СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочая программа по родному языку

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа для 1-4 классов. Автор учебника Хайдарова.

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа по родному языку»

«РАССМОТРЕНО»

Руководитель МО

_______/Фаттахова О.А./

Протокол № 1

от « 28 » августа 2019 г.


«СОГЛАСОВАНО»

Заместитель

руководителя по УВР

МБОУ Ромодановской СОШ ____________/Иванова Е.Л./

«29» августа 2019 г.


«УТВЕРЖДЕНО»

Директор

МБОУ Ромодановской СОШ

_______/Баршис Е.А./

Приказ № 210

от «31» августа 2019 г.








РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

по учебному предмету «Родной язык (Татарский)»

в 1- 4 классах

МБОУ Ромодановской СОШ

Алексеевского муниципального района

Республики Татарстан



Рабочую программу составили:

учитель татарского языка и литературы 1кв.категории Серягина Н.С.,

учитель татарского языка и литературы 1 кв. категории Фатхутдинова Г.И.




2019 год

Укыту предметын үзләштерүне планлаштыра торган нәтиҗәләр

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның нәтиҗәләре билгеләнде.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

үзе яшәгән туган җирнең һәм зур ватанның берлеге, бердәмлегенә карата хөрмәт хисләре туу;

шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай карашта булу;

әхлаклылык һәм гуманизм кебек гомумкешелек принципларын, гаилә һәм мәктәп кыйммәтләрен хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу.

Метапредмет нәтиҗәләр

уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белү;

гомуми уку күнекмәләренә ия булу һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу;

үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү;

коммуникациягә керә белү сәләтләре булу;

парларда, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләре булу.

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча татар теленә өйрәтүнең

предмет нәтиҗәләре

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча башлангыч мәктәпне тәмамлаучы түбәндәге күнекмәләргә ия була:

Сөйләү

прграмма кысаларында сөйләм бурычына туры килгән лексик-грамматик материалны кулланып, әңгәмәдәшең белән контактка керү: сөйли, сорый белү; сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү.

Тыңлап аңлау

аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;

тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Уку

укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

контекст нигезендә таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.

Язу

тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу;

үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;

үрнәк буенча дустыңа хат язу;

сөйләм бурычын аңлап, кыскача үз фикереңне язмача белдерү.

текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

терәк сүзләр ярдәмендә кечкенә хикәя төзеп язу.

Программаның эчтәлеге

1 нче сыйныф

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларына, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларының яшь үзенчәлекләренә, аралашу ихтыяҗларына туры килә. Ул түбәндәге темаларны үз эченә ала:

Әйдәгез танышабыз! Әйдәгез танышабыз! Синең исемең ничек? Бу кем? Бу нәрсә? сораулары һәм аңа җавап формалары. Раслау һәм инкарь итү формасы. Татарстан. Татарстан шәһәрләре. Син кайда яшисең?соравы һәм аңа җавап формасы. 1 дән 10 га кадәр саннар.

Урман дусларыбыз. Кыргый хайваннар. Урман дусларыбыз. Урман хайваннары. Кыйргый дуслар.

Спорт бәйрәме. Командалар бирәбез. Акбай нишли? Нишлисең? соравы, аңа җавап формасы. Кем белән уйныйсың?соравы, аңа җавап формасы. Син ничәнче?

Мәктәптә. Уку­язу әсбаплары. Уку­язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Уку­язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу. Без ничек укыйбыз? Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы

Йорт хайваннары һәм кошлары. Йорт хайваннары һәм кошлары. Кая? соравы һәм аңа җавап формасы. Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау. Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы.

Бакчада. Яшелчәләр. Җиләк­җимешләр. Нинди? соравы һәм аңа җавап. Мин нәрсә ярата (яратмыйм )

Кыш җитте. Кыш билгеләре. Кыш бабай килә. Минем чанам бар. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме. Бәйрәмгә барабыз. Уенга чакыру

Сәламәт бул! Тән әгъзаларының исемнәре. Кай җирең авырта? Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү. Шәхси гигиена предметлары. Шәхси гигиена предметларын сорап алу

Безнең гаилә. Гаилә әгъзалары. Минем гаиләм. Яз фасылы. 8 нче Март – әниләр бәйрәме. Бәйрәм белән котлау

Татар халык ашлары. Татар халык ашлары. Тәмле ризыклар. Кунакта. Кунакны каршы алу. Табын янында Кунакны озату.

