ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ
ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”
Проект эше
Тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьтер технологиясе куллану”.
“Татар телен (туган тел/дәүләт теле буларак) һәм әдәбиятын укыту
методикасына, эчтәлегенә таләпләр” темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында
Башкарды:
Музафарова Лилия Илдар кызы
Эш урыны:
ЯҮМР “Зөя гомуми урта белем
бирү мәктәбе”.
Проект эше яклауга кертелде
Проект эшенең җитәкчесе:
Һадиева Гөлнара Васил кызы
“24 апрель 2015” ел
Казан
2015
Эчтәлек
I. Кереш......................................................................................................... 3-4 б.
II. Төп өлеш.
2.1 . Инновация, технология турында төшенчә 5б
2.2. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләре 6-14 б.
2.3. Информацион технологияләр – укучыларның гомуми эрудициясен
киңәйтүдә зур роль уйный............................................................................15-17б.
2.4 Яңа технологияләрнең сңламәтлеккә йогынтысы 18-19б.
III. Йомгак....................................................................................................20 б.
IV. Кулланылган әдәбият................................................................................21б.
Кереш
Без бүген шулкадәр катлаулы, тиз үзгәрүчән дөньяда яшибез. Бер яңалыкны кабул итеп, эшкәртеп бетерергә өлгермисең, икенчесе пәйда була. Шуның белән бәйле рәвештә, мәгариф системасы үзгәрешләр һәм яңарышлар юлында. Бу һич кенә дә очраклы хәл түгел: мәгарифне модернизацияләү, ягъни заман таләпләренә җавап бирерлек итеп камилләштерү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Мәгарифне яңача (инновацион) үстерү - киләчәгебезнең нигезе. Шуңа күрә белем бирүдә яңа юнәлешне үстерү - төп бурычларның берсе.
Безнең алга да яңа максатлар килеп басты. Яхшы сыйфатлы белем бирү өчен, мәгарифтәге үзгәреш-яңарышларны кабул итә белергә кирәк. Мәктәп – заманны иң дөрес һәм җитез чагылдыручы көзгеләрнең берсе ул.
Һәр укытучы укытуның сыйфаты, укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә. Шуңа күрә белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юн-әлдерелгән процесста укучылар үзләштергән белемнәрнең нәтиҗәсе һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары, иҗади көче һәм сәләте, үсеше кергә-нен укытучы һәрвакыт күздә тотып эшләргә тиеш. Хәзер сүз белем бирү про-цессын компьютерлаштыру, төрле педагогик, шул исәптән, яңа технологияләр кертү турында сүз бара.
XXI нче гасыр мәктәбе укытуның традицион формалары һәм технологияләре белән генә чикләнеп калмый. Аның эчтәлеге инновацион процесслар белән ту-лыландырылганда гына алга китеш, үсеш алырга мөмкин. Соңгы елларда укытуда төрле яңа технологияләрне куллана башладылар. Шуларның берсе –компьютерлы (информацион) укыту технологиясе.
Татар теле — халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, аны камилләштерү, үстерү—дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үз-ләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы —мәктәпләрдә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын инновацион технологияләр кулланып, сыйфатлы, нә-тиҗәле итеп укыту. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту - уку процессын яңача оештыру дигән сүз.
Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм,
3
әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып- белү активлыгын шәхеснең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим.
“Ишеткәнемне онытам, күргәнемне истә калдырам, ә эшләп өйрәнгәнемне үз-ләштерәм”, - диелә кытай мәкалендә. Димәк, безнең бурыч, татар теле һәм әдә-биятын укыту процессын , инновацион технологияләр ярдәмендә, укучылар истә калдырырлык һәм алган белемнәре үз эзләнүләренең нәтиҗәсе булырлык итеп оештыру.
Проект эшебез татар һәм рус мәктәпләрендәге балалар белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына багышлана.
Проектның актуальлелеге:
Америка педагогы, социолог Джон Дьюи: “Әгәр бүген кичәге төсле укыт-сак , без балаларыбызның иртәгәсен урлыйбыз” – дигән. Бүген укытучы, иҗа-ди шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар бе-лән таныш булырга гына түгел, ә яңа технологияләрне үзләштереп, эшли белер-гә дә тиеш. Бүгенге балалар яңа технологияләр белән бик иртә таныша. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга - шул ук яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Компьютер технологияләрен кулланганда укучы турыдан- туры белем бирү процессында катнаша. Дәрес җанлы, кызык үтә.
