкләр үстерегез. Кош оялары ясагыз. Бу матурлык сезне генә түгел, ә тирә - яктагыларны да сөендерсен.

Дәресне йомгаклау.









Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!