Тәкәнеш урта мәктәбе гәҗите 1

Aл җилкәннәр
Беренче басма 00.04.2017
Ал җилкәннәр - безнең ал хыял! .

Газетабызның беренче битләрен:
“Хәерле сәгаттә!” – дип башлыйбыз!
_______________________________________________________________________________Мәктәп яңалыклары
...9 сыйныф укучысы Мөхмәмәдиева Тәнзилә Россиякүләм татар теле олимпиадасында катнашып үзенен белемнәренең ныклы икәнен күрсәтеп кайтты.
...Узган атнада классташыбыз Иванова Луиза Казан шәһәренең 6 гимназиясендә уздырылган Республика фәнни гамәли “Глобальләшү – заман таләбе” конференциясендә 2 урынга лаек булды.
...Дүшәмбе көнне 9 сыйныфлар үзләренең беренчы сынауларын бирделәр
...22 апрель көнне Филина Ландыш ирекле көрәш буенча Ушмы авылында уздырылган ярышта урын алды. Егетләр, сак булыгыз!
...Мэктэбебездэ зур колач белән 9-май бәйрәменә әзерлек бара. Бу эшне төп оештыручы Гөлфия Мансуровна. Аңа уңышлар телик. Киләсе санда ул үзенең фикер-теләкләрен безгә дә җиткерер дип көтәбез.

Башланган эш тукталмасын!
Мин уземнең беренче мәкаләмне “Ал җилкәннәр” гәҗитенең элеккеге баш мөһәрире, ә хәзерге вакытта мәктәбебезнең укыту буенча директор урынбасары Әгъләмҗанова Римма Фәтхенур кызыннан интервью алып башларга булдым.
-Хөрмәтле Римма Фәтхенур кызы, сез эшләгән вакытта газета чыгару процессын сөйләп китсәгез иде.
- “Ал җилкәннәр” гәҗите мәктәбебездә 2008 нче елдан алып
2011 нче елга кадәр эшләп килде.Иң беренче чиратта, гәҗит чыгару өчен иҗади фикерләүче, шушы эш белән кызыксынган команда тупланылды, алар берәү генә булмады, чөнки кайберләре чыгарылыш укучылары булып мәктәпне тәмамлап чыгып китте. Бу командалар мәктәп буенча төрле кызыклы хәлләр, вакыйгалар җыеп, түгәрәк өстәл алдында кинәшеп гәҗитнең яңа санын чыгара иде.
-Менә бу процесста нинди проблемалар, авырлыклар белән очраша идегез?
--------------------------------------------------
-Гәҗит чыгарганда төрле проблемалар туа инде, шуның берсе укычылар куңеленә охшаган материал табу, аны дөрес, матур итеп укучыларга тапшыру.
-Сез эшләгән вакытта иң популяр булып нинди мәкаләләр саналды?
-Иң укыла торган мәкаләләргә
килгәндә, укучылар арасында иң
популяр булып мәктәп тормышы
--------------------------------------------------
һәм кечкенә журналистларның үз мәкаләләре саналды.
-Безгә нинди хәер-фатиха бирер идегез?
-Мин яңа төркемгә уңышлар телим, шундый бердәм команда булып эшләсеннәр һәм сез башлаган эш тукталмасын.
- теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт, сезгә дә уңышлар юлдаш булсын!
(Илназ Галиев)
--------------------------------------------------
Аерылышыр көннәр дә җитә...
Безнен 11 сыйныф укучыларының мәктәп парталары арасында санаулы гына көннәре калды дисәк тә ялгыш булмас. Алар бүген зур сынаулар алдында торалар. Аларга имтиханнарга
әзерләнүләре, киләчәккә планнары турында сорап мөрәҗәгатҗ иттек. Үзегез дә беләсез, алар бик күп сүзле түгелләр, әмма берничә җомлә тартып ала алдык.
-Мөмкин булса, әйтегез әле, ЕГЭ куркытамы?
-ЕГЭ куркытмый, чөнки без үзебезнең көчебезгә ышанабыз һәм яхшы билгеләргз бирер өчен бөтен тырышлыгыбызны куябыз.