Кибеттә. Ашамлыклар. Ашамлыклар .Ашамлыклар кибетендә. Савыт­саба. Савыт­саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә

Җәй җитә. Җәй җитә. Җәйге ял. Җәйге каникул. Сабантуй. Без Сабантуйга барабыз.






Лингвистик белемнәр һәм аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  3. 1, 2 нче зат берлек сан тартымлы исемнәр белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре белән таныштыру.

  5. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).

  6. Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  7. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  8. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

  9. Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

  11. Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.

  12. -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәм орфоэпик минимум

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар.

  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

  3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.

  4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.

  5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

  6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес куярга гадәтләндерү.

  7. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

  8. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.


2 нче сыйныф

Без мәктәпкә барабыз. Хәләф Гардановның “Исәнмесез, иптәшләр!” шигырендәге лексик материал. Минем уку-язу әсбапларым. “Беренче сентябрь” текстындагы лексик-грамматик материал. “Бер алма, ике алма ...” санамышы. Мин икенче сыйныфта укыйм. “Командир” уены. Коля нишли? Мин нишлим? “Предметлар кайда?” уены. Мин Казанда яшим. Сумкага нәрсә салам? Мин Казанга барам. Сумкадан нәрсә алам? Мин Казаннан кайтам. “Алсу өйдә булышты” диалогы. “Очты, очты...” уены. Рус халкының “Күмәч” әкиятендәге лексик-грамматик материал.

Базарда. Яшелчәләр. Җиләк- җимешләр. “Базарда” текстындагы лексик-грамматик материал. “Без базарга барабыз” уены. Көз билгеләре. “Алтын көз” текстындагы лексик материал

Мин чисталык яратам. Шәхси гигиена предметлары. “Алсу – пөхтәкыз” текстындагы лексик-грамматик материал. Тән әгъзалары атамалары. Комплиментлар әйтү. Табибта. “Марат авырый” текстындагылексик-грамматик материал“Марат авырый” текстындагылексик-грамматик материал.

Кыш. Кыш айлары, кыш билгеләре. “Кыш килә” текстындагы лексик материал. Яңа ел бәйрәме.“Яңа ел бәйрәме” текстындагы лексик материал. Яңа ел бәйрәме белән котлау. Кышкы уеннар. “Тауда” текстындагы лексик-грамматик материал. “Әйдә бергә уйныйбыз” темасына диалог.

Безнең гаилә. Безнең гаилә. “Безнең гаилә” текстындагы лексик материал. Мин әнине яратам. Шәйхи Маннурның “Яратам” шигырендәге лексик-грамматик материал. Татар халык ашлары. Ашлар. Безгә кунаклар килде. Без өстәл әзерлибез.

Яз. Яз билгеләре.Фатих Кәримнең “Яз җитә” шигырендәге лексик материал. 8 нче Март – әниләр бәйрәме. Әниләр бәйрәменә котлау язу

Мин Татарстанда яшим. Мин Татарстанда яшим. “Туган ягым” текстындагы лексик материал. Татарстанның табигате турында сөйләшү. Шәһәр. Без шәһәрдә яшибез. Шәһәрдә кунакта. “Мин авылда яшим” текстындагы лексик-грамматик материал. “Мин авылда яшим” текстындагы лексик-грамматик материал.

Кибеттә. Киемнәр кибетендә. “Матур киемнәр” текстындагы лексик-грамматик материал. Кибеттә сату-алу. Ашамлыклар кибетендә. Ашамлыклар кибетендә сатып-алу.

Җәй. “Исәнме, җәй!” рәсеме буенча сөйләшү. “Җәй җитте” текстындагы лексик материал. Сабатуй. Сабантуй – күңелле бәйрәм. Без Сабантуйга барабыз. “Балан” шигырендәге лексик материал.

Лингвистик белемнәр һәм аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре

  1. Исемнең төшем килеше белән таныштыру.

  2. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  3. Исемнәрнең берлек санда 1,2 нче затларда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  4. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

  5. 11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

  6. Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

  7. Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.

