СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

36 нчы дәрес Әлифба (татар әдәбияты)

Тема. Тартык [ч] авазы һәм Чч хәрефләре. Чч хәрефләрен язу. Максат: [ч] авазы һәм хәрефләре турында мәгълүмат бирү; авазларны ачык артикуляцияли белергә өйрәнү; иҗекләр һәм сүзләр төзергә өйрәтү; уку белү күнекмәләрен камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү; дуслык хисе һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү. УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету. Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык. Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать. Җиһаз: әлифба, рәсемнәр, кисмә хәрефләр, үрнәк хәрефләр.

Дәрес барышы

1. Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү.

Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.  

Беренче рәсем буенча әтиләргә ярдәм итү темасына карата әңгәмә уздыру.

Тактадагы шигырьне укыйлар.

Күлдә балык, бакалар

Баталар да калкалар.

Әнә бара бер бака,

Баткакка бата-бата.

-Ба-ка-ка, ба-ка-ка.

3. Чч хәрефләре белән танышу.

Ч авазының дөрес әйтелешенә игътибар бирелә.

Аның яңгырау аваз булуын ачыклау.

Ч хәрефе кергән иҗекләр уку.

4. Физкультминут

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары − артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.


1 алга, 1 артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз.

Башны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

           

5. Сүзлек  өстендә эш.

Чүкеч, чүмеч, чуен, кайчы, чалгы, урак, уракчы, балта, балтачы сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Дәреслектә баганалап бирелгән сүзләрне уку.

7.” өй төзү” күренешен күрсәткән рәсем өстендә эшләү.

Рәсемгә карап, осталарның эше турында сөйләтү.

8. Чч хәрефләрен язу. Ике хәрефле иҗекләр язу: ча, чу, чи чә, чү

9. Дәреслектәге текстны уку.

10. Дәресне йомгаклау.

Чалгы башында нәрсә ишетелә? ([ч]).

− [ч] нинди аваз ул? Ни өчен?

− Ә дәрес азагында нәрсә ишетелә? (Кыңгырау тавышы).















Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек? Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек?



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!