СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Презентация. Габдулла Тукай.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әлеге презентация  Габдулла Тукай премиясе лауреатларын чагылдыра.

Просмотр содержимого документа
«Презентация. Габдулла Тукай.»

26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукайның  туган көненә 125 ел була. 2011 нче ел – Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.
  • 26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә 125 ел була.
  • 2011 нче ел – Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.
Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.    Габдулла Тукай. 1913 ел.

Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.

Габдулла Тукай. 1913 ел.

Габдулла Тукай  (1886 – 1913) Шагыйрьнең туган ягы — матур табигатьле Казан арты. Ул 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында туа. 1895 елны Габдулланы әтисе ягыннан апасы Уральск шәһәренә алдыра. Монда ул мәдрәсәдә һәм бер үк вакытта өчьеллык рус мәктәбендә укый. 1905—1907 елларда аны Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы белә башлыйлар. Габдулла Тукай 1907 елның көзенә чаклы Уралъскида яши, аннан Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда була. Сигез ел буена иҗат итү чорында ул ун мең юлдан артык шигырь, кырык-илле басма табак чамасы проза әсәрләре язарга өлгерә.

Габдулла Тукай (1886 – 1913)

  • Шагыйрьнең туган ягы — матур табигатьле Казан арты. Ул 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында туа.
  • 1895 елны Габдулланы әтисе ягыннан апасы Уральск шәһәренә алдыра. Монда ул мәдрәсәдә һәм бер үк вакытта өчьеллык рус мәктәбендә укый.
  • 1905—1907 елларда аны Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы белә башлыйлар.
  • Габдулла Тукай 1907 елның көзенә чаклы Уралъскида яши, аннан Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда була.
  • Сигез ел буена иҗат итү чорында ул ун мең юлдан артык шигырь, кырык-илле басма табак чамасы проза әсәрләре язарга өлгерә.
1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек булган китапларның кайбер үрнәкләре. Тукай премиясе лауреатларына бирелә торган медаль.

1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек булган китапларның кайбер үрнәкләре.

Тукай премиясе лауреатларына

бирелә торган медаль.

 Язучы, шагыйрь лауреатлардан Тукай премиясен 40-50 яшьтә алганнар – 11. 51-60 яшьләрдә лаек булучылар – 10. 60 ларын тутырып лауреат булучылар 30 га якын.  Ә пермия алган иң яшь кеше_кем булган соң?  Халык шагыйре Равил Фәйзуллин 1978 елда 35 яшендә «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен лаек була.  Драматург Диас Вәлиев 1979 елда «Дарю тебе жизнь» пьесасы өчен 38 яшендә ала.  Драматург Хәй Вахит – 42, шагыйрь Марс Шабаев – 43, язучы Туфан Миңнуллин, шагыйрь Шәүкәт Галиев 44 яшьләрендә бүләкләнә. Инде иң өлкән яшьтә лауреат булганнарга килик. Монда беренче урынны язучы Гомәр Бәширов алып тора. Аңар премия 94 яшендә бирелгән. 90 нан өскә чыккач алган башка берәү дә юк. Язучы Я. Зәнкиев 85 тә, Миргазиян Юныс 77 дә, Мөсәгыйть Хәбибуллин 76 да, Әхсан Баян 72 дә бүләкләнгән. Тагын бер күзгә ташланган үзәнчәлек:әдәбият өлкәсеннән бары бер хатын-кызга – шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага 1991 елны 63 яшендә «Илле җыр» китабы өчен Тукай премиясе бирелгән.

Язучы, шагыйрь лауреатлардан Тукай премиясен 40-50 яшьтә алганнар – 11.

  • 51-60 яшьләрдә лаек булучылар – 10.
  • 60 ларын тутырып лауреат булучылар 30 га якын.
  • Ә пермия алган иң яшь кеше_кем булган соң?

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин 1978 елда 35 яшендә «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен лаек була.

Драматург Диас Вәлиев 1979 елда «Дарю тебе жизнь» пьесасы өчен 38 яшендә ала.

Драматург Хәй Вахит – 42, шагыйрь Марс Шабаев – 43, язучы Туфан Миңнуллин, шагыйрь Шәүкәт Галиев 44 яшьләрендә бүләкләнә.

  • Инде иң өлкән яшьтә лауреат булганнарга килик. Монда беренче урынны язучы Гомәр Бәширов алып тора. Аңар премия 94 яшендә бирелгән. 90 нан өскә чыккач алган башка берәү дә юк. Язучы Я. Зәнкиев 85 тә, Миргазиян Юныс 77 дә, Мөсәгыйть Хәбибуллин 76 да, Әхсан Баян 72 дә бүләкләнгән.
  • Тагын бер күзгә ташланган үзәнчәлек:әдәбият өлкәсеннән бары бер хатын-кызга – шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага 1991 елны 63 яшендә «Илле җыр» китабы өчен Тукай премиясе бирелгән.
 Бакый Идрис улы Урманче Һөнәре рәссам, график, скульптор, архитектор  Туу датасы 23 февраль  1897 (1897-02-23)  Туу җире Күл-Черкен, Тәтеш өязе, Казан губернасы Милләте татар Үлем датасы 1990 ел (1990) Үлем җире Казан , Татарстан  Бүләк һәм премияләре Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы  Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге Һөнәре рәссам, график, скульптор, архитектор Туу датасы 23 февраль  1897 (1897-02-23) Туу җире Күл-Черкен, Тәтеш өязе, Казан губернасы  Милләте татар Үлем датасы 1990 ел (1990) Үлем җире Казан , Татарстан Бүләк һәм премияләре Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы  Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге

