СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка внеклассного мероприятия

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Яхшы сүз-җан азыгы"

Просмотр содержимого документа
«Разработка внеклассного мероприятия»

Тема: Яхшы сүз-җан азыгы (дәрестән тыш чара)

Максат:

Укучыларны кадер сүзе, аның мәгънәсе белән таныштыру;

Бәйләнешле сөйләмне үстерү;

Укучыларны толерант шәхес итеп һәм гаиләдә ата-ана, якын кешеләреңне хөрмәт итү хисе тәрбиләү.



Җиһазлау: презентация, компьютер, проектор

Материал: Каюм Насыйриның «Китап –әт-тәрбия» китабы, мәкальләр, Язучы Фанзамал Баттал «Тормыш сабаклары» дигән язмасы, “Мин яратам сине, Татарстан” Р.Р.әкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе, “Соңлама” җыры.

Чараның барышы.

  • Хәерле кө, укчылар! (1 слайд) Сезнең алда -чәчәк бәйләме. Укучылар, шушы букетны шартлы рәвештә туган җиребез дип карасак, һәрбер чәчәк бер милләтне хәтерләтер. Букет зурайган саен матуррак.

Һәр халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, көнкүреше үзенчәлекле. Ләкин һәркем өчен дә бердәй булган әхлакый кыйммәтләр бар. Шуларның берсе, мөгаен, кадер хиседер.

Бүгенге сыйныф сәгатендә без “Кадер” төшенчәсенең зур кыйммәт икәнлегенә төшенербез. (2 слайд)

(Укытучы укучылар белән бергә тактадагы чәчәк бәйләмен карыйлар) (3 слайд)

Рәсемнең сүзле сурәте: югарыдан кояш карый, чәчәкләргә алтын нурын сибә. Чәчәкләр балкып, матур вазада утыра. Схемадагы шартлы билгеләр укучыдан әйттерелә: (4 слайд) кояш нурлары-тынычлык, түгәрәк эчендәге түгәрәк-милләтләр (татар, башкорт, чуваш, үзбәк, мари, удмурт...), (5 слайд), түгәрәк эчендәге түгәрәкләр-гаиләләр, түгәрәкне тоташтыручы сызыклар-милләтләр арасындагы дуслык җепләре, чәчәк бәйләме-туган җиребез-Татарстан, ваза-иминлек, бәхет.(6 слайд).

  • Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

(7 слайд) Җир йөзендә тынычлык хөкем итсә, төрле милләт халыклары үзара дус,тату гомер кичерсә, гаиләләр дә, кешеләр дә, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, бәхетле яшәр.

“Мин яратам сине, Татарстан” ( Р.Р.әкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе) башкарыла.

Яхшы сүз-җан азыгы

  • Укучылар,ә хәзер түбәндәге мәкальне дәвам итегез(8 слайд)

Кош очар өчен-........ (9 слайд)(ә кеше бәхет өчен яратылган)

  • Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк? (Тамак тук, өс бөтен, яраткан кешең яныңда булу...)

  • Санап үтелгән сыйфалар мәңгелекме?

  • Аларны ничек сакларга кирәк? (Кадерләп)

  • Кешеләрнең күңелләре дә нечкә кыл сыман. Аларны саклый белү зарур. Ә күңелне нәрсә яралый? (авыр сүз)

  • Бу турыда нинди мәкальләр беләсез? (10 слайд)

Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми.
Җылы җил бозны эретә, яхшы сүз җанны эретә.
Яхшы сүз-җан азыгы , яман сүз –баш казыгы.

(Тактадагы шигырьгә җавап алу)(11 слайд)

Яхшы сүзне җаның тели синең ,
Начарлыкны күңел көрсенә.
А син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә.

