Рухи әхлак тәрбиясе
Ибрагимова Минзифа Зәйдулла кызы
Татарстан Республикасы
Апас районы Кызылтау урта мәктәбенең
информатика укытучысы
XXI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп, ул алып бара торган тәрбия эше зур әһәмияткә ия. Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясе дә шәхесне социальләштерү идеясе белән сугарылган. Бу исә түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
• мәктәпне иҗтимагый-икътисадый мөнәсәбәтләр гуманлаштыруның, шәхесне яңа тормыш кагыйдәләре формалаштыруның мөһим факторына әверелдерү;
• шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим һәм перспектив ихтыяҗларына туры килә торган заманча сыйфатлы тәрбия бирүгә ирешү;
• милли мәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүе, шәхеснең башка халыкларга түземле булуы, аларның мәдәниятен өйрәнүе, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү;
• шәхеснең үзенә тормыш юлын мөстәкыйль сайларга һәм әхлакый сыйфатларны тупларга әзер булуы;
• шәхесне укыту һәм үстерү процессына интеграцияләнгән мәгариф системасында тәрбиянең өстенлекле булуы.
Традицияләргә бай булган мәктәбебез яшь буынны тәрбияләүдә сизелерлек тәҗрибә тупланды. Мәктәп күләмендә үткәрелә торган мәдәният, сәнгать һәм спорт бәйрәмнәре һәм башка күп кенә чаралар тәрбия процессының, бигрәк тә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру, әхлакый һәм рухи тәрбия бирү, милләтара татулык һәм түземлелек сыйфатлары формалаштыру тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга нык ярдәм итә.
Мәктәпнең эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, тәрбия эше эчтәлегендә түбәндәге юнәлешләр билгеләнде:
• педагогик үсешне һәм укучыларның иҗади үзүсешен үз эченә алган тәрбия системасы булдыру;
• тәрбия эчтәлеген, бигрәк тә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү эчтәлеген яңарту;
• мәктәпнең тәрбия бирү эшендә класс җитәкчесенең мөһим урын тотуын билгеләү һәм аның статусын күтәрү;
• шәхесне тәрбияләүдә һәм үстерүдә гаилә һәм мәктәпнең бергәләп эшләве.
Балаларның, педагогларның, ата-аналар-ның һәм барлык халыкның иҗади үсешенә ярдәм итә торган бердәм тәрбия, белем бирү даирәсе һәм социаль мохит булдыру — педагог һәм балаларның үзүсеше өчен мөһим шарт. Педагогик коллективларның күбесе төп идеяләр һәм көтелә торган нәтиҗәләр системасы булдыруның әһәмиятен тирәнтен аңлап эш итә.
Тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, иннова-цион технологияләрне куллану — тормыш таләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр (милли культура — Россия культурасы — дөнья культурасы) булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү (туган як тарихы, Россия һәм Татарстан символикасы, Татарстан һәм хәзерге заман бергәлеге, туган йортың, авылың, районың, шәһәрең белән горурлану хисе), хезмәт тәрбиясе һәм балаларның алга таба тормыш итү планнары (икътисад, эшмәкәрлек, маркетинг, гаилә бюджеты), гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, төрле җенестәге балаларның үзара дустанә мөнәсәбәте һ.б.
Мәктәп коллективларына тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне билгеләү аеруча мөһим. Алар гадәти (традицион) технологияләр (класс сәгатьләре, телдән журналлар, этик әңгәмәләр); дискуссия технологияләре (диспут, «Бәхәс» клублары, конференция, рефератлар язу һәм аларны «яклау», проектлар төзү); милли белем һәм тәрбия бирү технологияләре (Сабантуй, «Нәүруз», татар сөлгесе бәйрәме, «Алсу» салоны, түбәтәй чигү һ.б.); телевизион технологияләр («Тема», «Йолдызлы сәгать», «Тапкырлар һәм зирәкләр» клубы); күмәк иҗади эшләр һәм төп эшләр (фәннәр фестивале, класста «Ярдәм» фирмасы, «Бәйсез хокукый контора»: балалар хокукларын яклау, адвокат эшчәнлеге); стандарт булмаган технологияләр (эшлекле һәм рольле уеннар, «Мин үзем» дигән ситуатив һәм педагогик мәсьәләләр чишү; «Карт-бланш», «Пушкин һәм Тукай дөньясында» әдәби-музыкаль салон);.