Бакый Идрис улы Урманче

  • Һөнәре рәссам, график, скульптор, архитектор
  • Туу датасы 23 февраль 1897 (1897-02-23)
  • Туу җире Күл-Черкен, Тәтеш өязе, Казан губернасы Милләте татар
  • Үлем датасы 1990 ел (1990) Үлем җире Казан , Татарстан
  • Бүләк һәм премияләре Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге
  • Һөнәре рәссам, график, скульптор, архитектор
  • Туу датасы 23 февраль 1897 (1897-02-23)
  • Туу җире Күл-Черкен, Тәтеш өязе, Казан губернасы
  • Милләте татар
  • Үлем датасы 1990 ел (1990) Үлем җире Казан , Татарстан Бүләк һәм премияләре Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге
    Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты.  Тормыш юлы  Бакый Урманче 1897 елның  23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл-Черкен авылында туа.  1907 - 1914 елларда

Бакый Урманче – татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстанның һәм Русиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Тормыш юлы Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе Күл-Черкен авылында туа. 1907 - 1914 елларда " Мөхәммәдия " мәдрәсәсендә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армиягә мобилизацияләнә: Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгатеннән беренче дәресләр ала. 1919 -20нче елларада Казандагы художество училищесында укый. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926нчы елда тәмамлый. 1926 - 1941 елларда Казанда , Мәскәүдә , Донбасста , Башкортстанда эшли. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли ("Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" һ.б. рәсемнәре). 1941 - 1958 елларда Алма-Ата , Сәмәрканд , Ташкент шәһәрләрендә яшеп иҗат итә: рәсем сәнгате, графика, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә иҗат казанышларына ирешә. 1958 елда Казанга кайта. 1990 елда вафат.

 Харис Якупов Тулы исеме Харис Габдрахман улы Якупов Һөнәре рәссам Туу датасы 23 декабрь  1919 (1919-12-23) Туу җире Казан Милләте татар  Үлем датасы 17 февраль  2010 (2010-02-17) (90 яшь) Үлем җире Казан  Бүләк һәм премияләре Тукай премиясе лауреаты Харис Якупов президент Минтимер Шәймиев белән

Харис Якупов

  • Тулы исеме Харис Габдрахман улы Якупов Һөнәре рәссам Туу датасы 23 декабрь 1919 (1919-12-23)
  • Туу җире Казан Милләте татар
  • Үлем датасы 17 февраль 2010 (2010-02-17) (90 яшь)
  • Үлем җире Казан
  • Бүләк һәм премияләре Тукай премиясе лауреаты

Харис Якупов президент Минтимер Шәймиев белән

Харис Габдрахман улы Якупов — данлыклы татар рәссамы, СССРның халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты. Харис Якупов 1919 елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1941-1945 еллардагы сугыш Харис өчен чыныгу һәм тормыш мәктәбе була. Сугышчы, разведчик, топограф, старшина X. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый. Харис Якупов – портрет остасы. Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы дип табылды. «Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А.С. Пушкин Казан юлында», «А.М. Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган. Харис Якупов – пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә. 1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарыбыз Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттаховка СССРның Дәүләт премиясе бирелә. 1954 елда Харис Якупов җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.

Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Шәриф Камал , Мәҗит Гафури , Кави  Нәҗми , Җәүдәт Тәрҗеманов , Әхмәт Фәйзи , Ләбибә Ихсанова һ. б. язучыларның китапларына, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый.  Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә.  Харис Якупов 1951 елдан башлап Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшләде. 1974 елда СССР Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.  1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелде.  Аның хатыны һәм ике улы да – рәссамнар.

Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Шәриф Камал , Мәҗит Гафури , Кави Нәҗми , Җәүдәт Тәрҗеманов , Әхмәт Фәйзи , Ләбибә Ихсанова һ. б. язучыларның китапларына, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый. Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә. Харис Якупов 1951 елдан башлап Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшләде. 1974 елда СССР Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды. 1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелде. Аның хатыны һәм ике улы да – рәссамнар.

 Рөстәм Яхин Тулы исеме Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин Һөнәре композитор  Туу датасы 16 август  1921 (1921-08-16)  Туу җире Казан  Үлем датасы 23 ноябрь  1993 (1993-11-23) (72 яшь) Үлем җире Казан

Рөстәм Яхин

  • Тулы исеме Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин Һөнәре композитор
  • Туу датасы 16 август 1921 (1921-08-16)
  • Туу җире Казан
  • Үлем датасы 23 ноябрь 1993 (1993-11-23) (72 яшь) Үлем җире Казан
Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин — күренекле татар  композиторы , Татарстан Республикасы  Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты ( 1986 ).  Рөстәм Яхин 1921 елның  16 августында  Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пионинада үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Ул бик сәләтле, тырыш бала була.  Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы.  1959 елда «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин — күренекле татар композиторы , Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты ( 1986 ). Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пионинада үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Ул бик сәләтле, тырыш бала була. Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. 1959 елда «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Сара Гариф кызы Садыйкова Туу датасы: 1нче ноябрь 1906 нчы ел (1906-11-01) Туу урыны : Казан шәһәре Үлем датасы: 7нче июнь 1986 нчы ел (1986-06-07) (79 яшь) Үлем урыны: Казан шәһәре

