СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

59 нчы дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Тартык [ж] авазы һәм Жж хәрефләре. Жж хәрефләрен язу.

Максат: укучыларны тартык [ж] авазы, Ж,ж хәрефләре белән таныштыру. [ж] авазын [ш] авазыннан аерырга өйрәтү; дөрес, йөгерек, аңлап укуларына ирешү; бер-береңә дуслык хисләре тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Җиһазлау: компьютер,интерактив такта, презентация, карточкалар, хәреф өлгеләре

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Дәрес барышы

1. Оештыру (уңай психологик халәт тудыру.)

- Хәерле иртә, дуслар! Әдәби уку дәресен башлыйбыз. Барыгызга да күңелле дәрес телим. 2.Кабатлау.

- Укучылар, минем кулымда матур тартма. Аның эчендә нәрсә дип уйлыйсыз?

(Машина, чәчәк,...,хәрефләр)

-Дөрес, укучылар. Тартмада - хәрефләр. Әйдәгез әле, шул хәрефләрне авазларга әйләндерик.

-Хәзер барыгыз да кызыл, зәңгәр карандашларыгызны әзерләгез. Мин магнитлы хәрефләрне тактага тезә барам, сез аларның тартыкмы, сузыкмы икәнен төсләр белән билгеләгез.

М, а, х, т, д, у, з, в, о, ь.

-ь билгесен нәрсә өчен төс белән күрсәтмәдегез? (ь билгесе аваз белдерми)

-Укучылар, тактадагы биремне үтик (тактага сүзләр язылган)

ал...бом яш... Ил...яс шагыйр... пал...то шигыр...

-Нокталар урынына нинди хәреф куябыз? (ь хәрефе)

-Хор белән сүзләрне дөрес итеп укыйбыз.

-Әлифба китабын ачтык. Бирелгән текстларны дөрес, йөгерек итеп укыйбыз.

- Яхшы укыдыгыз, укучылар, рәхмәт сезгә.

- Ә хәзер әйдәгез “Авазны бел” уенын уйнап алабыз.

-“алма” сүзендә “л” авазына характеристика бирегез;

-“кәрәз” сүзендә “к” авазына;

-“мәктәп” сүзендә “ә” авазына.

3.Яңа теманы аңлату.

-Балалар! Мин сезгә бер сорау бирәм. Уйлап карагыз әле. Көньякта яшәүче, озын муенлы хайван? (Жираф)

-Дөрес, балалар, жираф.Ә сезнең жирафны күргәнегез бармы?(Интерактив тактада хайван рәсемнәре чыга) Биредә жираф бармы? (Бер укучы чыгып жирафны аерып күрсәтә)

-Жираф сүзен әйткәндә, беренче нинди аваз ишетелә?

([ж]авазы - Интерактив тактада рәсем чыга. Жираф, схема)

-Бу сүзгә анализ ясыйк. Ничә иҗек, беренче иҗектәге сузык аваз, икенче иҗектәге сузык аваз.

-Ә [ж] авазы нинди? (Тартык, яңгырау)

-Укучылар, [ж] авазы һәрвакыт калын була һәм ул рус теленнән кергән сүзләрдә кулланыла.

-Уңайлы итеп утырдык, фонетик күнегү ясыйбыз. Кигәвен ничек оча? Ж-ж-ж. Коңгыз очканда нинди тавыш чыга? Ж-ж-ж.

Жа-жа-жа- жакет Жи-жи-жи- жилет Жу-жу-жу- жигули

-Укучылар , күнегү ясаганда [ж ]авазын нинди авазга ошаттыгыз? ([ш] авазына)

- Нәрсә өчен? (Чөнки ул [ж] авазының саңгырау пары)

-Әйдәгез хәзер кушылмаларны чагыштырып укыйк.(Интерактив тактада кушылмалар чыга) Ша жа Ши жи Шу жу

-Ә хәзер [ж] авазы булган сүзләрне күбрәк истә кадыру өчен уеннар уйнап алабыз. “Баскыч” уены.

- Иҗекләргә хәрефләр өстәп сүзләр китереп чыгарабыз.(Интерактив тактада баскыч рәсеме һәм иҗекләр чыга)

Жи...(лет) ...(га) раж Жи...(раф) ...(фу) раж Жи...(гули) ...(ба) гаж

- Икенче уен “Кем тизрәк” дип атала. Тактадагы рәсемнәрдән [ж] авазы кергән сүзләрне аерып әйтергә.(Интерактив тактада фуражка, шар, машина, журнал, багаж, жилет, чәй рәсемнәре чыга). Укучылар чыгып шул предметларны тиз генә әйтеп, күрсәтәләр.