  8. Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.

  9. Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.

  10. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 нче зат юклык формасы белән таныштыру.

  11. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3 нче зат формасы белән таныштыру.

  12. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

  13. Кирәк, кирәк түгел хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  14. Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану белән таныштыру.






Орфографик и орфоэпик минимум

1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татар алфавитын белү.

4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

3 нче сыйныф

Белем бәйрәме. “Беренче сентябрь» текстындагы лексик-грамматик материал. Бәйрәм белән котлау. Уку-язу әсбаплары. Без саныйбыз. Төсләр. Портфельдә нәрсәләр бар? Минем уку-язу әсбапларым. Комплиментлар әйтәбез. “Командир” уены. “Без диктант яздык” текстындагы лекси-грамматик материал. М. Галләмованың ”Чын иптәш” хикәясендәге лексик-грамматик материал. “Китапханәдә” текстындагы лексик материал. Миңа нинди китаплар ошый? Китапханәдә. Г.Зәйнәшеваның «Бер атнада ничә көн?” шигырендәге лексик материал. Кабатлау-йомгаклау дәресе.

Көндәлек режим. Сәгать. Сәгать ничә? Минем көндәлек режимым. М.Җәлилнең ”Сәгать” шигырендәге лексик материал. “Көндәлек режим» темасын кабатлау.

Ашханәдә. “Ашханәдә” текстындагы лексик-грамматик материал. “Ашханәдә”. Без нинди ризыклар яратабыз? Безгә кунаклар килә. Ш.Галиевның ”Кунаклар” шигырендәге лексик-грамматик матеирал. Без табын әзерлибез.

Без әти-әниләргә булышабыз. Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырендәге лексик материал. Минем әти – әнием кем булып кайда эшли? “Акыллы малай” текстындагы лексик-грамматик материал. “Акыллы малай” текстындагы лексик-грамматик материал. “Без өйдә булышабыз” темасына сөйләшү. “Азалия әнисенә булыша” текстындагы лексик материал. “Азалия әнисенә булыша” текстындагы лексик материал. Ә.Бикчәнтәеваның ”Дәү әнием” шигырендәге лексик материал. Ә.Бикчәнтәеваның ”Дәү әнием” шигырендәге лексик материал. “Туп кайда?” уены

Туган якка кыш килде. Җ. Тәрҗеманның “Яшел чыршы” шигырендәге лексик материал. Яңа ел бәйрәме. “Чыршы бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал. Без бәйрәмгә барабыз. Һава торышы. Ә.Бикчәнтәеваның ”Салкын, саф һава” шигырендәге лексик материал. Ә.Бикчәнтәеваның ”Салкын, саф һава” шигырендәге лексик материал. Ә.Бикчәнтәеваның ”Салкын, саф һава” шигырендәге лексик материал. “Тауда” текстындагы лексик-грамматик материал. “Кышкы уеннар” темасына диалоглар. Кабатлау-йомгаклау дәресе

Шәһәрдә һәм авылда” Татарстан – минем туган ягым. «Татарстан—зур республика» текстындагы лексик материал. Татарстан шәһәрләре. “Мин шәһәрдә яшим” текстындагы лексик материал. “Безнең авыл” текстындагы лексик-грамматик материал. “Безнең авыл” текстындагы лексик-грамматик материал.

Әдәпле булыйк” “Тәмле сүзләр” текстындагы лексик материал. Туган көн – күңелле бәйрәм. «8 нче Март- әниләр бәйрәме!» текстындагы лексик-грамматик материал.

Кечкенә дусларыбыз” Минем кечкенә дустым. М. Җәлил. “Маэмай” шигырендәге лексик материал. «Минем песием» текстындагы лексик материал. “Минем песием” темасына диалоглар.

Күңелле җәй” Без җәйне яратабыз. “Җәй җитә” текстындагы лексик материал

Лингвистик белемнәр һәм аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре

  1. Исем – сүз төркеме белән таныштыру.

  2. Исемнең иялек килеше белән таныштыру.

  3. Чы/-че - исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

  4. Сыйфат – сүз төркеме белән таныштыру.

  5. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән таныштыру.

  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

  7. 21 дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

  8. Аннан соң рәвеше белән таныштыру.

