СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

31 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. [йы], [йэ] авазлары hǝм Ее хәрефлǝре. Ее хәрефлǝрен язу.

Максат: 1) [йы], [йэ] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) [йы], [йэ] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Шәхес буларак УУГ: укучыларда мәктәпкә уңай караш формалаштыру, Әмир һәм Әминәгә карата дуслык хисләре һәм аларга булышу хисләре уяту.

Танып-белү УУГ: билге-символларны куллана белү, кирәкле информация туплау, нәтиҗәләр чыгару, танып-белү максатын билгеләү.

Көйләгеч УУГ: соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.

Коммуникатив УУГ: укытучыны, иптәшеңне тыңлау, үзара диалогка керү, үз фикереңне тулы әйтә белү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

Җиһаз: дәреслек, презентация


Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.


2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә.

Җөмләләр төзелә. Балалар “Көтүче сарыклар көтә” җөмләсен төзиләр һәм ы хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.


3. Уку мәсьәләсен кую, чишү.

1. Ее хәрефләре белән таныштыру. Татар һәм рус телендә бу хәрефләрнең бертөрле укылышын искәртү.

2. Схемадагы елан сүзенә басым куелып, дөрес итеп укыла. Балалар укытучы ярдәмендә елан сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.

Елан -  

3. Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

Физкультминут   “Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю- бүре юк икән.

(Бүре качып торган җирдән чыга.)

-У-у, хәзер кабып йотам. (Бүре балаларны куа, тотылган бала бүре ролен дәвам итә.)

6. Яңа теманы ныгыту.

1. Төп рәсем өстендә эшләү һәм җөмләләр төзү. Баганалап биргән   сүзләрне  иҗекләп уку.

Ка-е              ку-е           сы-е-р

Ка-е-н         ку-е-н        су-е-р

2. Сүзлек өстендә эшләү. Урман, нарат, каен, имән, куе, үләннәр, күп, бүре сүзләренә аңлатма бирү.

3. Дәреслектән текст уку.

Әнә куе каенлык. Ул каенлыкта елан, суер.

7. Ее хәрефлǝрен язу.

1. Сәет, тиен, уен сүзләрендәге авазларның ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорау, аңлату.

2. Кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тиен, уенына сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлату.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл  а,ә, и, у, ү, ы, л, т, н, с, к, р, е  хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5.  Дәреслектән текст уку.

Әнә нарат аланы. Нарат аланына ел саен нәниләр килә. Әнә нәниләр уены. Сәет тә нәниләр уенына килә.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл  хәрефләрен  аерым- аерым  һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Баш һәм юл  Ее  хәрефләрен язып күрсәтү.


8. Нәтиҗә.

  • Балалар, бүгенге дәрестә без нинди хәрефләр белән таныштык? (Баш Е хәрефе һәм юл е хәрефе белән таныштык.)

  • Ул хәрефләр ничә аваз бирә? ( Ике аваз бирә.)

  • Әйдәгез кагыйдәне тагын бер кат әйтеп чыгыйк. (Сүз башында һәм иҗек башында Е хәрефе ике аваз бирә.)














Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!