Просмотр содержимого документа
«Презентация "Местное самоуправление"»
21 нче апрель-
Җирле үзидарә көне.
Җирле үзидарә — шушы территориядәге бөтен халык мәнфәгатьлареннән чыгып, җирле әһәмиятле сорауларны мөстәкыйль чишүне, муниципаль милек белән идарә итүне, гражданнарның эшчәнлеген оештыру системасы.
Үзидарә тарихы
Ивана IV нең җирле идарә реформасы
1556 елда туендыру һәм наместниклар идарәсе системасы бетерелә. Хосусый җирбиләүчелек хөкем сөргән өязләрдә сайлап куелучы староста вазыйфасы кертелә. Үзидарә органнары үзләрен сайлаган халыкның мәнфәгатьләрен яклыйлар.
Петр I реформалары киресенчә ,җирле идарәне чикләп, дәүләтнең ролен арттыра.
Екатерина II реформалары нәтиҗәсендә земство судлары, земство полициясе органнары барлыкка килә.
1861 елда Александр II нче крепостной хокукны бетергәч, 1864 елда өяз һәм губерналарда сайлап куела торган яңа җирле үзидарә органнары-земстволар оештырыла.
Земство (җирле үзидарә) эшчәнлеге.
Земстволар нигездә җирле хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнәләр: аралашу юллары төзиләр, мәктәпләр, хастаханәләр торгызып, аларны даими карамакта тоталар, җирле сәүдә һәм промышленностьны үстерәләр һ.б. Земстволар эшчәнлегенең законга туры килү-килмәвен губернатор үз күзәтүе астына ала. Земство составында дворяннар да, сәүдәгәрләр дә, крестьяннар да булган.
Җирле үзидарә турында 90 – нчы елларда кабат искә төшерделәр . « РФ дә җирле үзидарә принциплары турында» Федераль закон 1995 елның 1 сентябрендә кабул ителде. Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында закон ТР Дәүләт Советы тарафыннан 2004 елның 1 июлендә кабул ителде. Әлеге Закон Россия Федерациясе Конституциясе, "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль закон, Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасында җирле үзидарәне оештыруны хокукый җайга сала.
- Татарстан Республикасында җирле үзидарә – халыкның Россия Федерациясе Конституциясендә, федераль законнарда, ә федераль законнарда каралган очракларда - Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән чикләрдә тәэмин ителүче үз хакимиятен гамәлгә ашыру, халык мәнфәгатьләреннән чыгып, тарихи һәм башка җирле традицияләрне исәпкә алып, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне турыдан-туры халык һәм (яисә) җирле үзидарә органнары аша мөстәкыйль рәвештә, җаваплылыкны үз өстенә алып, гамәлгә ашыру рәвеше.
Гражданнар җирле үзидарәне гамәлгә ашырганда чыгышларына, социаль һәм мөлкәти хәлләренә, вазыйфаи эш урыннарына, нинди расадан һәм милләттән булуларына, җенесләренә, белемнәренә, телләренә, сәяси карашларына, дингә мөнәсәбәтләренә, инануларына, шөгыльләренең телләренә һәм характерына, иҗтимагый берләшмәләрдә торуына һәм башка шартларга бәйсез рәвештә бертигез хокукларга ия.
Җирле үзидарә түбәндәге функцияләрне башкара
1. Җәмгыятьтә демократия принципларын тормышка ашыра;
2. Халык һәм дәүләт идарәсе структуралары арасында бәйләүче звено булып тора;
3. Федераль һәм региональ программаларны тормышка ашырырга ярдәм итә;
4. Дәүләтне ныгыта.
5. Граҗданнарның хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыра;
6. Халык өчен әһәмиятле социаль проблемаларны чишә;
7. Җирле үзидарә органнары аша дәүләтнең әһәмиятле мәсьәләләре чишелә.
Җирле үзидарәнең дәүләт идарәсеннән аермасы:
- Җирле үзидарә органнары дәүләт хакимияте органнары системасына керми.
- Җирле үзидарәнең вәкаләте чикләнгән;
- Җирле үзидарә үз-үзен финанслый,
- Җирле үзидарә билгеләнгән чикләрдә башкарыла,
- Гражданнар җирле үзидарәне җирле референдумнарда, муниципаль сайлауларда катнашу юлы белән, ихтыяр белдерүнең башка рәвешләре белән, шулай ук җирле үзидарәнең сайлаулы һәм башка органнары аша гамәлгә ашыра.
Җирле үзидарә ни өчен кирәк?
1.Җирле проблемалар шунда яшәүчеләргә ачык күренә.
2.Мөстәкыйль эш итү.
3.Иҗтимагый тормыш активлаша.
4. Җирле администрация.
5. Идарә итүдә халык үзе дә катнаша.