Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Тихоновская средняя общеобразовательная школа»
Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
Утвержден
Педагогическим советом
протокол от _____2016г. №__
Введено приказом от_____2016г.№__
Директор школы
_________
Подпись
Рабочая программа
по татарскому языку в 8 классе
на тему: « Занимательная грамматика»
Составитель: Учитель
татарского языка и литературы Шакирова Р.И.
Согласовано
Заместитель директора .________
«___»_______2016г.
Рассмотрено (обсуждено)
На заседании МО, протокол от «__»____2016г. №__
Руководитель МО ______
«__»______2016г.
Тихоново 2016
Аңлатма язуы
Эш программасы структурасы.
Туган телне (татар телен) өстәмә рәвештә өйрәтү өчен эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне үз эченә алган курсның эчтәлегеннән, календарь-тематик планнан.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Россия Федерациясе Законы(№ 273-ФЗ, 29.12.2012);
«Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (№68-ЗРТ, 22.07.2013);
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче карары нигезендә расланган “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы (№ 2744/14, 19.08.2014) хаты.
Тел,сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү- безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, морфология һәм җөмлә кисәкләрен тирәнтен өйрәнү- иң төп мәсьәләләрнең берсе.
Әлеге “Кызыклы грамматика” өстәмә дәрес программасы шушыларны истә тотып төзелде.
Татар теле буенча оештырылган өстәмә дәрес бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.
Эш түбәндәге тәртиптә бара: морфология , синтаксис һәм сөйләм культурасы укучыларда татар телен камил белү теләге уянырлак итеп алып барылырга тиеш. Моның өчен тел курсының һәр бүлеген өйрәнгәндә татар телен өйрәнүнең практик әһәмиятен ассызыкларга, укучыларга татар теленең байлыгын, матурлыгын, сүзләрнең төрле яңгырашын, бер үк сүзнең яңа бизәк алганын күрсәтергә кирәк.
Сүз сәнгате - халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк 34 сәгатькә исәпләнгән бу программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.Бу дәресләр укучыларның сәләтләрен ачуга юнәлеш бирә, бердәм республика имтиханнарына әзерләүдә ярдәм итәчәк , дип уйлым..
Түгәрәкнең максаты һәм бурычлары:
- укучыларның телдән һәм язма бәйләнешле сөйләмен үстерү;
- сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;
- ирекле рәвештә фикерне җиткерә белү;
- балаларның “Кызыклы грамматика” буенча алган белемнәрен тагын да тирәнәйтү;
- укучыларда эзләнүчәнлек, иҗадилык, активлык формалаштыру;
- телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү.
- балаларны дәүләт имтиханнары һәм олимпиадаларына эзерләү.
- фәнни педагогик хезмәтләрне өйрәнү;
Курсның юнәлеше:
Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү.
Балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү.
Балаларның милли телен баету.
Сәләтле балаларны ачыклау.
Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре
-дәрестә кулланылган сүзләрнең грамматик формаларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга күнектерү;
-укучыларның үз фикерләрен иркен, эзлекле һәм дәрес итеп әйтә белүләренә ирешү ;
- укучыларда мөстәкыйльлек , җаваплылык тәрбияләү;
- татар теле аша татар халкының яшәеше , мәдәнияте , сәнгате, гореф-гадәтләре турында мәгълүматен тирәнәйтү.