-Әзерләнүләр ничек бара?
-Көне-төне укыйбыз, репетиторларга йөрибез. Өйдә дә әзерләнуләрдән туктамыйбыз.
-Кайда куырга керергә телисез?
-Медицина университетына (Хамзин Фәрит, Муллахмәтова Гөлшат)
-Медицина көллиятенэ (Шәйхетдинова Айгөл)
-Укытучы булырга телим (Аскарова Алинә)
-Спорт һэм туризм академиясына (Гайнуллина Гөлшат)
-КАИ (Бикбов Була һэм Яппаров Илдар)
-Аграр университетына (Саматов Рәзин)
- Мәктәпкә әйтәсе сузләрегез бармы?
- Мәктәпкә, укытучыларга бик зур рәхмәт әйтәбез! Мәктәптән бер дә китәсе килми.
-Сезгә уңышлар юлдаш булсын, Хыялларыгыз тормышка ашсын!(
Тарихка күз салсак...

“Ал җилкәннәр”нең тарихы бик күптәннән башлана. Ул иң беренче “Алые паруса” стена газетасы буларак чыгарылган. Аны чыгаруга зур өлеш керткән кеше мәктәбебезнең ветеран укытучысы, бүгенге көндә дә безнең белән бер сафта атлаучы - Римма Нуриевна. Мин аңа үземнең берничә соравым белән мөрәҗәгать иттем.
- Хөрмәтле Римма Нуриевна, сез мәктәптә укыганда, эшләгәндә, мәктәптә "Ал җилкәннәр" исемле мәктәп гәҗите чыккан. Саз әлеге эштә катнаштыгызмы? Кем буларак катнаштыгыз. Ниләр эшләдегез? Шул турыда сөйләп китегез әле.
- Безнен мәктәптә бик күркәм традиция бар иде. Без "Ал җилкәннәр" дип исемләнгән мавыктыргыч стена гәҗите чыгара идек. Аны балар да, өлкәннәр дә бик теләп укыйлар иде. Без аны кунакларга, безнен чыгарылыш укучыларына курсәтә идек hэм бу бик тә күркәм традиция иде.
Мин, ул вакытта тәрбия эшләре буенча урынбасар буларак, шулай ук, бу гәҗитне чыгаруда катнаштым. Мин, гадәттәгечә, кызыклы нформацияләр җыя идем. Соныннан без бу информацияләрне, әлбәттә, тэртипкэ китерә hәм бик тә мавыктыргыч гәҗит ясый идек.
- Ә менә нинди материаллар җыя идегез сез? Мисал итеп әйтегез әле.
- Һәр сыйныфның кызык эшләре турында, мәсәлән. Һәр сыйныф бездә ниндидер билгеле бер эш өчен җавап бирә иде, мәсәлән,
шушындый информация: сыныфның ата-аналар жыелышына әзерлек ничек баруы турында яки берәр уздырылган кичә турында.
- Безнен бу традицияне яңартып җибәргәнгә сез шатмы?.
- Әлбәттә шат! Бик, бик тә шат! Чөнки бу бик яхшы традиция иде, бу баларга бик тә кызык, балалар моның белән кызыксына hәм соңыннан, сез бу гәҗитне чыгарып репортёрлыкка, журналистикага өйрәнәсез бит. Гомумән, бу биктэ әйбәт традиция hәм ул сезгә бик зур белемләр бирә.
- Сезнен гәҗитегез айга ничә тапкыр чыга иде?
- Айга бер тапкыр чыга иде.
- Информация куп була идеме сон? Ничә битлек була иде.?
- Әйе, әлбәттә информация куп була торган иде инде, чонки ул вакытта безнен класслар бик зур була торган иде, класслар да куп иде: русс, татар класслары иде безнен ул чакта. Шуна курә информация бик куп була иде.
- Ә гәҗит ниндий форматта чыгарыла иде сон ? Басмамы әллә кулъязмамы?
