СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

63 нче дәрес Әлифба (татар әдәбияты)

Тема. [һ],[һ'] авазлары һәм Һһ хәрефләре. 
Максат: укучыларны [Һ] ,[һ] авазлары белән таныштыру,бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә ,бу авазларны
Бурычлар: укучыларны [Һ] ,[һ] авазлары белән таныштыру, бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә, бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү; аваз-хәреф сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү; аваз кушылмалары,сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру; татар теле алфавитында гына булуын аңлату; укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарлылыкларын үстерү; уку хезмәте культурасы, кызыксынучанлык тәрбияләү; 
[ Һ ] [һ] хәрефләре белән таныштыру; фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү, уку культурасын үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә: укыганда [һ],[һ'] авазларының дөрес әйтелешенә ,шәһәр һәм кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуына төшендерү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья

Җиһазлау: презентация, карточкалар, хәреф өлгеләре

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

- Исəнмесез, балалар!
- Хəерле көннəр сезгə!
- Хәерле көннәр миңа!
- Хәерле көн аларга!
- Телик без һəммəбезгə.
- Хəерле булсын безнең дəресебез!
- Хəерле булсын безнең һəрбер эшебез!
- Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик, елмаешыйк.


II. Актуальләштерү.
–Укучылар,хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Ә сез җавабын әйтерсез.
1) Хәбәрләр ташып тора,
Араны тоташтыра.(хат)

- Ә хәзер кушылмалар белән сүзләр төзегез (1 слайд)
тер ли сә хә бәр Ха ли дә  зер рис
- Балалар, хәбәр, хәтер, хәзер сүзләренең беренче авазларын әйтеп карыйк әле.
Халисә, Халидә, Харис сүзләренең беренче хәрефләре ни өчен баш хәрефтән языла?
[х] нинди аваз ? (Саңгырау тартык аваз).
- Димәк , без үткән дәрестә нинди авазлар белән таныштык? Бу авазлар нинди хәрефләр белән билгеләнде?


III. Яңа материал өстендә эш.

1.Мин сезгә шигырь укыйм. Экранда шәһәр, һава рәсемнәре. (2 слайд)
Мин яңа шәһәр төзим,
Ул шундый шәһәр булыр:
Чәчәкле урамнарда
Машина чабып торыр.
Чәчәк һәм аачларга
Тамчы сибелеп торыр.


- Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(шәһәр)
- Хәзер шәһәр сүзенең һәр авазын әйтеп карыйк.(экрандагы сүз моделе буенча тикшерү)
Һава сүзен дә сүз моделе буенча тикшерү (рәсем экранда)
- Бу сүзләр нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы? (Юк, бу аваз безгә таныш түгел).
- Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?
- Без бүген [ Һ ] авазы белән танышачакбыз.

2. Әлифбаның 87 нче битендәге Һәйкәл, баһадир сүзләрен рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [Һ] авазларын табу, урыннарын билгеләү.
Аваз-хәреф сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү.(3 слайд)
- һәйкәл рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? ([һ] авазы)
-баһадир рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? ([һ ] авазы
- [ һ ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы? 
- Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала?
- Чөнки үпкәдән килгән һава агымы тамак төбендә тоткарланып кала. Ул йоткылык стеналарының бер-берсенә якын килеп кысылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Нәтиҗә: [ һ ] авазы - саңгырау тартык аваз.

3. һа, һы,һу, һо. һә, һи, һү, һө,һи кушылмаларын укыту (калын һәм нечкә әйтелешне кабатлау) (4 слайд)
- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?
- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?

4. Физкультминутка Карусель.
Әллә-лә, Әллә-лә,
Карусельләр әйләнә! (әйләнәләр)
Аннары борылабыз, 
Бик кызу йөгерәбез. (урында йөгерү)
Ашыкмагыз, ашыкмагыз,
Карусельне туктатыгыз!
Бер-ике,бер-ике!
Менә уен да бетте! (утыру)

5. Укучылар, һ хәрефе кергән сүзләр уйлыйк әле. (һәр, шәһәр, һава, һәм, һөнәр...һ.б ) Һ хәрефе сүзнең кайсы урынында килә ала?