Тематик план
№ п/п | Тематик бүленеш | Сәг.саны | Эш төрләре | Көтелгән нәтиҗәләр Махсус белем һәм күнекмәләр | план | Факт. |
1 | Кереш сүз. Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре. Сөйләм этикеты. | 1 сәг. | Лекция. Тикшеренү эше (укучылар һәм укытучылар сөйләменә күзәтү ясау | | | |
2 | Морфология. Исем сүз төркеме | 1 сәг. | Эшлекле уен ( группаларда эш) | Исем – предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр кушымчалары ялгану. | | |
3 | Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. | 1 сәг | | Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучыга (син, сез), сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе. | | |
4 5 | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше | 2 сәг | тест | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү, тартымсыз исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге аерманы табу. | | |
6 | Сан | 1 сәг | Төркемнәрдә эшләү | Предметның санын, исәбен беледереп, ничә? күпме?никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану. | | |
7 | Сан төркемчәләре | 1 сәг | Карточкалар белән эш | Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш ( төп, тәртип, чама, бүлем, җыю) төркемгә бүленүе. | | |
8 9 | Сыйфат һәм аның төркемчәләре. Исемләшкән сыйфатлар. | 2 сәг. | Фикер алышу. Практик эш. Тест чишү.Бәйләнешле сөйләм үстерү. Лекция. | Сыйфатның предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе. Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы | | |
10 11 | Рәвеш Рәвеш төркемчәләре | 1 сәг. 1сәг | Төркемнәрдә эшләү тест | Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төрләнми торган сүз төркеме булуы. Мәгънәләре ягыннан рәвешнең 6 төркемчәгә: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләргә бүленүе. | | |
12 13 | Алмашлыклар Алмашлык төркемчәләре | 1 сәг 1сәг | Карточкалар белән эш тест | Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеменең алмашлык дип аталуы. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы. Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары | | |
14 15 16 | Фигыль Фигыль һәм аның төркемчәләре. | 1 сәг. 2сәг | Фикер алышу. Практик эш.Тест чишү.Бәйләнешле сөйләм үстерү. тест | Фигыльләрне эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләргә бүлү. Фигыльнең башлангыч формасы һәм барлык-юклык төре. Фигыльләрнең төрләнеше һәм җөмләдәге роле буенча 7 төркемчәгә: хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив фигыльләргә бүленүе. | | |
17 | Аваз ияртемнәре | 1 сәг | Карточкалар белән эш | Аваз ияртемнәренең ясалышы, җөмләдә кулланылышы, дө-рес язылышы. Алардан ясалган сүзләр. Аваз ияртемнәрен морфологик яктан тикшерү. | | |
18 | Хәбәрлек сүз | 1сәг | | Хәбәрлек сүзләрне җөмләдә куллану күнегүләре. Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү. | | |
19 | Бәйлек | 1сәг | Карточкалар белән эш | Бәйлекнең грамматик мәгънәсе һәм синтаксик функциясе. Бәйлекләрнең төркемчәләре. Бәйлек сүзләр. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне практик куллану. | | |
20 | Кисәкчә | 1сәг | Карточкалар белән эш | Кисәкчәләрнең төркемчәләре, дөрес язылышы. Аларны сөйләмдә куллана белү, дөрес язу күнекмәләре булдыру. | | |
21 | Теркәгеч | 1сәг | тест | Теркәгечләрнең төркемчәләре (тезүче теркәгечләр, ияртүче теркәгечләр). Теркәгечләрнең дөрес язылышы. | | |
22 | Модаль сүзләр | 1сәг | | Модаль сүзләрнең мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылу үзен-чәлекләре. Аларны сөйләмдә куллана белү, аларның дөрес язылышы һәм алар янында тыныш билгеләре. | | |
23 | Программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре белән танышу. | 1 сәг. | Группаларда эшләү. Практик эш. Үзбәя | | | |