- Кулъязма рәвешендә чыгарыла иде, чонки ул елларда әле мондый аппаратлар юк иде бит, шуна күрә бар да кулдан эшләнә иде. Кайбер балалар рәсем ясыйлар иде, э кайберләре статья яза, кем нәрсә белән шөгельләнә инде.
- Ә менә ничек шунын хәтле матерталны язып бетерә идегез сон? Чиратлашып яза идегез инде әллә?
- Әйе, чиратлашып яза идек.- Ничэ экземплярда чыга иде сезнең гәҗитегез, сез аны кулдан язып чыгаргансыз бит?
- Бер экземпляр чыга иде.
- hэм бар да аны кадерләп кенә, ертмыйча укый идеме?
- Әйе, беркем дә, берни дә ертмый иде, ул гәҗитләрнең кайберләре әле һаман да саклана. Ә соңрак инде, компьютерлар чыккач, басма итеп тә чыгара идек. Алар, Римма Фаткыннуровнада hәм Рамиль Марсовичта әле сакланырга тиешләр.
- Сез безнең эш төркеменә ниндий теләкләр теләр идегез?
Мин сезнең бу редакциягезгэ, «Ал җилкәннәр» гәҗитенә кызык эшләр, кызык информацияләр телим, сезнең гәҗитегез баларны да , укытучыларны да, ата-аналарыгызны да жәлеп итсен, hәр кешегә анны укуы кызык булсын. Сез шундый гәҗит чыгара алсагыз , бу һәркем өчен дә зур сөенеч булачак инде.
-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
(Луиза Иванова)
------------------------------------
Яшелчәгез уңсын дисәгез...
Яз җитүгә һәрберебезнең тәрәзә төпләрендә нәрсәләр гөрләп үсә башлый әле? Дөрес, помидор, борыч, чэчэк һ.б кәлшәләре. Бу- безнең мәктәптә дә табигый күренеш. Бу эшнең бөтен үзенчәлекләрен безнең биология укытучыбыз, хөрмэтле Минзәлия Батыршовна белә. Мин аннан кәлшә үстерү серләре белән сезне дә таныштыруын үтендем.
- Минзәлия Батыршовна, рассада үстерунең нинди үзенчелекләре бар?
-Иң беренче - туфракны дөрес итеп эзерләргэ кирэк,бер өлеш черемэ,бер өлеш туфрак,бер өлеш ком алырга кирэк.
-Барлык үсемлеккә дә бер үк төрле туфрак кирәкме?
-Юк, һәрбер үсемлеккә чәчу өчен аерым туфрак кирәк,мәсәлән вак орлыкларны чәчәр өчен комлы

туфрак яхшырак.
-Барлык орлыкларны да бер төрле тирәнлеккә күмдерәсеме?
-Юк, зурырак орлыклар 2-3 см тирәнлеккә,ә ваграк орлыклар 0,5-1 см тирәнлеккә кумдерелергә тиеш.Бу бик мөһим, чөнки вак орлыкны тирән кумсәң, аның туфрактан шытып чыгарга көче житми.
-Үсәр өчен нинди шартлар кирәк?
-Иң беренче шарт - җылылык, беренче ике көндә яктылык булмаса да ярый, ләкин җылы булырга тиеш. Икенче шарт –дымлылык житәрлек булырга тиеш. Артык дымлы туфракта орлыклар чериячәк, ә дымлылык булмаса - кибәчәк.Өченче шарт – яктылык. Орлыклар шыта башлауга, аларны якты урынга күчерергэ кирәк.
-Ә Сез бу кадәр күп кәлшәне мәктәп бакчасына утыртыр өчен генә үстерәсезме, әллә сатар өчен дәме?
- Беразы мәктәп бакчасына утыртыр өчен, ә күбесе сатар өчен. Без ел саен базар бәясеннән түбәнрәк бәя белән помидор, борыч, кәбестә кәлшәлэре сатабыз, теләгән кеше быел да рәхим итеп килеп алсын! Ә чэчэклэрне мэктэп территориясен бизәү өчен устерэм. Бу эшлэрдә Сездән, укучылардан башка гына мөмкин түгел. Быел да бакчабыз матур булсын һэм мул уңыш бирсен әчен бергәләп тырышырбыз дип өметләнәм.
