СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

37 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Класстан тыш уку. “Авылда” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү.  

Максат: укый белү күнекмәләрен камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү; туган авылга карата ярату хисе, дуслык хисе һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: берлектә эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: текстны кулланып җавап бирергә өйрәнү.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Терминнар, төшенчәләр: Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Җиһаз: авыл күренешләрен чагылдырган рәсемнәр, фоторәсемнәр.


Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

Сузык авазларны белдергән хәрефләрне кабатлату. (а-ә, у-ү, ы-и)

Тактага язылган сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне әйтү.  

у…ман, ти…н, б…ре, чикл…век, …ләк, ага…, т…лке

Шул сүзләр белән җөмләләр төзү.

2. Урман күренеше рәсеме буенча әңгәмә уздыру.

Урманның кеше өчен файдалы булуы турында әңгәмә уздыру. 

Урманда тиен бар җөмләсен кисмә хәрефләрдән төзетү.  

3. Ребус чишү. (ике группада эш)

1 3 28 13

а в ы л

Теманы әйттерү, максатларны ачыклау.

4. Авыл күренеше рәсеме буенча әңгәмә уздыру.

Туган авылым – Камышлы темасына әңгәмә (фоторәсемнәр күргәзмәсе)

Адресны сөйләтү (мин яшәгән урам).

Туган авылым – Камышлы җөмләсен тактага һәм дәфтәрләргә язу (фронталь эш)

5. Физкультминут

“Җиләк җыям, как коям” уенын уйнау.

6. Роберт Миңнуллин. Урманда шигырен укып күрсәтү, беренче куплетын ятлау

Биредә кошлар, җәнлекләр

Читлеккә ябылмаган.

Урманы да койма белән

Уратып алынмаган.

 

Ул куяннар, ул пошилар,

Ул керпеләр, тилгәннәр

Казандагы зоопарктан,

Ахры, качып килгәннәр.

 

Алар безне күргәчтен,

Без урманга кергәчтен,

Тизрәк качып китәләр,

Тизрәк очып китәләр.

 

Юкса без ул җәнлекләргә,

Кошларга тиябезме?

Алар бит матурлый гына

Әйләнә-тирәбезне.

 

Без бит яратабыз гына

Аларны — белдегезме?!

«Курыкмагыз!»— дияр идем,

Белсәләр телебезне.

 

Белмиләр шул. Алар шулай

Гел качарга торалар.

Зоопаркка ябарлар, дип,

Куркып качадыр алар.

7. Туган өйем темасына рәсем төшерү.

8. Дәрескә  йомгак.

Укытучы сүзе.

Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек? Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә. Кәефләрегез ничек?




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!