Математика 2 “в” сыйныфы
Тема: Почмак.Почмакларның төрләре.
Максат: Почмакларның төрләре белән таныштыру; күбурынлы саннарны дөрес уку һәм язу, разряд кушылучылары суммасы рәвешендә күрсәтү, алар белән гамәлләр эшләү күнекмәләрен ныгыту.Укучыларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация,
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты.
Хәерле көн, дуслар,сезгә
Хәерле көн, һәммәгезгә.
Математиканы өйрәнүдә
Уңышлар телим сезгә
Гел бишлеләр алып торыйк,
Өлкәннәрне сөендерик.
Шушы изге теләк белән
Хәзер эшкә керешик!
Мин сезгә уңышлы дәрес, гел яхшы билгеләр алуыгызны гына телим.
II. Актуальләштерү.
Дәресне телдән исәпләү белән башларбыз.Өстәлләрдә мисаллар белән карточкалар. Без аларны чишәрбез, җавапларын дәфтәрләргә язырбыз. Дәфтәрләрне ачабыз хәм числоны язабыз:
23 нче гыйнвар.
Сыйныф эше.
53+3 | 36+22 | 11+43 |
42+20 | 58+2 | 50-4 |
44+6 | 30+22 | 25+23 |
Җаваплар: 56 62 50 58 60 52 54 46 48
- Бу саннарны кимү бару тәртибендә урнаштырыгыз.
- Килеп чыккан саннарда нинди үзенчәлек күрәбез? (2 бер.кими)
- Саннар рәтен дәвам ит (44, 42, 40, 38)
- Язылган саннар арасыннан иң зур санны эйт? (62)
-62 саны турында нәрсә әйтә алабыз? (62- икеурынлы сан, 6 дис.2 бер.тора, разряд кушылучылар суммасы 60+2)
62 | 60 | 58 | 56 | 54 | 52 | 50 | 48 | 46 |
Г | Е | О | М | Е | Т | Р | И | Я |
Ь, -Нинди сүз килеп чыкты? (ГЕОМЕТРИЯ)
-Нәрсә ул геометрия? (Греч.слово ГЕО-земля, МЕТРИЯ- мерить, землю мерить, җирне үлчәү) ГЕОМЕТРИЯ –математиканың бер өлеше.
Бүген без геометрия иленә сәяхәт итәрбез.
III. Уку мәсьәләсен кую.
Геометрия илендә яшәүче безнең дуслар каршы ала.Игътибар экранга!
-Геометрик фигураларның исемнәрен ата? (турыпочмак, түгәрәк, овал, квадрат, өчпочмак)
-Нинди ике төркемгә без аларны аера алабыз?
-Ни өчен нәкъ шулай аердыгыз? (Почмаклары булган фигуралар һәм почмаклары булмаган)
-Нәрсә соң ул ПОЧМАК?Кем белә?
-Безнең өчен бу сүз яңа.ПОЧМАК-геометрия илендә яшәүче фигура.
Димәк без бүген нинди тема үтәчәкбез?
Нәрсә соң ул почмак? Ә нинди почмаклар була ? Без аны ник өйрәнәбез? Безгә тормышыбызда кирәк булырмы ул?Дәресебезнең максаты нинди булыр икән? Проблема
Дәреснең максаты: почмак белән танышу, почмакның төрләре белән танышу, почмакларны сызарга өйрәнербез.Дәреслектән укып танышу
IV Уку мәсьәләсен чишү.
Почмак. Почмакның төрләре.Почмакларны сызарга өйрәнәбез.
1) Уен “Почмак аларга исем бүләк иткән”.
– Почмак бик кирәкле әһәмиятле фигура . Күп фигураларга исем бирергә ярдәм иткән. Шундый фигураларны атагыз әле. өчпочмаклык.............
-Бу фигураларны нәрсә берләштерә?Ни өчен сүзнең башы төрле?
- Почмак көндәлек тормышыбызда да күп.Сыйныфтан мисаллар китерегез.
–Нинди һөнәр ияләре почмак белән эш итәләр? (инженер, дизайнер, төзүче, архитектор, моряк, астроном, тегүче ....)
2) Игътибар экранга.
Геометрия илендә тагын нинди фигуралар яши?
3) Почмак сызу. Дәреслек белән эш.1 нче абзацны укып чыгабыз.
- Дәфтәр битендә нокта куегыз.Шул нокта башыннан ике нур үткәр.Ничә кисәккә бүленде?Кечерәген төсле карандаш белән штрихлагыз.Нинди фигураны штрихладыгыз? Нәрсә соң ул почмак?
- Кагыйдәне әйтегез
Сл.Ике нурдан торган геометрик фигура почмак дип атала.
V Физкультминутка
4) Практик эш
– Почмаклар төрле була,ә без туры почмак белән танышырбыз.
Үзегез дәфтәр битеннән почмак төзеп карагыз.
Битне урталай бөкләгез,аннан тагын урталай.Карандаш белән бөкләнгән эзне йөртеп чыгыгыз.
-Ничә өлешкә бүленде? (4)
-Ничә почмак барлыкка килде? (4)
Нинди почмак барлыкка килде? (туры)Кисешкән урында нокта куегыз, төсле карандаш белән штрихлагыз..
Сл.5) Туры почмакны табу.
Рәсемнән туры почмакны табыгыз.
Ничек таптыгыз?(күз белән)
Рәсемдә туры булмаган почмаклар да бар.
Сызым өчпочмагы белән табуы җайлырак.Сезнең өстәлдә сызым өчпочмагы ята. Туры почмагын табыгыз.
Дәреслек белән эш 8 нче бит кагыйдә
Туры почмактан зуррак булган почмакны - җәенке почмак (тупой) диләр
-Ни өчен шулай аталалар икән?
Нинди аерма бар почмаклар арасында,нәрсә белән охшашлар?( Охшаш ике ягы,түбәсе бар)
Аерма: исемнәре төрле,берсе зур,икенчесе кечкенә)
VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Презентациядә эш
№ 1, 9 бит (дәреслек)
1.Һәр күппочмакта ничә почмак бар?
2.Туры, кысынкы, җәенке почмакларның номерларын әйт.
№2 Мәсьәлә чишү.
Наил 5 почмактан торган геометрик фигура сызды, ә Айгөл – 3 почмакка артыграк булган фигура сызды. Айгөл ясаган фигураның почмаклары күпме.
Бер күппочмакның 5 почмагы бар, икенчесенең 2 гә ким, ә өченчесенең, икенчесенә карагада 1 почмакка артык. Бу куппочмакларның исемнәрен тап. (бишпочмак, өчпочмак, дүртпочмак).
Эш дәфтәрендә мөстәкыйль эш.
№439,16 бит.Туры почмактан гына торган фигураларны буя.1 генә туры почмагы булган фигураларны табып буя.
гач,
КиРефлексия.
Бүген без дәрестә нинди эшләр башкардык?Дәрес башында куелган максатыбызга ирештекме?
Йомгаклау. Билгеләр кую.
Өй эше. 1. Дәреслек-№3, 9 бит
2.Төрле почмактан торган хайван рәсеме яса.
Телдән исәпләү
53+3 | 36+22 | 11+43 |
42+20 | 58+2 | 50-4 |
44+6 | 30+22 | 25+23 |
Телдән исәпләү
53+3 | 36+22 | 11+43 |
42+20 | 58+2 | 50-4 |
44+6 | 30+22 | 25+23 |