СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

72 нче дәрес Әлифба (татар әдәбияты)

Тема. “Ахмак бүре” әкияте. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

Максат:

1. Әйтелү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре; җөмлә ахырында тыныш билгеләре;

2. Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү;

3. Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту;

4. Уку хезмәтенә җитди караш, игътибарлылык, пөхтәлек тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Җиһазлау: презентация, карточкалар, хәреф өлгеләре, слайдта текст.

Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты.

“Туган тел” җыры яңгырый

- Нинди көй яңгырады?

- Бу җыр турында нәрсә беләсез?

- Бик дөрес, бу җырны Г. Тукай сүзләренә халык язган.

Бу җыр безнең туган телебезне сәламләү, аңа дан җырлау, туган телебезне яратуны, аның белән горурлануны күрсәтүче җыр.

Без дә туган телебезне сәләмлик әле:

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем Туган телем!


  • Рәхмәт, балалар. Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик төрле.

Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә генә кадерле бер теле була. Шуңа күрә ул телне – ана теле диләр. Халык менә нәрсә ди мәкалендә:

Иң татлы тел – туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

  • Безнең туган телебез нинди?

  • Без бүген туган телебезне өйрәнүне дәвам итәбез. Безнең туган телебезнең үзенә генә хас, үзнчәлекле, матур яңгырашлы аваз һәм хәрефләрен искә төшерик әле.


Рәсемле хәрефләр белән эш. Рәсемгә карап, сүзнен беренче авазын әйтегез.



Ә ә

Җ җ

Ө ө

Ү ү


Һ һ

II. Матур язу.

А) - Дәфтәрләрне ачыгыз.

- 1 нче юлга сузык аваз хәрефләрен языгыз.

- 2 нче юлга тартык аваз хәрефләрен языгыз.

Ә ә Ө ө Ү ү

Җ җ ң Һ һ


III. Тактадагы рәсемнәр буенча әңгәмә.

  • Р әсемнәргә карагыз. Кайсы ел фасылы сурәтләнгән?









  • Нинди кыш айларын беләсез?

  • Кыш икәнен каян белдегез?


IV. Яңа тема.

а) - Ә хәзер әйтегез әле: без нәрсә төзедек?

Туган телебез, ел фасыллары турында сөйләштек.

б) Сөйләм нәрсәләрдән тора?



в) - Әйтелү максаты, интонациясе буенча нинди җөмләләр була?

Бүген без җөмлә ахырында тыныш билгеләре дигән теманы өйрәнербез.

Кагыйдәне укыгыз һәм исегездә калдырыгыз.

Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырында нокта (●) куела.

Сорауны белдергән җөмлә ахырында сорау билгесе (?) куела.

Көчле хис белән әйтелгән җөмлә ахырында өндәү билгесе(!) куела.


V. Физкультминутка


VI. Ныгыту. Китап буенча эш.

А)Дәреслекнең ... нчы бите, ... нче күнегүне табыгыз.

Б)Укыгыз. Җөмлә төзегез. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, дәфтәргә языгыз.

җитте, кыш, салкын

саф, нинди, һава

бу, була, кайчак.


В) Төрле интонация белән укы.

Кар ява.

Кар ява?

Кар ява!


VII. “Ахмак бүре” әкияте белән танышу, рәсемнәргә карап сөйләтү.

Ахмак сүзен ачыклау.

VIII. Йомгаклау. Рефлексия.

Кросссвордны чишегез. Нинди терәк сүз килеп чыкты?


1






2




3







4





5





  1. Үлән араларында торам яшеренеп, ашыйсың килсә, ал мине өзеп.(җиләк)

  2. Көнең киресе (төн).

  3. Ашлык җыючы, җилгәрүче машина.(комбайн)

  4. “Алма!” дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар?(алма)

  1. Иртән иртә тора, матур итеп кычкыра.(Әтәч)

- Димәк, без бүген җөмлә турында, җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре турында сөйләштек.

- Дәрестә ниләр белдек? Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН

ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!