СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочая программа. Татарский язык. 6 класс

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа предназначена для педагогов, преподающих татарский язык  в русскоязычных группах по УМК Р.З.Хайдаровой

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа. Татарский язык. 6 класс»

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен

«Татар әдәбияты» предметыннан ФДББС буенча уку программасы


Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар;

  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар;

  3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 .

  4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” 25.10.2013,

  5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында” 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013;

  6. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, (5 нче сыйныф - Л.К.Хисмәтова), (6 нчы сыйныф – Э.Х.Гыйзәтуллина, (7 нче сыйныф – Г.Г.Мулласалихова), (8 нче сыйныф – Р.Һ.Валиуллина), (9 нчы сыйныф – Х.Х.Хөснуллина). Казан, 2015

  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты;

  8. МБГББУ “7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына укыту планы;

  9. МБГББУ “7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе (28.05.2015, 101/5 нче № лы 7 нче мәктәп приказы).


  1. ПРЕДМЕТНЫ УКЫТУНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:


Татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары

Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш ­– көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


  1. ПРЕДМЕТКА ТӨП ХАРАКТЕРИСТИКА

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.


  1. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ


Укыту планында каралганча, 5-9 сыйныфларда татар әдәбияты дәресе өчен уку программасы 348 сәгатькә төзелде:

6 нчы сыйныф – 70 сәгать (атнага 2 сәгать)


  1. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ПРЕДМЕТЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРДАН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Укытуның һәр елына шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре:

Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:

  • татар әдәбиятына, сәнгатенә карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау;

  • халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре булдыру;

  • милләтеңә, туган җиреңә, әти-әнигә, туган телеңә ихтирам хисе тәрбияләү, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу;

  • Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану;

  • белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылу;

  • иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү;

  • хезмәт тәрбиясе бирү, җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү;

  • табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү;

  • яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Көтелгән предмет нәтиҗәләре:

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

  • 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

  • 5-6 татар, рус язучысы, шагыйре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

  • 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

  • төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

  • 3 мәкаль, 3 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

  • төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

  • төрле темаларга проект эше яклау;

  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләреңә бәя бирү.

  1. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1. Мифлардан чынбарлыкка.

Халык авыз иҗаты. Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты. Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.

Мифлар. Татар халык мифлары. Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Әдәбият теориясе. Миф. Мифик геройлар.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары. Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем.

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

Халык җырлары. Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры. Шагыйрьләрнең кайбер шигырьләре халык тарафыннан көйгә салынуы. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе. Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Аның дә халык җыры кебек яратып җырлануы, киң таралган булуы.

Татарстан Республикасы гимны. Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе.

3. Кадерле син, кеше-туганым!

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә. “Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. “Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы. Бишек җырларының әһәмияте турында мәгълүмат.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә.

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә. “Шүрәле” балеты. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә. Әдәбият теориясе. Балет.

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М. Җәлилнең музей-квартирасы. Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе. Әдәбият теориясе. Символ, строфа.

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә. “Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак” төшенчәләре. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше. Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре. Авыл проблемалары.

4. Энҗе карлар явып үткән...

Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә. “Кар ява” хикәясе. Кышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар.

“Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. “Нәни чыршы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема.

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы. Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре. Яңа ел белән котлау сүзләре.

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары. “Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Әни ялга киткәч” хикәясе. Хикәянең төп идеясе. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге. Малайның өйдә башкарган эшләре. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр.

Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә. Кояштагы тап” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы.

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат. “Кем булырга?” шигыре. Шагыйрәнең әйтергә теләгән фикере. Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге.

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле.

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә. “Ике туган” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре.

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат. Мокамай” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар. Әдәбият теориясе. Поэма.

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат. “Дуслык, чын дуслык!” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, төзелеше. Дуслыкның көче турында уйлану.

7. Көлке көлә килә...

Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре. Шигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор.

Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Ике тиен акча” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере.

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат. “Апрель” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге. Төп идеясе. Хикәядәге чагыштырулар. Автор игътибарны юнәлткән табигать кануны.

Әдәбият теориясе. Портрет.

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек. Сабантуй турындагы өзекнең эчтәлеге. Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. Көрәшче егетләр, Хәкимҗан образлары. Сурәтләү чаралары. Сабантуй бәйрәме тарихы.

Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре.

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар. “Сабантуй” журналы. Журнал басылып чыгу тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге.



  1. ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

Төп темалар

Укучыларның төп эшчәнлегенә характеристика

Сәгать саны

Мифлардан чынбарлыкка

Төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау. Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау. Рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү. Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең аермасын аңлау. Татар һәм рус халык мәкальләрен чагыштыру. Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү, мәкаль, әйтемнәр өйрәнү. Мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, төркемнәрдә сораулар, биремнәр төзү.

6

Халык моңнары: җырлата да, елата да...

Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән танышу. Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү. Җырлар тыңлау, , яңа сүзләр белән эшләү, парлап сөйләшү —үз фикереңне әйтү, Интернеттан төрле җырлар турында мәгълүмат табу. Коллектив белән башкарылган халык җырлары, җыр культурасы белән танышу. Сәнгатьле уку, халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау. Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү. Дәүләт гимны турында теоретик төшенчәне һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру. Дәүләт гимнын тыңлау тәртибен белү. Төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүмат таба белү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.

8

Кадерле син, кеше-туганым!

Дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; аларның проза һәм лирик әсәрләрен өйрәнү, сораулар һәм биремнәр аша әсәрләрнең эчтәлеген анализлау. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Автор әйтергә теләгән төп фикерне табу, аны тормыш белән бәйли белү. «Лирик герой», “мәсәл”, «сынландыру» төшенчәсен аңлау. Рольләргә бүлеп уку, шигырьләрне аудио-видеоязмада тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу. Музыка дәресендә өйрәнгән бишек җырлары яки әниләр турындагы җырларны искә төшерү, әдәбият белән бәйләнешне аңлау.

Географик картадан Тукай туган, яшәгән җирләрне, әкият-поэмадагы «Казан арты» дигән урынны таба белү, аңлау. Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерү, тулыландыру, «Шүрәле» әкият-поэмасы белән танышу. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылуын, аның эчтәлеген белү, композитор Ф.Яруллин турында мәгълүматлы булу. М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу. Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү. Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу. Эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәрләргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрләрне өлешләргә бүлү, план төзү. Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирү. Бүлектә яттан өйрәнелергә тиеш шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Укыган әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә, иптәшләреңнең фикерен тыңлый белү.

19

Энҗе карлар явып үткән...

Язучыларның биографиясен уку, портретлары буенча язучыларны тану, хронологик таблица тутыру, яңа сүзләрне истә калдыру, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләшү. проект эшенә әзерләнү. Проект эшен яклап, төркемнәрдә чыгыш ясау. Рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары төзү. Яңа ел белән котлау язу.

7

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу. К.Насыйриның «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү. Фәннәр арасындагы бәйләнешне күзәтү. Укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү. Сорауларга җавап эзләү, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу. К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары белән танышу. Кыйсса» төшенчәсе белән танышу. Бүлектәге проза һәм лирик әсәрләрен өйрәнү, сораулар һәм биремнәр аша әсәрләрнең эчтәлеген анализлау. Теоретик төшенчәләрне истә калдыру. Төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат туплау. С.Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, композитор турында музыка дәресендә алган белемнәрне яңа мәгълүмат белән тәңгәлләштерү.

11

Ил өстендә илле дустың булсын.

Презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Поэма турында теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, һәр кеше тормышында хатирәләр барлыгы, аларның нинди булуының кешенең үзеннән торуы турында аңлау. Әсәрләрне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү. Әдәбият теориясе, җыр, рәсем белән бәйләнеш табу. Төрле милләт кешеләренең киемнәре, теле, йолалары турында сөйләшү. Туганнар, яшьтәшләр, төрле милләтләр, илләр арасында

дуслыкны аңлау, дус яшәүгә омтылу турында фикерләшү.

4

Көлке көлә килә...

Юмористик әсәрләр белән танышу, анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, төп геройларны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү. Көндәлек тормышка юмор белән карый белергә өйрәнү.

4

Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Рәсем сәнгатендә пейзаж белән әдәбияттагы «пейзаж» төшенчәсен бәйләнештә күзаллау. Презентация ярдәмендә, дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Теоретик төшенчәләрне истә калдыру. Төрле бәйрәмнәрнең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну. Рәссам Л.Фәттахов, аның картинасы турында белү, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү. «Сабантуй» журналы белән таныштыру, журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү. Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау, журналга хат язу.

11


Сәгать саны: барлыгы 70 сәгать, атнага 2 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 58 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 5 сәгать

Проект эше - 2

Контроль аудирование -2

Контроль уку -2

Арадаш аттестация эше -1


«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:

Г.Тукай. «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре

М.Гафури. «Ана» шигыре

Һ.Такташ. «Мокамай» поэмасы

4. М.Җәлил. «Чәчәкләр» шигыре

Ә.Еники. «Туган туфрак» хикәясе

Г.Бәширов. «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Язгы сабан туйлары» өзеге

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

Уен җырлары

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны

Н.Исәнбәт. “Өч матур сүз” шигыре

М.Җәлил. “Чәчәкләр” шигыреннән өзек

Р.Вәлиева. “Нәни чыршы” шигыре

Э.Шәрифуллина. “Дуслык, чын дуслык!” шигыре



  1. УКЫТУНЫ МАТДИ-ТЕХНИК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ЯКТАН ТӘЭМИН ИТҮ

Сый

ныф

Дәреслек

Методик кулланма

6

«Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.

Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Гыйззәтуллина Л.М., Мифтахетдинова Ә.З. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы сыйныф. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014. – 175 б.