24 25 26 | Синтаксис. Җөмлә кисәкләре. Бер составлы ким җөмләләр. Тиңдәш кисәкләр. | 1 сәг. 1 сәг 1 сәг | | Сөйләмнән җөмлә кисәкләрен табу. Ия белән хәбәрнең төп билгеләре, аларның җөмләдәге роле. Иярчен кисәкләрнең аерымлануы. Тиңдәш кисәкләрнең сөйләмдәге роле. Сөйләмдә бер составлы ким җөмләләрне урынлы куллана белү. | | |
27 28 | Кушма җөмлә төрләре. Иярченле кушма җөмлә төрләре. | 1 сәг. 1 сәг | Таблица.Карточкалар белән эшләү.Төркемнәрдә эшләү. График диктант. | Кушма җөмлә төрләре. Тезмә, иярченле, катнаш кушма җөмләләрнең тезелеше һәм функциональ кулланыш үзенчәлекләре. Кушма җөмләләрдәге синонимлык. Җөмлә кисәкләренең һәм иярчен җөмләләрнең бер-берсенә якынлыгын билгеләү. Кушма җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту | | |
29 | Катнаш кушма җөмлә . | 1 сәг. | Синтаксик анализ. Төркемнәрдә эш.Тест чишү. | | | |
30 | Язма сөйләм культурасы.Сочинение төрләре, аны язуга таләпләр. . | 1 сәг | Лекция. Материаллар белән эшләргә өйрәтү, цитаталарны дөрес куллану. | . Язма сөйләм культурасы. Сөйләмгә куелган төп таләпләр. Язма эшләрнең төрләре. Сочинение язуга таләпләр. Сочинение төрләре. Сочинениеләрдәге стиль хаталарын искәртү. Синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр төзү; текстны өлешенчә синтаксик яктан һәм тулы күләмдә грамматик яктан тикшерү, сөйләмә һәм язма формаларда сочинениеләрне, сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу. | | |
31 | Кулланылыш сферасы һәм килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы | 1 сәг. | Сүзлекләр белән эшләү. Тикшеренү эше.(сөйләмгә күзәтү ясау). | Сүзлек һәм белешмәләрдән дөрес файдалану. Сүзлекләрнең төрләре. Алар белән эшләү күнекмәсе булдыру. Сүзлекләр тарихы. Бу өлкәдә эшләүче галимнәр | | |
32 | Изложение. Язманы камилләштерү | 1 сәг. | Бер-берсенең эшләрен тикшереп карау.Төркемнәрдә эш. | | | |
33 | Телне рәсми куллану.Эш кәгазьләре. | 1 сәг. | Хат, гариза, беркетмә , ышаныч кәгазьләре язу. | Телне рәсми куллану. Эш кәгазьләре. Аннотация, бәяләмә язуга таләпләр. Төрле характердагы ышанычнамә, килешү текстларының структурасы белән таныштыру.Характеристика һәм автобиография язарга өйрәтү. | | |
34 | Йомгаклау. Зачет дәрес. | 1 сәг. | Сорау –җавап.Белемнәрне барлау. Курсның әһәмиятен ачыклау. | | | |
Темаларның эчтәлеге
1. Кереш сүз. Тел-милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкәре. Сөйләм этикеты Телне тарихи ядкяр буларак өйрәнмичә торып , халыкның чын, дөрес тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.Сөйләм – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше.
2. Морфология.( Исем, сан сүз төркеме) Морфология- тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге. Морфологиядә сүзләр мәгънәләре һәм грамматик билгеләре ягыннан өйрәнелә.Мөстәкыйль сүз төркемнәренең тулы мәгънәле лексик берәмлекләр икәнен укучыларның хәтерләрендә яңарту.
3. Сыйфат һәм аның төркемчәләре. Исемләшкән сыйфатлар. Сыйфатның исемне ачыклап килүе. Күп вакыт укучылар арасында сыйфатларны , мәсәлән: төсне ачыклаучы сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланмау очраклары бар. Шуларны бетерү максатыннан сыйфатларны һәм исемләшкән сыйфатларны аера белү һәм сөйләмебездә дөрес куллану өстендә эшләү. Рус теле белән чагыштырганда сыйфатларның төрләнмәве турында искәртеп үтү. .
4. Рәвеш һәм алмашлыклар. Рәвеш һәм алмашлыклар турында төшенчә. Аларның ясалышы, төркемчәләре турында мәгълүмат бирү .Рәвеш һәм алмашлыкларның сөйләмдәге һәм язудагы әһәмияте турында сөйләү. Һәр авазның ничек ясалышын, ничек барлыкка килүен белү .
