СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Родной язык и литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эш программасы, 6 класс

Просмотр содержимого документа
«Родной язык и литература»

6 нчы сыйныфның рус төркемендә туган телдән планлаштырылган нәтиҗәләр

Өйрәнелә торган бүлек

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнергә мөмкинчелек ала

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр















Яңа уку елы башлана







































Мин- зур ярдәмче
































Дуслар белән күңелле



















Туган җирем-Татарстан



























Табигать белән бергә










































Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.


































Светофор- минем дустым.


Графика, каллиграфия, орфография

Регулятив күнекмә

1.Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз эшенә адекват бәя бирә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә, төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели белү.

3. Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау,тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү.

4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.

5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.

Танып-белү күнекмәсе

6. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү.

7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү.

8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив күнекмә

11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.

12. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, язма һәм телдән, монологик һәм контекстсөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь язма текстлар булдыру.

13. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү.

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык; Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру: диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру .

5.Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү (үзеңне аралашуның тигез хокуклы субьекты итеп тою, диалог буенча партнер образын төзүгә әзерлек, мөмкин булган диалог оештыру ысулларын төзүгә әзерлек; кызыксынуларын, эшчәнлекләрен (процедураларын) конверсияләү (үзгәртү) буларак, диалог барышын оештыруга әзерлек; аралашу алып баруга әзерлек һәм сәләтлелек.


6. Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;

яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру, шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру;

Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

8. Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша: төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак, укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.

9.Тормыштагы төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик эшчәнлек тәҗрибәсе булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру: табигатьне өйрәнергә, авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнергә, табигатьне эстетик-нәфис итеп чагылдырырга, туризм , шул исәптән экотуризм белән шөгыльләнергә, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу.

- хәрефләр белдергән авазларнытранскрипция билгеләре белән язарга;

- сүзләргә төшеп калган хәрефләрне куеп язарга;

- татар алфавитыннан файдалана, андагы хәрефләрнең тәртибен белергә;

- авазларны һәм хәрефләрне аера белергә;

- басымны дөрес куярга;

- язу һәм укуның төп кагыйдәләрен, программада бирелгән сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белергә.

- фонетиканың төрле сәнгатьле уку чараларын аерырга;

- проза һәм поэзия жанрына караган текстларны сәнгатьле итеп укырга;

- мультимедия формасындагы орфоэпик сүзлек һәм белешмә материаллардан кирәкле мәгълүматны эзләп табып, аны үзенә кирәк вакытта файдалана белергә.

Сөйләмнең фонетик ягы

-сүз, җөмлә, текст эчендә бирелгән авазларны күрсәтә белергә;

-сүз, фраза басымын дөрес куеп укырга;

-җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләренә карап, төрләрен (хикәя, боеру, тойгылы) аера белергә;

-татар теленең орфоэпик сүзлегеннән төрле белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны табып, аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга;

- транскрипция буенча сүзләрне укырга;

- татар теленең барлык авазларын дөрес әйтә белергә;

- телдән сөйләм яисә кычкырып уку барышында, татар теленә хас авазларның әйтелеш нормаларын сакларга.


Сөйләмнең лексик ягы

- телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга;

- сөйләмдә коммуникатив максатка туры килгән гади тотрыклы гыйбарәләр, клишелар кулланырга;

-сүзләрне тематикага карап берләштерергә (аерып алырга);

- сүзләргә ялганган аффиксларның төрләрен танырга, аерырга.

- сүзләрнең синонимнар һәм антонимнар табарга;

-лык/-лек, -чы /-че исем ясагыч кушымчаларны тану , аеру.

- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдаланырга;

- өйрәнелгән лексиканы, шул исәптән сүзтезмәләрне язма һәм сөйләм текстында танырга;

- уку мәсьәләсенә туры килгән текстны дәвам итәргә.

- гомуми (урта) мәктәптә аралашу темаларына караган 1000 гә якын лексик берәмлекне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерергә;

- сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аерырга;

- төрле омонимнарны танырга;

- үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге, сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләргә;

- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табарга;

- уку һәм аудирование процессында тоемлауга таянырга.


Сөйләмнең грамматик ягы. Исем.

