СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "Авазлар һәм хәрефләр"

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

2 нче дәрес Татар теле 2 сыйныф

Тема. Авазлар һәм хәрефләр.

Максат: авазлар һәм хәрефләр турында алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту; алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләре үстерү; мөстәкыйль эшчәнлекне үстерү. Тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: авазлар һәм хәрефләр турында алган белемнәрне тирǝнǝйтү.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү, дәреслек белән эш итә белү, төрле сүзлекләрдән куллана белү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру, мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; эшне планлаштырырга өйрәнү.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү, дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, парларда,төркемнәрдә эшли белү.

Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү; телне өйрәнүгә теләк булу.

Җиһазлау: дәреслек, тестлар, авазлар, хәрефләр темасын кабатлауга ясалган слайдлар.

Дәрес барышы

I. Психологик уңай халәт тудыру. Исәнләшү,хәерле көн теләү. Дежур укучы белән әңгәмә.

- Исәнмесез, укучылар, килдегезме дәрескә?

Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

- Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

- Рәхмәт, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Бүген кем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә)

- Укучылар, сез могҗизага ышанасызмы?

- Әкиятләргә ышанасызмы? (Укучыларның җавабы)

- Әгәр дә сез бүгенге дәресебездә туган телебездә сорауларга матур итеп җавап бирсәгез, биремнәрне дөрес итеп үтәп чыксагыз, тылсымчы кунакка киләчәк. Сез моңа әзерме?


II. Дәреснең темасын билгеләү. Логик хаталарны табыгыз.

Шигырьне уку һәм хаталарын әйтү.

Адашкан хәрефләр.

Ничек булса да булган

Авазлар язган юлдан,

Чит сүзләргә кергәннәр

Һәм адашып йөргәннәр.



Карлыгач пешеп утырган

Су буенда кунакта,

Ә карлыган очып йөргән

Зәңгәр күктә еракта.

Сәләй Вагыйзов


Нәтиҗә ясау. Әгәр без сүздәге бер генә хәрефне дөрес язмасак та, бергенә авазны дөрес әйтмәсәк тә бөтен бер сүзнең дә, җөмләнең дә мәгънәсе үзгәрә.

- Без бүген авазлар һәм хәрефләр турында сөйләшәчәкбез.

III. Белемнәрне актуальләштерү. Тема буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне искә төшереп китәбез. Беренче эш итеп Сорауларга –җавап бирәбез.

1. Без ишетә торган сүзләр нәрсәдән тора? (Без ишетә торган сүзләр авазлардан тора) 2. Авазлар нинди 2 төркемгә бүленә? (Сузык авазлар һәм тартык авазлар була) 3. Сузык авазлар нинди 2 төркемгә бүленә? (Калын сузыклар һәм нечкә сузыклар була) 4. Тартык авазлар нинди 2 төркемгә бүленә? (Тартык авазларяңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүленә) 5. Авазларны язуда нәрсә белән белдерәбез? (Авазларны язуда хәрефләр белән белдерәбез) 6. Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы ничек атала? (Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы алфавит дип атала) 7. Көндәлек тормышта алфавит кирәкме? (Кирәк. Китапханәдә китаплар алфавит тәртибендә урнаштырылган, исемлекләрне алфавит тәртибендә язалар, сүзлекләрдәге сүзләр алфавит тәртибендә языла) 8. Татар алфавитында барлыгы ничә хәреф? (Татар алфавитында барлыгы 39 хәреф) 9. Рус алфавитында булмаган татар хәрефләрен әйтегез. (Ә,Ө,Ү,Җ.Ң.Һ хәрефләре рус телендә юк) 10. Кайсы авазларны әйткәндә, һава агымы каршылыкка очрамый? (Сузык авазларны әйткәндә) 11. Татар алфавитында ничә сузык аваз хәрефе бар? (Татар алфавитында 9 сузык аваз хәрефе бар) 12. Калын сузык авазларны әйтегез. (А,о,у,ы – калын сузыклар) 13. Нечкә сузык авазларны әйтегез. (Ә,Ө,Ү,Э,И нечкә сузык авазлар) 14. Аваз белдерми торган хәрефләрне әйтегез? (ъ калынлык хәрефе һәм ь нечкәлек хәрефе аваз белдермиләр) 15. Я, е,ю хәрефләренең үзенчәлеге нәрсәдә? (Я, е,ю хәрефләре ике аваз кушылмасын белдерә) 16. Үсми калган хәреф дип кайсы хәрефне атыйлар, ни өчен? (Ң хәрефен үсми калган хәреф дип атыйлар, чөнки ң хәрефеннән башланган сүзләр юк) Үзбәя

