СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

52 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Ирен –ирен [w] һәм ирен-теш [в]- авазлары һәм Вв хәрефләре. Вв хәрефләрен язу.

Максат : Вв хәрефләре белән таныштыру,[w], [в] авазларын хәрефләр белән дөрес тамгаларга өйрәтү.

Бурычлар:

1) белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

2) матур сөйләм күнекмәләренә өйрәтүне дәвам итү.

3) табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, эш кешесенә хөрмәт уяту.

УУГ

Шәхси: яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;

Регулятив: эш барышында инициатива күрсәтә белү;

Танып белү: дәреслектән яки укытучы тәкъдим иткән башка материалдан тиешле мәгълүматны таба белү;

Коммуникатив: үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

Җиһазлау : Дәреслек, рәсемнәр (слайдларда).

Дәрес барышы

I. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен ,

Укырга, уйларга бик җайлы.

Исәнләшәләр. Бер- берләренә уңышлар телиләр.

II. Үткәннәрне кабатлау,белемнәрне актуальләштерү.

- Әйдәгез, “Дәвам итеп бетер” уенын уйнап, узган дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлап алабыз.

Безнең сөйләм .........(җөмләләрдән тора).

Авазлар ........ (сузык һәм тартык) булалар.

Сузык авазларны әйткәндә һава.....(тоткарланмый).

Тартык авазлар........(яңгырау һәм саңгырау)булалар

- Ә хәзер, бирелгән хәрефләрне ике төркемгә аерыгыз..(Слайдта тикшерелә) а, ә, и, ы, ү, у, е, э, л, й, н, ң, м, г, к, д ;

- Шушы ук хәрефләрләр арасыннан алдагы дәрестә үткән хәрефне күрсәтегез. (ң)

Физкультминут.

III. Уку мәсьәләсен кую

-Безнең дәресебәзгә кунак булып бер хәреф килгән.Нинди хәреф икәнен белү өчен сезгә табышмакка җавап табарга кирәк булыр.

Ике аяклы үгез, Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)

Канаты бар, 
Аягы бар, − 
Йөзә алмый. (Тавык)

IV. Яңа белемнәрне ачу

-Дәресебезгә кунак булып килгән хәреф белән таныштык.

-Инде килгән кунагыбыз белән якыннан әйбәтләбрәк танышыйк.


Ваза сүзенә иҗек - аваз анализы ясау. 
-[в] авазы,яңгырау тартык аваз 
-[а]калын сузык аваз 
-[з]саңгырау тартык аваз 
-[а] яңгырау тартык аваз 
- сүздә ничә иҗек бар 
- 2 иҗек 
- Тавык һәм ваза сүзләрен тагын бер әйтеп карыйк әле. 
-Тавык дигәндә [w] авазы ишетелә, ваза дигәндә [в] авазы ишетелә 
- [w] татар теленең үз сүзләрендә, иҗек башында кулланыла , в авазы башка телләрдән кергән сүзләрдә кулланыла


1) Дәреслектәге В хәрефенә бирелгән сүзләрне уку.

2) “Авылда” текстын чылбыр буенча уку.


Физкультминут.
Без инде хәзер зурлар, 
Күп эшли безнең куллар. 
Без идән дә юабыз 
Һәм керләр дә уабыз, 
Тузан сөртә беләбез, 
Ашарга пешерәбез. 
Тиздән үсеп җитәрбез, 
Шунда эшкә китәрбез.


V. Белемне ныгыту

-Ә хәзер дәреслекләребезнең 62 нче битен ачыйк.

1) Уфа – Казан текстын чылбыр буенча уку.

2) Аңлаешсыз сүзләргә билгеләмә бирү.

3) Текстка анализ.


VI. Рефлексия

  • Дәреснең темасы нинди иде?

  • Нинди максатларга ирештек?

  • Нинди сүзләрнең мәгънәләрен ачыкладык?

  • Нинди кагыйдәләр кабатланды?



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!