- татар телендәге исем сүз төркемен аера белергә;

- исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнешен белергә;

- тартымлы исемнең килеш белән төрләнешен үзләштерергә, текстта аңлый белергә;

- исемнәрнең ясалышын(тамыр, парлы, тезмә, кушма, кыскартылма) белергә;

-исемнәргә кушымчалар ялгану


тәртибен аңларга;

- морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга;

- исемнәрне берлек һәм күплек санда, тартым һәм килеш формаларында текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга.

- публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда исемнәрне танырга, фәнни һәм махсус эш стилендә куллана белергә;

- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан исем сүз төркеменә караган мәгълүматны эзләп табарга;

- кагыйдәгә нигезләнеп тамыр, парлы, тезмә, кушма, кыскартылма исемнәрясарга һәм


сөйләмдә кулланырга;

- исем сүз төркеменең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;


Сыйфат.

-татар телендәге сыйфат сүз төркемен аера белергә;

- сыйфатны чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләренә куя белергә, текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга;

- бирелгән сүздән (тамырдан) төрле сыйфатлар ясарга;

- сүз ясалышы һәм морфемика буенча булган белемнәрне һәм күнекмәләрне дөрес язуда кулланырга.

- синоним һәм антоним сыйфатлар таба белергә.

- кагыйдәгә нигезләнеп төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар ясарга һәм сөйләмдә кулланырга;

- тамырдаш сүзләр арасындагы мәгънә бәйләнешен һәм чылбырын күрергә;

- сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табарга;

- төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып, җөмләләр, хикәя төзи белергә.

Сан.

- Микъдар, тәртип, җыю, чама, бүлем саннарын аера белергә;

- татар һәм рус телләрендә микъдар саны + исем төзелмәсе кулланышы аермасын белергә.


- микъдар, тәртип, җыю, чама, бүлем саннарын сөйләмдә куллана белергә;

- саннарны төркемчәләре буенча аера белергә;

- төрле сүзлекләрдән һәм мультимедия чараларыннан сан сүз төркеменә караган мәгълүматны эзләп табарга;

Рәвеш.

- татар телендәге рәвеш сүз төркемен аера белергә (таныштырырга);

- актив кулланылыштагы саф (тиз, акрын, җәяү һ.б.), күләм-чама (күп, аз, бераз), охшату-чагыштыру (татарча, русча, зурларча һ.б.), вакыт (иртәгә, бүген, җәен, кичен һ.б.), урын (анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б.) рәвешләрен сөйләмдә дөрес кулланырга.

- рәвеш сүз төркеменең төрле төркемчәләрен хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

бирелгән сүздән (тамырдан) рәвешләр ясарга;

- кагыйдәгә нигезләнеп төрле рәвешләр ясарга һәм сөйләмдә кулланырга;

- рәвешләр кулланып җөмләләр төзергә;

- сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табарга;

- рәвешләр кулланып, хикәяне тулыландырырга;



Алмашлык.

-татар телендәге алмашлык сүз төркемен аера белергә;

-зат, тартым, сорау, күрсәтү, билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.

- зат, тартым, сорау, күрсәтү алмашлыкларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

- зат һәм күрсәтү алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белергә;

-алмашлыклар кулланып җөмләләр төзергә;

- сүз ясалуга караган сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табарга;

- алмашлыклар кулланып, хикәяне тулыландырырга;


Фигыль. Фигыль төркемчәләре

-татар телендәге фигыль сүз төркемен аера белергә;

- сөйләм барышында программага кертелгән хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, инфинитив, формаларын танырга, аңлап кулланырга:

1) хикәя фигыльнең билгеле һәм билгесез киләчәк заман формаларын аерырга; барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белергә;

2) боерык фигыльләрне дөрес басым белән әйтергә; боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белергә;

3) сөйләмдә теләк фигыль формасын урынлы кулланырга;

4) инфинитив формасын модаль сүзләр белән актив сөйләмдә кулланырга;

5) исем фигыльне текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга;

6) шарт фигыльне аерырга; барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белергә;

- процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм),кирәклек/кирәк түгеллекне белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрне танырга һәм сөйләмдә гамәли кулланырга.

-кагыйдәгә нигезләнеп, билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формаларын ясарга һәм сөйләмдә кулланырга;

- билгеле һәм билгесез киләчәк заман формаларын кулланып, җөмләләр төзергә;

- мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны табарга;

- аналитик фигыльләр кулланып сорауларга кыскача җавап язарга;

- төрле характердагы текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итәргә, бу вакытта телдән һәм язма сөйләм нормаларын саклап эш итәргә.

- орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны табарга һәм аларны язуда кулланырга;

- аналитик фигыльләрне танырга һәм сөйләмдә кулланырга.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

-бәйлекләрне (белән, турында,өчен, кадәр, соң, аша, аркылы, кебек), бәйлек сүзләрне (алдында, артында, астында, өстендә, янында, эчендә) сөйләмдә урынлы кулланырга;

-бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән куллану

- кагыйдәгә нигезләнеп, бәйлек сүзләрнең килеш формаларын ясарга, җөмләдә кулланырга;

- үрнәккә нигезләнеп, дустыңа кыска хат язарга;

- рус телленнән аермалы буларак бәйлекләрнең сүздән соң килүен аңларга, сөйләмдә дөрес кулланырга.

Кереш сүзләр

- кереш сүзләрне (бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә, әлбәттә, беренчедән..., минемчә, синеңчә), сөйләмдә урынлы кулланырга;

- кереш сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес куярга.

- кереш сүзләрне текстта танырга һәм сөйләмдә кулланырга;

- кереш сүзләр янында пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтергә.

Теркәгечләр

-теркәгечләре сөйләмдә кулланырга.

Теркәгечләр кулланып, кушма җөмләләр төзү.

Синтаксис

- җөмләнең баш кисәкләрен аера белергә;

- ия белән хәбәр арасында сызык кую очрагын аңларга.

- җөмләнең баш кисәкләрен табу;

- ия белән хәбәр арасында сызыкны табу, куелышын аңлату.






6 нчы сыйныфның рус төркемендә туган тел буенча укыту фәненең эчтәлеге

Бүлек исеме

Кыскачаэчтәлек

Сәгать саны

Яңа уку елы башлана

Эш кәгазьләре стиле. Котлау кәгазе. Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленешен кабатлау. Сорау җөмлә төзелеше.Өндәү җөмлә төзелеше.“Яңа уку елы башлана”темасы буенча монологик сөйләмгә чыгу.Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Татар алфавиты.Транскрипция билгеләре. Сингармонизм законы.Исем. Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе.Исемнең тартым белән төрләнеше.I, II зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.III зат тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Кереш контроль эш . Исем.Хаталар өстендә эш. Исем сүз төркемен кабатлау.Исем ясагыч кушымчалар (-лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары).Сүзлек диктанты. Сүзлек төрләреХаталар өстендә эш. Сүзлек төрләре.Эш кәгазьләре стиле. Анкета тутыру.Иялек килешле изафә бәйләнеш.Фигыль сүз төркеме. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык кушымчасы.Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Аралаша белү күнекмәләренә ситуатив күнегүләр эшләү.


8

Мин- зур ярдәмче.

Шарт фигыль турында төшенчә.Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Шарт фигыльнең юклык формасы.“Өлкәннәргә булышабыз”темасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу.Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше (барлык формада).Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше (юклык формада).Контроль эш. Затланышлы фигыльләр.Хаталар өстендә эш. Аналитик фигыль. Мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бараалам, бара алмыйм).Аналитик фигыль. Теләкне белдерүче фигыль (барырга телим).Сочинение. “Мин – өйдә булышчы”Хаталар өстендә эш. Аналитик фигыль (укый белә/укый белми)Уку һәм язу кагыйдәләре. (Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе).Аралаша белү күнекмәләренә ситуатив күнегүләр эшләү.

3

Дуслар белән күңелле

Фонетика. Авазлар өстәлү күренеше (дус-дусты).Авазларның чиратлашуы (чәчәк – чәчәге, китап – китабы).Сингармонизм законы.Сингармонизм законына буйсынмау очраклары (-су, -мыни).“Минем дустым”темасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу.Аналитик фигыльләр (барыйм инде, барыйм әле, бара алам, барасым килә конструкцияләре).Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.Сүзлек диктанты. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше.Хаталар өстендә эш. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше.Изложение. “Бергә күңелле була”.Хаталар өстендә эш. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше.Тыңлап аңлау. “Масаючан борын”Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше.Хәзерге заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше.Хәзерге заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше.Үткән заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше.Үткән заман хикәя фигыльнең (юклык формасы) зат-сан белән төрләнеше.“Минем дустым”тексты буенча монологик сөйләмгә чыгу.Контроль эш.Хикәя фигыльнең заман формалары.Хаталар өстендә эш. Сыйфат.Сыйфат. Сыйфат ясагыч кушымчалар.Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның гади дәрәҗәсе.Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе.Сыйфатның кимлек


дәрәҗәсе.Антоним һәм синоним сыйфатлар.Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану.Аралаша белү күнекмәләренә ситуатив күнегүләр эшләү.

