СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

38 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Тартык [ш] авазы һәм Шш хәрефләре. Шш хәрефләрен язу.

Максат: укучыларны :[ш] авазын дөрес әйтергә, Ш, ш хәрефләрен танып укырга өйрәтергә, ишәк турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырырга, балаларның уку hәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергәт,экологик тәрбия бирергә, шырпы белән уйнауның нәтиҗәсен аңлатырга.

Планлаштырылган нәтиҗә: авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга таркату, авазга характеристика бирү

УУЭ: Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. 
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү

Җиhаз: кисмә хәрефләр, таблица, ребуслар, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру. Уңай психолик халәт тудыру.

-Хәерле көн, балалар. Дәрестә без уйнарбыз, хәрефләрне кабатларбыз, яңа хәреф өйрәнербез, әдәпле итеп сөйләшербез, җырларбыз. Менә шундый зур эшләрне башкару өчен бүген без тагын да активрак, акыллырак, тәртиплерәк булырбыз.


II. Актуальләштерү

1. Сузык авазларны кабатлау (таблица)

- калын сузык авазларны гына әйтегез,

- нечкә сузыкларны

- парлап әйтегез

2. Кушылмалар уку: 1 нче слайд

ча    чу   чы

чә    чү   че    чи

-калын кушылмаларны әйт.

-кушылмалар белән сүзләр төзү (чаба, чәчәк, чуртан, чүкеч...)


3. Уен. 2 нче слайд

Сандугач сүзеннән нинди яңа сүзләр төзи аласың? (сан, дуга, чана, сана, дус...) 

4. Өйрәнелгән хәрефне ныгыту.

Чебиләрем сап-сары,

Бигрәк матур чаклары.

Кызгансыннар дип , юри

Кайберсе елап йөри.

5. Ребус чишү. (Тәтеш, башкала, башлык)


III. Уку мәсьәләсен кую.

Проблемалы сорау:

- Сез чишкән ребусларның җавапларында без өйрәнмәгән нинди аваз ишетәсез?

- [ш] авазын

- Димәк, без бүген нинди аваз турында сөйләшербез?

 

IV.Яңа материалны аңлату. 3 нче слайд

1. [ш] авазы hәм Шш хәрефләре белән танышу.

[ш] авазына характеристика.

Артикуляция өстендә эш: тешләр бер-берсенә тиеп торалар. Тел өске аңкауга тия.

[ш] авазы- саңгырау тартык. 

2. Иҗекләрне ныгыту:

Ыш-ыш-ыш-  Шамил , кил булыш.

Ша-ша-ша -   Шамил булыша.

Аш-аш-аш-   шунда иде таш.

Уш-уш-уш  -машина гел буш. 

3. “Сүзләр уйлау уены.

Балалар .[ш] авазына башланган сүзләр әйтәләр.

4. “Игътибарлы бул уены.

Укытучы сүзләр әйтә, балалар [ш] авазы ишетсә, кул чабалар. 

Таш, бара, чыршы, чана, чаңгы, шикәр, машина, сикерә, шалкан.

5. Кушылмалар уку. 4 нче слайд

Ша   шу   шы

Шә   шү   ше    ши

6. Сүзләр уку. 5 нче слайд

Шалкан, таш, баш, ишәк, ишек.

7. Җөмләләр төзү.

8. Шигырь өйрәнү. “Шалкан” 6 нчы слайд

Шалкан быел бик уңган,

Самовар хәтле булган.

Якын йөрмә , ерак тор-

Сөйри аны трактор.

 

Физминутка  “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

 

V. Белемнәрне ныгыту.

1. Китап белән эш (65–нче бит)

Аш - анализ

Сүзләр уку.

Хикәя төзү.

Текстны уку. 

2. Табышмак уку. 7 нче слайд

Бүре түгел-соры,

Куян түгел- озын колаклы,

Ат түгел- тояклы. (ишәк)

 

Ишәк сүзен кисмә хәрефләрдән язу (укытучы ишәк сүзе янына к хәрефе куеп, әкият сөйли) 

“Урам буйлап ишәк килә. Аркасына йөк салган. Үзе “И-а”, “ И-а” дип акыра икән. Аның каршысына к хәрефе килеп чыккан:

- Әйдә, ишәк, икәү дуслашыйк, ал мине хәрефләрең арасына. Ул вакытта син авыр йөк тә күтәреп йөрмәссең. Елгада көн буе рәхәтләнеп су коеныр идең,- дигән.

Ишәк аның тәкъдимен кабул иткән, тик “к”ны кая куярга да белми ди.

-Әйдәгез әле, балалар, к хәрефенә дә урын табып бирик.”


Бергәләп ишкәк сүзен төзү. 8 нче слайд

 

3. Китап белән эш.

Чыршы бәйрәме рәсеме. Хикәя төзү. 

4. Җыр “Чыршы” 9 нчы слайд

-Тиздән нинди бәйрәм җитә?

- Әйдәгез, бәйрәмгә җыр җырлыйбыз.

 

VI. Йомгаклау. Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

-Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

-Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

-Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек?




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!