СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

30 нчы дәрес Әлифба (татар әдәбияты)

Тема. Тартык [р-р'] авазлары һәм Рр хәрефләре. Рр хәрефләрен язу.

Максат: [р-р'] авазлары һәм хәрефләре турында мәгълүмат бирү; авазларны ачык артикуляцияли белергә өйрәнү; иҗекләр һәм сүзләр төзергә өйрәтү; уку белү күнекмәләрен камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү; дуслык хисе һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Җиһаз: рәсемле әлифба.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

− Хәерле иртә, укучылар. Без бу дәрестә яңа хәреф белән танышырбыз, аның белән иҗекләр, сүзләр төзергә өйрәнәбез.

− Әйтегез әле, укучылар, кунак килгәндә әниегез сезгә нәрсә ди? Үзегезне ничек тотарга куша?

− Дөрес, “Кунак барда тыйнак бул” ди. Тәртипле, тыңлаулы булырга куша. Аларны хөрмәт итәргә, ягымлы булырга куша. Мин дә сезне тәртипле булырсыз дип ышанам.


II. Белемнәрне кабатлау.

− [д] нинди аваз ул? Аның саңгырау пары нинди? Нәрсә ул яңгырау, саңгырау тартык, калын, нечкә сузык аваз?

− “Кул чабу” уенын уйныйк әле. Мин сезгә сүзләр укыйм. Кайсы сүздә [д] авазы була, сез кул чабасыз. Булмаса, чапмыйбыз.

Дәүли, каләм, дару, кадак, герой, китап, үрдәк, сер, урам.


III. Уку мәсьәләсен кую, чишү

− Әлифба дәресендә без нинди уку максатларын үтәп киләбез?

− Әйе, авазларны хәрефләр белән билгелибез.

− Без авазларны нишләтәбез? (әйтәбез, ишетәбез)

− Ә хәрефләрне нишләтәбез? (укыйбыз, күрәбез, язабыз)

1. “Әлифба”дагы рәсемнәр буенча әңгәмә оештыру һәм җөмләләр төзү. Баганалап бирелгән сүзләрне басым куеп, дөрес итеп укыту.Схемага карап, шар сүзенә анализ ясату.

2. Рр хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

3. Схемадагы шар, Рәис сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә шар сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

5. Физкультминут            “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

6. 42 нче биттәге төп рәсем өстендә эшләү һәм җөмләләр төзү. Баганалап биргән   сүзләрне  иҗекләп уку.

7.Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге [и] авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорау, аңлату.

Кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлату.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а, ә, и, у, ү, ы, л, т, н, с, к, р  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Баш һәм юл Рр  хәрефләрен язу.

8. Сүзлек өстендә эшләү. Урман, нарат, каен, имән, куе, үләннәр, күп, бүре сүзләренә аңлатма бирү.


IV. Физкультминут.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары − артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

1 алга, 1 артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз.

Башны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.


V. Яңа теманы ныгыту.

− Уйлап карагыз әле, [р] авазы белән башка сүзләр юк микән? (Әйттерү) (рәт, ромашка, Ришат, рәсем, рәссам)

Дәреслекне ачыйк та таблицадагы иҗекләрне укый карыйк. (Кара хәрефле сүзләрне укыту)

− Менә шушы иҗекләр белән “Дәвам ит” уенын уйнап алабыз. Мин сүзнең башын әйтәм, сез ахырын әйтегез.


VI. Дәресне йомгаклау.

Дәрес башында нәрсә ишетелә? ([р]).

− [р] нинди аваз ул? Ни өчен?

− Ә дәрес азагында нәрсә ишетелә? (Кыңгырау тавышы).


















Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!