8

Туган җирем - Татарстан

Изафә бәйләнеше. 1 төре Изафә бәйләнеше. 2 төре Изафә бәйләнеше. 3 төре Изафә бәйләнешле исемнәрнең килеш белән төрләнүе.Изафә бәйләнешле исемнәрне җөмләдә куллану. “Тамаша залында”темасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу.Рәвеш.Рәвешләрнең ясалышы. Ясалма рәвешләр. (-ча, -чә, -дай, -дәй, -лап, -ләп, -лата, - ләтә).Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре. Саф рәвешләр.Охшату-чагыштыру рәвешләре.Изложение. “Казан – Татарстанның башкаласы”.Хаталар өстендә эш. Урын рәвешләре.Вакыт рәвешләре.Сәбәп-максат рәвешләре.Күләм-чама рәвешләре.Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.“Татарстан – дуслык иле”тексты буенча монологик сөйләмгә чыгу.Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр арасында сызык.Тыңлап аңлау “Татарстан елгалары”.Теркәгечләр. Бәйлекләр.Бәйлек сүзләр.Эш кәгазьләре стиле. Тамашага чакыру.Аралаша белү күнекмәләренә ситуатив күнегүләр эшләү.

7

Табигать белән бергә

Алмашлык.Алмашлыкларның төркемчәләре. Зат алмашлыклары.Тартым алмашлыклары.Сүзлек диктанты. Күрсәтү алмашлыклары.Хаталар өстендә эш. Сорау алмашлыклары.Билгеләү алмашлыклары. “Калибри”тексты буенча монологик сөйләмгә чыгу. Билгесезлек алмашлыклары. Контроль эш. Рәвеш. Алмашлык. Хаталар өстендә эш. Юклык алмашлыклары. Алмашлыкларны һәм рәвеш төркемчәләрен кабатлау. Хат язу кагыйдәләре. Эш кәгазьләре стиле. “Минем яраткан хайваным”. Интернеттагы дусларыма хат.“Зоопаркта”темасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу. Алмашлыкларны җөмләдә куллану.

Затланышлы фигыльләрне кабатлау. Затланышлы фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.Аралаша белү күнекмәләренә ситуатив күнегүләр эшләү.

2


Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Инфинитив+ яратам төзелмәсе.Инфинитив+ яратмыйм төзелмәсе.Инфинитив+телим төзелмәсе.Инфинитив + модаль сүзләр. Аналитик фигыльләр + беләм.Аналитик фигыль. Мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм).Аналитик фигыль. (кем булырга телим? төзелмәсе).“Һөнәрләр”темасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу.Затланышсыз фигыльләр. Исем фигыль.Исем фигыльне тартым белән төрләндерү.Исем фигыльне килеш белән төрләндерү.Сүзлек диктанты. Тартымлы исем фигыльне килеш белән төрләндерү.Хаталар өстендә эш. Исем фигыль+өчен төзелмәсе.“Табибта”темасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу “Сәламәт бул”темасы буенча монологик сөйләмгә чыгу.Аралаша белү күнекмәләренә ситуатив күнегүләр эшләү.

4

Светофор – минем дустым.


Сан.Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Микъдар саны янында саналмыш.Тәртип саны. Бүлем саны.Чама саны. Җыю саны.“Юл фаҗигаләре” темасы буенча монологик сөйләмгә чыгу. Саннарның ясалышы, җөмләдә кулланылышы.Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.Йомгаклау контроль эше.Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәрен кабатлау. Сочинение “Татарстан — туган җирем.”Хаталар өстендә эш. Алмашлыкларның ясалышы.Йомгаклау. Мөстәкыйль сүз төркемнәре.

2

Барысы


34




































6 нчы “В” сыйныфына туган телдән (рус төркеме) календарь- тематик план

“Күңелле татар теле”.6 нчы сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.(татар телен өйрәнүче укучылар өчен) Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова Казан:”Татармультфильм нәшрияты”2014.


Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты:

Укучы эшчәнлегенең төп төрләре

План

Факт

1. Яңа уку елы башлана (8 сәг.)

“Яңа уку елы башлана”темасы буенча монологик сөйләмгә чыгу.

1

3.09


1 нче сентябрь турында, мәктәп турында сөйләү. Биремне эшләгәндә, кулланылган кагыйдәне аңлату.

