СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

60 нчы дәрес Әлифба (татар әдәбияты)

Тема. Тартык [җ'] авазы, Җ,җ хәрефләре. Җ,җ хәрефләрен язу

Максат: 1. дөрес, аңлап, иҗекләп укуны камилләштерү;

2. бәйләнешле сөйләмне үстерү;

3. экологик тәрбия бирү;

4. халык авыз иҗаты белән кызыксынуны ныгыту.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Җиһазлау: компьютер,интерактив такта, презентация, карточкалар, хәреф өлгеләре

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Җиһаз: “хәрефләр өе”, касса, хәреф-плакат, җәйге урман күренешләре, хәреф, иҗек,сүз карточкалары, Шәвәли, Җәмилә, Бүре, җиләкләр, кәрзиннәр, чәчәкләр.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

-- Исәнмесез, укучылар!

-- Исәнмесез, саумысыз!

-- Хәерле иртә, балалар!

-- Имин үтсен көнегез!

-- Кәефләрегез ничек соң?

-- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

  1. Актуальләштерү.

1) -- “Хәрефләр илендә” сәяхәтебезне дәвам итәбез.

-- Шәвәли дустыбыз алдагы дәресләрдә нинди хәрефләр алып килгән иде, искә төшереп алыйк әле. (а, у, эль, эс, ша, ..., ..., ... – “чылбыр” белән әйтеп чыгалар).

-- Шулар арасыннан сузык аваз хәрефләрен аерып әйтик.

-- Таблица буенча искә төшерик. Бу “өйдә” нәрсәләр яши?

-- Сузыклар:

калын һәм нечкә сузыклар

К

а

у

ы

о


Н

ә

ү

э-е

ө

и

я

ю

е




-- Ә бу өйдә нәрсәләр яши?

-- Тартыклар:

яңгырау һәм саңгырау тартыклар

я

б

г

д


з

җ

с

п

к

т

ш

с

ч

я

л

р

м

н


й

  1. Төп өлеш.

1) -- Бүген безгә кунакка таныш булмаган бер кыз килгән. Ул ничек матур киенгән! Ул сезгә шигырь әйтә. Тыңлагыз, нинди аваз кабатлана?

Чыпчык, чыкчы, оч, чыпчык,

Оч, оч, кошчык, очып чык.

-- Нинди аваз кабатланды? ([ч])

-- Без бу аваз турында ниләр беләбез? [Ч] авазын әйтеп карагыз. Ул тавышлымы, тавышсызмы?( тавышсыз)

-- Димәк, [ч] – саңгырау тартык аваз.

-- Әйдәгез, [ч] авазын тавышлы итәбез.(әйтәләр)

-- Нинди аваз ишетелә? ([җ])

-- Безнең кунак кызыбыз тагын бер шигырь әйтә. Нинди аваз кабатланыр икән, тыңлагыз.

Җилбер-җилбер җил исә,

Җитен башын җил кисә.

-- Бүген дәрестә [җ] авазын ишетергә, җ хәрефе белән сүзләр укырга өйрәнербез.

-- Әйдәгез, инде кунак кызыбызга да исем кушып алыйк. [Җ] авазыннан башланган исем уйлагыз, әйтегез. (Җәмилә).

ФИЗКУЛЬТМИНУТ

2) -- Җәмилә белән бергәләп ял итеп алыйк.

Бигрәк шаян курчак син,

Тик тормыйсың берчак син.

Чүгәлисең, торасың,

Башың уңга борасың.

Аннан сулга карыйсың,

Сикергәли башлыйсың,

Кулларың күтәрәсең,

Аннары төшерәсең.

Шул арада син, иелеп,

Басарга өлгерәсең.

( шигырьне әйтеп, хәрәкәтләр ясыйлар )

3) -- Балалар, әйдәгез, ел вакытлары турында сөйләшеп алыйк. Табышмаклар әйтешеп, җавапларын табыйк.

1. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак туган? (кыш)

2. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайчак була? (яз)


3. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Халык ашыга,

Китә басуга.

Урагын ура –

Бу кайчак була? (җәй)

4. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була? (көз)

-- Балалар, сез елның кайсы вакытын яратасыз? (төрле җаваплар тыңлана, ни өчен?)