  9. Фигыль – сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формаларын сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  10. Янында, алдында, артында, турында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  11. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  12. Казан шәһәре, киемнәр кибете төзелмәләре белән таныштыру.

  13. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары һәм аңа җаваплары белән таныштыру, сөйләмдә куллану.



Орфографик и орфоэпик минимум

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

  2. Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

  3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

  4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру (китте, кайтты).

  5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

  6. я, ю, е хәрефләре, алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

  7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.



4 нче сыйныф

Яңа уку елы котлы булсын! Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Туган як табигате. Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар – безнең дусларыбыз.

Хайваннар дөньясында. Йорт һәм кыргый хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Минем дусларым. Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр. Чын дуслык.

Кышкы уеннар. Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

Дүрт аяклы дусларыбыз. Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Язгы бәйрәмнәр. Язгы табигать. 8 Март – әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Карга боткасы.

Минем туган илем. Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй. Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Лингвистик белемнәр һәм аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре

  1. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

  2. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңларга өйрәнү.

  3. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  4. Вакыт рәвешләре (бүген, иртәгә, кичә, иртән) белән таныштыру.

  5. Монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллану.

  6. Мин, син зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә кулланышы.

  7. Кемдер, нәрсәдер алмашлыклары белән таныштыру.

  8. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта 3 затта сөйләмдә куллану.

  9. Ашыйсы килә, эчәсе килә формалары белән таныштыру.

  10. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

  11. Яны бәйлек сүзен юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллануны камиләштерү.

  12. Уйнарга яратам, уйный башлады төзелмәләре белән таныштыру.


Орфоэпик һәм орфографик минимум

  1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

  2. Басымның үзенчәлекле очракларын гамәли үзләштерү.

  3. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

  4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Программа атнага 2 сәгатькә төзелгән.

1 нче сыйныфта 33 атна,барлыгы 66с, 2 нче сыйныфта 34атна, барлыгы 68с, 3нче сыйныфта 34 атна, барлыгы 68с, 4нче сыйныфта 34 атна, барлыгы 68с.

Класслар буенча контроль эшләр саны

Контроль

эш төрләре

Класслар

1 сыйныф

2 сыйныф

3 сыйныф

4 сыйныф

1ч.

2ч.

3ч.

4ч.

1ч.

2ч.

3ч.

4ч.

1ч.

2ч.

3ч.

4ч.

1ч.

2ч.

3ч.

4ч.

Котроль эш





2

1

1

1

2

1

1

1

1

1

1

1

Тестлар






2

2

3

1

1

2

1

1

1

2

1






Тематик план

Бүлек исеме

Сәгать саны

1 нче сыйныф

1

Әйдәгез танышабыз!

8

2

Урман дусларыбыз.

4

3

Спорт бәйрәме

5

4

Мәктәптә

5

5

Йорт хайваннары һәм кошлары.

4

6

Бакчада, базарда

4

7

Кыш җитте.

7

8

Сәламәт бул!

5

9

Безнең гаилә.

5

10

Татар халык ашлары.

6

11

Кибеттә.

7

12

Җәй җитә.

6


2 нче сыйныф


1

Без мәктәпкә барабыз.

18

2

Базарда.

5

3

Мин чисталык яратам.

6

4

Кыш.

7

5

Безнең гаилә.

9

6

Яз

3

7

Мин Татарстанда яшим.

8

8

Кибеттә.

7

9

Җәй.

5


3 нче сыйныф


1

Белем бәйрәме.

16

2

Көндәлек режим.

5

3

Ашханәдә.

7

4

Без әти-әниләргә булышабыз

10

6

Туган якка кыш килде.

10

7

Шәһәрдә һәм авылда

6

7

Әдәпле булыйк.

3

8

Кечкенә дусларыбыз.

5

9

Күңелле җәй.

6


4нче сыйныф


1

Яңа уку елы котлы булсын!

11

2

Туган як табигате.

7

3

Хайваннар дөньясында.

4

4

Минем дусларым.

12

5

Кышкы уеннар.


6

6

Дүрт аяклы дусларыбыз.

5

7

Язгы бәйрәмнәр.

10

8

Минем туган илем.

7

9

Чәчәкле җәй, ямьле җәй.

6
























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!