СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

8 нче дәрес Татар теле

Тема. Аваз. Сузык һәм тартык авазлар

Максат: укучыларның тартык авазларны тану күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет – яңгырау һәм саңгырау тартыкларны сөйләмдә, язуда тану, аера белү;

предмет – тартык аваз төшенчәсен аңлау;

шәхескә юнәлтелгән – актив укыту методлары аша иҗади активлыкны, фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: проектр, презентация, ноутбук, рәсемнәр.


Дәрес барышы

I.Оештыру.

- Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

- Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! (исәнләшәләр, хәерле көн телиләр)

- Укучылар, кәефләрегез ничек?(укучылар кояш яки кояш һәм болыт күтәрәләр)

II.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1. Актуальләштерү.

-Укучылар, табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз. Кайсы төркем тапкыррак икән. Җавабын сездән көтәм.

-Укучылар, бу кайсы вакыт? (Көз.) Хәзер табигатьтә кайсы ел фасылы? (Көз.)слайд 1

-Укучылар, карагыз әле, ә бу рәсемдә кайсы ел фасылы икән?(Кыш.)Кәгазьдә кыш рәсеме ясалган.Каян белдегез?(Чөнки кар күп, кояш юк, кешеләр җылы киемнәрен киеп йөриләр, урамда салкын.)

-Әйе, дөрес. Урамга карагыз әле, бездә кайсы ел фасылы?Димәк, безнең рәсемебездә кайсы ел фасылы булырга тиеш?(Көз булырга тиеш.) Әйдәгез, бергәләп, көз рәсемен ясыйк. Шушы рәсемнәр (көзге күренешләр ясалган рәсемнәр) ярдәмендә яз рәсеме ясарбыз.(Укучылар һәрбер рәсемне алалар, исемен әйтәләр. Җөмлә төзеп, картинага куялар)

-Укучылар, безнең көзге рәсемебез әзер. Ә хәзер көз турында шушы рәсем буенча кем сөйләп күрсәтер?

(Менә көз җитте. Кояш азрак җылыта. Яңгырлар ява. Кошлар җылы якларга китәләр. Кешеләр көзге киемнәрен кияләр. Урамда салкынча, көн болытлы.)

2. Уку мәсьәләсен кую.

-Афәрин! Укучылар, безгә, көз җиткәч, җылы якларга кайсы кошлар китәләр икән?( торна, карлыгач, сыерчык) слайд 2

-Яхшы. Ә хәзер, укучылар, бу сүзләрнең ничә иҗекле сүз булуын тикшереп үтик.

-Торна сүзе ничә иҗектән тора?(“Тор-на” сүзен укучы, кул чабып, тикшерә, ике иҗекле булуын әйтә.)

(Башка сүзләр дә шул рәвешле тикшерелеп чыга.)

-Укучылар, бу сүзләр нәрсәләрдән торалар?(Хәрефләрдән торалар.)

-Без хәрефләрне нишләтә алабыз? (Укый, яза, күрә алабыз.)

-Торна сүзендә ничә хәреф?(Биш хәреф бар.)

(Калган сүзләр дә шулай тикшерелә.)

-Укучылар, хәрефләр нәрсә белдерәләр?(Аваз белдерәләр.)

-Авазларны нишләтә алабыз? (Ишетә һәм әйтә алабыз.)

-Димәк, торна сүзендә ничә аваз бар һәм ниндиләр? (Биш аваз бар:[т],[о], [р],[н],[а].)

(Барлык сүзләр дә шул рәвешле тикшерелә. Е хәрефе ике аваз белдерүен әйтәләр:[йы].)

Нәтиҗә.-Укучылар, татар телендә нинди авазлар бар?(Сузык һәм тартык авазлар.)

Тактада схема бирелә.Бары “авазлар”, “сузык” һәм “тартык”сүзләре генә күрсәтелә.

Авазлар



Сузык Тартык



Яңгырау Саңгырау

-Димәк, без бүген сезнең белән дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез? (Яз, кошлар, авазлар турында)

Уку мәсьәләсе.Без бүген дәрестә тартык авазларны тану күнекмәсен үстерербез.

III. Уку мәcьәләсен өлешләп чишү.

1.-Укучылар, алдагы сүзләрне укып китик әле. (Карточкалар бирелә:1нче төркем “тургай”, 2нче төркем “сандугач”сүзләрен укый. )Бу сүзләрдә кайсы хәрефләр астына бер сызык сызылган. (1,2нче төркем җавабы тыңланыла.)

-Болар нинди авазлар? (Тартык авазлар.)

-Тартык авазлар әйтелешләренә карап,ике төркемгә бүленәләр.(Авазларны уку, схема белән эш.)Слайд 3

-Яңгырау авазлар ничек әйтеләләр? Бергәләп әйтеп карыйк.(Яңгырыйлар, тавыш бар.) Алар шау белән дә әйтеләләр.(“шау –шум” тәрҗемәсе әйтелә)

-Ә саңгырау авазлар ничек әйтеләләр? Бергәләп әйтеп карыйк.(Яңгырамыйлар, тавыш бар.)Әйе, дөрес. Алар яңгырамыйлар, аларда шау да юк.

-Димәк, тартык авазлар нинди була алалар? (Яңгырау, саңгырау)



Динамик пауза

Язгы урманга бардык,

Матур урыннар күрдек.

Ак каен уңда,

Ямь-яшел чыршы сулда.

Кояш нурларын чәчә,

Әйләнеп җирне коча.

Менә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Без аннан да качабыз,

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай уяна...

Кошлар очып кайталар,

Бигрәк матур сайрыйлар!

Урманда рәхәт булса да,

Өйгә кайтыйк без дуслар.

IV. Беренчел ныгыту.

-Укучылар, көз рәсеменә әйләнеп кайтыйк әле. Сезнең белән “Авазлы тамчы” уены уйнап алырбыз. Тамчылар гади генә түгел, алар серле. Серле тамчыларга нәрсәләр язылган? (Хәрефләр язылган.)

-Әйе, дөрес.Тартык аваз хәрефләре язылган. 1нче төркем уң яктагы болытка яңгырау тартыкларны, 2 нче төркем сул яктагы болытка саңгырау тартыкларны урнаштыра. Һәр төркемнән берәр укучы рәхим итегез.

V. Hыгыту.

-Ике төркемгә дә карточкалар бирелә. Икешәр сүз язылган. 1нче төркемгә саңгырау тартыкларны табарга, 2нче төркемгә яңгырау тартыкларны табарга.(язмача)

VI. Рефлексив бәяләү этабы.

1.Рефлексив кабатлау.

-Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

2.Бәяләү.(Үзбәя, үзара бәяләү)

-Укучылар, кем дәрестә үзен барысын да аңлаган, татарча аңлата алам дип уйлый, елмайган смайликны күтәрсен. (күтәрәләр)

-Кем дәрестә үзен барысын да аңлаган, ләкин татарча аңлата алмыйм дип уйлый, нейтраль смайликны күтәрсен.(күтәрәләр)

-Кем дәрестә үзен аңламадым дип уйлый, моңсу смайликны күтәрсен.(күтәрәләр)

-Дәрестә катнашкан барлык укучыларга зур рәхмәт. Барыгыз да булдырдыгыз. Афәрин!

Дәрес тәмам.