СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "О, Ы хәрефләре" 2 класс

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

5 нче дǝрес Татар теле 2 сыйныф

Тема. О, Ы хәрефләре

Максат: о һәм ы хәрефләре кергән сүзләрне сөйләм телендә куллана, авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру; укучыларда толерантлык, сөйләм теле культурасы һәм татар теле фәненә карата кызыксыну, мөстәкыйльлек, игьтибарлылык, балаларда үзара дуслык, иптәшлек хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү.

Шәхси: уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар.

Дәрес барышы

І. Белем алу эшчәнлеген мотивацияләү.

Саумы, кояш! Саумы көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә уңышлар.

Эшкә тотыныйк, дуслар!

Татар теле дәресен башлыйбыз


ІІ. Белемнәрне актуальләштерү.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

- Тактада мәкаль язылган. Әйдәгез әле укыйк.

- Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? (Укучылар җавабы)

- Бу сүзләрдә нинди уртаклык бар? (1 нче иҗектә о хәрефе)

- Әйдәгез әле [о] авазын бергә әйтеп карыйк.

- [о] авазына характеристика бирәбез. (Укучылар җавабы)


III. Дәреснең темасын һәм максатларын билгеләү.

- Укучылар, язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләрдә нинди уртаклык күрәсез?

колын

борын

озын (эчтән әйтеп карау)

- ..., 1 нче сүзне әйт әле (колын).

- Алай түгел. Игътибар белән тыңлагыз әле. (Укытучы укый)

Колын [колон] – авазлар квадрат җәяләрдә күрсәтелә.

- Ни өчен ... бу сүзне дөрес укымады? (Чөнки без ничек язылган, шулай укыдык)

- Димәк, дәресебезнең темасы ничек булыр инде? (Сүзләрдә о һәм ы хәрефе)

- Максатын билгелик. (Сүзләрдә о, ы хәрефенең әйтелешен һәм язылышын өйрәнү)


IV. Яңа информацияне кабул итү.

- Сүзләрдә әйтелеш белән язылышны белү өчен безгә нәрсә ярдәм итәчәк? (Кагыйдә)

- Сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын чагыштырып нәтиҗә чыгарыйк.

- Ә хәзер шушы сүзнең әйтелеше белән язылышына игътибар итегез әле. Аерма бармы? (Укучылар җавабы)

- Кемдә нинди фикерләр бар? (Беренче иҗектә о хәрефе язылган, икенче иҗектә [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе язылган)

- Әйе, аерма бар. Әйткәндә ике иҗектә дә [о] авазын ишетәбез.

- Димәк, нинди нәтиҗә чыгарабыз? (о хәрефе сүзнең 1 нче иҗегендә генә языла, 2 нче иҗектә [о] авазы ишетелсә дә ы хәрефен язабыз.)

- Укучылар, хәзер дәреслекнең 28 битен ачыгыз, бирелгән кагыйдәне укыгыз. (Кычкырып уку)

- Ә хәзер калган сүзләрне дөрес итеп әйтик.

борын сүзендә 1 нче иҗектә о хәрефе язылган, 2 нче иҗектә ы хәрефе язылган. Укыганда 2 нче иҗектә [о] авазы ишетелә. (Транскрипциясен язу [борон])

озын сүзендә 1 нче иҗектә о хәрефе язылган, 2 нче иҗектә [о] авазы ишетелә - [озон]

Бу сүзләрне яңадан бергә уку.


Ял итү минуты.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Без идән дә юабыз,

Керләрне дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без

Менә шундый булган без.


V. Укучыларның беренчел алган белемнәрен ныгыту һәм тикшерү.

1) Үзара тикшерү оештыру.

- Тактада сүзләр бирелгән. Нокталар урынына о яки ы хәрефләрен куеп күчереп языгыз.

Б...рыч, бол...н, сол..., орл...к, ч...кыр, кор...ч, б...лыт.

- Мин сезгә күршегез белән дәфтәрләрне алышырга тәкъдим итәм. Тикшерегез.

- Хәзер бергә тикшерәбез. (Проектордан тикшерү)

2) Эшне группаларда оештыру.

- Хәзер ике группага бүленәбез.

1 нче группа орлык, 2 нче группа болын сүзләренең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән эзли. (Бер укучы укый һәм бергә җөмлә төзиләр)

3) Парлап эшләү.

- 34 нче күнегүне табыгыз. Бу күнегүне язмача эшләрбез. (Күнегүнең биреме белән бер укучы таныштыра)

- Димәк о, ы хәрефләре кергән сүзләрне дөрес итеп язарга. Бу биремне парыгыз белән бергә эшләгез.

Тикшерү.


VI. Мөстәкыйль эш.

Мин сезгә тест биремнәрне әзерләдем. Сез кагыйдәне кулланып эшләгез. (Эшләргә билге куелачак)


VII. Йомгаклау.

- Дәрестә нәрсә белдек?

- Нәрсәгә өйрәндек?

- Без куйган максатка ирештекме?


VIII. Рефлексия.

- Кем бүгенге теманы аңлады өстәлдәге яшел түгәрәкләрне күтәрегез.

- Сораулары булган балалар сары төсне күтәрегез.

- Теманы аңламаган һәм ярдәм кирәк булган балалар кызыл түгәрәкне күтәрегез.


IX. Өй эше.

28 б. кагыйдәне истә калдыр;

28 б. 33 нче күнегү – сүзләрне дөрес яз.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!