Тәҗрибәле сыйныф җитәкчеләре, классның шәхесне тәрбияләү һәм үстерү үзәге булуын истә тотып, тәрбия эшендә яңа технологияләрне нигез итеп алып, сыйныфта иҗади студияләр, остаханәләр, клублар (гитарачылар ансамбле, татар романсы кунакханәсе, хыялыйлар җәмгыяте, «Талантлар һәм аларга табынучылар» җәмгыятьләре, «Этикет» мәктәбе) ачалар.
Бүген тәрбия системасында төп структур элемент булган класс коллективының әһәмияте тагын да арта. Сыйныф җитәкчесе — аның эшчәнлеген төп һәм алыштыргысыз оештыручы.
Тәрбиянең гуманистик системасы шартларында һәр балага шәхси якын килү класс җитәкчесе эшчәнлегендә мөһим мәсьәлә булып тора. Укучыга шәхси якын килү класс җитәкчеләренең төп бурычын билгели. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
• шәхеснең үзүсешендә психологик-педа-гогик ярдәм итү;
• шәхеснең укучыдан өлкән кешегә әверелү траекториясен күзәтү;
• өлкәннәрнең һәм балаларның кыйммәти-мәгънәви тигезлеген булдыруга ирешү;
• гаилә тәрбиясе моделен формалаштыру.
Хәзерге чорда мәгариф учреждениеләрендә, укыту-тәрбия мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү максатыннан, төрле структуралар барлыкка килә. Мәктәп, гаилә, җәмәгать оешмалары һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру өчен төзелгән попечительләр советы — шундый структураларның берсе.
Азкомплектлы авыл мәктәпләрендә мәктәп советлары төзелә. Шундый совет Чистай районының Татар Сарсазы мәктәбендә эшли. Аның составына җирле үзидарә, совхоз, район муниципаль берәмлек вәкилләре, ата-ана-лар керә. Утырышларда укыту-тәрбия процессын оештыру, балаларны кайнар аш белән тәэмин итү, аларның ялын оештыру, мәктәпнең укыту-матди базасын баету мәсьәләләре турында сүз алып барыла.
Бүген тәрбия эшендә милли төбәк компоненты киң кулланыла. Ул түбәндәге юнәлешләрдән гыйбарәт:
• халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләре белән тулы һәм тирәнтен таныштыру максатыннан, тәрбия эшен туган телдә (рус, татар, чуваш телендә һ.б. телләрдә) оештыру;
• туган якның тарихы, мәдәнияте, халыкның гореф-гадәтләре, милли уеннары, бәйрәмнәр турында сөйли һәм балаларга, ата-аналарга халык һөнәрчелеген үзләштерергә ярдәм итә торган үзәк, клуб, музейлар ачу;
• федераль һәм республика тәрбия программалары нигезендә, «Туган якны өйрәнү», «Казан тарихы», «Яшь татарстанлылар» дигән автор программалары төзү;
• тәрбия системасында халыкның тормыш рәвешен өйрәнү; аучылык, терлекчелек, җәнлек үрчетү, халык һөнәрчелеге профильләре буенча төпле белем һәм күнекмә бирүгә ирешү;
• балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгытуда гаиләнең иң мөһим роль уйнавын төшендерү. Йорт һәм гаилә — иң әһәмиятле тәрбия чыганагы.
Иҗади эшләүче педагогик коллективларның тәҗрибәсе күрсәткәнчә, яшь буынга заман таләп иткәнчә белем һәм тәрбия бирү өчен мәктәп үз эшчәнлеген өр-яңадан үзгәртеп корырга тиеш. Бу юнәлештәге эштә түбәндәгеләрне гамәлгә ашыру сорала:
• укучыларның физик һәми әхлакый сәламәт булуына ирешү. Тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән тиешле эш алып бару;
• үзенә үз халкы, Россия, дөнья культурасының иң яхшы үрнәкләрен туплаган милли мәктәп булдыру;
• ата-аналарга бала тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирү;
• сәләтле балаларны үстерү һәм һәр баланың иҗади сәләтен үстерү өчен тиешле шартлар булдыру;
• мәктәп тәмамлаучыларда иҗтимагый активлык һәм гражданлык активлыгы, патриотик хис һәм хокукый культура формалаштыру:
• укучыларның һөнәри һәм тормышта үзбилгеләнүе өчен психологик-педагогик ярдәм күрсәтү;
• мәктәптә тәрбия процессын мәгълүмати тәэмин итү системасы булдыру.
