СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

67 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Алфавит. Р. Корбан. «әлифба»

Максат: 1. Татар алфавитындагы хәрефләр санын, аларның урнашу тәртибен, хәреф исемнәрен һәм исемнәренә аваз мәгънәләрен белүнең мөмкинлеге турында аңлату.

2.Тормышта алфавитның тоткан ролен билгеләү.

3. Бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язарга өйрәтү.

4. Укучыларда миhербанлылык хисләре тәрбияләү.

Төп төшенчәләр: аваз, хәреф, дәреслек.

Предметара: татар теле, рус теле.

Планлаштырылган нәтиҗә: алфавит тәртибен истә калдыру

УУЭ: Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. 
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү

Җиһаз: магнитлы хәрефләр, алфавит, слайдлар.


Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру өлеше.

II. Психологик уңай халәт тудыру.

Тәрәзәне какмый,

Ачмый, ватмый

Пыяла аша өйгә керә.

- Нәрсә ул? Дөрес . Сезнең алдыгызда көлеп торган, ачулы, елак кояш рәсемнәре. Без үзебезгә юлдаш итеп кайсын сайларбыз? (Анлаталар: ни өчен алай?)

III. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Матур язу.

- Балалар, мин сезгә хәзер бер ребус курсәтәм, анда нинди сүз язылган?

И алфа Т

(Балалар "алфавит" сүзен укыйлар.)

- Дөрес, алфавит. Бу сүздәге авазларны ике төркемгә бүлегез.

- а, и һәм ф, в, т.

- Нинди төркемнәргә бүлдегез?

- Сузыклар hэм тартыклар.

2. Сүзлек өстендә эшләү.

- Сүзләрдә нинди хәреф төшеп калганын әйтегез.

көн…як сәгат... б...рын

ал...бом тәк...дим ма...гай

IV. Яңа дәрескә әзерлек минуты.

- Балалар, хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле:

Озын-озын өч бүлмә,

Утыз сuгез исем керә.

Нинди uсемнәр икән ул?

Я, кайсыгыз әйтеп бирә?

Физкультминут.


V. Әңгәмә.

– Нәрсә соң ул алфавит?

– Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы.

– Татар алфавитында ничә хәреф?

– 38 хәреф.

– Ә рус алфавитында ничә хәреф?

– 33 хәреф.

– Рус алфавитында нинди хәрефләр юк?

– Ә, Ү, Ө, Ң, Җ .

– Авазлар нинди төркемнәргә бүленә?

– Сузык һәм тартык авазларга.

– Сузыклар нинди була?

– Калын hәм нечкә.

а у ый о

ә ү э и ө

– Тартык авазлар турында нәрсә беләбез?

– Алар яңгырау һәм саңгырау булалар.

– Борын авазлары: м, н, ң.

– Парлы hәм парсыз тартыклар да бар

– Ике авазны белдеруче хәрефләр бар: я, е, ю, ё.

– Тагын тавышсыз хәрефләр дә бар: ь, ъ.

– Алфавитта баш hәм юл хәрефләре бар.

– Баш хәреф белән сүзләр нинди очракта языла?

– Җөмләнең беренче сүзе баш хәреф белан языла.

– Кеше исем-фамилияләре, авыл, ил, елга, шәhәр исемнәре, хайван кушаматлары баш хәрефтән языла.

– Балалар, әйдәгез татар алфавиты белән рус алфавитын чагыштырыйк әле.

– Татар алфавиты байрак.


Физкультминут.

(Кар 6өртеге турында та6ышмак әйтелә hәм физкультминутка үткәрелә.)

VI. Яңа белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.

1. Әңгәмә.

- Алфавитны белү безгә нигә кирәк?

- Сыйныф журналында укучыларның фамилияләрен дөрес тәртиптә язу өчен кирәк.

- Китапханәдәге китапларны тиз эзләп табу өчен, китап авторлары алфавит тәртибендә язылган бит.

2. Сузлекләр белән таныштыру.

- Балалар, сезнең алда сүзлекләр күргәзмәсе. Нәрсә соң ул сүзлек? Сүз мәгънәләрен, дөрес язылышын аңлата торган китап ул. Бу китапларда сүзләр алфавит тәртибендә урнаштырылган. Сүзлекләр бик күп төрле була:

– орфографик – сүзләрнең дөрес язылышы;

– аңлатмалы – сүзләрнең мәгънәләрен аңлата торган;

– икетелле – аларда сүзнең бер телдән икенче телгә тәрҗемәсе бирелә.

Тагын төрле предметлар буенча сүзлекләр була. Мәсәлән, ,математикадан терминнар сүзлеге h.б.

3. Практик эш.

– Укучылар, без бүген сүзләрне алфавит тәртибендә язарга, әйтергә өйрәнербез.

– Әйләнә-тирәбездәге дөнья дәресендә без сезнең белән йолдызларга сәяхәт ясадык һәм планеталар белән таныштык. Әйдәгез, исемнәрен искә төшерик әле. Тактадагы сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштырыйк:

Венера

Нептун

Җир

Марс

Уран

Сатурн

Плутон

Меркурий

Юпитер

в) Кызыл китап белән эшләү.

– Укучылар, а бу китап сезга танышмы?

- Әйе, бу Кызыл китап. Ә аның турында без нәрсә беләбез соң? (Укучыларның жавабы тыңлана.)

– Кызыл китапка җир йөзеннән юкка чыга барган үсемлек һәм җәнлекләр турында мәгълүмат тупланган. Таблицада бирелгән җәнлек исемнәрен алфавит тәртибендә дәфтәргә язып куегыз, аннан тикшерербез.

Тиен Керпе Әрлән Аю

Куян Ас Борындык Йомран

4. Фәнни чыганак белән танышу. ('Табигать бизәкләре" исемле китаптан керпе турында хикәя- фәнни белешмә укыла.)

VII. Йомгаклау.

– Балалар, бүген без сезнең белән нинди яңа hөнәрләргә өйрәндек?

1.Әдәплелек әлифбасы белән таныштыру. (Укучылардан укытып чыгу).

Әдәплелек әлифбасы.

А – актив, аралашучан.

Ә – әдәпле,әхлаклы.

Б – батыр.

В – вәгьдәле, ваемлы.

Г – гүзәл, горур.

Д – дус.

Е – елмаючан, егет.

Җ – җитез, җыйнак.

3 – зиhенле.

И – игьтибарлы, ихтирамлы.

Й – йөрәкле.

К – кыю, кешелекле.

Л – лаек.

М – матур, максатчан.

Н – намуслы.

О – оста.

Ө – өлгер.

П – пөхтә.

Р – рәхимле.

С – сәламәт.

Т – тырыш, тәрбияле, тугры, тапкыр.

У – укымышлы.

Ү – үткен.

Ф – фидакарь.

Х – хезмәт сөючән.

Һ – һөнәрле.

Ч – чая.

Ш – шат, шәфкатьле.

Ы – ышанычлы.

Э – эчкерсез.

Ю – юмарт.

Я – ягымлы, яхшы.


VIII. Рефлексия.

- Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

- Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

- Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

- Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!