Сара Гариф кызы Садыйкова

  • Туу датасы: 1нче ноябрь 1906 нчы ел (1906-11-01)
  • Туу урыны : Казан шәһәре
  • Үлем датасы: 7нче июнь 1986 нчы ел (1986-06-07) (79 яшь)
  • Үлем урыны: Казан шәһәре
САРА САДЫЙКОВА – халкыбызның нинди бөек заты – беренчеләрдән булган гүзәл опера җырчысы, заманында нинди михнәтләр күргән, театрдан куылып, урамда калган. Ул бөек композитор – 60-80 еллар буена халкыбызга нинди моңнар биргән кеше, ул иҗат иткән моңнарны милләтебез гасырлар буе җырлаячак, үзенең ак калфаклы сандугачын сагыначак. Аның
  • САРА САДЫЙКОВА – халкыбызның нинди бөек заты – беренчеләрдән булган гүзәл опера җырчысы, заманында нинди михнәтләр күргән, театрдан куылып, урамда калган. Ул бөек композитор – 60-80 еллар буена халкыбызга нинди моңнар биргән кеше, ул иҗат иткән моңнарны милләтебез гасырлар буе җырлаячак, үзенең ак калфаклы сандугачын сагыначак. Аның "Җил икән", "Сагыш", "Татарстан – минем Республикам", "Җидегән чишмә", "Идел суы ага торыр", "Көтәм сине", "Чит илләргә чыксаң", "Өченче көн тоташ кар ява", "Казан кичләре" һәм башка йөзләгән җырлары бөтен дөньяга сибелгән, Гәрәй Рәхим әйтмешли, Чиләбеләрдә чиләнгән, шахталарда басылган татарларыбызны моңландырган, җилкендергән, җаннарын җылыткан җырлар түгелмени?!
  • Туган җирне бер күрсәм дә,

Мин үкенмәм дидем, үлсәм дә...

 Җәүдәт Харис улы Фәйзи  Туу датасы 4  гыйнвар  1910 (1910-01-04)  Туу җире Оренбург шәһәре  Үлем датасы 2 май  1973 (1973-05-02) (63 яшь) Бүләк һәм премияләре Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты

Җәүдәт Харис улы Фәйзи

  • Туу датасы гыйнвар 1910 (1910-01-04)
  • Туу җире Оренбург шәһәре
  • Үлем датасы 2 май 1973 (1973-05-02) (63 яшь)
  • Бүләк һәм премияләре Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты
Җәүдәт Харис улы Фәйзи – күренекле татар композиторы. Җәүдәт Фәйзи 1910 елның  4 гыйнварында  Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза. 1925 елда Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ. Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.
  • Җәүдәт Харис улы Фәйзи – күренекле татар композиторы.
  • Җәүдәт Фәйзи 1910 елның 4 гыйнварында Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза.
  • 1925 елда Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ. Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.
« Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә. Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән. Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын. Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара. Композиторның музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген хөкүмәтебез югары бәяли. Ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Җәүдәт Фәйзи 1973 елның  2 маенда вафат булды.
  • « Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.
  • Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.
  • Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
  • Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.
  • Композиторның музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген хөкүмәтебез югары бәяли. Ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
  • Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда вафат булды.
 Илһам Гыйльметдин улы Шакиров Һөнәре җырчы  Туу датасы 15 февраль  1935 (1935-02-15) (76 яшь) Туу җире Яңа бүләк авылы , Сарман районы , Татарстан Милләте татар Бүләк һәм премияләре Татарстанның һәм Россиянең халык артисты  Тукай исемендәге премия  Халыклар  дуслыгы ордены

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров

  • Һөнәре җырчы
  • Туу датасы 15 февраль 1935 (1935-02-15) (76 яшь) Туу җире Яңа бүләк авылы , Сарман районы , Татарстан Милләте татар Бүләк һәм премияләре Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Тукай исемендәге премия Халыклар дуслыгы ордены
1935 елның  15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. Сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын яхшы башкаручы.
  • 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. Сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын яхшы башкаручы.
Әлфия Авзал кызы Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасының Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1952 елда Татар җыр һәм бию ансамбленә солист булып эшкә чакырыла. Тавышының сирәк очрый торган искиткеч матур тембры белән (тулы диапазондагы альт) ул тиз арада Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иң төп солистларының берсе булып китә. Ансамбльдә эшләү дәверендә җырчы С.Гәбәши, А.Ключерёв, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин һәм башка бик күп композиторларның иң катлаулы әсәрләре белән бергә, татар халкының борынгы һәм заманча җырларын оста итеп башкара.  

