СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 19.05.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочая программа для 2 класса

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная программа расчитана для детей с ОВЗ. 2 часа в неделю, 68 часов в год, 1 час татарского языка, 1 час литературного чтения.

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа для 2 класса»


2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле һәм әдәби уку(татар телендә) фәне буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Өйрәнелә торган бүлек

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнү мөмкинчелеген ала

Без мәктәпкә барабыз.

Беренче сентябрь турында сөйли белү, уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә һәм сорап ала белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү, ничәнче сыйныфта укуыңны сорый һәм җавап бирә белү. Хикәя фигыльнең I,III затта юклык формасы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану, кая? кайда? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып сораулар бирә белү. Без мәктәпкә барабыз. Кирәк, кирәк түгел сүзләрен сөйләмдә куллану. Нишли?, нишләми? сораулары. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Х. Гарданов. “Исәнмесез, иптәшләр!” шигыре.”Беренче сентябрь.” Тексты. Санамыш “Алма”. “Минем ял көнем” темасына монолог. Көз билгеләре. “Очты,очты”уены(ятлау). Рус халык әкияте “Күмәч”.

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.

Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү. Үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтергә, кайда яшәгәнлегеңне әйтергә,

шигырьнең эчтәлегенә төшенү, тәрҗемә белән уку, хикәянең эчтәлегенә төшенү, сәнгатьле уку.


Регулятив күнекмә.

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, иң эффектив чишелеш юлын аерып ала, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру;

үз проблемаларын тиңләштерү, төп проблеманы билгеләү.

2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш), уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, белү.

3.Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү;

үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү);

үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау.

4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү;максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү.

5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою.

Танып-белү күнекмәсе.

6. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыра, логик фикерләү күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү;

ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату;

аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү.

7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү.

8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату,

проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив күнекмә.

11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү;

бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшченең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.

12. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү.

13.Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен,шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү)

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык, Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте.

Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәм мәдәни мирасын белү.

Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау.

Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

4. Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру.

5. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

6.Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;

яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

башка шәхескә хөрмәт;

анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру;

үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль уз-узенне тоту, юлларда, транспортта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

8. Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша: төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак, укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.

Базарда.

Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү, базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү. 1-20 гә кадәр саннарны сөйләмдә куллану, боерык фиг-нең барлык, юклык формалары белән таныштыру. Көз билгеләрен әйтә белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасын сөйләмдә куллану. Сыйфатларның гади дәрәҗәсе. Җиләк-җимеш исемнәре. Чөнки теркәгече. “Базарда» тексты. ”Алтын көз” тексты. “Көзге уңыш”темасына сөйләшү.

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра белү- текст эчтәлеген сөйли белергә; базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү; яшелчәләрне сорый, кирәклеген, яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү..

Мин чисталык яратам.

Шәхси гигиена предметларының ниниди икәнлеген, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Бер-береңә комплимент әйтә белү. Авыру кешегә киңәшбирә белү. Исемнәрнең берлек санда төрләнешен гамәли үзләштерү, билгеле үткән заман хикәя фиг-нең барлыкта берлек сан III зат формасы белән таныштыру, “сабын белән юына” төзелмәсен сөйләмдә куллану. Кирәк , кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану. Хикәя фиг-нең I,IIIзат формалары. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. “Алсу – пөхтә кыз” тексты. Тән әгъзалары. “Мин чисталык яратам”темасына монолог. “Марат авырый” тексты. Диалог “Табибта.”

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү. Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

Кыш җитә.


Кышкы табигатьне сурәтли, һава торышын сорый, кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү. Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Образларны характерлый белү. Ничек? ничә? ничәнче? соравына җавап җирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү, без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану. Без кошларга булышабыз. “Яңа ел бәйрәме” тексты. “Тауда” темасына диалог төзү. “Гали җимлек ясады” тексты.


Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Безнең гаилә.

Гаилә турында сөйли белү, кемне яратканыңны әйтә белү, өй эшләрендә булышу турында сөйли белү. Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 1-20 гә кадәр саннар, билгеле үткән заман хикәя фиг-нең барлыкта берлек сан III зат формасы белән таныштыру. Сыйфатның гади дәрәҗәсе. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. “Безнең гаилә” тексты. Ш. Маннур“Яратам”шигыре.(ятлау) “Айдар бездә кунакта”тексты. “Майны кем ашады?”тексты.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.