Шулай итеп, һәр педагогик коллектив, һәр укытучы, тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырганда гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкин. “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягынан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши” – дип әйткән борыгы грек философы Сенека. Кешенең һәрьяклап камилләшүендә әхлак тәрбиясе тәрбия системасына кергән барлык төшенчәләрне үз эченә ала. Бүгенге уку-укыту процессында рухи-әхлакый шәхесне формалаштыру мәгариф системасының төп проблемасы булып тора. Шуңа күрә мәгариф системасында яңа буынны ничек итеп дөрес тәрбияләү бурычы килеп баса. Яңа буын үткән буын җибәргән хатаны кабатларга тиеш түгел моңа экология, һаман туктамаган сугышлар, җәмгыятьнең сәяси хәле керә.
20 гасырда фаш ителгән дини белемнәр хәзерге вакытта халыкны мөмкин кадәр рухи яктан тәрбияләү чарасы булып тора, ә бу буын кешеләрендә буыннан буынга күчәргә мондый рухи байлык булмады, шуңа да яшьләр арасында көннән- көн күзгә күренеп, дорфалану, көнләшү, явызлык, усаллык, ямьсез сүзләр белән аралашу, наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту тәртипсезлек сыйфатлары хөкем сөрә. Кешенең рухи байлыгын дини белемнәр белән бутарга ярамый бу сүз гаять киң мәгънәле сүз ул- патриотизм, туган җиргә мәхәбәт, йөрәк һәм гамәлләрнең саф булуы, белемгә омтылыш, матурлыкны тоя белү, илнең бөтендөнья күләмендә тоткан урынын билгеләүдә үз өлешеңне кертү һ.б. Баланың үзе турында, аны чолгап алган эчке дөньясын тудыруда үз ихтыяҗларын, мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү процессында аның рухи-әхлакый системасы үсә башлый. Һәр бала күпкырлы рухи байлык белән туа, ә өлкәннәр бу байлыкны югалтмыйча дөрес юнәлеш биреп үстерергә генә тиешләр. Күп кенә очракта нәкъ менә шунда хата җибәрелә дә инде. Балалар үзләренең уйларына дөрес юл сайлауда чын дус эзли башыйлар, табалмагач бала урам тәрбиясенә бирелә. Шуңа да балаларда, яшүсмерләрдә халкыбызның мәңгелек бөек сыйфатларыннан саналган рухи байлыкларын-кешелеклелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, әхлаклылык сыйфатлары югалмас өчен ата-анага, укытучыларга һәм дә җәмәгатьчелеккә чын тәрбиячеләр булуы сорала. Балага белем генә түгел аңа милли культураны, туган телне, үзенең нәсел җөпләрен, милли традицияләрен үстерүдә кирәк. Бүген милли тәрбия шәхесне рухи-әхлакый формалаштру проблемаларынына барып тоташа. Менә шушы борчуларны хәл итү өчен аерым сыйныф җитәкчеләренә дә зур эшләр башкаруы сорала. Үз тәҗрибәм күрсәткәнчә иң беренче рухи-әхлакый тәрбияне районыбызның зыялы кешеләреннән башларга . Профессор, фән эшлеклесе буларак М.Гайнуллинны, композитор Сара Садыйкованы, язучы Шәүкәт Галиевны һ.б. иҗаты һәрберсе үзенә бер тәрбия чишмәсе булып тора. Укучылар белән һәр елны үткәрелә торган тәрбия чаралары бу шәхесләрнең иҗатларын өйрәнүгә ярдәм итә. Мондый чаралар өчен “Апасым-гомер бишегем”, “ “ китаплары да ярдәм итә.