Транскрипция билгеләре. Сингармонизм законы.

1

10.09


Калын сүзгә калын, нечкә сүзгә нечкә кушымча ялгануы. Сингармонизм законын кушымчалар ялгаганда куллану.

Исем. Исемгә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

17.09


Татар телендә тамырга сүзясагыч, модаль, бәйләгеч кушымчаларның ялгануын күнегүләрдә дөрес куллану. Сүзләрне морфемик яктан тикшерү. Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә алу.

Кереш контроль эш.Тема: “Белем бәйрәме”

1

24.09


Белемнәрне тикшерү

Хаталар өстендә эш .Исемнең тартым белән төрләнеше.

1

1.10


Уку хезмәтендә үзеңә максат бурычларны кую. Грамматик күнегүләр үтәп, сүз төркеме буларак исем, аның сорауларын, мәгънәсен, тартым белән төрләнешен үзләштерү.

Исем ясагыч кушымчалар (-лык/-лек, -чы/-чеисем ясагыч кушымчалары).

1

8.10


Исемнәрнең төрле ысуллар белән ясалуы. ясалма, кушма, тезмә, кыскартылма, парлы булуларына күнегүләр эшләү. Исемнәрне төрле ысуллар белән ясау .

Фигыль сүз төркеме. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык кушымчасы,зат-сан белән төрләнеше.

1

15.10


Фигыль сүз төркеменең юклык кушымчасын дөрес ялгау, ситуатив кунегүләрдә дөрес куллану.

Контроль эш. Тема “Яңа уку елы башлана”

1

22.10


Белемнәрне тикшерү

2. Мин-зур ярдәмче. (3 сәг).

Хаталар өстендә эш. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Шарт фигыльнең юклык формасы

1

29.10


Шарт фигыльнең икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерүе. Сораулары, ясалышы, төрләнешен дөрес куллану.

Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

12.11


Кагыйдәләрне кулланып, ситуатив күнегүләрне үтәү.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше (барлык формада).

1

19.11


Башка сүз төркемнәре арасыннан фигыльне табу, аны барлык формада төрләндерү. Ситуатив күнегүләрдә дөрес куллану.

3. Дуслар белән күңелле. (8 сәг).

Сингармонизм законы.

1

26.11


Сингармонизм законын куллана белү. Үрнәк буенча эшләү күнекмәсен камилләштерү.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль,зат-сан белән төрләнеше.

1

3.12


Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышын ачыклау, җөмләдә тану һәм урынлы куллану.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль,зат-сан белән төрләнеше.

1

10.12


Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең –р, -ар, -әр, -ыр, -ер кушымчаларының ялгану очракларын хәтерләп калу һәм ситуатив күнегүләрдә дөрес куллану..

Контроль эш. Тема: “ Дуслар белән күңелле”

1

17.12


Белемнәрне тикшерү

Хаталар өстендә эш.Хәзерге заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше.

1

24.12


Хәзерге заман хикәя фигыльтөркемчәләрен аеру, мәгънәләрен ачыклау, җөмләдә дөрес куллану, зат-сан белән төрләндерү.

Үткән заман хикәя фигыльнең (барлык формасы) зат-сан белән төрләнеше.

1

14.01


Үткән заман хикәя фигыльтөркемчәләрен аеру, мәгънәләрен ачыклау, җөмләдә дөрес куллану, зат-сан белән төрләндерү.

Сыйфат.Сыйфат ясагыч кушымчалар.

1

21.01


“Сыйфат” сүз төркеменә караган кагыйдәләрне искә төшереп, ситуатив күнегүләр эшләү.

Сыйфат дәрәҗәләре..

1

28.01


Сыйфатның мөстәкыйль сүз төркеме булуы, исемне ачыклап килүен белү. Сыйфатларны текстта куллану. Кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу. Хаталарны анализлау.

4.Туган җирем - Татарстан (7 сәг.)

Рәвеш.Рәвешләрнең ясалышы

1

4.02


Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларга җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуын аңлау. Текстларда рәвешләрне табу. Дөрес итеп сорау куя белү күнекмәсен булдыру.

Ясалма рәвешләр. (-ча, -чә, -дай, -дәй, -лап, -ләп, -лата, - ләтә).

1

11.02


Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү. Үрнәккә карап, рәвешләр ясау, җөмлә төзегәндә куллану.

Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.