Яз килә.

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. 8 март – әниләр бәйрәме. Ф. Кәрим. “Яз җитә”шигыре(ятлау). “8 нче март бәйрәме”темасына сөйләшү. “Мин авылда яшим”тексты.

Муса Җәлил “Әтәч”шигыре.

Яз билгеләрен әйтә белү. Язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү.Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. 8 нче Март – әниләр бәйрәме. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

Минем туган ягым.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү, Татарстан шәһәрләренң, елгаларының исемнәрен әйтә белү. Татрстанда яшәгән хайваннарны әйтә, сурәтли белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл турында сөйли белү. Билгеле үткән заман хикәя фиг-нең барлыктакулланылуы. Мин, син зат алмашлыкларының ю.к. Без шәһәрдә яшибез. “Юлда” тексты. Ярый, ярамый сүзләре. “Минем туган җирем”.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Кибеттә.

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорап ала белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Киемнәрнең исемнәре, аларны сатып ала белү.Ашамлыклар сатып ала белү. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү, кая? соравына җавап бирә белү, аны кулланып, сораулар бирә белү. Кибеткә барырга әзерлек. “Матур киемнәр” тыңлап аңлау.Ашамлыклар кибете. “Кибетттә”Диалог. Киемнәр кибетендә.

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Җәй.

Җәй турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану. “Җәй җитте” тексты. Б. Рәхмәт. “Матур җәй”шигыре(ятлау) Р. Миңнуллин. “Сабантуй бүген бездә!” шигыре.

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз.









2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле һәм әдәби уку(татар телендә)буенча укыту фәненең эчтәлеге


Бүлекнең исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгать саны


1.


Без мәктәпкә барабыз.

Беренче сентябрь турында сөйли белү, уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә һәм сорап ала белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү, ничәнче сыйныфта укуыңны сорый һәм җавап бирә белү. Хикәя фигыльнең I,III затта юклык формасы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану, кая? кайда? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып сораулар бирә белү. Без мәктәпкә барабыз. Кирәк, кирәк түгел сүзләрен сөйләмдә куллану. Нишли?, нишләми? сораулары. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Х. Гарданов. “Исәнмесез, иптәшләр!” шигыре.”Беренче сентябрь.” Тексты. Санамыш “Алма”. “Минем ял көнем” темасына монолог. Көз билгеләре. “Очты,очты”уены(ятлау). Рус халык әкияте “Күмәч”.

10

2.

Базарда.

Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү, базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү. 1-20 гә кадәр саннарны сөйләмдә куллану, боерык фиг-нең барлык, юклык формалары белән таныштыру. Көз билгеләрен әйтә белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасын сөйләмдә куллану. Сыйфатларның гади дәрәҗәсе. Җиләк-җимеш исемнәре. Чөнки теркәгече. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр. “Базарда» тексты. ”Алтын көз” тексты. “Көзге уңыш”темасына сөйләшү.

8


3.


Мин чисталык яратам.

Шәхси гигиена предметларының ниниди икәнлеген, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Бер-береңә комплимент әйтә белү. Авыру кешегә киңәшбирә белү. Исемнәрнең берлек санда төрләнешен гамәли үзләштерү, билгеле үткән заман хикәя фиг-нең барлыкта берлек сан III зат формасы белән таныштыру, “сабын белән юына” төзелмәсен сөйләмдә куллану. Кирәк , кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану. Хикәя фиг-нең I,IIIзат формалары. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше. “Алсу – пөхтә кыз” тексты. Тән әгъзалары. “Мин чисталык яратам”темасына монолог. “Марат авырый” тексты. Диалог “Табибта.”

8

4.

Кыш җитә.


Кышкы табигатьне сурәтли, һава торышын сорый, кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү. Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Образларны характерлый белү. Ничек? ничә? ничәнче? соравына җавап җирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү, без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану. Без кошларга булышабыз. “Яңа ел бәйрәме” тексты. “Тауда” темасына диалог төзү. “Гали җимлек ясады” тексты.


8


5.





Безнең гаилә.

Гаилә турында сөйли белү, кемне яратканыңны әйтә белү, өй эшләрендә булышу турында сөйли белү. Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 1-20 гә кадәр саннар, билгеле үткән заман хикәя фиг-нең барлыкта берлек сан III зат формасы белән таныштыру. Сыйфатның гади дәрәҗәсе. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. “Безнең гаилә” тексты. Ш. Маннур“Яратам”шигыре.(ятлау) “Айдар бездә кунакта”тексты. “Майны кем ашады?”тексты.

