79 нчы дәрес Әлифба (татар теле)
Тема. И. Туктар. “Ялкау”. Сүзгә аваз-хәреф анализы.
Максат: сүзгә аваз-хәреф анализы турында төшенчә булдыру; авазларны ачык артикуляцияли белергә өйрәнү; иҗекләр һәм сүзләр төзергә өйрәтү; уку белү күнекмәләрен камилләштерү; иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү; дуслык хисе һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.
УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: сораулар бирү, үз фикереңне җиткерү, ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.
Җиһаз: рәсемнәр, кисмә хәрефләр, алфавит.
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше
-Исәнмесез,укучылар.
Кәефләрегез ничек?
- Исәнмесез, саумысыз.
Кояшлы иртә кебек.
Ана телен, Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек.
2. И. Туктар. “Ялкау” шигерен укырга өйрәнү.
Физкультминутка
3. Матур язу күнегүе
- Ә хәзер дәфтәрләрне “Язганда туры утырам” шигырь юлларын сөйли-сөйли ачабыз.
“Язганда туры утырам”.
- Язганда туры утырам:
Тигез тора иңсәләр,
Баш иелми, баш бармаклар
Күз читенә тисәләр.
Ручканы дөрес тотам мин,
Дәфтәрне – авыш итеп.
Яза башлыйм хәрефләрне
Чиста һәм матур итеп.
- Бүген ничәсе? (6 нчы апрель)
- Дәфтәргә язабыз.
- Матур язу күнегүенә нинди хәреф бирелгән? (Ж, ж хәрефләре)
- Ул нинди аваз? ([ж] – яңгырау тартык аваз)
- Дәфтәрегездә баш һәм юл Ж, ж хәрефләрен языгыз, иң матурын сары каләм белән билгеләгез.
-[ж] – яңгырау тартык аваз дип дәфтәрегезгә язып куегыз.
4. Актуальләштерү.
-Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)
-Ни өчен рус алфавтындагы хәрефләр саны татарныкыннан аерылып тора? (Чөнки татар теленә генә хас булган 6 хәреф өстәлә)
-Татар теленә генә хас булган хәрефләрне әйтегез. (Ә,ө,ү,ң,җ,һ)
5. Проблемалы ситуация булдыру
- Электрон кушымтадагы профессор Фәрит абыйны тыңлап алыйк.
- Без дөрес уйлаганбызмы?
- Авазлар ничә төркемгә бүленәләр? (Ике төркемгә)
- Төркемнәрнең исемнәрен әйтегез. (Сузык авазлар һәм тартык авазлар төркемнәре)
-Сузык авазлар нинди булалар? (Калын һәм нечкә)
-Тартык авазлар? (Яңгырау һәм саңгырау тартыклар)
6. Проблеманы чишү
-Безнең сыйныфның дүрт почмагына карточкалар эленгән. Сезнең алдыгызда карточкалар куелган. Игътибар белән карточкаларны укыгыз һәм кирәкле почмакка барып басыгыз. Яңадан ни өчен шунда басканыгызны аңлатыгыз.
7. Фонетик анализ ясау.
- Китапланы ачыгыз, 2 нче күнегүне табыгыз.Биремен куыгыз.
-Табышмакны укыгыз...
- Бу нәрсә?
-“Кар” сүзендә ничә хәреф бар?
- Транскрипциясен языгыз. Ничә аваз бар?
-Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?
-Язуда алар нәрсәләр белән билгеләнә?
-“Кар” сүзенә фонетик анализ ясагыз.
Физкультминутка
8. Күнегүләр өстендә эш.
7 нче күнегүдәге сүзләрне укыгыз, сүзләне күчереп языгыз, транскрипциясен өстәп языгыз.
9. Алган белемнәрне тикшерү.
- Авазлар һәм хәрефләр темасын нинди дәрәҗәдә өйрәнгәнне тикшерү өчен тест ясыйк.
10. Йомгаклау. Үзбәяләү.
- Бүген нинди тема өстендә эшләдек? - Куйган максатларны үтәдекме? - Үзебез алдына куелган максатларга ирештекме? - Үзегезне дәрестә эшләгән өчен ничек бәяләр идегез?
“Светофор” ярдәмендә үзбәяләү үткәрелә.