1

18.02


Бирелгән тема буенча лексиканы сөйләмдә куллану. Сорау җөмләләр төзи белү. Биремне эшләгәндә, кулланылгган кагыйдәне аңлату.

Җөмләнең баш кисәкләре.

1

25.02


Баш кисәкләр турындагы төшенчә, кагыйдә, закончалыкларны аңлау.

Ия белән хәбәр арасында сызык.

1

3.03


Текстта ия белән хәбәр арасында сызыкны табу, куелышын аңлату.

Контроль эш. Тема: “ Туган җирем – Татарстан”

1

10.03


Белемнәрне тикшерү

Хаталар өстендә эш. Теркәгечләр.Бәйлекләр.Бәйлек сүзләр.

1

17.03


Белән, кебек, өчен, соң, аша, аркылы бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә куллану. Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт барганыңны, нәрсә белән барганыңны әйтү.

5.Табигать белән бергә(2 сәг.)

Алмашлык.Алмашлыкларныңтөркемчәләре. Зат алмашлыклары

1

7.04


Тексттан алмашлыкларны табу. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үтәү.

“Колибри”тексты буенча лексик – грамматик материал.

1

14.04


Калибри турында дөрес итеп, план буенча сөйләү. Сөйләмдә алмашлыкларны куллана белү.

6. Сәламәт тәндә -сәламәт акыл. (4 сәг.)

Инфинитив+ яратам төзелмәсе.Инфинитив+ яратмыйм төзелмәсе

1

21.04


Сөйләмдә инфинитив + яратам төзелмәсен куллану. Рус һәм татар телләрендәге аерманы дөрес куллана белү.

Инфинитив+телим төзелмәсе.Инфинитив + модаль сүзләр

1

28.04


Мин спортчы.... булырга телим төзелмәсен куллану.

Еллык контроль эш. Тема: “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”

1

5.05


Мин спортчы.... булырга телим төзелмәсен куллану. Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлау, анализлау.

Хаталар өстендә эш. Затланышсыз фигыльләр. Исем фигыль.

1

12.05


Фигыльдән исем фигыль ясау. Җөмләләр төзегәндә исем фигыльне дөрес формаларда куллану.

7. Светофор – минем дустым. (2 сәг.)

Сан.Сан төркемчәләре

1

19.05


Башка сүзләр арасыннан саннарны лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре буенча аера белү.

Саннарның ясалышы, җөмләдә кулланылышы.

1

26.05


Сүз ясалышы буенча булган белемнәрен практикада куллану.Сөйләмдә тамыр, кушма, тезмә, парлы саннарны куллану.

















Кушымта № 1

Контроль эшләр турында мәгълүматлар

- Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, 2014

-Укытучытарафыннантөзелгән контроль эшләр( папкалардасаклана)

Контроль эшләр графигы


Дәрес саны

Число

Контроль эштемасы

1

4

24.09

Кереш контроль эш.Тема: “Белем бәйрәме”

2

8

22.10

Контроль эш. Тема “Яңа уку елы башлана”

3

15

17.12

Контроль эш. Тема: “ Дуслар белән күңелле”

4

25

10.03

Контроль эш. Тема: “ Туган җирем – Татарстан”

5

31

5.05

Еллык контроль эш. Тема: “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”







































Кушымта №2

6 сыйныф өчен контроль эш биремнәре


Контроль-үлчәү материаллары


Кереш контроль эш.Тема: “Белем бәйрәме”


1 вариант

  1. Просклоняйте сущ. по аффиксам принадлежности.

китап, дәфтәр

  1. Просклоняйте сущ. по по падежам

Дәфтәрем, курчагың

  1. Напишите вопросы кем? Нәрсә?

Әби- малай-

Апа- өстәл-

Китап- дәфтәр-

  1. Напишите какие вежливые слова вы знаете?

  2. Напиши окончание множественного числа.

Китап, урам, мәктәп, урман, дәфтәр, бетергеч.



Кереш контроль эш.Тема: “Яңа уку елы котлы булсын”

2 вариант

1. Просклоняйте сущ. по аффиксам принадлежности.

Күлмәк , өстәл

  1. Просклоняйте сущ. по по падежам

Дәфтәрең, китабым


3. Напишите вопросы кем? Нәрсә?

Әти- кыз -

Абый- каләм-

Китап- дәфтәр-

4.Напишите какие вежливые слова вы знаете?

5.Напиши окончание множественного числа.

Китап, урам, мәктәп, урман, дәфтәр, бетергеч.