8

6.

Яз килә.

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. 8 март – әниләр бәйрәме. Ф. Кәрим. “Яз җитә”шигыре(ятлау). “8 нче март бәйрәме”темасына сөйләшү. “Мин авылда яшим”тексты

Муса Җәлил “Әтәч”шигыре.

6

7.

Минем туган ягым.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү, Татарстан шәһәрләренң, елгаларының исемнәрен әйтә белү. Татрстанда яшәгән хайваннарны әйтә, сурәтли белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл турында сөйли белү. Билгеле үткән заман хикәя фиг-нең барлыктакулланылуы. Мин, син зат алмашлыкларының ю.к. Без шәһәрдә яшибез. “Юлда” тексты. Ярый, ярамый сүзләре. “Минем туган җирем”. “Туган ягым “тексты. “ Без шәһәрдә яшибез”монолог. “Юлда” тексты

8

8.



Кибеттә.

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорап ала белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Киемнәрнең исемнәре, аларны сатып ала белү.Ашамлыклар сатып ала белү. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү, кая? соравына җавап бирә белү, аны кулланып, сораулар бирә белү. Кибеткә барырга әзерлек. “Матур киемнәр”тыңлап аңлау . Ашамлыклар кибете. “Кибетттә”Диалог. Киемнәр кибетендә.

8

9.



Җәй.

Җәй турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану. “Җәй җитте” тексты. Б. Рәхмәт. “Матур җәй”шигыре(ятлау) Р. Миңнуллин. “Сабантуй бүген бездә!” шигыре.

4

Барлыгы

68




























Татар теле. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова; Казан: Татармультфильм, 2013.


2 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби уку(татар телендә) фәне буенча Федераль дәүләт белем бирү

стандартларына нигезләнгән календарь-тематик план.

№ №

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты:

Уку эшчәнлеге төрләре


Планлаштырылган срок

Фактик

срок

Без мәктәпкә барабыз.(10 с.)

Лексика:китап, дәфтәр, каләм, өстәл, бетергеч,укучы, укытучы, кирәк, кирәкми, бир әле,блем бәйрәме, белем, бәйләм, тапшыра, бәйрәмчә, кояшлы, уку елы, ел башлана, бүләк итә, тәнәфес, дөрес, ача, яба, көндәлек, дәреслек, тырыш, көндәлек, күнегү, хата, куя, өй эше, җөмлә, сорау, хәреф, иҗек, нокта, кабатлый,сузык, тартык, аваз, була, сорый, билге, тәрҗемә итә, Татарстан шәһәрләре исемнәре, суыткыч, шкаф, тартма,өйдән, авылдан, Мамадыштан, дәрестән, урманнан, идәннән, булыштым, тордым, йөгердем, ашадым, йокладым, калач, тәрәзә, идән, юл, тәгәри, урам, шатлана.

Үткәннәрне кабатлау. Без мәктәпкә барабыз.

1

5.09


Эш урынын эзерләү. Уку-язу әсбапларын атау. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итү (сорау). Сәламләү сүзләрен кулланып, диалог төзү. Бәйрәм турында сөйләү. -мы/-ме сорау кисәкчәләре кергән сүзләрне куллану.

Санамышлар. “Без, без, без идек...”

1

6.09


Санамышларны әйтә белү, аларны кулланып, уенда катнашу.

Хикәя фигыльнең I,III затта юклык формасы.


1

12.09


Хәрәкәтне белдерүче сүзләрне аеру, алардан хәзерге заман хикәя фигыльләр ясау. Үрнәк буенча иптәшеңнең, үзеңнең мәктәптәге уку хезмәтен әйтә белү. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат күплек сан формаларын сөйләмдә дөрес куллану

“Безнең сыныфта” тексты.

1

13.09


Текстны аңлап уку, сорауларга җавап бирү. -а/-ә, -ый/-и, -мый/-ми кушымчалы фигыльләрне куллану.

Диагностик контроль эш.

1

19.09


1 нче сыйныфта алынган белемнәрне үзләштерүне контрольга алу.

Хаталар өстендә эш. Х.Гарданов “Исәнмесез, иптәшләр!”