-- Күбебез җәйне яратабыз икән. Әйдәгез, алайса, җәйге урманга сәяхәткә!

4) ФИЗКУЛЬТМИНУТ.

( Җәмилә сорый)

--

Дуслар, кая барасыз?

-- Карурманга барабыз.

-- Карурманда нишлисез?

-- Кура җиләк җыябыз.

-- Җиләк белән нишлисез?

-- Җиләктән как коябыз.

-- Бүре килсә, нишлисез?

-- Урман буйлап качабыз.

-- Җиләкне күп җыегыз, хәзергә хушыгыз!

-- Рәхмәт яхшы сүзеңә! Хуш, сау бул!

-- Менә, балалар, урманга килеп тә җиттек. Карагыз әле, нинди матур урман! Туктагыз, кошлар тавышы да ишетелә түгелме? (музыка, кошлар сайрый )

-- Тыңлагыз әле, ничек матур итеп сайрыйлар алар!

-- Балалар, бу аланда җиләк тә күп икән, әйдәгез, җыеп алыйк.

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

(яшеренгән җиреннән бүре килеп чыга, 1 кызны эләктереп ала)

КЫЗ: -- Бүрекәй, җибәр мине. Минем өйгә кайтасым килә. Әбиемә җиләкләр дә җыйган идем. Сиңа да биримме бераз?

БҮРЕ: -- Бигрәк тә әдәпле кыз күренәсең. Рәхмәт җылы сүзеңә. Җиләкләрең дә кирәкми, әбиеңә алып кайт. Мин сине җибәрәм, ә син миңа [җ] авазы кергән сүзләр әйт. (сүзләр әйтә )

-- Ярар, рәхмәт. Сау бул! Бар, әбиеңне җиләк белән сыйла.

-- Менә безнең Илүзәбез Бүредән котылды. Җиләк күп җыйдыгызмы? Инде сез дә [җ] авазы кергән сүзләр әйтеп карагыз.

5) – [җ] авазын язуда Җ,җ хәрефләре белән күрсәтәләр. (плакат, хәрефләр, кесәгә салабыз, таблица—“өйдә” ачып куябыз)

6) – Безнең урманда бер агачта җ хәрефләре яши. Җәмилә безгә кушылмалар төзергә куша. Әйдәгез, сузыкларны ачып, кушылмалар төзеп алыйк. Килеп чыккан кушылмаларны бергәләп укыйк. Җәмилә безнең өчен бик шатлана.

7) – Менә без түгәрәк күл буена килеп чыктык. Җәмилә безгә иҗекләр өләшә, укып алыгыз.

-- “Иҗекләр доминосы” уенын башлыйбыз. (куя, укый)

җа

җә

җи

җу

җо

җе

җү

җө

җы

-- Килеп чыккан кушылмаларны яңадан укып алыйк.

-- Рәхмәт сезгә, балалар, булдырдыгыз!

8) – Түгәрәк күл буендагы аланда иҗекләр чәчелгән. Иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзик.

Җә-ми-лә , Эн-җе җи-ләк җы-я-лар.

9) – Түгәрәк күлнең уң ягында зифа буйлы каеннар үсә. Каенда – “серле” яфраклар. Һәр яфракның “серен” ачыйк.Яфракта сүзләр язылган. Җ хәрефе сүзнең кайсы урынында?

ФИЗКУЛЬТМИНУТ. (“Күрсәт әле , үскәнем!” җыры)

10) – Җәйге урманда рәхәтләнеп ял иттек. Хәзер инде Әлифба китабында бирелгән “Җиләк җыю” хикәясен укырбыз.

(укытучы укый, сорауларга җавап бирү, эчтән уку, “чылбыр” белән кычкырып уку, 1 укучы тулысынча укый)

11) -- Ә мин җәй турында шигырь дә беләм, сөйләп күрсәтимме?

-- Әйдә, Илүзә, тыңлыйбыз.

-- Әлифбабызда да “Җәй” шигыре бар. Укыйм, кабатлыйбыз, өйрәнәбез.

IV. Йомгаклау. Рефлексия.

-Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

-Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

-Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

-Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!