Проектның төп максаты:
татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләренең унышлылыгын ачыклау;
татар һәм рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытуда заманча технологияләргә таяну үзенчәлекләрен анализлау.
Бурычлары:
заманча технологияләрне куллану мөмкинлекләрен ачыклау;
компьютер технологиясенең практикада куллануның нәтиҗәлелеген билгеләү.
Көтелгән нәтиҗә:
4
1. Укытучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.
2. Тәҗрибә уртаклашу .
3. Проект буенча презентация эшләү.
Төп өлеш
Инновацион технологияләр турында төшенчә
“Инновация” (яңа, заманча) термины XIX гасырдан уку кулланылышта йөри. Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек итә башлагач, америка галиме Джеймс У.Боткин тәкъдим иткән, чөнки ХХ гасыр башы җитештерү өлкәсенә яңалыклар кертү турындагы фән барлыкка килү белән мәгълүм. Педагогика өлкәсендәге яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә.
Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация” төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Бүген мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, укыту технологияләрен һәм техникасын, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң колач алды. Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланыла торган методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Димәк,инновацион технологияләр, балаларга белем биргәндә, яңа методлар, ысуллар куллану булып чыга.
Ә Америка Кушма Штатларындагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе белгечләре аңлатканча, яңа технология белем бирү барышын, белемнәрне үзләштерү нәтиҗәләрен, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Әлеге гамәлләрнең бурычы – укыту процессын яңалыклар кертү бәрабәренә даими камилләштереп тору; яңа дәреслекләр, әсбаплар, компьютер программалары һ.б. чыганаклар белән тәэмин итү.
.
5
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләре
Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Укытуның бу төр яңа технологияләрен урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала.
Педагогик кадрларның квалификациясе, аоарның хәзерге заман технологияләрен куллануга әзерлеге – белем бирүне заман таләпләренә китерүнең төп нигезе булып тора. Информацион коммуникатив технологияләр укучыларга гына түгел, укытучыларга да үсү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Балаларның һәм яшүсмерләрнең информацион аралыклары үсү һәм киңәюе укытучыларны да укучылардан калышмаска, өйрәнергә мәҗбүр итә. Укытучылар җәмгыятьтә барган үзгәрешләрдән читтә калмады, иң беренчеләрдән булып компьютер, информацион технологияләр кулланып укыта башлады. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары яңа технологияләрне кайларда кулланалар соң?
Электрон документлар эшләгәндә;
мультимедияле программалар белән эшләгәндә;
үзбелемеңне күтәрү өчен интернет челтәре ресурсларын кулланганда;
дәресләргә үзерләнгәндә;
электрон почта аша язышканда;
дистанцион конкурс, олимпиада, конференцияләрдә катнашканда;
дистанцион белем алганда.
Компьютер тере укытучыны алыштыра алмаганлыгын яхшы аңлыйбыз, ләкин алга киткән заманда мондый технологияләрдән куллану хезмәтне берникадәр җиңеләйтә
6
дә. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә. Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. .
Дәресне заман таләпләренә җавап бирә торган компьютерлар белән тәэмин итү – мәгълүмати технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Укыту-тәрбия эшендә мәгълүмати технологияләрне максатчан файдалану өчен укытучының фәнни-методик яктан югары әзерлекле булуы белән беррәттән укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белү осталыгы да таләп ителә..
Ә менә ни өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологиясе куллану кирәк соң? Инновацион технология чаралары кулланып бу дәресләрдә нинди мәсьәләләр чишеп, хәл итеп һәм нәрсәгә ирешеп була соң? Шушы сорауларга җавап биреп карыйк әле.
1.Укучыларда дәрескә карата кызыксыну уята. Балалар мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында татар теле һәм әдәбияты дәресләренең дә компьютер, интернет кулланып өйрәнергә мөмкин икәнлеген күрәләр.
2. Мондый интерактив белем бирү чаралары баланың фикерләү сәләтен үстерә.
3. Эстетик тәрбия бирә.
4. Информацион культура тәрбияли.
