Просмотр содержимого документа
«Поурочные разработки уроков родного (татарского) языка в 1 классе»
14 дәрес Әлифба
Тема. Баш И хәрефен язу
Максат: 1) [и] авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;
2) [и] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;
3) әхлак тәрбиясе.
Шәхес буларак УУГ: укучыларда мәктәпкә уңай караш формалаштыру, Әмир һәм Әминәгә карата дуслык хисләре һәм аларга булышу хисләре уяту.
Танып-белү УУГ: билге-символларны куллана белү, кирәкле информация туплау, нәтиҗәләр чыгару, танып-белү максатын билгеләү.
Көйләгеч УУГ: соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.
Коммуникатив УУГ: укытучыны, иптәшеңне тыңлау, үзара диалогка керү, үз фикереңне тулы әйтә белү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.
Җиһаз:дәреслек, презентация
Дәрес барышы.
1.Оештыру моменты.
“Ирек әбигә булыша” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.
Бу кем? Әби нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Ирек әбигә нәрсә бирә? (Ипи бирә) Әби нишли?
2. Сузык [и] авазы һәм Ии хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.
Сузык и авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын искә төшерү . И авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату.
- И авазы сузык авазмы, тартык авазмы?
- И авазы сузык аваз.
3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”
4. Баш һәм юл хәрефе
Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге и авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорау, аңлату.
Кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлату.
Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.
5. Балаларны ике саны белән таныштыру.
Рәсем өстендә эшләү.
6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.
Баш һәм юл Ии хәрефләрен язып күрсәтү.
7. Дәрескә йомгак.
-Нәрсә белдек,нәрсәгә өйрәндек дәрестә, укучылар?