Мәктәбебезнең традициясенә әйләнгән “ Әтиләр” конференциясе, “Кадерле әни”, “Нәүрүзбикә”, “Сабан туй” кебек төрле милли тәрбия чаралары балаларны гына түгел олы яшьтәге халыкны да үзенә тарта. Мондый бәйрәмнәр авыл бәйрәмнәренә әйләнә бара, монда онытыла барган милли уеннар уйналына, җыр-биюләр үткәрелә. Бу исә шәхесне милли рухта,татар халкы йолалары үрнәгендә тәрбияләргә юнәлеш бирә, моннан тыш укыту-тәрбия процесында яңа технологияләр кертү максатчан кулланыла. Рухи-әхлакый шәхесне формалаштыруның тагын бер төп өлеше булып патриотик тәрбия тора. Кече яшьтән үк балага ватан нидән һәм кайдан башлануын аңлату, туган җиргә, илгә мәхәбәт тәрбияләү аның тарихын өйрәтү- безнең бурычыбыз. Балада рефлекс барлыкка китерү өчен “ кеше һәм җәмгыять”, “әти һәм бала”, “ укучының физик сәламәтлеге” “ талант-хезмәт –уңыш” кебек төшенчәләрне тәрбия процессында кертү эшнең нәтиҗәсен бирә. “Аҗаган” , “Әти-әни һәм мин”, “Әфганчылар истәлегенә”, “ Ватанны саклыйк” дигән темага үткәрелгән тәрбия чараларында туган илгә мәхәбәт, төрле милләт халкы белән дуслык, туганлык хисләрен укучылырда тәрбияләргә тырышабыз.
Рухи-әхлакый шәхесне формалаштыруда тагын бер хәл иткеч фактор бар. Көн саен яңарып тора торган тормыш шартлары. Димәк, коммуникатив культураны үстерү, җәмгыятьтә үз урыныңны табу, яңа шартларда аралашырга өйрәтү. Бу менә нәкъ сыйныф җитәкчесенең эше, әмма бу эшкә үзидарә булдырырга тиеш. Нәкъ менә сыйныф үзидарәсе эшчәнлеген дөрес оештыру физик һәм рухи яктан чыныктырып, баланы яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль- әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Сыйныф җитәкчесенең эшне дөрес оештыра белүе, нәтиҗәләрне төгәл бәяләве һәм һәр баланың актив катнашуына ирешә алуы мөһим шарт булып тора. Укучыларның сыйныф үзидарәсе эшчәнлегендә актив катнашуы аларны сәяси тормышка якынайта, кызыксынуларын арттыра, коллективта үзара ярдәмләшү, бер- берсенә таяныч булып яшәү дуслыкны ныгыта, җаваплылык хисен үстерә. Мин сыйныф җитәкчесе буларак бу эш алымын кулланам. Укучылар үз вазифаларын яратып башкаралар, аларда дуслык, бер-беренә ярдәмләшү, җаваплылык сыйфатлары күзгә күренеп үсә бара.
Димәк, рухи әхлакый шәхесне тәрбияләү өчен баланы негатив күренешләрдән: наркоманнардан, тәмәке тартучылардан, токсикоманнар белән аралашудан мөмкин кадәр ерак тотарга. Бу эшне прпагандалау юлы белән генә түгел, ә укыту предметларын кулланып, укучыда мөстәкыйллелек, ихтыяр көче, ныклы характер, кризислы ситуацияләрдән чыгу юлларын аңлатып бу эштә төрле тәрбия чаралары куллану зарури.
Безнең мәктәптә тәрбия мәсьәләсенә, балаларның буш вакытларын оештыруга зур игътибар бирелә. Мәктәпнең директоры, ата-аналар, педагоглар һәм укучылар катнашында үткән конференцияләр, тематик кичәләр, җыелышлар актуаль проблемаларны хәл итүдә уңай нәтиҗәләр бирә.
Шуңа да мәктәбездә милициядә исәптә торучы, наркотиклар белән бәйле һ.б. укучыларыбызның булмавы безнең горурлыгыбыз. Тәрбия –ул мәңгелек проблема, рухи -әхлакый шәхес тәрбияләү белем бирү оешмаларының, ата-ананың, гаиләнең, җәмәгатьчелекнең төп бурычы булып кала бирә.