1

20.09


Предметларның кайда икәнлеген әйтү. Үзең яшәгән төбәкнең исемен, кайда яшәгәнлегеңне дөрес әйтү. -да/-дә,-та/-тә аффикслары. Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү. Үзеңнең кайда яшәгәнлегеңне әйтү. Кая? Кайда? соравын кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү. Шигырьне уку, сәнгатьлелек өстендә эш.

Сорау формаларын ныгыту. Диалог.

1

26.09


Кая? Кайда? сорауларына сүзтезмәләр уйлау.Үзеңнең, дустыңның кая барганын әйтү, сорау. Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап юнәлеш килешендә тиешле кушымчалар ялгауны аңлау. Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар кую.

“Күмәч” әкияте. Хикәя фигыльнең хәзерге заман юклык формасы.

1

27.09


Әкиятне уку, диалогларны уку. -а/-ә, -ый/-и, -мый/-ми кушымчалы фигыльләрне куллану.

“Күмәч” әкиятен сәхнәләштерү.

1

3.10


Сәхнәләштерү, иҗадилыкны үстерү.

“Очты, очты” уены. “Без мәктәпкә барабыз” циклын кабатлау.

1

4.10


Уеннар аша лексиканы ныгыту. Парларда һәм күмәк эшләү. Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап чыгыш килешендә тиешле кушымчалар ялгау.

Базарда. 8 сәгать.

Лексика: кабак, кыяр, кишер, кәбестә,суган,бәрәңге, җиләк-җимеш исемнәре,ачы, түгәрәк, баллы, тәмле, бай, бик, күп, сата көз, көз көне, көн, төн, яфрак коела, җил исә,яңгыр, алтын, ай, җылы як, китә.

Сыйфатларның гади дәрәҗәсе.

1

10.10


Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану. Яшелчәләр, җиләк -җимешләрнең тәмен әйтә, аларны сурәтли белү.

Җиләк-җимеш исемнәре. Чөнки теркәгече.

1

11.10


Яшелчә исемнәрен дөрес әйтү, аларны сорый, кирәклеген, яратканыңны, яратмаганыңны әйтү. Чөнки теркәгечен кулланып күнегүләр эшләү.

“Базарда” тексты. 11-20 гә кадәр саннар.

1

17.10


Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану. Яшелчәләр, җиләк -җимешләрнең тәмен әйтә, аларны сурәтли белү. Яшелчәләрнең характерлы билгеләрен кулланып хикәя төзү, сөйләү.11-20 гә кадәр саннарның төзелеше, язылышы.

Базарда. Диалог.

1

18.10


Исем + сыйфат структурасын кулланып төрле җиләк-җимешләр турында әйтә белү. Җиләк-җимеш яратам темасына сөйләшү. Кирәк, кирәк түгел сүзләрен һәм бир әле, бирегез әле төзелмәләрен сөйләмдә куллану.

Көз билгеләре.

1

24.10


Көз билгеләрен әйтеп җөмләләр төзи белү.

”Алтын көз” тексты . Урамда уйныйбыз.

1

25.10


Текстны уку, тәрҗемә эше, сүзлекләр белән эш. Режим моментлары турында сорауларга җаваплар бирү, сөйләү. Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Тыңлап аңлау “Алтын көз”.


1

7.11


Ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, эзлекле фикерләү күнекмәләрен булдыру.

Хаталар өстендә эш. Тема буенча аралашу күнегүләре.

1

8.11


Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү. “Базарда” темасы буенча ситуатив күнегүләрне үтәү. Үз-үзеңә контроль ясау.

Мин чисталык яратам. 8 с.

Лексика: сабын, теш щеткасы, сөлге, тарк; бит юа, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән йомшак, чиста, сөлге, баш, бит, чәч, боын, колак, авыз, күз, кул, аяк, бармак. Авырта, авыртмый, авырый, табиб, дару, бал, температура.

Шәхси гигиена предметлары.

1

14.11


Сүзлек белән эш. Хәрефләр белән белдерелгән авазларны транскрипция билгеләре белән язу.

Хикәя фиг-нең I,III зат формалары.

1

15.11


Сөйләмдә хикәя фигыльнең I, III зат формаларын дөрес куллануны камилләштерү.

“Алсу” тексты.

1

21.11


Текст өстендә эш күнегүләрен башкару.

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

1

22.11


Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен белү. П-б , к-г чиратлашуын хәтерләп калу, күнегүләр эшләгәндә куллану.

“Марат авырый” тексты.

1

28.11


Текстны аңлы, сәнгатьле уку. Сүзлек белән эш, эзлекле тәрҗемә эше.