Әлфия Авзал кызы Авзалова

  • 1933 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасының Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1952 елда Татар җыр һәм бию ансамбленә солист булып эшкә чакырыла. Тавышының сирәк очрый торган искиткеч матур тембры белән (тулы диапазондагы альт) ул тиз арада Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иң төп солистларының берсе булып китә. Ансамбльдә эшләү дәверендә җырчы С.Гәбәши, А.Ключерёв, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин һәм башка бик күп композиторларның иң катлаулы әсәрләре белән бергә, татар халкының борынгы һәм заманча җырларын оста итеп башкара.
  •  
Советлар Союзы буенча гострольләрдә йөргәндә, Ә. Авзалова башка халыкларның инде онытылып барган борынгы җырларын туплый. Аларны үз репертуарына кертеп, яңа төсмер һәм үзенчәлекле яңгыраш бирә. Һәм алар халыкның иң яратып тыңлана торган җырларына әйләнәләр. Соңрак татар дәүләт филармониясе Ә.Авзаловага үзенең концерт группасы белән бергә, аккомпанияләү өчен эстрада уен кораллары ансамблен  оештырырга тәкъдим итә. Яңа оешкан ансамбль белән, җырчы Урта Азия һәм Балтыйк буе республикаларында гастрольләрдә була һәм Россиянең бик күп шәһәрләрендә чыгышлар ясый .
  • Советлар Союзы буенча гострольләрдә йөргәндә, Ә. Авзалова башка халыкларның инде онытылып барган борынгы җырларын туплый. Аларны үз репертуарына кертеп, яңа төсмер һәм үзенчәлекле яңгыраш бирә. Һәм алар халыкның иң яратып тыңлана торган җырларына әйләнәләр.
  • Соңрак татар дәүләт филармониясе Ә.Авзаловага үзенең концерт группасы белән бергә, аккомпанияләү өчен эстрада уен кораллары ансамблен  оештырырга тәкъдим итә. Яңа оешкан ансамбль белән, җырчы Урта Азия һәм Балтыйк буе республикаларында гастрольләрдә була һәм Россиянең бик күп шәһәрләрендә чыгышлар ясый .
Ә.Авзалова һәрвакытта да күренекле композиторлар, шагыйрьләр һәм башка сәнгать әхелләре белән тыгыз иҗади  элемтәдә тора. Ул бөтендөньяга танылган күренекле җырчы, дөнья халыклары җырларын башкаручы Ирма Петр кызы Яунземнан осталык дәресләре ала. И.П.Яунзем белән берлектә хәзерләнгән концерт программасы белән Ә.Авзалова Советлар Союзының төрле почмакларында һәм чит илләрдә дә  чыгышлар ясый. Дөнья халыклары җырларын пропагандалаган өчен Тынычлык саклау комитеты Советының“Дөнья халыклары арасында дуслыкны ныгыту эшчәнлеге өчен”  Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1960). Ә.Авзалова ике тапкыр Кызыл Байрак хезмәт ордены белән бүләкләнә, РСФСРның атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
  • Ә.Авзалова һәрвакытта да күренекле композиторлар, шагыйрьләр һәм башка сәнгать әхелләре белән тыгыз иҗади  элемтәдә тора. Ул бөтендөньяга танылган күренекле җырчы, дөнья халыклары җырларын башкаручы Ирма Петр кызы Яунземнан осталык дәресләре ала. И.П.Яунзем белән берлектә хәзерләнгән концерт программасы белән Ә.Авзалова Советлар Союзының төрле почмакларында һәм чит илләрдә дә  чыгышлар ясый. Дөнья халыклары җырларын пропагандалаган өчен Тынычлык саклау комитеты Советының“Дөнья халыклары арасында дуслыкны ныгыту эшчәнлеге өчен”  Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1960).
  • Ә.Авзалова ике тапкыр Кызыл Байрак хезмәт ордены белән бүләкләнә, РСФСРның атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
 Хәйдәр Әббәс улы Бигичев Һөнәре җырчы Туу датасы 14 июнь  1949 (1949-06-14)  Туу җире Чүмбәли , Түбән Новгород өлкәсе  Милләте татар  Үлем датасы 13 ноябрь  1998 (1998-11-13) (49 яшь) Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты ( 1980 )  РСФСРның атказанган артисты ( 1986 )   Г. Тукай исемендәге премия ( 1984 )

Хәйдәр Әббәс улы Бигичев

  • Һөнәре җырчы
  • Туу датасы 14 июнь 1949 (1949-06-14)
  • Туу җире Чүмбәли , Түбән Новгород өлкәсе
  • Милләте татар
  • Үлем датасы 13 ноябрь 1998 (1998-11-13) (49 яшь) Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты ( 1980 ) РСФСРның атказанган артисты ( 1986 )
  • Г. Тукай исемендәге премия ( 1984 )
Хәйдәр Бигичев ( Хәйдәр Әббәс улы Бигичев ) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х.Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы. Биография Хәйдәр Бигичев 1949 елның  14 июнендә хәзерге Түбән Новгород (җирле сөйләмдә Нижгар ) өлкәсенең Чүмбәли ( рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Авылдашлары кебек үк Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга исәпләп йөри. 1971 елда , алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан Консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда , аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист буларак алалар. 1998 елның  13 ноябрендә вафат була. Казанда җирләнгән.
  • Хәйдәр Бигичев ( Хәйдәр Әббәс улы Бигичев ) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х.Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы.
  • Биография
  • Хәйдәр Бигичев 1949 елның 14 июнендә хәзерге Түбән Новгород (җирле сөйләмдә Нижгар ) өлкәсенең Чүмбәли ( рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Авылдашлары кебек үк Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга исәпләп йөри. 1971 елда , алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан Консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда , аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист буларак алалар.
  • 1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Казанда җирләнгән.
 Марсель Хәким улы Сәлимҗанов Һөнәре режиссер Туу датасы 7 ноябрь  1934 (1934-11-07)  Туу җире Казан  Үлем датасы 26 март  2002 (2002-03-26) (67 яшь) Бүләк һәм премияләре СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г.Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре, «Алтын битлек» премиясе

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов

  • Һөнәре режиссер
  • Туу датасы 7 ноябрь 1934 (1934-11-07)
  • Туу җире Казан
  • Үлем датасы 26 март 2002 (2002-03-26) (67 яшь) Бүләк һәм премияләре СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г.Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре, «Алтын битлек» премиясе
  • Марсель Хәким улы Сәлимҗанов — мәшһүр татар режиссеры, СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты.
  • Марсель Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә Казан шәһәрендә актерлар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, соңыннан, әти-әниләре, дусларының йогынтысы астында А.В.Луначарский исемендәге дәүләт институтына режиссерлар әзерли торган факультетка укырга керә. Институтны тәмамлагач, Казанга кайта һәм ТЮЗның режиссеры итеп билгеләнә. 1962 елда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына баш режиссер вазифасын башкара башлый. Шул ук елдан Казан театр училищесында укытырга тотына, 1992 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында профессор исемен ала. 2001 елда аны Татарстан Республикасы Фән Академиясенең әгъзасы итеп сайлана.
  • М. Сәлимҗановның таланты татар профессиональ театрының үсеп китүе, милләт драматургиясенең үсеше белән нык бәйләнештә. Режиссер, республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләрне куеп, урта һәм өлкән буын актерларының талантларын яңа ракурсларда ачарга ярдәм итә.
  • Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен, М.Сәлимҗановка СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре исемнәренә, Г.Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләренә, «Алтын битлек» премиясенә лаек була.
  • Марсель Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була.
       Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы     Туу датасы: 25 нче январь 1938 нче ел.  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты — 1982нче ел, 2000нче ел,  Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 1998 нче ел   Артистка. Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.   

Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы

  • Туу датасы: 25 нче январь 1938 нче ел. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты — 1982нче ел, 2000нче ел,
  • Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 1998 нче ел Артистка. Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.  
 Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров Һөнәре артист Туу датасы 22 февраль  1940 (1940-02-22) (71 яшь) Туу җире Татарстанның  Азнакай районы Буралы авылы  Милләте татар  Бүләк һәм премияләре Татарстанның (1974) һәм Россиянең халык артисты (1988), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1998).

Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров

  • Һөнәре артист
  • Туу датасы 22 февраль 1940 (1940-02-22) (71 яшь)
  • Туу җире Татарстанның Азнакай районы Буралы авылы
  • Милләте татар
  • Бүләк һәм премияләре Татарстанның (1974) һәм Россиянең халык артисты (1988), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1998).
 Хәсән Фәхри улы Туфан Туу датасы 9 декабрь  1900 (1900-12-09) Туу җире Аксубай өязе  Иске Кирмәт авылы Гражданлыгы СССР Милләте татар  Үлем датасы 10 июнь  1981 (1981-06-10) (80 яшь)

Хәсән Фәхри улы Туфан

  • Туу датасы 9 декабрь 1900 (1900-12-09)
  • Туу җире Аксубай өязе Иске Кирмәт авылы Гражданлыгы СССР Милләте татар
  • Үлем датасы 10 июнь 1981 (1981-06-10) (80 яшь)
  • Тормыш юлы
  • Хәсән Туфан 1900 елның 27нче ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә ) Казан губернасы Аксубай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып туа. 1905 елгы революциядән соң Иске Кармәттә мәктәп ачыла. Хәсән, шушы мәктәпкә йөрү белән бергә, күрше чуаш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый.
  • 1914 елның язында Хәсән Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алган абыйлары янына китә һәм алар белән бергә җир астында бакыр кочеданы чыгару эшенә керешә. Шул ук елны абыйлары аны Уфадагы "Галия" мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Анда ике ел укыганнан соң, укуын дәвам итү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә.
  • 1918 - 1923 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта, үзлегеннән белемен тирәнәйтә. 1924 елда Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.
  • Шагыйрь биредә Һади Такташ , Гадел Кутуй , Муса Җәлил , Нигъмәти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – артист Луиза Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.
  • Ил күләмендә барган репрессия афәте Х. Туфанны да читләтеп үтми: 1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Аны, "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. Соңрак аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда СССРның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.
  • 1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була.
1924 елда
  • 1924 елда "Кызыл Татарстан" газетасында X. Туфанның беренче шигыре басыла. Шуннан соң кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла.
  • Фатих Хөсни һәм Хәсән Туфан. Җитмешенче еллар
  • Тоткынлык елларында аның поэзиясе яңа югарылыкка күтәрелә. Бу елларда язган шигырьләрендә ("Алга барышлый", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Үзеңә бүләк итәсе иде", "Чәчәк сибелә җилдә", "Агыла да болыт агыла", "Сиңа", "Ромашкалар", "Тамчылар ни диләр", "Тургай нигә дәшми", "Әйткән идең", "Кая шулай ашыгасың, йөрәк", "Сүз кушасы килә талларга" һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый.
  • Бүләкләре
  • 1966 елда Хәсән ага Туфанга "Сайланма әсәрләр"е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде. Чын мәгънәсендә халык шагыйре булган олы җанлы бу шәхес әдәбиятыбызның үлемсез бер өлеше булып яши.

Фатих Хөсни һәм Хәсән Туфан.

Җитмешенче еллар

 Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин Һөнәре шагыйрь, сәясәтче Туу датасы 1 август  1948 (1948-08-01) (62 яшь)  Туу җире Башкортстан , Илеш районы, Нәҗәде авылы Милләте татар Бүләк һәм премияләре Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1995 ел  Сайт http://www.robertminnullin.ru/

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин

  • Һөнәре шагыйрь, сәясәтче
  • Туу датасы 1 август 1948 (1948-08-01) (62 яшь)
  • Туу җире Башкортстан , Илеш районы, Нәҗәде авылы
  • Милләте татар
  • Бүләк һәм премияләре Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1995 ел
  • Сайт http://www.robertminnullin.ru/
  • Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә – Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.
  • Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында басыла. Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә.
Балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»( 1988 ), «Энекәш кирәк миңа»( 1990 ) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. «Дөньядагы иң зур алма»( 1992 ) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә – Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»( 1995 ) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.
  • Балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»( 1988 ), «Энекәш кирәк миңа»( 1990 ) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. «Дөньядагы иң зур алма»( 1992 ) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә – Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде. Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»( 1995 ) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.
Роберт Миңнуллин – тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында – бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә – баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995 -99 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000 -04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988 -94 елларда – Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан – Татарстан халык депутаты, 1990 -95 елларда – Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан – Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан – «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.
  • Роберт Миңнуллин – тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында – бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә – баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995 -99 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000 -04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988 -94 елларда – Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан – Татарстан халык депутаты, 1990 -95 елларда – Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан – Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан – «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.
Марсель Баян улы Галиев    Туу датасы 8 октябрь  1946 (1946-10-08) (64 яшь) Туу җире Татарстанның  Азнакай районы Балтач авылы Милләте татар Татар  шагыйре , язучы , Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.

