СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сантиметр - единица измерения длины

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока математики , 1 класс, на татарском языке

Просмотр содержимого документа
«Сантиметр - единица измерения длины»

Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта белем бирү мәктәбе













1 нче сыйныф өчен математика фәне буенча


Озынлык үлчәү берәмлеге - САНТИМЕТР”


темасына эшләнгән ачык дәрес конспекты









Эшләде:

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Мостафина Кадрия Мәсгутовна













2024 ел, октябрь



Тема. Озынлык үлчәү берәмлеге – сантиметр

Максат: озынлык үлчәү берәмлеге (сантиметр) турында чагыштыру һәм озынлык үлчәү берәмлекләреннән файдалану юлы белән күзаллаулар формалаштыру.

Бурычлар.

- Укучыларны “сантиметр” төшенчәсе белән таныштыру;

- линейканы кулланырга өйрәтү, (линейка ярдәмендә кисемтә сызарга, кисемтәнең озынлыгын үлчәргә өйрәтү;

-тормышның төрле ситуацияләрендә бу теманың кирәклегенә төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

предметлы: укучылар кисемтәнең озынлыгын үлчи һәм аны см ларда күрсәтергә, билгеле озынлыкта кисемтә сызарга өйрәнә.; озынлык үлчәү өчен линейка куллана

Метапредметлы:Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү,үз фикереңне дөрес итеп әйтү;( Регулятив УУ):

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү. (Коммуникатив УУГ)

Үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү. (Танып-белү УУГ)


Укучы өчен әсбаплар. Бертөрле озынлыктагы, формадагы төстәге кәгазь тасмалар, линейка, дәреслек, дәфтәр, “светофор”

Укытучы өчен әсбаплар. Тасма үрнәге, линейка, дәрес буенча картинкалар, линейка, зур “Светофор”, ноутбук.


Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше һәм уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: - Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле.

- Хәерле көн, балалар, сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Математиканы өйрәнүдә

Уңыш юлдаш булсын безгә.

– Барыгыз да дәрескә әзерме, балалар? Әйдәгез, елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз! Иң элек биредәге шигырь юлларын укыйк әле:


“Уйла җитез, уйла тиз!

7 кат үлчә, бер кат кис!

Дәфтәрең чиста булсын!

Китабың көлеп торсын!”( Ш.Маннур)


- Автор бу шигыре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән? (көтелгән җаваплар) - Балалар, математика - иң катлаулы һәм иң төгәл фәннәрнең берсе. Юкка гына “Математика – барлык фәннәрнең патшасы”, -димәгәннәр. Бу дәрестә барыгызның да тырыш һәм игътибарлы булуыгыз сорала.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Мотивация

1. Математика дәресен башлыйбыз. Әйдәгез, 1 дән 10 га, 10 нан 1 гә кадәр саныйк, һәм шушы саннарны чиста, дөрес, пөхтә язып, дәфтәр битләребезне шатландырыйк. Иң беренче дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерик әле. (Арканы урындык артына терәп утыралар)

Хәзер эш дәфтәрләрен ачып 1-10 га кадәр саннарны матур итеп язып чыгыйк. ( укучылар язалар)

2. Ничә өчпочмак бар?

________

(8 өчпочмак)

III. Практик эш (проблемалы ситуация) Сезнең матемтатика галимнәре буласыгыз киләме? Сезне алдыгызда кәгазь тасмалар бар. Тасмаларны карагыз, бер - берегез белән улчәп чагыштырып карагыз.Тасмалар турында нәрсә әйтә аласыз? (барысы да бер төстә, бер размерда, бер формада)

Группада һәм парларда эш Әйдәгез, аларны күршеләрегез белән дә чагыштырып карыйк. Төсләрен чагыштырыйк: өскә күтәрегез - бер –берегезгә һәм күршеләрегезгә күрсәтегез. Төсләре берме? (әйе , алар барысы да кызыл төстә). Ә формаларын һәм размерларын бер –берсе өстенә куеп тикшереп карагыз. Бер - берсенә туры килделәрме? (Алар бер формада, бер төрле озынлыкта).

Ә хәзер ак ягын әйләндереп карагыз. Һәм бүлемнәрне санагыз. Нәрсә булды? (һәр кешедә төрле сан килеп чыкты.)

Нишләп алай булды соң, тасмаларның озынлыклары бертөрле бит. (Алар барысы да төрле кисәкләргә бүленгәннәр)

Нишләргә? Әйе, бертөрле үлчәм белән үлчәргә кирәк.

