Визитка
Бергәләп, шау-гөр килеп чыгалар.
Марат. Әти-әниләр комитеты утырышына барыш.
Миләүшә. Берәр җитди хәл тулмагандыр бит.
Рәмзия. Юк. Балаларыбыз менә дигән.
Марат: Чыннан да, сөйләр сүзләребез бик күп.
Рәмзия. Ә без дусларыбызны Юлбат төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары әти-әниләре комитеты белән таныштырыйк та утырышка кузгалырбыз.
Марат. Сезнең каршыгызда:
Бергә: “Таяныч” әти-әниләр комитеты.
Энҗе: “Тату сыйныф серләре” дигән визиткабызны башлыйбызмы?
Бергәлеп: Башлыйбыз.
Гөлгенә. Мәктәп юлы безнең өчен
Иң кирәкле юл хәзер.
Балаларга ярдәм өчен
Барысын эшләргә әзер.
Миләүшә. Сөендерә балаларның
Искиткеч уңышлары.
“4”ле һәм “5”легә генә
Тырышып укулары.
Марат. Белемнең кирәк икәнен
Һәммәсе яхшы аңлый.
Аяз белән Илшатыбыз
Олимпиада, бәйгеләрдә
Яхшы уңышлар яулый.
Рәмзия. Райнур моңлы җырын суза
Казан сәхнәләрендә.
Ә Тәбрискә тиңнәр булмый
Спорт бәйгеләрендә.
Энҗе. Инсаф, Рөстәм һәм егетләр
Робот белән “җенләнә”
Шаккатырсың алар алган
Грамота, медальгә.
Гөлгенә. Ләйсән, Гөлфинә, Гүзәлләр
Сәнгатьтә бик тә көчле.
Диләрәбез оста куллы
Булуы белән беренче!
Миләүшә. Менә шулай яши сыйныф
Юк вакыт начарлыкка.
Ә без юнәлеш бирәбез
Бары тик татулыкка.
Марат. Без – таяныч балаларга
Тыңлыйбыз, күзәтәбез.
Авырлыклар килгән чакта
Җыелып сөйләшәбез.
Рәмзия. Иңгә-иң куеп яшибез
Укытучылар белән.
Бездән башка башкарылмый
Бер чара, һичбер бәйрәм.
Энҗе. Кырык эшне кырык якка
Яшәсәң “балам!” –диеп
Уңышка ирешеп була
Безнең “Таяныч” кебек.
Җыр
1.Балалар безнең киләчәк
Ә без булыйк таяныч.
Битараф булып яшәмик,
Ясамыйча аяныч.
Куш.
Әти-әниләр кирәген
Бала тиеш тоярга.
Ә без исә үрнәк булып,
Яшик, әйдә, аларга.
2. Урын калдырмыйк, әйдәгез,
Начарлыкны уйларга.
Тискәре сыйфатлар тулы
Беләсез бит замана.
Куш.
Әти-әниләр кирәген
Бала тиеш тоярга.
Ә без исә үрнәк булып,
Яшик, әйдә, аларга.
3. “Балалар матур яшәсен!”-
Дип тибә безнең йөрәк.
Шуңа да яхшы таяныч
Була белергә кирәк!
Куш.
Әти-әниләр кирәген
Бала тиеш тоярга.
Ә без исә үрнәк булып,
Яшик, әйдә, аларга.