Физкультминут.

(Интерактив тактада кыш рәсеме чыга).(Хәрәкәтләрне укытучы күрсәтә).

Илләр ашып, карлар ташып

Выжылдыйбыз:

-Выж-ж-ж-ж!

Юллар көрәп, көртләр өеп

Ыжылдыйбыз: -Ыж-ж-ж!...


4. Ж,ж хәрефләре белән таныштыру.

-Мин сезгә хәзер [ж] авазының хәрефләрен күрсәтәм. (Интерактив тактада бәйләнгән башак рәсеме чыга).

Бәйләп куйсаң көлтәне

Башак белән биленнән,

Бодай көлтәсе әйләнер

“Ж” хәрефенә күрдә тор!

- Баш Ж хәрефе кайчан языла? (Җөмлә башында, кеше исемнәрендә)

- Янында нинди хәреф юк? (Кечкенә ж хәрефе)

-Ә хәзер бу хәреф кергән сүзләр, җөмләләр укырбыз. Әлифба дәреслеген ачтык. Жираф турында нәрсәләр язылды икән? (Укучылар укый)

- Жираф нәрсә ашый икән? (Жираф яфрак ашый. 21 нче биттәге рәсем буенча әңгәмә)

- Кайсы вакыт сүрәтләнгән?

- Алсу нәрсә эшли?

- Чана, чаңгы, тимераякта шуу нинди төргә керә?

- Спорт белән шөгылләнгән кеше нинди була?

- Бирелгән шигырьне эчтән генә укыйбыз.

- Ә хәзер кычкырып укыйк.(3-4 укучы укый).

-Укучылар, сезнең иң яраткан бәйрәмегез нинди?

-Туган көн бәйрәмен нәрсә өчен яратасыз?

- Анда нәрсәләр эшлиләр?(уйныйлар, бииләр, җырлыйлар, теләк телиләр).

- Ә нинди теләкләр телиләр?

- Туган көн турында хикәя бирелгән, мин укыйм сез карап барыгыз.

- Укучылар кемнең туган көне?(Нәфисәнең туган көне).

- Кәшифә апа балаларны нәрсәләр белән сыйлады?(Кәшифә апа балаларны конфет, өчпочмак, бәлеш белән сыйлады).

-Туган көн кайда үтте?(Туган көн бакчада үтте).

-Хәзер хикәяне Гүзәл кычкырып укый.(2-3 бала укый).

- Молодцы! Яхшы укыдыгыз.

-Туган көндә уйныйлар дидегез, әйдәгез бездә уйнап алабыз.

“Чылбыр”уены. Сүзләрдән чылбыр төзик, бергәләп иҗек төзик.

-Мин башладым ба, ә Алмаз сүз төзи бата, Аида та иҗегеннән башланган табак сүзен төзи. Уен дәвам итә. Ба-та, та-бак, бак-ча, ча-на һ.б.

- Хәзер тактага карыйбыз. Рәсемнәрне сүзләр белән тоташтырыйк.(Интерактив тактада крыжовник, гараж, баклажан рәсемнәре һәм сүзләре чыга).

- Уен уйнап алыйк. “Чәчелгән хәрефләр” (Интерактив тактада чәчелеп ж, а, н, у, р, л хәрефләре чыга) Хәрефләрдән сүз төзергә.(Укучы чыгып хәрефләрне урынына җыя)

-“Сүзләр эзләү” уены белән дәвам итик. Сез төзегән журнал сүзеннән яңа сүзләр төзик. (нур, ул, ур, ура һ.б.)

Физкультминут.


4. Үтелгәнне кабатлау.

-Нинди аваз, нинди хәрефләр белән таныштык?

-[ж] авазы турында нәрсәләр белдек?(тартык, яңгырау, рус теленнән кергән сүзләрдә була, саңгырау пары ш).

-Укучылар, мин сүзләр әйтәм, ә сез [ж] авазы кергән сүзләрдә кул чабарсыз.

-Шар, жилет,жакет, машина , чәй, багаж, щетка, тираж, журналист, башак.

-Булдырдыгыз, укучылар, молодцы!

5. Йомгаклау. Рефлексия.

-Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

-Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

-Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

-Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!