Марсель Баян улы Галиев

  • Туу датасы 8 октябрь 1946 (1946-10-08) (64 яшь)
  • Туу җире Татарстанның Азнакай районы Балтач авылы Милләте татар
  • Татар шагыйре , язучы , Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.
Ул 1946 елның  8 октябрендә  Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965 - 1968 елларда армиядә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан  1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары » журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли. Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.
  • Ул 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965 - 1968 елларда армиядә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары » журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.
  • Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.
 Нурихан Садрилмән улы Фәттах Һөнәре язучы , тәрҗемәче , тарихчы  Туу датасы 25 октябрь  1928 (1928-10-25)  Туу җире Башкортстан АССР , Яңавыл районы, Күчтавыл авылы  Милләте татар  Үлем датасы 18 февраль  2004 (2004-02-18) (75 яшь) Үлем җире Казан  Бүләк һәм премияләре РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «1992 ел кешесе»

Нурихан Садрилмән улы Фәттах

  • Һөнәре язучы , тәрҗемәче , тарихчы
  • Туу датасы 25 октябрь 1928 (1928-10-25)
  • Туу җире Башкортстан АССР , Яңавыл районы, Күчтавыл авылы
  • Милләте татар
  • Үлем датасы 18 февраль 2004 (2004-02-18) (75 яшь) Үлем җире Казан
  • Бүләк һәм премияләре РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «1992 ел кешесе»
  • Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. 1946 елда беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1951 елдан 1952 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан, яңадан Казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.
  • Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр , шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре 1944 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары " ) журналында, ә 1948 елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955 елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.
  • 1962 елда язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә.
Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип
  • Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" ( 1970 ), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап, 1977 ) романнарын, " Кол Гали " ( 1973 ) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" ( 1976 ) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.
  • Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас калдыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Безнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза.
  • Язучы 1965 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
  • Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат булды.
  • Бүләкләр
  • Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка 1978нче елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирәләр.
  • Тарихны халыкка кайтару өлкәсендәге күп санлы хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка халыкара биографик үзәк ( Кембридж , Англия ) тарафыннан «1992 ел кешесе» исеме бирелде.
  • «Сызгыра торган уклар» исемле икенче романы өчен 1994 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
 Туфан Габдулла улы Миңнуллин Туу датасы 25 август  1935 (1935-08-25) (75 яшь) Туу җире Татарстан  Кама-Тамагы районы  Зур Мәрәткәз авылы Гражданлыгы Русия Милләте татар

Туфан Габдулла улы Миңнуллин

  • Туу датасы 25 август 1935 (1935-08-25) (75 яшь)
  • Туу җире Татарстан Кама-Тамагы районы Зур Мәрәткәз авылы Гражданлыгы Русия Милләте татар
1935 елның 25 августында  Татарстанның  Кама-Тамагы  районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара. 1956 - 1961 елларда  Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында , аннары Г.Камал  исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964 - 1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975 - 1977 елларда  Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.
  • 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама-Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара. 1956 - 1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында , аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964 - 1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975 - 1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.
Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов  Һөнәре язучы, драматург Туу датасы 21 декабрь  1927 (1927-12-21) Туу җире Татарстанның  Саба районы , Югары Кибәхуҗа авылы Милләте татар Үлем датасы 13 сентябрь  1990 (1990-09-13) (62 яшь) Үлем җире Кырым , Күктүбә  Бүләк һәм премияләре Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ( 1988 елда )

Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов

  • Һөнәре язучы, драматург Туу датасы 21 декабрь 1927 (1927-12-21)
  • Туу җире Татарстанның Саба районы , Югары Кибәхуҗа авылы Милләте татар
  • Үлем датасы 13 сентябрь 1990 (1990-09-13) (62 яшь)
  • Үлем җире Кырым , Күктүбә
  • Бүләк һәм премияләре Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ( 1988 елда )
  • Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп киләләр. Шунда Мәхмүт урта мәктәптә укый. Бөек Ватан сугышы чорында ул һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли.
  • 1944 елда М.Хәсәнов Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. Актерлык факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Казанда Яшь тамашачылар театрында эшли. Шул чорда ( 19491951 ) газета-журнал битләрендә аның хикәяләре, очерклары бик еш басыла. Соңрак ул актерлык хезмәтеннән аерылып, журналистика өлкәсенә эшкә күчә: «Совет Татарстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан радиосында хәбәрче вазифаларын башкара.
  • 1952 елда М.Хәсәновның беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң язылган «Урман шаулый», «Кыюлар юлы» кебек повестьлары М.Хәсәновны өлгергән язучы итеп таныта.
  • 19551957 елларда ул Мәскәүдә икееллык Югары әдәби курсларда укый.
  • 19571980 елларда М.Хәсәнов Питрәч район газетасы редакциясендә эшли, Азнакай район үзәге мәдәният сараенда үзешчән сәнгать көчләре белән җитәкчелек итә, район газетасы редакциясендә бүлек мөдире була.
  • 1980 елдан М.Хәсәнов Яшел Үзән шәһәрендә яши.
  • Әдипнең «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», Инженерлар» романнарын, балалар өчен язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Динозаврлар өнендә», «Шайтан малае» дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар.
  • М.Хәсәновның әдәби иҗаты тематик колачы һәм актуаль яңгырашы белән 50-70нче еллардагы әдәби процессның үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
  • 1988 елда «Язгы аҗаган» романы өчен М.Хәсәновка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
  • Мәхмүт Хәсәнов 1990 елның 13 сентябрендә Кырымда Күктүбәдәге Язучылар иҗат йортында вафат була. [1]
 Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев Һөнәре драматург, язучы.  Туу датасы 10 март  1941 (1941-03-10) (70 яшь)  Туу җире Татарстанның  Мөслим районы Олы Чакмак авылы Милләте татар  Бүләк һәм премияләре Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев

  • Һөнәре драматург, язучы.
  • Туу датасы 10 март 1941 (1941-03-10) (70 яшь)
  • Туу җире Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылы
  • Милләте татар
  • Бүләк һәм премияләре Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев — мәшһүр татар  драматургы , язучы . Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты. Фоат Садриев 1941 елның  10 мартында  Татарстанның  Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Җидееллык мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Шуган авылында тәмамлый. 1958-1960 елларда төрле эшләрдә эшли. 1965 елда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укый. Фоат Садриев – 1981 елдан  СССР Язучылар  берлеге әгъзасы.
  • Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев — мәшһүр татар драматургы , язучы . Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты.
  • Фоат Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Җидееллык мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Шуган авылында тәмамлый. 1958-1960 елларда төрле эшләрдә эшли. 1965 елда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укый.
  • Фоат Садриев – 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Иҗади башлангыч... Үз авылларында җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазыйфаларын башкара. Фоат Садриев 1963-1970 елларда - башта Сарман, соңыннан Мөслим районы газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире була. 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул – Мөслимдә чыга торган “Авыл утлары” исемле район газетасының редакторы хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта. Ф.Садриев – 1962 елдан КПСС члены .

Иҗади башлангыч...

  • Үз авылларында җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазыйфаларын башкара. Фоат Садриев 1963-1970 елларда - башта Сарман, соңыннан Мөслим районы газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире була. 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул – Мөслимдә чыга торган “Авыл утлары” исемле район газетасының редакторы хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта. Ф.Садриев – 1962 елдан КПСС члены .
Татар театрына бер зур өлеш Фоат Садриевның “Оҗмах ишеге төбендә” исемле кечкенә күләмле беренче комедиясе 1970 елда “Идел” әдәби альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт театры белән тыгыз әдәби элемтәдә яши. Аның шул театрда сәхнәләштерелгән әсәрләре арасында “Их сез, егетләр!”, “Ач тәрәзәң...”, “Кондырлы кодачасы”, “Тозлы бал”,”Син – сандугач, мин – каен”, “Безнең авыл кызлары”,”Яшьли сөйгән ярлар”, “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”, “Аяз көнне – яшен” пьссалары тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан җылы каршы алына. Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Аңа 1991 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелә.

Татар театрына бер зур өлеш

  • Фоат Садриевның “Оҗмах ишеге төбендә” исемле кечкенә күләмле беренче комедиясе 1970 елда “Идел” әдәби альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт театры белән тыгыз әдәби элемтәдә яши. Аның шул театрда сәхнәләштерелгән әсәрләре арасында “Их сез, егетләр!”, “Ач тәрәзәң...”, “Кондырлы кодачасы”, “Тозлы бал”,”Син – сандугач, мин – каен”, “Безнең авыл кызлары”,”Яшьли сөйгән ярлар”, “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”, “Аяз көнне – яшен” пьссалары тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан җылы каршы алына. Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Аңа 1991 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелә.
“ Фоат Садриевның “Таң җиле”романы үткәннәребезгә кире кайтырга, мәсләгебезне яңартырга әле соң түгел, дигән фикергә куәт булды. “Таң җиле”--- милли әдәбиятыбызга татар тормышын элеккеге эзләренә кайтаруны башлап җибәргән беренче карлыгачлардан.”

“ Фоат Садриевның “Таң җиле”романы үткәннәребезгә кире кайтырга, мәсләгебезне яңартырга әле соң түгел, дигән фикергә куәт булды. “Таң җиле”--- милли әдәбиятыбызга татар тормышын элеккеге эзләренә кайтаруны башлап җибәргән беренче карлыгачлардан.”

