СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

20 нче дәрес Татар теле (әлифба)

Тема. Тартык [л-л'] авазы һәм Лл хәрефләре. Лл хәрефләрен язу

Максат: 1. [л-л'] авазын , Л,л хәрефләрен дөрес танып укырга, язуда каллиграфик дөрес кулланырга өйрәтү

2.Укучыларның игътибарлы булуларына ирешү, уйлау сәләтләрен үстерү.

3. Сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эш . Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: дәреслек, кисмә хәрефләр, иҗекләр, Р. Миңнуллин шигырьләре.

Җиһазлау : Алма, лимон муляжлары, презентация, «тылсымлы чәчәк» рәсеме.


Дәрес барышы


1.Оештыру өлеше.

1.-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, саумысыз.

-Кәефләрегез ничек соң ?

- Кояшлы иртә кебек

Татар телем, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.


2.Актуальләштерү:

- Үткән дәрес материалын искә төшерү.(Кисмә хәрефләрдән ау, әү иҗекләрен төзү. Сузык аваз хәрефләренең иҗек төзи алуын кабат искә төшерү.)


2. Уку максаты кую:

1. [л-л'] авазлары белән таныштыру.

Укучылар мин сезгә бер шигырь укыйм , сез яңгырның исемен истә калдырыгыз әле.Нинди яңгыр икән ул ?

Ләйсән,ләйсән! Иң беренче

Язгы яңгыр!

Көчлерәк яу , күңелләрне

Син куандыр !

-Кем игътибарлы булды икән, яңгыр ничек дип атала?

2.Аның беренче авазы нинди?

(л-л') авазларына башланган, (л-л' )авазлары булган сүзләр уйлау.((л-л') авазларының әйтелеше күзәтелә, артикуляциясе билгеләнелә: тел өске тешләргә тиеп тора, һава телнең ян якларыннан өрелеп чыга,(л) авазының сузык яки тартык аваз булуы ачыклана.Сонор, яңгырау дигән нәтиҗә чыгарыла). Тавышлы булып, яңгырап әйтелгән тартык авазлар яңгырау тартыклар дип,тавышсыз әйтелгән тартык авазлар саңгырау тартыклар дип аталуы ныгытыла.

3.Табышмак әйтү, җавабын таптыру.

“Алма!”- дисәң дә алалар ,

Нәрсә соң ул балалар ?

Алма сүзен бергәләп әйтү, (Л) авазының әйтелешенә игътибар итү. Алма, лимон муляжлары күрсәтү, түбәндәге сорауларга җавап таптыру :

-Сез нәрсәләр күрәсез ? Лимон нинди? Алма нинди? Алма һәм лимонны бер сүз белән әйтеп буламы? Сез тагын нинди җиләк-җимешләр беләсез? Аларның файдасы турында әңгәмә үткәрү.

4. Презентация күрсәтү.Анда Л хәрефенә булган сүзләр бирелгән: лилия, лимон, лачын, ләкләк һ.б. Шул сүзләрнең исемнәрен балалардан әйттерү һәм кабатлату.

5. Басма Л,л хәрефләре белән таныштыру.

Юл һәм баш хәрефләр күрсәтелә, җөмлә схемасы искә төшерелә. Җөмлә башындагы сүз, кеше исемнәре баш хәрефтән язылуы аңлатыла.

-Бусы баш хәреф, “эл” дип атала.Монысы юл хәрефе, ул да “эл” дип атала.(Хор белән кабатлау.).


6.Китап белән эш.

Кушылмаларны уку. Җөмләләр төзү.

Текстка карата әңгәмә үткәрү : “Уку- энә белән кое казу.”

7.Хәрефләр турында әкият.

“Борын-борын заманда хәрефләр аерым-аерым яшәгәннәр.Аларга аерым яшәү бик күңелсез булган.Хәрефләр иза чиккәннәр, нәрсә эшләргә дә белми аптырап йөргәннәр.Шулай ,анда барып, монда килеп ни эшләргә дә белми йөргәндә беркөнне А,У,И,Л бергә очрашканнар.

-Бу ни хикмәт, ни гаҗәп! Карагыз әле бергә яшәгәндә нинди күңелле, кызык икән!”-диешкәннәр алар.

- Хәрефләр нигә гаҗәпләнгәннәр? Әйдәгез әле,балалар, без үзебезнең кисмә хәрефләрне алып, аларны янәшә куеп төрле-төрле сүзләр төзеп карыйк әле.

(Бергәләп ал,ул, ил сүзләре төзелә, укыла.)

8. Р.Миңнуллинның “Туган илнең улы мин ” шигыре укыла, укучылар (Л )авазын ишетсәләр кул чабалар.

ЯЛ ИТҮ. (“Бакалар” уены.)

9.Дәреслек белән эш. 26 нчы бит.

Омоним сүзләр: Ләлә белән ләләнең язылышы һәм мәгънәсе аңлатыла.

10. “Тылсымлы чәчәк ” уены оештыру.

(Чәчәк таҗларында әйтелешендә (Л)авазы кергән предмет рәсемнәре ясалган. Балалар таҗларны алып анда нәрсә ясалганын әйтәләр, (Л)авазының сүздәге урынын билгелиләр.)

11. Укучылар ,әйдәгез, (л) авазын дөрес итеп әйтик әле. (Әйтергә күнектерү.)

Ла лы ле лу лә ли лү (ачык артикуляцияли белергә өйрәтү)

-Басма хәрефләр кебек үк, язма хәрефләр дә ике төрле була : юл һәм баш

л, Л хәрефләре. Баш Л хәрефе җөмлә башында ,кеше , шәһәр , авыл исемнәрендә языла.

12. Лл хрефләрен язу

1)Яңа хәрефне язарга өйрәтү.(Укытучының җентекле аңлатуы, күзәтүе астында

“һавада”языла.)

2)Дәфтәрдә эш:

-л,Л хәрефләрен язу, укытучы ярдәм итә.

4) Тактада л хәрефенең башка хәрефләр белән ничек тоташтырылуы җенткләп аңлатыла.

-иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу.

5) Өстәмә дәфтәрдә А ,Л хәрефләре чагыштырыла , яздырыла.


3.Рефлексия.

- Без нинди авазны, аның хәрефләрен укырга ,язарга өйрәндек ?

- Л хәрефе башка хәрефләр белән ничек тоташа ? а белән, ә белән һ.б.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!