-Киңәшләрегез өчен рәхмәт! Эшегездә зур уңышлар! (Алмаз Гәрәев)
-----------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------
Яз килде, витаминнар эреде...
Ниһаять, кышкы салкыннар артта калды. Урамда яз исе. Табигатьтә үзенә күрә бер җанлану сизелә. Кәефләр күтәренке, кояш та керфекләрен ачты. Кыскасы, сөен дә яшә. Тик кайберәүләрнең әлеге матурлыкка әллә ни исе китми шул, елмаясылары да килеп тормый. Табигать уяна уянуын, әмма алар – юк, кышкы йокыдан уяна алмый интегәләр. Сәбәбе – организмда витамин запасы бетеп киткән.
Тозлы кәбестә ашап җибәр
Җиләк-җимешнең файдалы икәнен һәркем белә, тик бу чорда витаминнарны кибет киштәләреннән эзләргә кирәкми. Чөнки язгы җимешләрдә алар бик аз. Әйтик, кирәкле күләмдәге С витаминын алу өчен көненә 3-4 литр алма согы эчәргә яки өч килограмм әфлисун ашарга кирәк. Ә нәрсә кулланырга кала соң дисезме? Тозлы кәбестә һәм киптерелгән гөлҗимеш. Соңгысында С витамины лимонга караганда – 50, ә алма белән чагыштырганда 100 тапкырга күбрәк. Киптерелгән җимештә витаминнар кыш буе саклана. Гөлҗимештән витаминлы эчемлек әзерләр өчен ике уч җимешкә бер литр су салып, капкач белән каплап, ун минут кайнатабыз. 4-6 сәгать төнәткәч, берничәгә бүлеп эчәбез. Тозлы кәбестәгә килгәндә, аның 100 граммында 20 мг «тормыш» бар.
Яз көне чыршы бәбәгеннән кайнатылган кайнатма витамин чыганагы булып тора. Өч стакан бәбәккә 1,5 стакан шикәр, 2 стакан су салып, ут өстенә куябыз. Кайнап чыкканнан соң, болгата-болгата, сүрән утта тагы 20 минут тотабыз. Кайнатманы чәй белән тәмләп эчәбез.
Катырылган балан, нарат җиләге, сырганак һәм мүк җиләгеннән морс ясап эчәргә була. Моның өчен изелгән 200 гр җиләк-җимеш өстенә ярты литр су һәм шикәр салып болгатып эчәбез.
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Иммунитетны күтәрү өчен тагын берничә киңәшебез бар. Беренчесе – мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз. Актив тормыш рәвеше, гимнастика белән шөгыльләнү, һавада йөрү шулай ук иммунитетны күтәрү чарасы. Сауна һәм мунчага йөрегез. Югары һәм түбән температураның алышынып торуы иммун системасын тонуста тотарга ярдәм итә. Контраст душны да кулланырга була. Әмма аңардан соң каты тукымалы сөлге белән яхшылап сөртенергә кирәк.
Йокы туймау да организмның саклагыч көчен җимерә, шуңа да һәр көнне билгеле бер вакытта йокларга ятыгыз. Йокы вакыты сигез сәгатьтән ким булмаска тиеш. Ашауга да игътибар кимемәсен. Составына пробиотиклар кергән сөт ризыклары, аеруча кефир һәм йогырт файдалы, дип ышандыра диетологлар.
Барлык проблемаларга һәм тормыш кыенлыкларына оптимизм белән карарга өйрәнү дә шәп булыр иде. Пессимистлар, психологлар әйтүенчә, ешрак авырый икән һәм чирләре дә авыррак уза, ди. Кысксы, безнең сәламәтлек – безнең кулда!
__________________________________________________________________
Газета Тәкәнеш урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнде.Газетаның баш мөхәррире Иванова Зөлхия. Компьютер дизайнын Галиев Илназ эшләде.
Киләсе саннарны чыгару әчен Сездән материаллар, яңалыклар, кызыклы темалар, иҗат җимешләрегезне, тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз.