СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема "Э, Е хәрефләре" 2 класс

Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка во 2 классе»

7 нче дәрес Татар теле 2 сыйныф

Тема. Э, Е хәрефләре

Максат: э, е хәрефләре турында беренче сыйныфта өйрәнгән белемнәрен ныгыту; е хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү; зиһеннәрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: авазны ишетеп тану һәм дөрес яза белүне формалаштыру.

Метапредмет: 

Танып – белү - информация туплый, ретроспектив белемнәрне дәрестә алган белемнәр белән чагыштыра белергә өйрәнү, дәреслек белән эш итә белү, төрле сүзлекләрдән куллана белү.

Регулятив - укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү, укучыларда эзләнү күнекмәләре формалаштыру, мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү; эшне планлаштырырга өйрәнү.

Коммуникатив - үз фикереңне телдән әйтә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнү, дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, парларда,төркемнәрдә эшли белү.

Шәхси: укуга кызыксыну тәрбияләү, уңышлы белем критерие нигезендә үз-үзеңә бәяләмә бирергә өйрәнү; телне өйрәнүгә теләк булу.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, сүзлекләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру һәм дәреснең максаты белән таныштыру вакыты.

- Табышмакның җавабын табыгыз:

Елгыр да соң, җитез дә соң!

Лента күк бөтерелә.

Аяксыз да шәп элдерә.

Нәрсә соң ул кем белә? (Елан.)

- Табышмакның җавабы нинди хәрефтән башлана? Бу хәреф турында нәрсәләр беләбез?

- Дәресебезнең темасын кем әйтә?


II. Өй эшләрен тикшерү.

- Ө, Е хәрефләре турында искә төшерик.

93 нче күнегү, 50 бит.


III. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

- Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

- Карандашны ике уч арасында тәгәрәтәбез.

- Ике бармак арасында карандашны тәгәрәтәбез.

- Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Ее Ее еее елан ерак каен


IV. Тема буенча эш.

1.Тактадан мәкальне укыту.

...гет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

- Нинди хәреф төшеп калган? (Е хәрефе.)

- Егет сүзенә аваз-хәреф анализы ясыйк. (4 хәреф, 5 аваз, 2 иҗекле, нечкә әйтелешле, [й, г ]-яңгырау тартыклар, [ т ]- саңгырау тартык).

2. Дәреслек буенча эш.

95 нче күнегү,51 бит. (телдән)

96 нчы күнегү, 51 бит. (телдән)

51 нче биттәге нәтиҗәне уку.

Укучыларның мөстәкыйль эшләре (97 нче күнегү, 52 бит.)

3. 97 нче күнегүнең беренче шигырен истә калдырып язу.


V. Физкультминут.

- Бераз ял итеп алыйк.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк .

Куллар билгә, өскә, янга.

Утырып-торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә,

Урыныбызга утырыйк.



VI. Ныгыту эше.

1.- Бирелгән сүзләрне ике баганага аерып языгыз: калын сүзләрне беренче баганага, нечкә сүзләрне икенче баганага.

елга, ефәк, егерме, каен, кое, тиен, сыер, егет, уен, оек, кием.

2. Әйтеп яздыру:

Тиен.

Тиен урманда яши. Ул чикләвек ярата. Җәен кышка азык әзерли. Күп итеп чикләвек җыя. Гөмбә киптерә. Кыш көне тиен агач куышында яши.


VII. Өй эше.

98 нче күнегү, 52 бит.


VIII. Дәресне йомгаклау.

- Е хәрефе турында нәрсәләр белдек?



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!