“Мин чисталык яратам”диалог.

1

29.11


Лексик берәмлекләрне кулланып, үрнәк буенча диалог төзү.

“Табибта”. Диалог. Комплиментлар әйтү.

1

5.12


Синең, сиңа алмашлыкларын кулланып, комплиментлар әйтү.

“Мин чисталык яратам” темасын кабатлау.

1

6.12


“Мин чисталык яратам” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

Кыш. 8 сәгать.

Лексика: Ничек? Кыш салкын, кар ява, җил, буран була,чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау, кар бабай, кар кызы, ясады, бии, шигырь сөйли, җырлый, Яңа ел бәйрәме, бизи, уенчыклар, чыршы, тай, тимераяк, шугалак, бара, кайта, биек, шатлана, урындык, җимлек, ясады, куйды, килде.

“Яңа ел бәйрәме” тексты.

1

12.12


Сүзлек белән эш. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

Кыш билгеләре.

1

13.12


Кыш айлары, кыш билгеләре темасындагы сүзләрнең антонимнарын табу. Һава торышын сорый һәм әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме.

1

19.12


Кыш билгеләре, яңа ел бәйрәме турында әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү.

1

20.12


Яңа ел бәйрәме турында парларда сөйләшү.

Кышкы уен төрләре.Монолог.

1

9.01


Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтү.

“Тауда” тексты. Ишетеп аңлау.

1

10.01


Кышкы уеннар турында ишеткәнеңне эзлекле итеп язып, сөйләп бирү.

Без кошларга булышабыз.

1

16.01


Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңның нәрсә ясаганын сорый белү.

“Кыш” темасын кабатлау. Аралашу күнегүләре.

1

17.01


“Кыш җитә” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

Безнең гаилә. 8 с.

Лексика: гаилә, онык, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш, кемне?нәрсәне?күрдем, кунак, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, ит, эчә, ашый, өй, тату, булыша, рәхим ит, юа, сөртә, җыя, булыша, савыт-саба, тәлинкә, чәйнек, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак.

“Безнең гаилә” тексты.

1

23.01


Гаилә әгъзаларын, аш вакытларын әйтә белү. Яңа лексиканы аңлату.

Безнең гаилә. Диалогик сөйләм.

1

24.01


Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтү.

Безнең гаилә. Монолог.

1

30.01


Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтү.

Ш. Маннур“Яратам”шигыре .Исемнең төшем килешендә төрләнеше.

1

31.01


Шигырьне сәнгатьле уку. Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү.

“Айдар бездә кунакта”тексты.


1

6.02


Фикерне төгәл итеп җиткерү. Кемне яратканны әйтү.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

1

7.02


Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтү, эш кушу.

Өстәлдә нинди предметлар барлыгын әйтү, сорау.

Мин әнигә булышам.

1

13.02


Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтү, эш кушу.

Өстәлдә нинди предметлар барлыгын әйтү, сорау.

“Безнең гаилә” темасын кабатлау.

1

14.02


Безнең гаилә темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

Яз килә. 6с.

Лексика: яз, кояш балкый, күңелле, тамчы тама, кар эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, җылы як, елгада боз ага, озын, кыска, бәйрәм, бүләк, котлый, бүләк итә, бәхет тели.

Ф. Кәрим. “Яз җитә”шигыре.

1

20.02


“Яз җитә” шигырен сәнгатьле уку. Яз билгеләрен әйтә белү. Кайчан? соравына җавап бирергә өйрәнү. Нинди? Нишли? сорауларына дөрес җавап бирү.

11-100 кадәр саннар.

1

21.02


11 - 100 гә кадәр саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү. Кайчан? Соравын дөрес куллану, дөрес җавап бирү.

“8 нче март бәйрәме”. Монолог.

1

27.02


Грамматик категорияләрне дөрес куллану. Язгы көн билгеләре темасына үтелгән материалларны дөрес кулланып, күнегүләр эшләү.

Эш кәгазьләре стиле. Котлау кәгазе. (8 Мартка)

1

28.02


Эпистоляр жанр текстларын дөрес язу. Үрнәк буенча эшләү. 8 нче март бәйрәме белән котлау язу. Котлау язу күнекмәләрен мөстәкыйль куллану.

Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләре.

1

6.03


Хәбәрлек сүзләрне дөрес куллану. Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлап аралашу.

“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

1

7.03


“Яз килә” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

Минем туган ягым. 8с.