5. Укытуның сыйфатын күтәрә.
6. Предметара бәйләнеш булдыруга ярдәм итә.
7. Укучыларда эзләнү - тикшеренү теләге уята.
Рус мәктәбендәге рус телле укучыларда татар телен телен өйрәнүгә кызыксыну уяту зур тырышлык сорый. Компьютер технологияләрен кулланып укыту шушы проблеманы да хәл итәргә булыша. Шулай ук бу метод укучыларны
7
компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар әзерләргә өйрәтә. Әдәбият дәресләренә әдипләр турында рефератлар, мәгълүматлар әзерләү дә компьютер ярдәмендә башкарыла.
Күренекле педагог В.Сухомлинский “ Якты фикер, хис, иҗат, матурлык, уен белән ямьләндергәндә генә балаларга белем алу кызыклы, мавыктыргыч эш булып тоелачак” дигән. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә, чөнки мониторда барлык биремнәр укучының игътибарын җәлеп итә торган дәрәҗәдә матур, зәвыклы итеп , эстетик яктан камил эшләнә. Чөнки ул аның алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга. Презентацион материалларны класстан тыш чаралар үткәргәндә, ата-аналар жыелышларында, әдәбият дәресләрендә язучының тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә дә кулланырга мөмкин. Дәрес өчен презентацияләрне укучылардан ясату да белем сыйфатын күтәрүдә уңай нәтиҗә бирә.
Ләкин шунысын да билгеләп үтү мөһим: башка предметлар буеча электрон пособияләр, төрле программалар сатуда бик күп, ә татар теле һәм әдәбияты өчен мондый әсбаплар әлегә бик аз. Шуңа да укытучыларга эзләнергә, презентацияләр төзү өчен төрле чыганаклардан материаллар тупларга туры килә.
Бүгенге көндә мәктәптә компьютерлар өчен эшләнгән “Татар теле. Заман” дип аталган компакт - дисклар бар. Сөйләм үстерү дәресләрендә бу компакт – дискларны куллану укучылар өчен бик файдалы. Мондагы материаллар рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә кызыексыну уята. Мисал өчен “Яшелчәләр” темасын гына алыйк. Төрле яшелчәләрнең исемнәре татар телендә яңгырап, укучыларда сүзләрне дөрес әйтүгә һәм дөрес язуга булышлык итә. Шулай ук үрнәк диалоглар сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерәләр. Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы - күпме тәҗрибә тупладык.
Күренекле рус галиме А. Зинченко әйтүенчә “ В образовании требуется осуществить переход от человека знающего к человеку умеющему. ” Бу уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытуда эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм
8
заман ихтияҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш.
Бүгенге көндә рус балаларын татар теленә өйрәтү барышында файдалы, кызыклы итеп, заманча технологияләрдән файдаланып, уңай нәтиҗәләргә килергә тырышабыз.
Сыйфатлы белем бирү һәм алган белем-күнекмәләрне камилләштерү өчен, заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы файдалану зур әһәмияткә ия. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрне куллануның өстенлеге шулай ук бәхәссез. Компьютер күрсәтмәлелекне, контрольдә тотуны тәэмин итеп, җитәрлек мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын сизелерлек күтәрүгә ярдәм итә. Компьютер куллану нәтиҗәсендә укучы дөрес язарга, дөрес укырга өйрәнә, аның сүзлек запасы байый. Компьютер ярдәмендә бик күп эш: мультимедиа презентацияләре, төрле тестлар, схемалар һ.б. башкарып була. Мәсәлән, презентация программаларын төзегәндә, укытучы анда төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр куллана ала. Мондый программа белән танышканда, укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Электрон презентацияләр даими кулланылганда гына уңай нәтиҗәләргә китерә. Презентация слайдлары яңа материалны аңлатканда да, белемнәрне актуальләштерү этабында да, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру этапларында да уңышлы кулланылырга мөмкин. Материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Яңа теманы аңлатканда, презентация бирелешенең әһәмияте зур. Слайдларда рәсемнәр, схемалар, даталар, терминнарга аңлатмалар, кыскача тезислар язылырга мөмкин. Яңа тема аңлату дәресе тулаем слайд карап утыруга гына кайтып калырга тиеш түгел. Дәрес барышында башка эш төрләре дә: дәреслек белән эш, тактага язу, сүзлекләр белән эшләү һ.б. актив кулланыла. Шулай итеп, презентация материалын күрсәтү башка эш төрләре белән үрелеп бара. Рус телле балаларны аралашуга өйрәтү диалоглар аша ирешелә. Шуңа да төрле ситуацияләргә диалоглар төзибез. Ләкин коры диалог кына укучыны ялыктыра. Шуңа күрә аларны кызыксындыру максатыннан диалог темасына туры килгән слайдлар файдалану зур роль уйный.. Рәсемгә карап яңа сүзләр, гыйбарәләр туа һәм сөйләмгә кереп китә.
