СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

17 нче дәрес Әлифба (татар теле һәм әдәбияты)


Тема. [у] авазы hǝм У, у хәрефлǝре. У, у хәрефлǝрен язу.

Максат: 1. Укучыларны У,Ү хәрефләре кергән сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үзаллы укырга өйрәтү.

  1. Балаларның күзәтүчәнлеген, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү.

  2. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

ҖиҺазлау. 1.Алфавит, җөмлә төзү өчен рәсемнәр, презентация.



ДӘРЕС ПЛАНЫ



1.Оештыру моменты.

Укучыларны дәрескә әзерләү.


II. [У ] [Ү ] авазы Һәм У,ү хәрефләре турында укучылардан мәгълүмәт алу.

-Экранда сез нинди хәреф күрәсез?

-Бу хәреф һәм ул хәрефне белдергән аваз турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?(укучыларның җаваплары).

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән “У,ү хәрефләре иленә” сәяхәт итәрбез. Сәяхәтебез вакытында без язарбыз, укырбыз, төрле биремле күнегәләр эшләрбез.


III. “У,Ү иле” хәрефләре буйлап сәяхәт.


Әкәм-төкәм яткан юлга,

Мөгезләрен чыгарган.

Охшаган бик тә”У”га

Өен алып бара уңга.


Җылы якка тезелешеп

Кыр казлары очалар

Очып барган кошкайларга

Ү”хәрефе охшаган


Матур язу” тукталышы.

1. У,ү хәрефләрен язу.

-1-юл- баш У хәрефен язу; юл у хәрефен язу;

-2-юл- баш Ү хәрефен язу; юл ү хәрефен язу;

- У,ү хәрефенә сүзләр язу(алдан язып бетерүче укучылар өчен);


Белем алу “ тукталышы

2 баганада У,Ү хәрефләре кергән сүзләр бирелә. Сүзләрне уку.

-Кайсы сүзләр нечкә ,ә кайсылары калын әйтелә?Ни өчен?

(укучыларның җаваплары).

3. Слайдтан кагыйдәне уку.

Нәтиҗә ясау.

Табышмаклар” тукталышы.

1. Экрандагы табышмакларга җаваплар табу, экрандагы рәсемнәр буенча җавапларны тактага язып бару .

1. Тызлый да бызлый ,

Үпкән җире сызлый.(УМАРТА КОРТЫ)

2 Аягы бар,кулы юк,

Аркасы бар,түше юк.(УРЫНДЫК)


3.Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә –такылдык.(ҮРДӘК)


4.Язын ямь-яшел,назлы,

Көзен моңая,сары.(ҮЛӘН)

Ял ит “ тукталышы.


Бер, ике – без бастык. Утырдык, кабат бастык.

Чат-чат итеп кул чаптык. Бер утырдык, бер бастык.

Аякларны бер урында Инде бераз хәл алдык,

Тып-тып-тып итеп бастык. Тыныч кына утырдык.


Биремнәр ” тукталышы

  1. Слайдта күрсәтелгән рәсемнәрдән У,Ү хәрефләре кергән сүзләр кертеп җөмләләр төзү.(телдән)


будильник үлән уенчыклар






курчак күгәрчен үрдәк


Бирем. Түбәндәге сүзләрне кертеп җөмләләр төзергә.


2. Экранда бирелгән текстлардан У һәм Үхәрефләре кергән сүзләрне генә сайлап язу, У,Үхәрефләре астына сызу.


3.78 нче күнегү(дәреслек буенча)

Бирем.Буш шакмакларга у,ү хәрефләренең тиешлесен куеп языгыз.Нинди сүзләр барлыкка килде?

К


Л

К


Л

К


З

11 слайд

Бирем.Бирелгән сүзләр һәм сүзтезмәләрне файдаланып ,балык тоту турында дүрт җөмлә языгыз

түгәрәк күл, балыклы күл, тирән күл, күл-күлләр,балык тота-балык тоталар,өч чабак, дүрт чуртан,зур балык , вак балык.



Уйнап алабыз” тукталышы.

  1. Артык сүзне тап” уены.


  • Куян,кәҗә,үрдәк,бүре,күсе,тукран

  • Су,усак,ут,кояш,ук,уч,урындык

  • Уен,туп,укучы,сыйныф,күлмәк

  • Таш,кул,басу,бүрек,күз,тау

  • Күк,язу,умарта,бүлмә,кибет

  • Үрмәкүч,китап,үлән,үтүк.


  1. Күзләрне ял иттерү күнегүе.

Ял итсен күзләр

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем : ял итсен!

Ачам күзем : күп күрсен!


Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.


Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына,

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.


3. Нәтиҗә чыгару.

Өй эше.

У,ү хәрефе кергән сүзләрнең язылышын кабатларга.Сүзлек диктантына әзерләнеп килергә .


IV. Дәресне йомгаклау.

-Бүгенге дәрес сезгә охшадымы? Дәрестә без нәрсәләргә өйрәндек?һ.б




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!