Борынгы заманда да кешеләр терсәк, чирек, колач, адым, дьюм, аяк озынлыгы белән үлчәгәннәр. Болай үлчәү җайсыз һәм төгәл булмаган. Шуңа күрә кешеләр, ничек төгәл үлчәп була икән дип уйланганнар һәм бөтен илдә бертөрле бердәм озынлык үлчәү берәмлекләрен кабул иткәннәр.

Шундый төгәл озынлык үлчәү берәмлегенең берсе – сантиметр. Ул кыскача болай языла см. Ничек дип уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнербез

IV.Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

Әйе, без буген озынлык үлчәү берәмлеге – сантиметр турында, кисемтәләрнең һәм предметларның озынлыкларын табарга өйрәнербез


V. Яңа белемнәр үзләштерү.

1) линейка белән танышу

Озынлыкны төгәл үлчәү өчен бик әһәмиятле инструмент бар.

Табышмакның җавабын тапсак, нәрсә икәнен белербез.

Озын, юка, төп-төз ул,

Билгели ул иң төз юл:

Туры юллар сызарга

Иң яхшы булышчы ул.

(Линейка)


Линейканы алыгыз әле. Анда сезгә таныш саннар рәте язылган. 1 саннан 2 нче санга кадәр ара 1 см була. Без сезнең белән линейка ярдәмендә кисемтәләрнең һәм төрле әйберләрнең озынлыгын үлчәргә һәм линейка ярдәмендә төрле озынлыктагы кисемтәләр сызарга өйрәнербез. (Карточканы укый -укый тактада сызу.)

2) Дәреслек белән эшләү

66 бит, кисемтәләр белән эш, чагыштыру

1 см озынлыктагы кисемтәне карыйбыз. 1 см ны линейкасыз да улчәп буламы? Шакмаклы дәфтәрдә була. 2 шакмак 1 см була.

Дәреслектә:

-Кызыл кисемтәнең озынлыгы күпме? Ни өчен бик тиз таптыгыз?

-Яшел кисемтәнең озынлыгы күпме? Ничек белергә?

-Зәңгәр кисемтәнең озынлыгы күпме? Ә карандаш? Кайсысы озынрак?

-поляда шөреп һәм отвертканың озынлыкларын үлчәргә

VI. Беренчел ныгыту

-линейка һәм гади карандаш алыгыз. 1 см озынлыктагы кисемтә сызыгыз. Ул 2 шакмак озынлыгында. 3см, 5 см озынлыктагы кисемтәләр сызарга. Өсләренә язып куярга.

Нәрсә ярдәмендә улчи һәм сыза алдык? Ничек дорес эшләргә?

Нәтиҗә ясыйбыз. Кисемтәнең озынлыгын нинди озынлык үлчәү берәлеге белән үлчибез? Нинди инструмент кулланабыз? Озынлыкны ничек дөрес үлчәргә?

VII. Физминутка

VIII.Ныгыту

1)дәфтәрдә әш

Үзегезгә ничә яшь булса, шул озынлыкта кисемтә сызарга.

2)озынлык үлчәү берәмлеген белү ни өчен кирәк? Тормышта кайларда кулланыла, әллә математика дәресендә генә кирәкме? (кием сайлаганда размерны карыйбыз, фоторамка, китапка һәм дәфтәргә тыш сайлаганда һ.б.)

3)Карточкалар белән күмәк әш . (кайсысы дөрес улчи? Карандаш өчен кайсы тартманы сайларга?)

IX/ Рефлексия.

-Дәрестә нинди яңа әйберләр белдегез? (Бертөрле үлчәм кулланыла)

- Нинди озынлык үлчәү берәмлеге белән таныштыгыз?

-Дәрестә нишләргә өйрәндегез?

Үзегезнең кәефегезне светофор ярдәмендә күрсәтегез. Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән? Сезнең өстәлләрдә өч төрле карандаш бар-яшел, сары, кызыл. Әгәр бүгенге дәрестә сез барысын да яхшы аңладык дип уйласагыз, светофорның күзен яшел төскә буягыз.

Әгәр инде кайбер өлешләрдә авырлык тойгансыз икән сары төскә, ә бер ни дә аңламасагыз кызыл төскә буягыз

X. Йомгаклау.

Балалар? сез молодцы! Дәрестә яхшы катнаштыгыз, күп әйберләр белдегез. Дәрес өчен сезгә рәхмәт. Сау булыгыз.