6. Дәреслек өстендә эш. ( 87 бит)
Укучылар рәсем астындагы сүзләрне укыйлар.
Аваз-хәреф анализы ясау.
һәйкәл - 6 аваз,6 хәреф, 2 иҗектән;
баһадир -7 аваз,7 хәреф, 3 иҗектән;
- Укучылар, Һ хәрефе ничә аваз белдерә икән?
- Хәреф саны белән аваз саны туры киләме?
- Игътибар иттегезме Һ ны ничә төрле укып була?
- Ничек белергә аның калын, нечкә итеп [ һ] дип укылышын?

7.Ижек өстәп сүз яса уены
Һа - ...(ва)
Һәй - ...(кәл)
Һә - ...(м,р,)

8. Дәреслекнең 87 битендәге сүзләрне укыйбыз.
Һа –һава –һавалы
Һә – һәвәс – һәвәслек
Һө – һөнәр – һөнәрле (кызыл шакмак урынына нинди сүз куябыз?)
Һәм - һәр - һич
- Игътибар итегез, кайсы сүзләр калын, кайсылары нечкә укыла.
Юллап бирелгән сүзләрне уку.
-Укучылар, кайчан һ ны калын итеп, кайчан нечкә итеп укыйбыз.?
-Күрше иҗектә калын сузык булса, [һ] дип, нечкә сузык булса, [һ'] дип укыла.

9. Дәреслектәге “Һәйкәлләр ” текстын уку. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү. Текст буенча әңгәмә һәм сүзлек эше үткәрелә.
- Беренче җөмләдә сүзләр арасына нәрсә куелган? (сызык куелган).
- Сызык куелган урынны ничек укырга кирәк? 
- Сызык куелган урында тукталып алырга,пауза ясарга кирәк.
- Зур, матур, мәһабәт сүзләре арасына нәрсә куелган?(Өтер куелган.)
- Димәк, бу сүзләрне ничек укырга кирәк?(Санаган кебек укырга кирәк).
- Тукай, Пушкин, Державин, Кол Гали, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Лев Гумелёв сүзләре ни өчен җөилә уртасында язылсалар да баш хәреф белән язылган? (Чөнки алар кеше исемнәре)

10. Хәкимҗан Халиквның “ Шаулама” шигырен тиз темпта уку. 
- Ни өчен шигырь “Шаулама” дип атала?
- Китапны ничек укырга кирәк?

Физкультминут.

11. Рәшит Бәшәрнең “Шәһәр төзим” шигырен уку, сүзлек өстендә эшләү.
- Шигырьдә сүз нинди шәһәр турында бара?
- Ул нинди шәһәр булачак?
- Аны кемнәр төзи?
- Урамнары нинди булачак?
- Ул шәһәр безнең шәһәребезгә ошаганмы?
- Бу шәһәрдә кешеләр ничек яшәрләр дигән?
- Безнең авылыбыздагы кешеләр дә дус, тату яшиләрме?

Сәнгатьле, йөгерек уку күнегүләре.


IV. Алган белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү.

- Укучылар, нинди таякчык та килгән безгә? (Тылсымлы таяк. (Сүзләрне уку.)
Һәм – һәр, һич – кич (Болар – бер генә авазы белән аерылып торган сүзләр)
- Парлап бирелгән сүзләр кайсы хәрефләре белән генә аерыла? Алар нинди авазларны белдерә?


V. Йомгаклау. Рефлексия.

- Укучылар, сез нинди яңалык алдыгыз?
- Нәрсә ошады?
- Үзегезнең белемне ничек бәялисез?
- Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез? 
- Схема буенча сөйләгез: 

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ
- Мин сезгә дәрестә актив булганыгыз өчен матур смайликлар бүләк итәм.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!