Электрон презентацияләр төзү өйгә эш итеп тә бирелергә мөмкин. Мондый эшләр башкару укучыларга үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп әйтергә өйрәнергә
9
мөмкинлек бирә..
Компьютер технологиясе күнегүләр системасын тормышка ашыруны да тәэмин итә. Бу исә үз чиратында уку процессын камилләштерергә, сөйләм материалын үзләштерүне җиңеләйтергә тиеш. Интерактив эшчәнлек барышында укучы үзенең җавапларының дөреслеген дә тикшереп бара ала. Мәсәлән, укучыларга түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәргә мөмкин.
Диалогик сөйләм телен үстерү өчен күнегүләр:
– сорау-җавап диалогы. Бу эш вакытында укучы сорауда чагылдырылган тел материалына нигезләнеп, компьютердагы сорауларга җавап бирә;
– җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган диалог. Сорауга дөрес җавапны укучы берничә варианттан сайлап ала;
– ирекле җавапка корылган диалог. Бу диалог төрле варианттагы җаваплары булган компьютер программасы белән тәэмин ителә;
– текстта төшеп калган фразаларны (репликаларны) язып бетерү күнегүләре. Компьютер аша текст тәкъдим ителә. Рус телендә бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп, укучы текстта файдалана ала;
– диалог төзү өчен үрнәк тәкъдим итү яки тел ситуацияләрен бирү;
– монологик сөйләмне диалогик сөйләмгә әйләндереп язу.
Ишетеп аңлау өчен аудиотестлар, сөйләм күнегүләре.
Трансформацияләү күнегүләре:
– бирелгән җөмләләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп бәйләнешле текст төзү;
– бирелгән текстта алмашлыкларны исемнәр белән алмаштырып язу;
– яңа сүзләр кулланып, текстны үзгәртеп язу һ.б.
Бүгенге көндә мәктәпләрдә компьютер киң кулланыла. Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.
10
Яңа технологияләр буенча эшләү укытучының дәресләрдә төрле позициядән чыгып эшләвен күз алдында тота. Ул режиссёр да, укытучы да, укучы да, билгеле бер эшнең оештыручысы да була.
Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала. Ялыктыргыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә, иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану бик мөһим. Соңгы вакытта мәктәпләрдә тоташтан Интернетка тоташу бара. Димәк, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда интернет-материалларны киңрәк кулланырга була дигән сүз. Барлык фәннәр буенча да, шул исәптән татар теленнән дә, мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара.
Беренчедән, магнитлы “хәтердә” саклануы сәбәпле, башкаларның да аннан күп тапкырлар файдалана алу мөмкинлеге бар.
Икенчедән, бөтенләй яңа мәгълүматны эзләп табарга, аны башкалары белән чагыштырып, конструктив аралашуга корылган проблемалы ситуация булдырырга мөмкин. Әлеге материал дәреслектә бөтенләй юк, шул ягы белән ул кызыклы да. Тикшерү һәм эзләнү барышында укучылар әлеге проблемага карата үз фикерен, үз мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.
Өченчедән, алдан ук уйланылган тема буенча күзәтү бурычы куела. Бу – укучының иҗади эше буларак бәяләнә ала. Интернет мөмкинлекләреннән файдаланган очракта белем сыйфаты дәрәҗәсе, укуга булган теләк-омтылыш тагын да арта.
Димәк, укытучының, үзлегеннән укып, белемен күтәрүдә һәм дәресләр уздыруга үзерләнүендә Интернетның ресурсларыннан белеп файдалануның да әһәмияте зур.
Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасына бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе укытучыларны иҗади эзләнүләргә китерде. Билгеле булганча, БДИ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнни камил белү белән бергә, укучыларны кече класслардан ук тестлар белән эшләргә өйрәтү зарур. Кәгазьдә язып, аны укучыларга
11
таратып, соңыннан җыеп алып тикшерү укытучыдан бик күп вакыт сорый. Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Тестлар төзү өчен аеруча Hyper Test программасы аеруча отышлы. Әлеге программа белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ачыклау өчен бик тә уңайлы.
WORD
Бу программа ярдәмендә укытучылар эш планнарын, рефератлар, биремле карточкалар язалар, кроссвордлар, ребуслар төзиләр. Кроссвордларны рус төркемнәрендә лексиканы ныгытыр өчен, аерым сүзләрнең дөрес язылышын
истә калдырыр өчен, әдәбият дәресләрендә грамматик күнекмәләрне эшкәртү өчен куллану яхшы. Ребусларны орфографик күнегүләр өчен һәм лексиканы активлаштыру өчен кулланып була. WORD программасы буенча күп кенә укытучылар, шулай ук, тестлар да төзиләр, аларны бастырып, укучыларга өләшәләр. Тестлар төзү өчен, төрле мөмкинлекләр бар:




Мондый тестларны укучылар компьютерда тиз генә арада эшли һәм саклап калдыра ала, ә укытучы дәрестән соң аларны тикшерә. Тест ярдәмендә укучыларның белемнәрен тикшерү юлы бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек чорында бигрәк актуаль.
12
POWER POINT
Бу программа электрон презентацияләрне эшкәртү һәм карау өчен кирәк. Монда берничә юл сайларга мөмкинлек бар:
Әзер презентацияләр.
Иҗат иткән презентация.
Мөстәкыйль рәвештә иҗат ителгән презентацияләр.


Презентация – слайдлар җыелмасы ул, автоматик яки мышкага чиртеш ясау белән үзгәрүчән. Слайдларны күрсәтү авазлы язма белән алып барылырга мөмкин (алып баручы тексты, музыкаль кушылу).
Презентация конкрет дәрескә яки дәресләр циклына, конкрет сыйныф өчен төзелә. Презентацияне татартеле дәресләрендәяңа теманы аңлатканда куллану уңышлы, ә әдәбият дәресләрендә ул текстның эчтәлеген төзергә булыша.
Көчле укучылар бирелгән темага үзләре презентация төзи алалар. Бу балаларның иҗади активлыгын үстерергә булышлык итә. Кайбер балалар видеофильмнар да төшереп киләләр. Үзең төшергән фильм буенча сөйләү тагын да кызыграк була.
PUBLISHER
Бу предметларның сәнгать эшләнешен проектлаштыру, конструкцияләү һәм җыеп салуның гади программасы.
Бу программаны үзләштереп, без укучылар белән берничә минуттавизит
13
карточкалары,
мактау грамоталары,
чакырулар,
бүләкләү открыткалары,
концерт һәм спектакль репертуар программалары,
буклетлар (язучылар иҗаты буенча, дәрескә материал буларак
яки укучыларга терәк буларак),
газеталар,
WEB-битләр һәм башкаларны иҗат итә алабыз.
Без дә үзебезнең дәресләребездә компьютер кулланабыз. Мәктәбебез заманча интерактив такталар , компьютерлар, проектрлар белән җиһазландырылган.
“Укытучыга-компьютер” -“Мәгариф” илкүләм дәүләт проекты кысаларында бирелгән ноутбуклар никадәр уңай мөмкинлекләр тудырды. Татар музыкасын
тыңлыйсыңмы, җыр өйрәтәсеңме, татарча мультфильм карыйсыңмы, презента-ция ясыйсыңмы, язучының иҗатына белешмә, мәгълүмат туплыйсыңмы- барысы да компьютерда, ә интернетта күпме әзер материал! Һәрберсен урынлы куллан, өйрән, кара! Укытучының да, укучының да аерылмас киңәшчесенә әйләнде шул компьютер. Х.Шабановның “Китап” шигырен аз гына үзгәртеп: “Компьютер — дустым минем, киңәшчем, ярдәмчем минем”,- диясе генә кала.
