СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

34 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Тартык [г-г'] авазлары һәм Гг хәрефләре. Гг хәрефләрен язу.

Максат: [г-г'] авазлары һәм хәрефләре турында мәгълүмат бирү; авазларны ачык артикуляцияли белергә өйрәнү; иҗекләр һәм сүзләр төзергә өйрәтү; уку белү күнекмәләрен камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү; дуслык хисе һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Җиһаз: рәсемнәр, кисмә хәрефләр, үрнәк хәрефләр.


Дәрес барышы

1.Оештыру моменты. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

− Хәерле иртә, укучылар. Без бу дәрестә яңа хәреф белән танышырбыз, аның белән иҗекләр, сүзләр төзергә өйрәнәбез.

− Әйтегез әле, укучылар, кунак килгәндә әниегез сезгә нәрсә ди? Үзегезне ничек тотарга куша?

− Дөрес, “Кунак барда тыйнак бул” ди. Тәртипле, тыңлаулы булырга куша. Аларны хөрмәт итәргә, ягымлы булырга куша. Мин дә сезне тәртипле булырсыз дип ышанам.


2. Белемнәрне кабатлау.

− [м] нинди аваз ул? Аның саңгырау пары нинди? Нәрсә ул яңгырау, саңгырау тартык, калын, нечкә сузык аваз?

− “Кул чабу” уенын уйныйк әле. Мин сезгә сүзләр укыйм. Кайсы сүздә [м] авазы була, сез кул чабасыз. Булмаса, чапмыйбыз.

миләш, каләм, Гата, галәм, герой, китап, алма, сер, урам.


3. Уку мәсьәләсен кую, чишү.

1. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру. Укучылар   Әнә суган түтәле җөмләсен төзиләр һәм сүзләргә таркаталар.

2. Укучыларны Гг хәрефләре белән таныштыру. Аның саңгырау аваз булуын ачыклау. Калын сузыклы сүзләрдә [г] авазы калын (кага, карга, елга,елгага, куна, кунган ), ә нечкә сузыклы сүзләрдә [г'] авазы нечкә (нигә, Гүзәл) булып укылуы аңлатыла.


Физкультминут    

       

3. Сүзлек  өстендә эш.

Кага, карга, елга,елгага, куна, кунган, таган, тагын, туктаган сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтү.

4. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләр укытыла. К авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирү.

Кага      елга         куна         таган

Карга    елгага     кунган     тагын    туктаган

5. Әлифбаның 50нче битендәге рәсем өстендә эшләү. Рәсем буенча җөмлә төзергә.

Гата таган атына.

Рәис тә  таган атына.  Атын, таган. Тагын, тагын!.. Нигә таган туктаган?


4. Гг хәрефләрен язу.

5. Теманы ныгыту.

Дәреслектән текст уку.

Алар нәрсә?

Канатларын кага- кага, килә алар елгага.

-Ка-га-га, ка-га-га!


6. Дәресне йомгаклау.

Гөмбә башында нәрсә ишетелә? ([г]).

− [г] нинди аваз ул? Ни өчен?

− Ә дәрес азагында нәрсә ишетелә? (Кыңгырау тавышы).













Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!