СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

26 нчы дәрес Татар теле (әлифба)

Тема. Тартык [б-б'] авазлары һәм Бб хәрефләре. Бб хәрефләрен язу
Теманың максаты: укучыларны тартык[ б] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сак караш формалаштыру.
Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.
Парлы тартык авазлар

Планлаштырылган нәтиҗә: авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга таркату, авазга характеристика бирү

УУЭ: Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. 
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү

Җиһаз: рәсемнәр, кисмә хәрефләр, үрнәк хәрефләр.


Дәрес барышы

I. Эшчәнлекне мотивлаштыру.

Тактада рәсемнәр: барабан, бака, бүре, балык, күбәләк. Предмет исемнәрен хор белән әйтегез һәм аларның тәртибен истә калдырыгыз. (Укучылар күзләрен йома, укытучы бүре һәм балык рәсемнәренең урыннарын алыштыра). Нәрсә үзгәрде? 
Рәсемдә нәрсә артык?


II. Танып – белү эшчәнлеге

1.Авазны сүздән аеру

1 бирем.

Суда йөзә - кош түгел,
Канаты да юк түгел,
Ай-һай, аның күлмәге, 
Кемнәрнең бар күргәне? (Балык)
Дәреснең темасын ачыклау. Темасыннан чыгып, дәрескә максат кую.

Бүген дәрестә безгә Сабир белән Кәбир ярдәмгә килер. (Тактада малайларның рәсеме беркетелә)
Балык рәсеме һәм сүзнең схемасы бар. Сүзгә анализ ясатыла.
Авазны әйткәндә,авыз эчендә тынның тоткарланып калуы ачыклана. Әйтеп карау. 
2 бирем.

- Без сузык авазны ишетәбезме? Тартыкмы? Нинди төс белән билгелибез? (Зәңгәр төс белән)
3 бирем. 

- Рәсемдәге предметларның исемен әйтегез. Авазларын кабатлату. Сузык авазларны әйтү үзенчәлекләрен, тартык авазларны әйтүне ныгыту
Уен “Сузыкмы яки тартыкмы?”
Укучыларга предметлы рәсемнәр таратыла. Предмет исеме башланган хәрефне әйтәсе, сузык авазнымы, тартыкнымы белдергәнен дәлиллисе.


2. Яңа аваз белән танышу.

1 бирем. 
Бу авазлар нәрсә белән аерыла?
2 бирем. 
Авазның парын табу. Башта б авазын әйтәбез, аннары тавыш чыгармыйча, иреннәр белән генә п авазын әйттерү.
Б авазына характеристика бирү.
3 бирем.

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау. 
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны парлау. Бер авазы белән генә аерылган сүзләр эзләү ( бар – пар)
Уен “Яңгыраумы саңгыраумы ?”
1) Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау.
2 ) Уен “ Парын тап.” 


3. Яңа хәреф белән танышу.

1 бирем. Кисмә хәрефләр арасыннан ишеткән авазны белдерүче хәрефне табу. Б,б (бэ) хәрефләре белән таныштыру. Б хәрефе нәрсәгә ошаган? Парта арасыннан чыгып Б хәрефен сурәтләгез.
2 бирем.
- Бу баш Б хәрефе. Без аны кайларда язабыз?
Ә бу юл б хәрефе. Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла. 

3 бирем.
- Хәрефләр арасыннан Б, б хәрефләрен генә буягыз. (Укучыларга карточка өләшенә)
Үзара тикшерү.
Физминутка.”Бәтиләр” җырын хәрәкәтләр белән җырлау. 


Уен “Хәтереңдә калдыр.”
Г. Тукайның “Су анасы” әкиятеннән өзек укып, [б] авазы кергән сүзләр әйттерелә.


III. Танып – белү эшчәнлеген диагностикалау

1. Яңа хәреф белән иҗекләр уку.

Сабир белән Кәбиргә укый белгәнебезне күрсәтик әле. 
1 бирем.
Иҗекләр уку.

- Сезнең укуыгыз Сабир белән Кәбиргә бик ошагандыр дип уйлыйм.
2 бирем. Яңа хәреф белән сүзләр уку.
Сүзләрне уку. Таныш булмаган сүзләрне аңлату.
Физминутка “Бакалар”
Яңа хәреф белән сүзләр уку.
3 бирем. Рәсем буенча әңгәмә.

- Булат белән Кәбир рәсем турында хикәя төзеп сөйлик әле.
4 бирем. Текстны уку

Физминутка. Күзләргә күнегү. 
5 бирем. Сорауларга җавап бирү.
-Елга буенда нәрсә үсә?
-Бари белән Булат елгада нишлиләр?
Уен “Сүз төзе” (Дәреслек 58 бит)


IV. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя

1. Сүзләр төзегез. 
Бар - ...ар
2. Б хәрефе төшеп калган сүзне тап.
1) т…л 2) дәр…с 3) гөм…ә
3. Яңгырау тартыктан башланган сүзне табыгыз.
1) бал 2) кыш 3) он 


V. Дәресне йомгаклау. Рефлексия

Башлык башында нәрсә ишетелә? ([б]).

− [б] нинди аваз ул? Ни өчен?

− Ә дәрес азагында нәрсә ишетелә? (Кыңгырау тавышы).













Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!