СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

47 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Сузык [ө] авазы, Ө ө хәрефләре. Өө хәрефләрен язу.

Максат: укучыларны сузык [ө] авазы, язуда билге булып йөрүче Ө,ө хәрефләре белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга, [ө] авазын дөркс әйтергә, Ө, ө хәрефләрен танып, яңа сүзләрне укырга өйрәтү, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру;

укучыларда үзеңне дус, тату коллективның бер әгъзасы итеп тою хисе тәрбияләү, бер-береңә карата җылы, уңай мөнәсәбәт булдыру; игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.

УУЭ: Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. 
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү

Җиһаз: алфавит (татарча, русча), “Белмәмеш”, ө хәрефе үрнәге, туп.

Дәрес барышы

1. Оештыру. Уңай психологик хәләт булдыру.

- Балалар, сез бүгенге дәресебезгә нинди кәеф белән килдегез икән? Әйдәгез, минем белән кәефләрегезне уртаклашыгыз әле (укучылар 3 эмблема арасыннан үзләренең хәзерге вакытка туры килә торган кәеф эмблемасын күрсәтәләр).

- Дәрестә эшләү өчен кайсы кәефне сайласак яхшы булыр?

- Әйдәгез әле, чыннан да дәрестә яхшы эшләр өчен, йозаклар күнегүен ясап алыйк.(“Йозаклар” күнегүе)

- Ә хәзер бер-беребезгә елмайыйк та урыннарыбызга утырыйк.


2. Актуальләштерү.

- Укучылар, нишләрбез икән инде? Бүгенге дәресебезгә кирәк булыр дип төрле предмет рәсемнәре әзерләп куйган идем. Шулар юк бит! Ай-яй-яй! Монда Белмәмеш булган икән бит (тактада Белмәмеш рәсеме) Аның да күрәсе, өйрәнәсе килгәндер инде. Тик менә рәсемнәрне генә кайсын-кая таратып калдырган. Әйдәгез әле, миңа рәсемнәрне табып алырга ярдәм итегез. Хәзер барыбыз да торып басып, рәсемнәрне классның төрле урыннарыннан күз белән эзләп табабыз.(Рәсемнәрне тапкан укучы предметның исемен атый, укытучы аларны тактага беркетеп бара)

бака каз

зебра өстәл

өй туп

- Рәхмәт,укучылар, менә бит бергә-бергә эзләгәч кирәкле рәсемнәрне тиз генә табып та алдык.. Ә Белмәмеш, әйдә, безнең дәрестә калсын. Ул да без өйрәнгәннәрне өйрәнеп торсын.

- Ә хәзер беренче баганадагы предметларның исемнәрен иҗекләп әйтеп карыйк. Кайсы сүзнең монда артык икәнен әйтегез.


Бака, зебра – 2 иҗекле сүзләр

өй – 1 иҗекле сүз

каз, туп – 1иҗекле сүзләр

өстәл – 1 иҗекле сүз


3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Өй, өстәл рәсемнәре тактаның башка урынына алып куела .

- Укучылар, без нинди предмет рәсемнәрен алып куйдык?(өй, өстәл)

- Бу сүзләр нинди аваздан башланалар? ([ө] авазыннан)

- Без бүген нәрсә өйрәнербез? ( [ө] авазы һәм [ө] авазын белдерүче хәрефләр)

- Укучылар, әйдәгез әле өй сүзенең аваз схемасын төзик. (укучылар схема төзиләр, аннан соң өстәл сүзенең дә схемасын төзиләр)

- Өстәл, өй сүзләре икесе дә нинди аваздан башландылар?([ө] авазыннан)

- Хәзер [о] һәм [ө] авазларын әйтеп карыйк әле. Ике авазны әйткәндә дә авыз бөрешә. [О] авазы калын сузык аваз,[ө] авазы нечкә сузык аваз.

- Укучылар, без О хәрефен алдагы дәресләрдә өйрәнгән идек. Ә менә


О хәрефенең эченә

Әгәр сызсак бер сызык,

Килеп чыгар Ө хәрефе

Күр, ничек ансат, кызык!

(тактага Ө хәрефе үрнәге куела)

- Ө хәрефләрен татар алфавитыннан табыгыз әле. (бер укучы күрсәтә)

- Ә рус алфавитында бу хәреф бармы? (юк)

- Әлифбадан да Ө хәрефен табыйк әле. Ул нинди төстә? (кызыл) Бу нәрсәне аңлата? (ө - сузык аваз хәрефе)

- Дәреслектә бирелгән сүзләрне парлап укыйк әле.( бер укучы укый)

- Кушылмаларны укыйк әле.

- Балалар, дәреслектәге рәсемгә карагыз әле. Кем әйтә, балалар нишлиләр? (балалар өй төзеп уйныйлар)

Рәсем астындагы хикәяне укыйк әле.

- Өйне кем төзи?

- Аларга кем булыша?

- Алар ничек дип җырлыйлар?

- Әйе, укучылар, бердәм, тату булганда гына күп нәрсәләр эшләп була, бергә-бергә яшисе дә күңелле була. Мин сезнең шулай һәрвакыт бер-берегезгә карата ярдәмчел. Бер-берегез белән дус булып яшәвегезне телим. Менә бу папкада , укучылар безнең классыбыз тормышының төрле мизгелләре фотографияләрдә. Дусларыгыз турында ясаган рәсемнәрегезне дә мин шунда куйдым. Бу папканы без сезнең белән мәктәптә уку барышында тулыландырырбыз дип уйлыйм. Ә хәзер , әйдәгез, бергәләп ял итеп алыйк.


Физминутка


4. Белемнәрне ныгыту.

- Баганалап бирелгән сүзләрне уку, ө хәрефенең кайсы иҗектә генә язылуын ачыклау. (ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла)

- Хәзер һәр рәсем янындагы рәсем эчтәлеге буенча язылган җөмләләрне укыйбыз.

- “Кем тизрәк таба?” уенын уйнап алыйк. Дәреслектә табышмак язылган. Шул табышмакны һәр укучы үзе укып, җавабын минем колакка гына килеп әйтергә тиеш. ( укучылар табышмакны укып, җавабын укытучыга килеп әйтәләр, соңыннан җавап хор белән әйттерелә - Ө хәрефе)

Хәзер тагын бер уен уйнап алабыз. Ул уен “Кем күбрәк сүз әйтә?” дип атала.

(экранга кө-, ко- кушылмалары проекцияләнә )

кө- кушылмасына башланган сүзләрне кем күбрәк әйтер икән?

ко- кушылмасына башланган сүзләрне кем күбрәк әйтер икән?

Дәресебез ахырына якынлашып килә. Без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек соң? ( укучыларның җаваплары тыңланыла )


5. Рефлексия “Нәрсә ошады?”

Укучылар түгәрәкләнеп басалар. Укытучы укучыларга туп ыргыта, укучы тупны тотып , “Бүгенге дәрестә сиңа нәрсә ошады?” соравына җавап бирә һәм тупны кире укытучыга бирә. Һәр укучыдан да сорауга җавап алына.









Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!