Контроль эш. Тема “Яңа уку елы башлана”

  1. вариант

1.Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.

Каюм Насыйри составил русско-татарский словарь.

Я всегда помогаю маме.

2.Напишите окончание –лык,-лек,-чы,-че

Дус,урман,тәрбия,тел,матур,юл

3. Напишите ответы на вопросы

Китапларны нәрсәдән ясаганнар?

Китапларга хәзер ничә яшь?

4. Напишите пропущ. реплики

-Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

-.............

- Мин 5 нче сыйныфта укыйм.Син китап укырга яратасыңмы?

- ...........

5. Сез тагын нинди кереш сүзләр беләсез? Дәвам итегез. (5)

Минемчә, ...


  1. вариант

1.Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.КаюмНасыйри писал словари и учебники.

Я учусь в шестом классе.

2. Напишите окончание –лык,-лек,-чы,-че

Тарих,тел, сүз, эш,матур, бакча

3. Напишите ответы на вопросы

Каюм Насыйри нинди сүзлекләр төзегән?

Каюм Насыйри дәреслекләр язганмы?

4. Напишите пропущ. реплики

-Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

-.............

- Мин 7 нче мәктәптә укыйм.Син нинди китаплар укырга яратасың?

- ...........

5. Сез тагын нинди кереш сүзләр беләсез? Дәвам итегез. (5)

Минемчә, ...




Контроль эш. Тема: “ Дуслар белән күңелле”

1 вариант

1. Сүзләрнең дөрес тәрҗемәләрен табып языгыз.

внимательный ышанычлы

справедливый тугры

отзывчивый игътибарлы

честный авыр хәлдә калдырмый

преданный намуслы

надежный шәфкатьле

в беде не бросает гадел

милосердный ярдәмчел

2. Фигыльләрне үрнәк буенча языгыз.

Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләячәк? Нишләр?

Булыш, ю, эшлә, кит

3. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Младший ребенок ещё не умеет мыть тарелки.

1.Кече бала тәлинкәләрне әле юа белми.

2.Кече бала тәлинкәләрне әле юа алмый.

3.Кече бала тәлинкәләрне әле юмый.


5. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясагыз.

Тәрҗемә - _____, Күз -________, Класс - ______, Дус - _____


2 вариант

1. Сүзләрнең дөрес тәрҗемәләрен табып языгыз.

внимательный ышанычлы

справедливый тугры

отзывчивый игътибарлы

честный авыр хәлдә калдырмый

преданный намуслы

надежный шәфкатьле

в беде не бросает гадел

милосердный ярдәмчел

2. Фигыльләрне үрнәк буенча языгыз.

Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләячәк? Нишләр?

Ярдәм ит, бар, сөйлә, кил

3. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Супермалай, әгәр теләсә, кар көри ала.

1.Супермальчик, если захочет, может чистить снег.

2.Супермальчик, если захочет, умеет чистить снег.

3.Супермальчик, если захочет, не может чистить снег.

5. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясагыз.

Эш - _______, Юл- _______, Авыл- ________, Сүз - _________



Контроль эш. Тема: “ Туган җирем – Татарстан”

1 вариант

1. Күп нокталар урынына зат алмашлыклар куеп языгыз.

1) ... бүген диктант яздым. 2) Татар теленнән ... өй эше бирмәделәр. 3) ... сыйныфыгыз бик дус.

2. Переведите слова

Дөнья – дәүләт --

Ватан – ил-

Милли - халык

3.Напишите вопросительные предложения .

Иртәгә алтынчы мәктәпкә Англиядән кунаклар килә.

4. Төшеп калган рәвешләрне өстәп языгыз.

1) Әти эштән .. кайтты. 2) Без ... 5 нче сыйныфта укыдык, ә ... 6 нчы сыйныфта укыйбыз. 3) Мин ... әти-әни белән кинога барачакмын. 4) ... кар эри, тамчы тама, кошлар кайта. 5) ... уйла, аннан соң яз.

Рәвешләр: иртәгә, быел, яз көне, былтыр, кичен, башта


2 вариант

1. Күп нокталар урынына зат алмашлыклар куеп языгыз.

1) Без ... туган көнегез белән котлыйбыз. 2) ... мәктәптә ничек укыйсың? 3) Сиңа ... бик зур сәлам.

2. Переведите слова

Туган җир – дәүләт --

Ватан – милли-

Башкала - халык

.

3 Напишите вопросительные предложения.

