33 нче дәрес Әлифба (татар теле)
Тема. Тартык [м-м'] һәм Мм хәрефләре. Мм хәрефләрен язу.
Максат: Аваздарны дөрес итеп әйтергә өйрәтү; [м-м'] авазы, М, м хәрефләрен сөйләмдә тану,уку күнекмәләрен үстерү; логик фикерләүне ,игътибарны үстерү,сөйләм кимчелекләрен бетерү өстендә эшләү; укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Төп төшенчәләр: аваз, хәреф, дәреслек.
Предметара: татар теле,рус теле.
Планлаштырылган нәтиҗә: авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга таркату, авазга характеристика бирү
УУЭ: Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү
Җиһаз: магнитлы хәрефләр,язмача Мм хәрефләре, слайдлар.
Дәрес барышы
I. Эшкә кызыксыну тудыру
1.Сәламләү.
-Елмаеп карагыз дөньяга
Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!
Елмаеп яшәсәң көн саен,
Укырга,уйларга бик җайлы.
- Укучылар. бер-берегезгә карап елмаегыз.
- Кәефләрегез ничек?
2. Сөйләмдәге кимчелекләрне бетерүгә күнегүләр.(Тел чарлау.)
-Җил ничек исә?
-Елан ничек ысылдый?
-Карга нәрсә дип кычкыра?
-Бака ничек кычкыра?
-Үрдәк ничек бакылдый?
-Каз ничек каңгылдый?
II. Белем һәм күнекмәләр булдыру
1.Өйрәнгән сузык авазларны искә төшерү.
Укучылар предмет карточкалары алалар.(Алма, әтәч, эт, утын, очучы, өй, ылыс, имән).
- Нечкә сузыктан башланган предмет карточкасын алган укучылар бер почмакка ,
калын сузыктан башланган предмет карточкасын алган укучылар икенче почмакка басыгыз
Укучылар предмет исеме башланган авазга анализ ясыйлар.
2.Парларда карточка буенча эш.
Өйрәнелгән авазлар язылган тасма өләшенә.
- Укучылар, нечкә сузык аваз хәрефләренә кызыл төстәге фишкалар куегыз.
-Хәзер калын сузык аваз хәрефләренә зәңгәр төстәге фишкалар куегыз.
- Игътибар белән карагыз әле ,тагын нинди хәрефләр калды?
- Әйе тартык аваз хәрефләре калды.
- Узган дәрестә без нинди авазның хәрефен өйрәндек?
3. Алдагы дәрес материалы презентация ярдәмендә ныгытыла.
Экранга л хәрефе кергән сүзләр чыга.
3. Табышмаклар.
- Мин сезгә табышмаклар әйтәм , игътибарлы булыгыз.
1)Чылт чылт күзле,
Адәм йөзле,
Үчекләшер үзе,
Ходайның боерыгы
Бардыр койрыгы.
2)Күтәреп була
Ыргытып булмый.
3) Җаны юк,каны юк,
Үзе тимерне тарта.
4)Урманда кызыл читлек эленгән.
- Димәк без бүген сезнең белән [м] авазы ,
М,м хәрефләре белән танышырбыз.
4. Мм хәрефләре белән таныштыру.
-[м ] авазын колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле яңгыраумы, саңгыраумы?
III. Физкультминутка ( музыка астында хәрәкәтлә ясала)
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
- Хәзер [м] авазы кергән сүзләр уйлагыз.
- Ә хәзер кисмә хәрефләрдән сүзәр төзегез. (Парларда эш)
Физминутка
V. Рефлексия
- Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык? Бу аваз турында нәрсәсә әйтә аласыз?
- Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек икән?
- Сез бик тырыш булдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә.Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.