Материаль-техник әсбаплар

1. Аудио һәм видео әсбаплар;

  1. Мультимедиа укыту программалары;

  2. Электрон дәреслекләр;

  3. Компьютер программалары;

  4. Интерактив программалар;

  5. Татар сайтлары;

  6. Электрон китапханә;

  7. Татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

  8. “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.


  1. УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР


Тыңлап аңлау.

0,8-0,9 минутлык текстны тыңлап, эчтәлеген эзлекле итеп телдән яки язмача сөйләп бирү; төрле жанрдагы текстларны тыңлап аңлау һәм эчтәлеге буенча биремнәр башкара алу сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу;

Диалогик сөйләм.

Җәенкеләндерелгән сорау, җавап, килешү, килешмәү, шикләнү, хуплау һәм башка репликаларын дөрес кулланып, аралашу ситуациясе буенча сөйләшү үткәрә белү.

Тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 7дән ким булмаска тиеш).

Сөйләм гыйбарәләрен (речевой этикет) урынлы кулланып, диалог төзеп сөйли алу.

Монологик сөйләм.

Тема буенча хикәя төзеп сөйли алу(җөмләләр саны 8-10 фразадан ким булмаска тиеш).

Тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү, бәяләү элементларын кертеп, укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Шигырьләрне яттан сөйли белү.

Уку.

Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны (60-70 сүзле) сәнгатьле итеп һәм эчтәлегенә тулысынча төшенеп укый алу.

Укылган текстның эчтәлегенә, анда күтәрелгән мәсьәләләргә, геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында сөйли белү.


КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Үткәрелү вакыты

план

фактик

Мифлардан чынбарлыкка (6 с.)


Халык авыз иҗаты. Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. ТИ кагыйдәләре.

1

5.09

5.09

Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.).

1

6.09

6.09

Мифлар. Татар халык мифлары. “Шүрәле”, «Шүрәлене ничек алдарга?»

1

12.09

12.09

Мифлар. «Су иясе», «Өй иясе»,

1

13.09

13.09

«Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр.

1

19.09

19.09

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

20.09

20.09

Халык моңнары: җырлата да, елата да...(8 с.)


Халык җырлары. Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары.

1

26.09

26.09

Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме.

1

27.09

27.09

Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

1

3.10

3.10

Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе.

1

4.10

4.10

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре.

1

10.10

10.10

Татарстан Республикасы гимны. Гимнның дәүләт символы булуы.

1

11.10

11.10

Гимнны тыңлау тәртибе.

1

17.10

17.10

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин.

1

18.10

18.10

Кадерле син, кеше-туганым! (9 с.)

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.

1

24.10

24.10

Нәкый Исәнбәт. “Өч матур сүз” шигыре. “Өч матур сүз” шигыренең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.

1

25.10

25.10

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. “Ана” шигыре.

1

10.11


Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат. “Шүрәле” әкият-поэмасы

1

17.11


Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә. “Шүрәле” балеты.

1

24.11


Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М. Җәлилнең музей-квартирасы.

1

1.12


Муса Җәлил. “Чәчәкләр” шигыре.

1

8.12


Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә.Әмирхан Еники. “Туган туфрак” хикәясе

1

15.12


Бүлектә үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

22.12

22.12

Энҗе карлар явып үткән...(3 с.)

Галимҗан Ибраһимов. “Кар ява” хикәясе.

1

12.01


Кави Нәҗми“Кызыклы хәл” шигыре

1

19.01


Туфан Миңнуллин. “Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.

1

26.01



Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое (6 с.)




Каюм Насыйри. “Әбүгалисина” кыйссасы.

1

2.02


Абдулла Алиш. “Әни ялга киткәч” хикәясе.

1

9.02


Фәнис Яруллин. “Кояштагы тап” хикәясе.

1

16.02


Гөлшат Зәйнашева. “Кем булырга?” шигыре.

1

2.03


Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле.

1

9.03



Ил өстендә илле дустың булсын (3 с.)





Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә. “Ике туган” хикәясе.

1

16.03


Һади Такташ.Мокамай” поэмасы.

1

23.03


Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат. “Дуслык, чын дуслык!” шигыре.

1

6.04



Көлке көлә килә...(2 с.)





Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим” шигыре. “Атлап чыктым Иделне” шигыре.

1

13.04


Фаил Шәфигуллин. “Ике тиен акча” хикәясе

1

20.04



Һәр фасылың гүзәл, табигать! (5 с.)





Гәрәй Рәхим. “Апрель” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге.

1

27.04


Гомәр Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.

1

4.05


Лотфулла Фәттахов. Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре.

1

11.05


Сабантуй бәйрәме тарихы.

1

18.05


Йомгаклау дәресе Балалар өчен чыга торган газета-журналлар.

1

25.05





Кушымта

БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте­лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөм­лә төзелешендә 2-3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр­не бозып укыганда, «2»ле куела.


Эшнең 85-100%ы дөрес булса, «5»ле куела.

Эшнең 65-84%ы дөрес булса, «4»ле куела.

Эшнең 35-64% ы дөрес булса, «3»ле куела.

Эшнең дөреслеге 35%тан ким булса, «2»ле куела.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!