14
Информацион технологияләр – укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтүдә зур роль уйный
Татар теле дәрес буларак укытыла башлаганнан бирле (XVIII гасырда Сәгыйть Хәлфин эшчәнлеге белән бәйле) һәр чор укытучылары һәм методистлары укытуны камилләштерү ысул һәм алымнарын булдырырга тырышканнар. 21 нче гасырда укытучы һәм укучы арасындагы уңай эмоциональ халәт, укучыларда белем алуга мотивация булдыру, балаларга төпле теоретик белем бирү белән беррәттән аларның сөйләм телен үстерүгә дә урын бирүне үз эченә ала. Бүгенге информацион технологияләр үсеше һәм техника алгарышы заманында исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдына укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтү максаты да килеп баса.
Әхмәт Зәки улы Рәхимовның “Укучыларның иҗади фикерләвен үстерү технологиясе”, Ф.Г.Казыйханова, В.С.Казыйхановларның “Иҗади үстерелешле технология”ләренә нигезләнеп, гомуми эрудицияне киңәйтү татар теле дәресенең коммуникатив һәм тәрбияви максатларын тормышка ашыру белән бергә үрелеп барырга, шул ук вакытта бирелгән теоретик белемне ныгытуга да хезмәт итәргә тиешлеге күз уңында тотыла. Татар теле дәресләрендә татар халкы этнографиясе һәм тарихы турында мәгълүмат бирү укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтүгә йөз тота торган мәгълүматлар тупланмасын тәкъдим итү чарасы булып тора. ФГОС таләпләре буенча укучы дәреслектә эшчәнлекнең нәтиҗәсен, материалны үзләштерү дәрәҗәсен бәяләп барсын иде: “бусы - үземнеке, бусы - иптәшемнеке”. Бала мөстәкыйль тикшерү алып бара, йомгаклый, нәтиҗә чыгара, үзен-үзе бәяли. Укучылардан әледән-әле “Хаталы сүзне төзәтү”, “Махсус хата ясау”, “Мин нәрсәне беләм һәм нәрсә белмим?”, “Нәрсә эшләнде?”, “Эш ничек башкарылды?” кебек регулятив эш төрләренә җаваплар эзләтергә кирәк.
Мондый төр мәгълүматны презентацияләр, видеороликлар ярдәмендә тәкъдим итәргә мөмкин. Әлбәттә, аларны әзерләү һәм дәрес тукымасына кертеп җибәрү укытучыдан зур әзерлек таләп итә. Әзерлек барышында татар халкының этнографиясе һәм киенү рәвеше турында язылган күпләгән монографияләрне кулланырга мөмкин. Шул исәпкә Маргарита Константиновнаның “Татарский костюм: Из собрания государственного музея Республики Татарстан” (Казан, 1996;
15
252 бит), “Этнография татарского народа” (Казан, 2004; 287 бит), “Историческая этнография татарского народа” (Казан, 1990; 134 бит) һәм күпсанлы башка хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә була. Укучыларга кызыклы һәм бай материал әзерләп тәкъдим итү өчен, Карл Фуксның 1844 нче елда басылып чыккан “Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях” хезмәтен куллану бик уңышлы.
Күрсәтмәлелек принцибын тормышка ашыру максатыннан татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, эш кораллары, йорт-җире фоторәсемнәрен, әлбәттә, интернет сайтларыннан алырга мөмкин. Тик андагы материал бик бай түгел, шуңа күрә укытучы үзе күпсанлы музейларда булырга, аларның экспонатлары белән якыннанрак танышырга һәм фотога төшереп, әлеге фотосурәтләрне үз
презентацияләрендә куллана алырга тиеш.
Дәрестә әлеге төр мәгълүматны бирүне системалы итеп оештырырга була. Әйтик, 5 нче сыйныф укучыларына күбрәк рәсемнәр кулланылган, җиңел формадагы информация бирү кулайрак булса, шул ук вакытта уен элементлары белән аралаштыру да укучыларның информацияне кабул итү һәм белем алуга мотивация булдыру файдасына. Тора-бара, югары сыйныфларга якынлашкан саен, материалны катлауландыра барырга мөмкин, югары сыйныф укучылары фәнни-тикшеренү эше алып барып, үзләре дә аерым бер темага доклад, реферат, презентация әзерли ала.