5. Фигыль һәм аның төркемчәләре . Без сөйләмебезне фигыльләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин рус мәктәпләрендә укучы татар балалары бу мөстәкыйль сүз төркемен бутый. Рус телендә җөмләне ничек уйлаган булса, шулай тәрҗемә итә.Бу хаталарны бетерү максатыннан, төрле темага хикәя төзү, рус теле белән уртак һәм аермалы булган очракларына тукталырга кирәк. Ләкин бу күнекмәләрне балалар өйдә дә дәвам итә алырлык эшләр тәгъдим итү.
6. Программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре белән танышу. Семинар дәрес.Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре аз түгел. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, галимнәр дә, спортчылар да, уйлап табучылар да бар. Алар —үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар.
Әгәр без бүген татар әдәби теле матур яңгырашлы, төзек, төгәл, аралашу өчен уңайлы, эзлекле системага салынган дибез икән, бу — татар тел белеме өлкәсендә эшләгән берничә буын галимнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Димәк, тел галимнәре халыкны саклап калу, аның рухи үсешен тотрыклы итү өчен тырыша. Шуңа күрә без телебезнең электән килгән байлыкларын, бүгенге үсеш чыганакларын барлап, фәнни яктан камилләштереп халыкка яңадан кайтарып бирүче тел галимнәребез турында белергә тиешбез.
Тел галимнәренең күбесе — үз вакытында мәктәптә балалар укыткан, соңрак, фәнни эш белән шөгыльләнә башлагач, укучылар өчен дәреслекләр, укытучылар өчен фәнни-методик кулланмалар төзегән кешеләр.
7. Синтаксис. Җөмлә кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр Бер составлы ким җөмләләр. Сөйләмнән җөмлә кисәкләрен табу. Ия белән хәбәрнең төп билгеләре, аларның җөмләдәге роле. Иярчен кисәкләрнең аерымлануы. Тиңдәш кисәкләрнең сөйләмдәге роле. Сөйләмдә бер составлы ким җөмләләрне урынлы куллана белү.
8. Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә, иярченле, катнаш кушма җөмләләрнең тезелеше һәм функциональ кулланыш үзенчәлекләре. Кушма җөмләләрдәге синонимлык. Җөмлә кисәкләренең һәм иярчен җөмләләрнең бер-берсенә якынлыгын билгеләү. Кушма җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.
9. Язма сөйләм культурасы . Язма сөйләм культурасы. Сөйләмгә куелган төп таләпләр. Язма эшләрнең төрләре. Сочинение язуга таләпләр. Сочинение төрләре. Сочинениеләрдәге стиль хаталарын искәртү. Синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр төзү;
текстны өлешенчә синтаксик яктан һәм тулы күләмдә грамматик яктан тикшерү,
сөйләмә һәм язма формаларда сочинениеләрне, сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу.
10. Кулланылыш сферасы һәм килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы . Сүзлек һәм белешмәләрдән дөрес файдалану. Сүзлекләрнең төрләре. Алар белән эшләү күнекмәсе булдыру. Сүзлекләр тарихы. Бу өлкәдә эшләүче галимнәр.
11. Телне рәсми куллану.Эш кәгазьләре. Телне рәсми куллану. Эш кәгазьләре. Аннотация, бәяләмә язуга таләпләр. Төрле характердагы ышанычнамә, килешү текстларының структурасы белән таныштыру.Характеристика һәм автобиография язарга өйрәтү.
Файдаланылган әдәбият.
Зәкиев М.З.. Татар теле грамматикасы. I том. Фонетика, орфография.
Мәскәү, ,,Инсан”; Казан, ,,Фикер” 2006
2. Мифтахов Б.М.. Татар теле орфографиясе һәм пунктуациясенең кыен очраклары.
Татарстан китап нәшрияты. Казан. 2007
3.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З.. Хәзерге татар әдәби теле.
Казан, ,, Мәгариф”, 2006
4. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр. Казан, 2008.
5.Татар теле. 5-11. Электрон дәреслек. Казан, 2009.
6.Шакирҗанова Ә.Б.. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның
грамоталылыгын күтәрү юллары. Казан. 2008.
7. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар.
Казан, 2006