Лексика:Туган як, бик, зур,озын ,күп, Идел, Нократ, Агыйдел, Ык, Чулман, янында, күгәрчен, чыпчык, күңелле, туган тел, туган шәһәр, барам, кайҗам,юл аша, чыга, үт, тәртип, тукталыш, карый, елмая, шатлана, янында, җиләк, балык тотабыз, су коенабыз.

“Туган ягым “тексты .

1

13.03


“Минем туган ягым” темасы буенча лексик-грамматик берәмлекләрне хәтерләп калу, күнегүләрдә дөрес куллану.

Ялгызлык исемнәр.

1

14.03


Ялгызлык исемнәрне танып, дөрес язу. Кайда? кайдан? сораулары һәм алар­га дөрес җавап бирү.

“ Без шәһәрдә яшибез”. Монолог . Мин ... яшим төзелмәсе.

1

20.03


Бер- береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнен әйтә белү.

“Юлда” тексты . Төсне белдерүче сыйфатлар.

1

21.03


Светофорның өч күзе. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү.

Сүзлек диктанты. “Минем туган ягым”. Кая? Кайда соравы.

1

4.04


Лексик һәм грамматик күнекмәләр камилләштерү. Кая? Кайда? соравын дөрес куллану.

Хаталар өстендә эш. Муса Җәлил “Әтәч” шигыре.

1

10.04


Хаталар өстендә эшне башкару. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үтәү. Әти-әнинең эш һөнәрен атый белү.

Син кайда яшисең?” темасына сөйләшү.

1

11.04


Тема буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Диалог төзү.

“Минем туган ягым”темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.

1

17.04


“Минем туган ягым” темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, ситуатив күнегүләр эшләү.

Кибеттә. 8 с.

Лексика: калфак, түбәтәй, срафан, тун, итәк, итек, алъяпкыч, бияләй, ошый, сата, сатып ала, килешә, иртәгә, йомырка, он, тоз, ярма, май, катык, ипи, сөт, ит.

Кибеткә барырга әзерлек.

1

18.04


Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабат- лау. Аралашу өчен бирелгән сүзләрне дөрес әйтү.

“Матур киемнәр”. Тыңлап аңлау


1

24.04


Исемнәрнең күплек санда куллану. Бер-береңне мактау, матур сүзләр әйтә белү. Аралашу өчен бирелгән сүзләрне дөрес әйтү. Киемнәр кибетендә темасына сөйләшү.

Киемнәрнең исемнәре, аларны сатып ала белү.

1

25.04


Әдәпле аралашу сүзләрен , саннарны куллану.

Без киемнәр алабыз.

1

2.05


Сайлап алу, киемнең кирәк, кирәк түгеллеген әйтә белү.

Ашамлыклар кибете.

1

8.05


Исемнәрнең күплек санда куллану. Бер-береңне мактау, матур сүзләр әйтә белү. Аралашу өчен бирелгән сүзләрне дөрес әйтү. Ашамлыклар кибетендә темасына сөйләшү.

Контроль эш. Кибеттә.

1

15.05


Өйрәнелгән материалны мөстәкыйль чишү.

Хаталар өстендә эш. “Ә “теркәгечен куллану.

1

16.05


Җибәрелгән хаталарны төзәтү, кисәтү.

“Кибеттә” темасын кабатлау.


1

22.05


“Кибеттә” темасы буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, ситуатив күнегүләр эшләү.

Җәй. 4 сәгать.

Лексика: ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, уку бетте, башланды, ял итәләр, зурлар, булыша, су керә, кызына, елга аша, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, Сабантуй, баганага менә, уен, чүлмәк, көрәшә.

“Ямьле җәй җитте” тексты.

1

23.05


Хәзерге заман хикәя фигыльне 3 зат күплек санда куллану.

Еллык аттестация эше.

1

29.05


Ел дәвамында өйрәнелгән материалның үзләштерелү дәрәҗәсен контрольга алу.

Хаталар өстендэ эш. Җәй турында сөйләшү.

1

30.05


Җибәрелгән хаталарны төзәтү, кисәтү.

“Сабантуй – күңелле бәйрәм”.

1

30.05


Бәйрәмдә ниләр эшләгәнеңне әйтә белү.

























Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма һәм телдән эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:



Эш төре

2 нче сыйныф

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

0,1-0,2

2

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

4

3

Монологик сөйләм (фразалар саны)

5

4

Сүзлек диктанты

5-6




Диалогик сөйләмне бәяләү.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5” ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә,”4” ле куела.