Яр Чаллыда төрле милләт кешеләре дус яши.

4. Төшеп калган рәвешләрне өстәп языгыз.

1) Әни ... эшкә китә. 2) Без ... 5 нче сыйныфта укыдык, ә ... 6 нчы сыйныфта укыйбыз. 3) Мин ... әти-әни белән кинога барачакмын. 4) ... яңгыр ява, яфраклар саргая, кошлар китә. 5) ... сөйлә, күп эшлә.

Рәвешләр: иртәгә, быел, көз көне, былтыр, кичен, аз



Еллык контроль эш. Тема: “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”

1 нче вариант

1. Вставьте глагол прошедшего времени:

Марат коедан су алып ... .

а) кайта;

б) кайтачак;

в) кайтты;

2. Вставьте правильное окончание отрицательной формы глагола:

Әни эштән соң кайтты, шуңа күрә ашарга пешер... .

а) -де;

б) -мәде;

в) -сә;

3. Вставьте глагол настоящего времени:

Закир балалар бакчасына ... .

а) йөри;

б) йөрде;

в) йөрер;

4. Вставьте правильное окончание:

Алсу чишмә... су алып кайта.

а) –дән;

б) -гә;

в) -дә;

5. Вместо точек вставьте нужное слово:

Рөстәм ашыкмый гына ашады ... ул тәрбияле малай.

а) белән;

б) ләкин;

в) чөнки;

6. Найдите правильный перевод:

Сагындылар.

а) любили;

б) ждут;

в) соскучились;

7. Вставьте нужное слово:

Әхмәт өйдә күбрәк ..., әнисенә рәхәт булыр иде.

а) булышты;

б) булышса;

в) булышырга;

8. Найдите ответ на этот вопрос:

Фәрит сәгать ничәдә дәрес әзерли?

а) Фәрит сәгать биш дәрес әзерли.

б) Фәрит сәгать биштә дәрес әзерли.

в) Фәрит сәгать биштә дәрес әзерләми.




2 нче вариант

1. Вставьте глагол прошедшего времени:

Марат чана шуарга ... .

а) чыга;

б) чыгар;

в) чыкты;

2. Вставьте правильное окончание отрицательной формы глагола:

Малай карандашны кесәсенә сал... .

а) -ды;

б) -мады;

в) -а;

3. Вставьте глагол настоящего времени:

Кыз карандашын карават астыннан ... .

а) эзли;

б) эзләде;

в) эзләгән;

4. Вставьте правильное окончание:

Бабай тау... төшә.

а) -дән;

б) -дан;

в) -га;

5. Вместо точек вставьте нужное слово:

Малай карандаш тапты, ... кесәсенә салмады.

а) белән;

б) ләкин;

в) чөнки;

6. Найдите правильный перевод:

Югалткан.

а) нашёл;

б) потерял;

в) соскучились;

7. Вставьте нужное слово:

Иртәгә яңгыр ... , без экскурсиягә бармаячакбыз.

а) яуды;

б) яуса;

в) яумаса;

8. Найдите ответ на этот вопрос:

Фәрит сәгать ничәдә тора?

а) Фәрит сәгать биш тора.

б) Фәрит сәгать биштә тора.

в) Фәрит биш сәгать тора.


Кушымта №3.


Бәяләү нормалары.

Контроль эшне бәяләү


90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.



Таләпләр

Билге

1

Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаәйтелеше, грамматик төзелешеягыннан дөресһәм эчтәлегеягыннантулы, эзлеклебулганмонологик сөйләм өчен

"5"ле куела

2

Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаэзлекле төзелгән, әммааерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасыбулганмонологик сөйләм өчен

"4"ле куела

3

Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән тема буенчаэзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасыбулганмонологик сөйләм өчен

"3"ле куела

4

Өйрәнелгән яки тәкъдимителгән темага монолог төзиалмаганда

"2"ле куела


Диалогик сөйләмне бәяләү

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 5 сыйныф – 5-6 реплика, 6 сыйныф – 6-7 реплика, 7 сыйныф – 7-8 реплика, 8 сыйныф – 9-10 реплика, 9 сыйныф – 9-10 реплика.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

"5"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә

"4"ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә

"3"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзиалмаганда

"2"ле куела.



















Кушымта №4



Эш программасына төзәтмәләр кертү бите


Класс

Теманың исеме

План буенча үткәрү (факт)

Төзәтмә кертүнең сәбәбе

Төзәтмә кертү

Үткәрү вакыты