IV. Төп өлеш. 1. Сүзлек диктанты язу. Авыл, кыш, чыршы, йолдыз, төлке, аю, Яңа ел. Слайд№ Җилкәдәш парлар белән эш. Орфограммаларны тикшерү, кагыйдәләрне искә төшерү.Моделен тактада күрсәтә бару. 2. Төркемнәрдә эш. Сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштырыгыз, сорауга җавап бирегез.

1 нче төркем. Ямьле, сәгать, мәкаль - Бу сүзләрдә нечкәлек хәрефе ни өчен языла? (Сүзләрнең һәм иҗекләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен языла.)

2 нче төркем. Игълан, игътибар, тәкъдим. - Бу сүзләрдә калынлык хәрефе ни өчен языла? (Нечкә иҗектәге к, г хәрефләренең калын әйтелешен белдерү өчен языла)

3 нче төркем Көньяк, кулъюгыч, берьеллык. - Бу сүзләрдә калынлык һәм нечкәлек хәрефләре нәрсәне белдерә? (Бу сүзләрдә калынлык һәм нечкәлек хәрефләре аеруны белдерә.)

V. Физкультминут.

3. “Хатаны тап” уены. - Сүзләрнең хәреф - аваз анализында җибәрелгән хаталарны төзәтегез.

  1. Т өлке [төлкө] - - бу сүз 5 аваздан, 5 хәрефтән тора.

Төл-ке – 3 иҗекле сүз.

[т] – саңгырау тартык ;

[ө] – нечкә сузык;

[л] – яңгырау тартык;

[к] – саңгырау тартык;

[ө] – нечкә сузык.

Бу – нечкә әйтелешле сүз.

  1. А гач [а гъ а ч] – бу сүз 4 хәрефтән, 4 аваздан тора.

[а ]– калын сузык

[гъ]- яңгырау тартык;

[ а ] - калын сузык

[ч] - саңгырау тартык.

Б у – нечкә әйтелешле сүз.

  1. Ел [йыл] - - бу сүз 2 хәрефтән, 3 аваздан тора.

[й] - саңгырау тартык;

[ы] - калын сузык

[л] - саңгырау тартык;

Бу – калын сүз.

(Слайдта дөрес җаваплар чыга, укучылар хаталарын төзәтәләр.)

4. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Тылсымчы килеп керә.

- Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар. Мине таныйсызмы? Мин Тылсымчы. Мин үземнең тылсымлы көзгем аша дәрестә сезнең ничек эшләвегезне күзәттем. Рәхмәт, балалар, бик тырышып эшләдегез. Туган телегезне яратыгыз, саклагыз.

- Рәхмәт, Тылсымчы. Без сиңа җыр бүләк итәбез.

Укучылар Тылсымчыны түгәрәккә алып “Туган тел” җырын җырлыйлар. Аннары тылсымчы саубуллашып чыгып китә. Укучылар урыннарына утыралар.


VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Тест.

1. Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган сүзне күрсәтегез. А) керпе Ә) куян Б) бүре

2. Авазлар саны белән хәрефләр саны туры килгән сүзне күрсәтегез. А) дөнья Ә) кояш Б) уенчык

3. Хәрефләр саны авазлар саныннан күбрәк булган сүзне күрсәтегез. А) бизәк Ә) чыршы Б) игълан

4. Иҗеккә дөрес бүленгән сүзне күрсәтегез. А) уку – чы Ә) у – кы – ту – чы Б) уңыш – лар

5. Кайсы сүздә күп нокталар урынына ь хәрефе куела? А) Ях..я Ә) нәк... Б) табигат…

- Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды? Нинди яңалыклар белдегез?


VII. Өй эше.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!