Өстәмә сораулар нигезендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3” ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча монолог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә караган 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

1 бирем– 5 балл

2 бирем– 3 балл

3 бирем –6 балл

4 бирем - 6 балл

5 бирем - 7 балл (1 җөмлә 1 балл)

Барысы – 27 балл

23 - 27 балл - «5»ле куела

18 - 22 балл - «4»ле куела

13 - 17 балл - «3»ле куела

12 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.






1. 2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән кереш контроль эш.


1 нче вариант.


1. Напиши слова с окончаниями –лар/-ләр, -нар/нәр.

рәсем көндәлек

ручка дәфтәр


2. Как ты скажешь о том, что:

- Коля не пишет, не идёт.


3. Напиши ответы.

1. Синең исемең ничек?

2. Сиңа ничә яшь?

3. Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

2 нче вариант.


1. Напиши слова с окончаниями –лар/-ләр, -нар/нәр.

бетергеч дәреслек

китап карандаш


2 . Как ты скажешь о том, что:

- Коля не играет, не сидит.


3. Напиши ответы.

1. Синең исемең ничек?

2. Сиңа ничә яшь?

3. Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

1 бирем– 5 балл

2 бирем– 3 балл

3 бирем –6 балл

4 бирем - 6 балл

5 бирем - 7 балл (1 җөмлә 1 балл)

Барысы – 27 балл

23 - 27 балл - «5»ле куела

18 - 22 балл - «4»ле куела

13 - 17 балл - «3»ле куела

12 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.







2 . Контроль тыңлап аңлау. “Алтын көз”.

Оля әбисе белән базарга бара. Көз көне базар бай. Базарда бәрәңге, чөгендер, суган, кыяр, кәбестә, кишер, кабак күп. Бер апа груша сата.

  1. Оля кем белән базарга бара?

  2. Бер апа нәрсә сата?

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

  1. Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә караган 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

  2. Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.

  3. Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

  4. Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык хатасы булган эшкә “2”ле куела.



3. Контроль эш. Кибеттә.

  1. Напиши названия одежды.

Образец: күлмәк,..

  1. Переведи.

А) Минем матур күлмәгем бар.

Б) Бу күлмәк сиңа килешә.

В) Әнием миңа яңа чалбар алды.

3. Узнай:

- есть ли в магазине огурцы, помидоры;

- сколько стоит хлеб?

Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

1 бирем– 5 балл

2 бирем– 3 балл

3 бирем –6 балл

4 бирем - 6 балл

5 бирем - 7 балл (1 җөмлә 1 балл)

Барысы – 27 балл

23 - 27 балл - «5»ле куела

18 - 22 балл - «4»ле куела

13 - 17 балл - «3»ле куела

12 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.





4. 2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше.

1 нче вариант.


1. Напиши слова с окончаниями –лар/ –ләр, -нар/ –нәр.

урман кыр

күл тиен

2. Спишите слова, вставляя пропущенные буквы.

Б...гелмә

Яшел Үз...н

Ид...л

3. Напиши предложения, вставляя пропущенные окончания.

Мин Казан... кайтам.

Син Яр Чаллы... барасың.

Ул Алабуга... яши.

4. Спроси у друга:

- любит ли он весну;

- с кем он играет на улице;

- какие реки есть в Татарстане.


5. Напиши рассказ о себе (6 – 7 предложений).

2 нче вариант.


1. Напиши слова с окончаниями –лар/ –ләр, -нар/ –нәр.

куян аю

шәһәр үлән

2. Спишите слова, вставляя пропущенные буквы.

Н...крат

Әлм...т

Яш...л Үзән

3. Напиши предложения, вставляя пропущенные окончания.

Син Минзәлә... барасың.

Ул Балтач... яши.

Мин Яшел Үзән... кайтам.

4. Спроси у друга:

- тепло ли на улице;

- выйдет ли он на улицу;

- какие города есть в Татарстане.


5. Напиши рассказ о себе (6 – 7 предложений).


Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

1 бирем– 5 балл

2 бирем– 3 балл

3 бирем –6 балл

4 бирем - 6 балл

5 бирем - 7 балл (1 җөмлә 1 балл)

Барысы – 27 балл

23 - 27 балл - «5»ле куела

18 - 22 балл - «4»ле куела

13 - 17 балл - «3»ле куела

12 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!