СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока родного (татарского) языка в 1 классе. Алифба в 1 классе

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»

80 нче дәрес Әлифба (татар теле)

Тема. Х. Шабанов. “Китапны сакла”. Баш хәрефтән языла торган сүзләр. Кеше исемнәре.

Максат:

дидактик – баш хәрефтән языла торган сүзләрне аерып тану күнекмәләрен үстерү;

психологик – сүзләрнең лексик мәгънәләрен аңлата белү күнекмәсен ныгыту;

тәрбияви – туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: модель төзү өчен карточкалар, бирем язылган таблица, конвертлар,

сүзләр язылган карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы


1. Мотивлаштыру – ориентлашу этабы.

- Укучылар елмайдык. Күзләрне йомдык. Минем артымнан кабатлагыз.

- Мин укучы. Мин инде укырга өйрәндем. Мин моңа куанам. Мин игътибарлы. Мин барысын да истә калдырам. Минем хәтерем нык. Минем өйрәнәсем килә.

- Әйдәгез, укучылар, белемнәребезне тагын да арттыру өчен бүгенге татар теле дәресен башлап җибәрик. Иң элек үткән дәрестән соң бирелгән өй эшләрен тикшереп китик.

2. Х. Шабанов. “Китапны сакла” шигырен өйрәнү.

3. Актуальләштерү.

1) Дөрес язу.

- Ә хәзер, укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз. Дөрес итеп утырыгыз. “Дөрес утыру ничек була?”. Шушы сорауга бергәләп җавап бирик әле.

(Балалар стенага беркетелгән “Дөрес утыр” кагыйдәсе буенча бергәләп сөйлиләр).

1. Урындыкның артына аркамны терәп утырам. Аркам төз.

2. Аякларым бөгелгән һәм идәнгә баскан.

3. Уң кулымның терсәккә кадәр өлеше өстәлдә. Сул кулымның чугы гына өстәлдә, терсәк асылынып тора.

4. Җилкәләрем икесе дә бер тигез биеклектә.

5. Күкрәк читлегем өстәлгә тими.

- Ручкаларны алыгыз һәм дөрес итеп тотыгыз. Бүгенге числоны языгыз. Дөрес язу күнегүләре эшлибез.

а) көн исемнәрен үз тәртибендә яз (дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе)

б) класстагы укучыларның исемнәрен яз (Нурфат, Фәнил, Илнар, Алисә, Әлфис)

2) Ишетеп хәтердә калдыр.

- Хәзер кемнең игътибарлы һәм кемнең хәтере яхшырак икәнен тикшерәбез. Мин сезгә сүзләр әйтәм. Сез аларны истә калдырырга тиеш. Бер укучы бер сүзне әйтә, икенче укучы шул сүзне һәм аңа өстәп икенче сүзне әйтә, өченчесе алдагы 2 сүзне кабатлый һәм аларга 1 сүз өсти һәм алга таба шулай дәвам итә.

а) Казан, Алабуга, Мәскәү, Чистай, Бөгелмә.

б) Үткәвәл , Су буе , Яшьләр , Тау башы, Тынычлык .

в) Мишә, Идел, Зөя, Ык, Агыйдел.

г) Алмачуар, Муйнак. Актырнак, Караборын, Сөтлебикә.

д) Мәтәскә, Алан, Күкчә, Ямбулат, Балыклы.

Үзбәя.

4. Уку мәсьәләсен кую.

1) Текст уку.

- Укучылар, хат ташучы апа безгә хат китерде. Әйдәгез, ул хатны бергәләп укыйк әле.

- Хатны һәммәгез дә укый алсын өчен, мин аны күбәйткеч аша чыгарып сезгә дә тараттым. Хәзер шуның эчтәлеге белән танышып чыга аласыз. Бик игътибар белән пышылдап укып чыгыгыз әле.

(Укучылар текстны башта эчтән генә укып чыгалар, аннары берсе кычкырып укый.)


Мин бакалы районы камышлытамак авылында яшим. Без өйдә 5 кеше: әти,

әни, әби, энем һәм мин. Без бик тату яшибез. Бездә яшәүче актүш белән мурсикны да бик яратабыз.

Безнең авыл бик матур. Ул ерактан ук күренеп тора. Авылдан ерак түгел туймазы шәһәре бар. Без яшәгән район зур. Аның аша сөн елгасы ага. Мин туган ягымны бик яратам.


- Укучылар, текстта нинди хаталар бар? Бер – берегез белән киңәшләшеп карагыз әле. (Укучылар парларда киңәшләшәләр)

Хаталарны таба алсалар, үзара киңәшләшкәннән соң, нәтиҗә ясала.

2) 12 нче биремне үтәү.

Укучылар биремне укыйлар.

- Әйдәгез, укучылар текстны укып чыгыйк.

- Баш хәрефтән язылган сүзләрне әйтегез.

- Ни өчен бу сүзләр баш хәрефтән язылган? Парларда үзара киңәшләшегез.

(Укучылар парларда киңәшләшәләр. Нәтиҗә ясыйлар)

-Тагын нинди сүзләр баш хәрефтән языла? (Укучылар нәтиҗә ясыйлар)

Нәтиҗә: шәһәр, елга, күл, урам, кеше исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән языла.

- Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нишләрбез? (Без бүген дәрестә баш хәрефтән языла торган сүзләрне өйрәнәбез – укучылар үзләре максатны әйтәләр)

- Әйдәгез нәрсә эшләячәгебезне хор белән бергәләп әйтик.