-Каюм Насыйриның «Китап –әт-тәрбия» китабында түбәндәге юллар бар: (12 слайд)
Алтмыш дүртенче тәрбия. “Тел җәрәхәте кылыч җәрәхәтеннән ачырактыр вә яманрактыр, ягъни телдән әйтелгән ачы вә кабәхәт сүзләрнең әдәмгә әсәре тәнеңне пычкы белән кискәннән дә ачырактыр.Ай угыл,hичбер кешегә телең белән җәрәхәт салма, ягъни яман сүз әйтмә…Әмма бер сүзне син кулай хисаплап әйтсәң дә, кешенең күңеленә бик каты тияр. Әй угыл, каты сүзле булма.Изге холык вә йомшаклык белән татлы сүзләр сөйләшмәк ризыкның ачкычыдыр, димешлар.Яхшы вә йомшак сүгә адәмнең күңеле эреп китәдер.Кешегә ашыгып җавап бирсәң ,hичбер хата сүз садир булмаенча булмас».

Сиксән тугызынчы тәрбия.(15 слайд)

(16 слайд) “Әй угыл, кешенең күңеленә хилаф килә торган сузне телеңә китермә.Бер сүзне син пәйвасыз әйтеп җибәрерсең,ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр , куңеле рәнҗер.Кеше күңелен рәнҗетүдән бик саклан».

-Бигрәк тә кемнәрнәр юктан рәнҗиләр, хәтерләре кала? (өлкән буын кешеләре)

- Начар сүз әйтеп, өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегеү. Үз гаебеңне таный белү-бик кирәкле сыйфат.

Минем кадерлеләрем”

  • Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим: “бер малай әнисе белән генә торган. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кагып бара. Еллар уза, бала үсеп җитә. Беркөнне ул әнисе янына килә дә: “Әни, нигә син шулай күп итеп кадак кактың? –ди. Әнисе: “Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар? –ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да ир уртасы булып җитешә, әнисе дә олыгая. Әнисе янына беркөнне килә дә: “Карале, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшдәгдән саен берсен ала бардым, начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”-ди. Ә әнисе болай ди...(19 слайд) “Әйе, улым, син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит””

  • Димәк, нинди нәтиҗә ясап була?

  • Начарлыкны эшләмәскә кирәк, чөнки күңел ярасы төзәлми. Бигрәк тә әти-әнинең хәтерен калдырырга ярамый.

  • Укучылар, сез үзегез шушы хикәягә охшаш нинди әсәрләр, вакыйгалар беләсез?

  • (20 слайд) Язучы Фанзамал Баттал «Тормыш сабаклары» дигән язмасында менә нәрсә яза:
    «Энем яки сеңлем, hәрвакыт игътибарлы бул! Менә сиңа әтиең ниндидер гозерен әйтә, йомыш куша.Кушканны,әйткәнне үзеңә зур бәхет hәм мәртәбә санап, җиренә җиткереп үтә.Синең тәртипсезлекне күреп, әниең ничек өзгәләнә. Монысын да мәңгелек итеп исеңдә калдыр .Андый хәлнең бүтән бер дә кабатланмавы өчен барсын да эшлә.Әниең бу дөньядан киткәч, укенмәслек булсын. Яхшы бел: олуг табигать законнары бозылмаса, өлкән буын синнән иртәрәк үлә. Шомлы тоелыр бу сүем, бераз куркытыр да.Әмма нишләмәк кирәк, тормыш агышы шундый.Үкенечләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә , яхшы укуың, матур яшәвең , игелекле гамәлләр кылуың белән сөендер. Ә ата-ана сиңа hәрчак бәхет тели, ярдәм итә».

  • Уйлап карагыз әле, сез үзегезнең әти-әниләрегезне тиешенчә кадерлисезме?

  • Кушканны һәрчак үтисезме?

  • Ягымлы сүзләр әйтәсезме?

Йомгаклау.

  • “Дөнья матур, дөнья киң”, дип җырлыйбыз. Әйе, һәркем ягымлы сүз көтә. Үзенә кайгыртучанлык, кадер-хөрмәт өмет итә. Шуңа күрә, гаилә нык булсын өчен, һәрберегез әти-әни, әби-бабай, туганнарыгызны тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән дә кадерләгез.

С.Фәсхетдинов башкаруында “Соңлама” җыры яңгырый.

«Кадерләрлек кешеләрең булса,
Кадерләп кал, зинһар ,соңлама».


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!