СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

29 нчы дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Тартык [д-д'] авазлары һәм Дд хәрефләре. Дд хәрефләрен язу.

Максат: [д-д'] авазлары һәм хәрефләре турында мәгълүмат бирү; авазларны ачык артикуляцияли белергә өйрәнү; иҗекләр һәм сүзләр төзергә өйрәтү; уку белү күнекмәләрен камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү; дуслык хисе һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Җиһаз: әлифба, рәсемнәр, кисмә хәрефләр, үрнәк хәрефләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

− Хәерле иртә, укучылар. Без бу дәрестә яңа хәреф белән танышырбыз, аның белән иҗекләр, сүзләр төзергә өйрәнәбез.

− Әйтегез әле, укучылар, кунак килгәндә әниегез сезгә нәрсә ди? Үзегезне ничек тотарга куша?

− Дөрес, “Кунак барда тыйнак бул” ди. Тәртипле, тыңлаулы булырга куша. Аларны хөрмәт итәргә, ягымлы булырга куша. Мин дә сезне тәртипле булырсыз дип ышанам.


II. Белемнәрне кабатлау.

− [к] нинди аваз ул? Аның саңгырау пары нинди? Нәрсә ул яңгырау, саңгырау тартык, калын, нечкә сузык аваз?

− “Кул чабу” уенын уйныйк әле. Мин сезгә сүзләр укыйм. Кайсы сүздә [к] авазы була, сез кул чабасыз. Булмаса, чапмыйбыз.

Камил, каләм, Гата, галәм, пакет, китап, гер, сер, урам, курчак.


III. Уку мәсьәләсен кую, чишү

− Әлифба дәресендә без нинди уку максатларын үтәп киләбез?

− Әйе, авазларны хәрефләр белән билгелибез.

− Без авазларны нишләтәбез? (әйтәбез, ишетәбез)

− Ә хәрефләрне нишләтәбез? (укыйбыз, күрәбез, язабыз)

− Мин сезгә табышмак укыйм, җавабын әйтеп карагыз әле.

а) Ияре дә, дугасы да үзендә

б) Нәрсә ул чүл корабы? Дөя.

− Сез аның турында ниләр беләсез? Нинди хайванга керә ул? Бездә яшиме ул? Нинди файда китерә? Безнең якта йөкне нинди хайван ташый? (Ат һәм дөя рәсемен күрсәтәм, чагыштыралар).

− Алар нәрсә белән аерыла? Аларны яратырга кирәк, сукмаска, ашатырга кирәк. 2, 1 өркәчле (горб) була.

− Дөрес. Дөя бик эссе якта − чүлдә яши. Анда комлык. Үсемлекләр аз. Чыннан да дөяне чүл корабы диләр. Чөнки ул йөк ташый. Чәнечкеле үсемлек белән туклана. Берничә көн азыксыз һәм сусыз яши ала. Күп итеп ашый, су эчә. Өркәченә туплана. Шул хисапка яши. Куе сөт, ит, май, озын нечкә йон бирә. Аның турында кайбер газета-китапта язып та чыктылар. (күрсәтәм)

− Дөя сүзенең башында нинди аваз ишетелә? [д]

− Көзгегә карап әйтегез әле. Ул ничек ишетелә? Нинди авазга керә? (Яңгырау тартык аваз икәнлегенә төшендерү)

− Мин [д] авазы турында әкият язган идем. Тыңлагыз әле. Сезгә ошармы икән?

− Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Фонетика патшалыгы. Бу патшалыкның Алфавит дигән зур шәһәре булган. Ике озын урамы булган, ди.

Һәр урамның үз исеме булган. Саңгырау һәм яңгырау исемле урамлар. Бу шәһәр 39 йортлы, ди.

Шушы шәһәрдән яңгыраулар урамының 4 нчы йортында яшәгән ди авазы. Бу йортта Дания, Дамира, Диля, Данис, Данил, Дамир исемле кешеләр яшәгән. Аларның кечкенә Динар исемле малайлары да булган, ди. Алар авырганда дару белән дәваланганнар. Бөтен алфавит буенча да авазы бик ихтирам казанган, аны бөтен авазлар да хөрмәт иткәннәр.

Хәзер дә [д] авазы алфавит шәһәрендә бик бәхетле яшәп ята икән. Шуның белән әкият тә тәмам.

− [д] авазы турында башка газеталар да язганнар. (Газеталар күрсәтү − алфавитлар).


IV. Физкультминут.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары − артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

1 алга, 1 артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз.

Башны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.


V. Яңа теманы ныгыту.

− Уйлап карагыз әле, [д] авазы белән башка сүзләр юк микән? (Әйттерү) (Дус, дошман, Динар, дөя, үрдәк)

Дус сүзен ничек аңлыйсыз? Ә киресе ничек була?

Дошман сүзен ничек аңлыйсыз?

− Димәк, укучылар, без һәрвакыт үзара дус булырга, бергә уйнарга, ярдәм итешергә тиеш. Гаиләдә дә дус, тату булырга, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк.

Дәреслекнең 53 битен ачыйк та таблицадагы иҗекләрне укый карыйк. (Кара хәрефле сүзләрне укыту)

− Менә шушы иҗекләр белән “Дәвам ит” уенын уйнап алабыз. Мин сүзнең башын әйтәм, сез ахырын әйтегез.


VI. Физкультминут.

− Без күп белер өчен, укырга кирәк, дибез. Ул белемне кайда алалар соң? (Мәктәптә)

− Мәктәп, белем турында нинди җыр беләбез?

Физкультминут. “Мин үсәм” җырын хәрәкәтләр белән җырлау.


− Авыру кеше мәктәптә укый аламы? Безгә аның өчен нишләргә кирәк? Мин табышмак әйтәм, җавабын табыгыз әле.

Дәваланыйм, дисәң, чирдән,

Аны эч тә ят, йокла.

Рецепт белән генә бары

Ул бирелә аптектан.

− Нәрсә ул, укучылар?

− Ә нәрсә соң ул аптек? Рецепт?

− Димәк, сәламәтләнү өчен дәваланырга кирәк. Ә иң кирәге − авырмаска. Саф һавада ешрак булырга. Үзеңне чыныктырырга кирәк.

Дәреслектә, безнең шул турыда, текст бирелгән. 55 нче битне ачыгыз әле. (Укыйбыз)

− Дәреслектәге дару исемен кем укып күрсәтә?

− Аны нәрсәдән кулланалар?

− Кем безне дәвалый? Камышлытамакта кем табип?

Вакытында бар син аңа,

Рәхмәт, әле алар бар.

Авырткан җиреңне карар,

Чиреңне ул дәвалар.

− Сәламәт булсак, без төрле җирләрдә эшли алабыз. Әйдәгез әле без дә “йорт төзеп” алыйк. (Д хәрефе белән иҗекләр төзү)


VII. Дәресне йомгаклау.

Дәрес башында нәрсә ишетелә? ([д]).

− [д] нинди аваз ул? Ни өчен?

− Ә дәрес азагында нәрсә ишетелә? (Кыңгырау тавышы).













Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!