Мондый төр дәресләр үткәрүнең актуальлеге бәхәссез. Беренчедән, бүгенге көндә мәктәпләрдә татар халкы тарихы бик аз күләмдә укытыла яисә бөтенләй укытылмый. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә, коммуникатив һәм тәрбияви максатларны күздә тотып, кызыклы этнографик-тарихи темаларны яктырту укучыларга үз халкының үткәне турында күпмедер күләмдә мәгълүмат биреп, аларда татар тарихын өйрәнүгә мотивация булдыра. Икенчедән, бүгенге көн укучыларында татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре турында күзаллау бик шартлы. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче балалар өлкән буын вәкилләре – әби-бабаларыннан читтә яши, шуңа күрә аларда татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре турында хәбәрсез булып калуы ихтимал: “Әбиләрегез яшь чакта кулъяулыклар чиккәндер, күргәнегез, сораганыгыз бармы?” - дип сорагач,
16
балалар “без әби белән яшәмибез, ул аерым яши” яки “әби-бабай үлгән, йортлары сатылган инде”, диләр. Өченчедән, мондый тип информация укучыларда милли музейларга һәм аларның экспонатларына кызыксыну уята, укучылар музейга барыр алдыннан да күпмедер күләмдә мәгълүмат ала. Гомумән, социомәдәни компетенцияне тел материалы белән бергә үреп, диалогик яки монологик сөйләм итеп үткәргәч, укытучы үзе укучыларны музейга алып бара ала, музейга барырга теләк белдерүчеләр саны бермә-бер арта. Дүртенчедән, укучыларда татар халкының дөнья цивилизациясенең бер өлеше булуын, аның үз милли киенү рәвеше, күзаллаулары, гореф-гадәтләре, рухи һәм материаль байлыгы барлыгы турында фикер урнаша.
Ә тәрбияви максаты татар милли бизәкләре, татар халкының киенү
үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, аш-су осталыгы, кулдан эшләнгән эш кораллары турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз халкының гореф-гадәтләренә, этнографик үзенчәлекләренә ихтирам-хөрмәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү булган дәресләр комплекслы тәкъдим ителсә, укучыларыбызда үз халкы мәдәнияте турында тулы күзаллау булдырырга мөмкин. Шул рәвешле бүгенге заман 21 нче гасыр укытучысы татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү белән беррәттән, укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.
17
Яңа технологияләрнең сәламәтлеккә йогынтысы.
Алда язып киткәнебезчә, кече яшьтән үк балалар компьютер белән мавыгалар, бик күп информация алалар. Алар компьютерны уенчык, уйнау мөмкинлеге итеп кабул итәләр, шуңа күрә без дәресләребездә балаларга компьютерның эш коралы икәнлеген исбатларга да тиеш булабыз. Һәрбер мәктәпнең төп бурычы балаларның исәнлекләрен дә саклау бит әле.Бүгенге көндә һәр гаилә заманнан артта калмаска тырыша. Өйдә дә компьютер, планшет, телефон. Мәктәптә дә бөтен кабинетларда иртәдән кичкә кадәр компьютерлар , интерактив такталар эшләп тора. Ә бу һәрвакыт файдагамы соң? Шул хакта да бераз фикер йөртеп алыйк әле.
Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту, психик тотрыксызлык, һава чисталыгын тәэмин итүче җиңел ионнарның сирәгәюе, виртуаль чынбарлык белән мавыгу «чире» һ.б. шундый тискәре факторлар күзәтелә.
Күз авырулары һәм аларны булдырмау чаралары.
Компьютер мониторының күзгә тәэсире Россиядә дә, чит илләрдә дә өйрәнелде. Нәтиҗәдә түбәндәгеләр ачыкланды:
кайбер кешеләрдә кератоконъюктивит, ретинит, катаракта, глаукома кебек күз авырулары килеп чыгу электромагнит нурланышның тискәре йогынтысынннан түгел, бәлки көн дәвамында мониторга текәлеп, зур игътибар белән киеренке хәлдә эшлә-гәнлектән була;
көннең икенче яртысында гомуми арыганлык халәте, күз кыру яки әчетү, баш авырту шулай ук мониторның һәм андагы сурәтнең сыйфатсызлыгы нәтиҗәсе булуы ихтимал; компьютерда 20 минут дәвамында эшләгәннән сон, укучыларның күрүе начарлана; аннан сонгы дәресләрдә аларның эшкә сәләтлелеге ике тапкыр кими;
хатын-кыз операторлар ирләргә караганда тизрәк арый, эш көне ахырына аларда вакыт-лыча миопия (ерактан күрмәү) күзәтелә;
озак вакыт монитор каршында утыру нәтиҗәсендә төсләрне аеру вакыт-вакыт кыен-лашырга, көчле яктылыктан гадәттәге күз чагылу дәвамлырак вакытка сузылырга, су-рәтнең җемелдәп торуы психикага тискәре йогынты ясарга мөмкин.