 1992 елда “Казан утлары” журналында, 1993-1994 елларда Татарстан китап нәшриятында ике мәртәбә чыккан “Таң җиле” романы Ф.Садриевка аеруча зур танылу алып килде. Роман ике ел рәттән, “Ел китабы” бәйгесендә иң күп укылучы китап буларак, республикада беренче урынны алды.  Фоат Садриев 1995 нче елдан “Бәхетсезләр бәхете” дигән яңа әсәрен тәкъдим итә. Бу – өч китаптан торачак романның беренчесе. Автор саф күңелле яшь кешенең КПСС хакимияте шартларында үзенең якты хыялларыннан чигенергә мәҗбүр ителүен, шәхси бәхетен югалта баруын җанлы вакыйгаларда психологик тирәнлек белән тасвирлый. Романда киң социаль катламнарының яшәеше гәүдәләнә, һәм шул чорның фаҗигасе сәнгатьчә ачыла. “ Бәхетсезләр бәхете” романы 2001 елда Татарстан китап нәшриятындә басылып чыга. Язучы романның икенче китабын да укычысы хөкеменә тапшырды.
  • 1992 елда “Казан утлары” журналында, 1993-1994 елларда Татарстан китап нәшриятында ике мәртәбә чыккан “Таң җиле” романы Ф.Садриевка аеруча зур танылу алып килде. Роман ике ел рәттән, “Ел китабы” бәйгесендә иң күп укылучы китап буларак, республикада беренче урынны алды.
  • Фоат Садриев 1995 нче елдан “Бәхетсезләр бәхете” дигән яңа әсәрен тәкъдим итә. Бу – өч китаптан торачак романның беренчесе. Автор саф күңелле яшь кешенең КПСС хакимияте шартларында үзенең якты хыялларыннан чигенергә мәҗбүр ителүен, шәхси бәхетен югалта баруын җанлы вакыйгаларда психологик тирәнлек белән тасвирлый. Романда киң социаль катламнарының яшәеше гәүдәләнә, һәм шул чорның фаҗигасе сәнгатьчә ачыла.
  • “ Бәхетсезләр бәхете” романы 2001 елда Татарстан китап нәшриятындә басылып чыга. Язучы романның икенче китабын да укычысы хөкеменә тапшырды.
 11 мартта язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданы Фоат Садриев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният йортында узган юбилей кичәсенә язучының каләмдәшләре, аның иҗатын яратучылар җыелган иде. Фоат ага бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр кабул итте бу көнне. ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин юбиляр адресына Рәхмәт хаты юллаган иде. Анда мондый сүзләр бар:
  • 11 мартта язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданы Фоат Садриев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният йортында узган юбилей кичәсенә язучының каләмдәшләре, аның иҗатын яратучылар җыелган иде. Фоат ага бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр кабул итте бу көнне. ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин юбиляр адресына Рәхмәт хаты юллаган иде. Анда мондый сүзләр бар: "Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә үзегездән зур өлеш керткән өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең проза әсәрләрегездә чагылыш тапкан актив иҗат һәм иҗтмагый эшчәнлегегез, бай тормыш тәҗрибәгез укучылар арасында һәм әдәби даирәдә Сезгә карата зур ихтирам уятты. Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, озак еллар актив тормышта яшәвегезне, Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек һәм уңышлар телим".
Юбиляр шулай ук район җитәкчелегенең, ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Р.Миңнуллинның, ТР Язучылар берлегенең һәм аның рәисе И.Ибраһимовның, матбугат үзәгенең, якташыбыз Равил Шәймәрдәновның, каләмдәш дуслары Разил Вәлиев һәм Туфан Миңнуллинның, М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының, Әлмәт Язучылар оешмасының, Әлмәт татар дәүләт драма театрының һәм башка бик күп күренекле һәм хөрмәтле кешеләрнең, мөслимлеләрнең котлау телеграммаларын, Мактау кәгазьләрен һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алды. Шагыйрьләр үзләренең хөрмәт һәм ихтирам хисләрен шигырь юлларына салганнар иде. Кичә Мөслимдәге бию коллективларының дәртле биюләре, үзешчәннәребезнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.
  • Юбиляр шулай ук район җитәкчелегенең, ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Р.Миңнуллинның, ТР Язучылар берлегенең һәм аның рәисе И.Ибраһимовның, матбугат үзәгенең, якташыбыз Равил Шәймәрдәновның, каләмдәш дуслары Разил Вәлиев һәм Туфан Миңнуллинның, М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының, Әлмәт Язучылар оешмасының, Әлмәт татар дәүләт драма театрының һәм башка бик күп күренекле һәм хөрмәтле кешеләрнең, мөслимлеләрнең котлау телеграммаларын, Мактау кәгазьләрен һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алды. Шагыйрьләр үзләренең хөрмәт һәм ихтирам хисләрен шигырь юлларына салганнар иде. Кичә Мөслимдәге бию коллективларының дәртле биюләре, үзешчәннәребезнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.
     Авыл тормышы җырчысы…    Автор, гомере буе Мөслимдә торып иҗат итүче буларак, авыл тормышы проблемаларын һәм конфликтларын яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтли. Югары әхлак кануннары буенча яшәүче төп геройлары аның һәр әсәренең композицион үзәген тәшкил итә, аның уй-кичерешләре, эш-гамәлләре гади авыл кешесенә рухи һәйкәл рәвешендә гәүдәләнә. Әдипнең хәзерге авылны, аның гади кешеләрен, туган як табигатен чын мәгънәсендә яратып, җан җылысы белән сугарып сурәтләве укучыны тирән дулкынландыра. Авыл һәм партия тормышын әйбәт белү, сәнгать һәм әдәбият мәсьәләренә җитди мөнәсәбәт әдипкә партия җитәкчелегенең асылын, аның яшерен интригаларын, ялган икейөзлелеген, ялагайлык, властька ашыгу, куркытуга корылган булуын КПСС райкомы секретарьләре образлары аша бөтен тулылыгы белән сәнгатьчә югарылыкта сурәтләу мөмкинлеге биргән. Партиянең эчке тормышындагы череп таркалу билгеләрен әле Ф.Садриевка кадәр тормышны тирәнтен өйрәнеп, материалны кичереп, йөрәктән үткәреп фаш итү, болай калку итеп күрсәтә алу булмады.

Авыл тормышы җырчысы…

  • Автор, гомере буе Мөслимдә торып иҗат итүче буларак, авыл тормышы проблемаларын һәм конфликтларын яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтли. Югары әхлак кануннары буенча яшәүче төп геройлары аның һәр әсәренең композицион үзәген тәшкил итә, аның уй-кичерешләре, эш-гамәлләре гади авыл кешесенә рухи һәйкәл рәвешендә гәүдәләнә.
  • Әдипнең хәзерге авылны, аның гади кешеләрен, туган як табигатен чын мәгънәсендә яратып, җан җылысы белән сугарып сурәтләве укучыны тирән дулкынландыра. Авыл һәм партия тормышын әйбәт белү, сәнгать һәм әдәбият мәсьәләренә җитди мөнәсәбәт әдипкә партия җитәкчелегенең асылын, аның яшерен интригаларын, ялган икейөзлелеген, ялагайлык, властька ашыгу, куркытуга корылган булуын КПСС райкомы секретарьләре образлары аша бөтен тулылыгы белән сәнгатьчә югарылыкта сурәтләу мөмкинлеге биргән. Партиянең эчке тормышындагы череп таркалу билгеләрен әле Ф.Садриевка кадәр тормышны тирәнтен өйрәнеп, материалны кичереп, йөрәктән үткәреп фаш итү, болай калку итеп күрсәтә алу булмады.
 Фоат абый!  Яратасыз Сез авылның  айларын, кояшларын.  Күңелегезгә сердәш иттегез  сандугач тавышларын.

Фоат абый!

Яратасыз Сез авылның айларын, кояшларын. Күңелегезгә сердәш иттегез сандугач тавышларын.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!