- Парларда кара – каршы бер – берегезгә әйтегез.

- Хәзер шуны парлап бергә кычкырып әйтегез.

- Шуны ук күзләрегезне йомып үзегез генә әйтегез.

- Аерым гына әйтеп карыйк.

- Кем бүгенге теманы белдем ди, кулларыгызны күтәрегез.

Үзбәя.

- Димәк, укучылар, хатны язганда хаталар белән язарга ярамый. Шунлыктан безгә баш хәрефтән языла торган сүзләрне бик яхшы итеп өйрәнергә кирәк булачак. Әйдәгез, нинди сүзләр баш хәрефтән языла - тактага бергәләп модель төзик.

(Тактага “Баш хәрефтән языла торган сүзләр” дигән карточка эленә. Укучылар баш хәрефтән языла торган сүзләрне әйтәләр, укытучы тактага карточкалар беркетә бара.)

Т

БАШ ХӘРЕФТӘН ЯЗЫЛА ТОРГАН СҮЗЛӘР

актада түбәндәге модель төзелә.



Кеше исемнәре


Фамилияләр



Шәһәр исемнәре



Район исемнәре



Урам исемнәре



Авыл исемнәре



Елга исемнәре



Хайван кушаматлары


- Укучылар, матур язу вакытында кайсы сүзләрне баш хәрефтән яздыгыз? Ни өчен? Кемнең хатасы булмады?

Физминутка “Дәшмә”.

(Уен тәртибе аңлатыла.)

Укучыларга сүзләр әйтелә. Әгәр бу сүз баш хәрефтән язылырга тиеш булса - укучылар басалар, әгәр баш хәрефтән язылмаса - урыннарында утырган килеш калалар (башка төрле хәрәкәтләр дә эшләтергә мөмкин).

Укучы, кояш, Илшат, Галиәхмәтова, кояш, кеше, Алмачуар һ .б.

- Кемнәр бер дә ялгышмады? Кемнәрнең 1 яки 2 генә хаталары булды?

Үзбәя.

5. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

- Укучылар, без сезнең белән баш хәрефтән языла торган сүзләрне билгеләдек. Дөрес билгеләдекме икән? Әйдәгез үзебезне тикшереп карыйк. Дәреслектәге нәтиҗәне табыгыз әле.

1. Нәтиҗәне дәреслектән уку һәм ныгыту. (Укучылар нәтиҗәне дәреслектән укыйлар. Үзләренең җавапларының дөреслегенә ышаналар. Парларда – үз –үзләренә ныгыталар )

- Нәтиҗәне дәреслектән укыйк.

- Парларда кара – каршы бер – берегезгә әйтегез.

- Хәзер шуны парлап бергә кычкырып әйтегез.

- Шуны ук күзләрегезне йомып үзегез генә әйтегез.

- Аерым гына әйтеп карыйк.

2. Сүзләрне дөрес язуга күнегүләр.

- Әйдәгез, үзебез өйрәнгәннәрне күнегүләр белән ныгытыйк. Тактада эленгән шушы таблицаны тактада тутырабыз.

- Бер – берегез белән киңәшләшеп эшләгез. (Укучылар биремне парларда ачыклыйлар, тактага язалар. Тактага язу өчен укучылар чиратлап чакырыла.)

1. Кеше исемнәре: ... , ... , ... .

2. Фамилияләре: ... , ... , ... .

3. Хайван кушаматлары: ... , ... , ... .

4. Урам исемнәре: ... , ... , ... .

5. Елга исемнәре: ... , ... , ... .

(Биремнең үтәлешен тикшерү.)

Үзбәя.

- Кайсы рәтне авыррак яздыгыз? Ни өчен?

- Урам, елга исемнәрен хәтерегездә калдырыгыз.

Физминутка “Кем дөрес җыя?”

(Уен тәртибе аңлатыла.)

Укучылар ике командага бүленә. Һәр командага сүзләр язылган бер үк төрле аерым карточкалар (Казан, Бөгелмә, Чаллы, Мәскәү, Идел. Агыйдел, Ык, Мишә, Зөя, Айгөл, Айрат, Хәсән, Габдулла, Актүш, Сөтлебикә, Йолдыз, Кашка) һәм дүртәр конверт бирелә. Конверт тышларына я рәсем ясала, яки язып куела: “Шәһәр исемнәре”, “Елга исемнәре”, Кеше исемнәре”, “Хайван кушаматлары”. Кайсы команда сүзләрне конвертларга дөрес һәм тизрәк тутырып бетерә.






Нәтиҗә ясау.


6. Рефлексив бәяләү этабы.

1. Модельләштерү.

- Ә хәзер дәрестә алган белемнәрегезне сөйләп карагыз. Моңа кадәр үзегез белмәгән нәрсәләрне өйрәндегез?

(Авырыксынган балалар такта янына чыгып модель буенча баш хәрефтән языла торган сүзләрене кабатлыйлар)

2. Рефлексив кабатлау.

- Дәрес башында нинди уку мәсьәләсен куйган идек? ( Нинди сүзләр баш хәрефтән языла?)

- Ничек белдек? (Баш хәрефтән языла торган сүзләрне тексттан билгеләдек. Дөрес язылмаган сүзләрне үзебез таптык. Баш хәрефтән языла торган сүзләр уйладык. Баш хәрефтән языла торган сүзләрне кертеп җөмләләр төзедек. Нәтиҗә ясадык)

- Кемгә авыр булды?

- Кем бүгенге дәрестә булдырдым ди? (Кулларын күтәрәләр)



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!