18
Әлеге һәм башка уңайсызлыкларның сәбәпләре нидә? Компьютер белән эшләгәндә күз нигә арый?
Белгечләрнең җавабы мондый:
машинкада басылган тексттан аермалы буларак, экрандагы язу, сурәт гел үзеннән-үзе яктыртылып тора;
күз арый, чөнки компьютер сурәте – пиксельләрдән (нокталардан), ә басма текст тоташ сызыклардан гыйбарәт;
сурәтнең (язуның) вакыт-вакыт җемелдәп алуы, пыяла экранда кояш нурларының, лампа утының чагылуы күзгә зыянлы;
карашны күп тапкырлар кәгазьдәге тексттан - клавиатурага, аннан экранга күчерү күзгә ялыктыргыч тәэсир итә;
эш урынының унайлы булмавы да - тиз аруга китерүче сәбәпләрнең берсе.
Киңәшләр:
Баланың компьютердагы эшчәнлегенең максатын ачыкларга;
Компьютерда эшләү вакытын контрольдә тотарга;
Интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга;
Компьютер кабинетының җилләтелүенә һәм андагы яктылыкның нормага килүенә ирешергә.
19
Йомгаклау
Дәресләребездә бу яңа технологияләрдән кулланып укучылардан нәрсә көтәбез соң? Көтелгән нәтиҗә:
-укучыларның мәгълүмати технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес булуы;
-укучыларның әйләнә-тирә дөньядагы мәгълүмати агымда ориентлаша алуы ;
- мәгълүмат белән эшләүнең практик төрләренә төшенүе ;
-заманча техник чаралар ярдәмендә мәгълүмат алмашу күнекмәләрен белүе;
-укучыларның танып-белү эшчәнлеге активлашуы;
-татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уянган шәхес
Компьютер технологияләрен татар теле дәресләрендә куллану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек, һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә. Алар яңа төр мәгълүмат табуның аеруча әһәмиятле функцияләрен үти, белемне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора. Әлеге технологияләрдә уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.
Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру уку-укытуның мөһим принцибы булып санала. Моңа биремнәрне репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлар катлауландыра бару, дәресләрдә фәнара бәйләнеш фрагментларыннан, һөнәри эчтәлектәге сораулардан, милли-төбәк компонентыннан һәм компьютер технологияләреннән нәтиҗәле файдалану юлы белән ирешелә. Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.
Йомгак итеп, шуны әйтер идек: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәҗәдә кулланса,төрле уен ситуацияләре,сөйләм күнегүләре , инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,ул,һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.
Ләкин, сәламәтлек турында да онытмыйк!
20
Кулланылган әдәбият.
Нигъмәтуллин Х. Тестларны компьютер ярдәмендә чишү. // “Мәгариф” журналы/ 2007, № 8
Газизуллина Р. Мәгълүмати технологияләрдән файдаланып.// “Мәгариф” журналы / 2007, № 12
.Балобанова А. Компьютер технологияләрен кулланып. // “Мәгариф” журналы / 2004 , № 6.
Чегвинарцева О. Дәресләрдә яңа педагогик технологияләрне куллану.//
“Мәгариф” журналы / 2007, № 11.
Вәлиев Р. Информационное обеспечение процессов образования.// “Мәгариф” журналы/ 2005, № 6.
Минһаҗев А. Дәресләрдә компьютер куллану.// “Мәгариф” журналы/ 2006, № 7
Е.С.Полат,М.Ю.Бухаркина, М.В.Моисеева “Новые педагогические и информацирнные технологии в системе образования”, “Академия”, 2010
Интернет материаллары
21