СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка контрольно- измерительного материала

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Промежуточная аттестация. Контрольный диктант для 5 класса(татарская группа) ,с грамматическим заданиемпо ФГОС 

Просмотр содержимого документа
«Разработка контрольно- измерительного материала»

5 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теленнән

арадаш аттестация эше.

Аңлатма язуы.



5 нче сыйныфта(татар төркеме) татар теленнән арадаш аттестация эше( грамматик биремле контроль диктант) 2016/2017 уку елына Татар теленнән 5 нче сыйныф(татар төркеме) өчен төзелгән эш программасына һән анда күрсәтелгән норматив документларга нигезләнеп төзелде.

5 нче сыйныфта(татар төркеме) татар теленнән арадаш аттестация Грамматик биремле диктант формасында уздырыла.

Эшне үтәүвакыты: 45 минутка ( 1 дәрес) исәпләнә.

Арадаш аттестация эшенең максаты: Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерүен, алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү дәрәҗәсен һәм аларның гомуми грамоталылыгын тикшерү.

Аттестация эшенең күләме һәм аны бәяләү:

Аттестация эше өчен 2 билге куела.:

1.

Сыйныфлар

V

Уку елы ахырында

50-60 сүз


1.Эш пөхтә башкарылса,хатасы булмаса “5”ле куела. (Бер-орфографик,ике пунктуацион хата булырга мөмкин).

2.Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

3.Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

4.Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2”ле куела.

2.

Диктант тексты буенча төрле авырлыктагы 3 грамматик бирем каралган.

1 нче төр авырлыктагы бирем тулысынча башкарылган , 1 кечкенә хата җибәрелгән очракта “5” ле билгесе куела

2 нче төр авырлыктагы бирем тулысынча башкарылган ,1-2 кечкенә очракта “4” ле билгесе куела

3 нче төр авырлыктагы бирем башкарылган, 2 кечкенә хатасы булган очракта “3” ле билгесе куела















5нче сыйныф(татар төркеме).

Диктант.

Абдулла Алиш.

Абдулла Алиш балаларны бик яраткан. Язу эшенә ул бик яшьли керешкән.Китапларында да ул балалар турында язган.

Алиш бик оста әкиятче булган.

Ул туган илне бик ярата,чын патриот була.Сугышта Абдулла Алиш, бик каты яраланып, дошман кулына төшә. Ләкин баш ияргә уйламый.

Абдулла Алиш яшь килеш һәлак була.Шулай яшь килеш үк безнең күңелләрдә саклана.(59 сүз)( Г.Әпсәләмовтан)

Грамматик бирем.

*** 1) яшьли,һәлак сүзләрендә аваз һәм хәрефләрне билгеләргә;

2) китапларында сүзен иҗекләргә бүлергә,иҗек калыпларын билгеләргә;

3) 3 нче кызыл юлдагы алынма сүзне билгеләргә(астына сызып).

** 1) яшьли сүзендә аваз һәм хәрефләрне билгеләргә;

2) китапларында сүзен иҗекләргә бүлергә,иҗек калыпларын билгеләргә;

* 1) яшьли сүзендә аваз һәм хәрефләрне билгеләргә;




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!