Татарстан Республикасы
Ютазы муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ
Укытучы:
Миннушина Луиза Радик кызы
2017-2018 уку елы
Музыка яңгырый.
Алып баручы. Исәнмесез, балалар, хөрмәтле укытучылар! Без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, безнең сәхнә ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең сәхнәгә кертеп тутырган.
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агачтөпләренә гөмбә тезеп
Урман буйлап алтын көз йөри.
Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Көз бәйрәме,Сөмбелә бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул.
1 нче бала.
Көз
Урман-кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.
2 нче бала.
Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Ә. Ерикәй.
3нче бала.
Уңыш җыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае -
Сентябрь җитте.
4нче бала.
Бакчада хуш ис,
Бакчада ямьле,
Берсеннән берсе тәмле
Алмалар пеште.
Алып баручы: Әйдәгез әле кул чабып Көз кызын каршы алыйк.
Сөмбелә:
Сөмбелә мин,Сөмбелә
Мине һәркем дә белә
Җиргә муллык китерәм,
Илгә шатлык китерәм.
Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат! Мин Көз кызы – исемем Сөмбелә. Бүген – бәйрәм! Минем бәйрәм! Мин бәйрәмгә үземнең сеңлем – җәйгә дә чакыру җибәрдем. Ә кунакны шәп итеп каршы алырга кирәк! Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?
Балалар: Әйе, әзер.
Җыр “Көз килә”
Җәй: Исәнме, Сөмбелә! Син табигатьне миннән кабул итеп ал! Мина ял итәргә вакыт, җылы якларга китәм. Анда җәй булачак, ә бездә кыш, бездә көз – анда яз!
Сөмбелә: Рәхмәт сиңа, Җәй!
Җәй: Мин сиңа ышанып тапшырып китәм табигатьне! Сине күрдем, нинди икәнлегеңне беләм!Син бик уңган, булган һәм чибәр! Бар эшкә дә кулың ятып тора. Мин китәм инде.Саубулыгыз, дусларым!
Сөмбелә: Рәхмәт сина, Җәй, без сине сынатмабыз, саубулып тор, киләсе елга очрашканга хәтле хуш. (Кул болгап озата, Җәй чыгып китә).
Зилә:
Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Илһам:
Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Балалар “Яфраклар бәйрәме” ( О.Усманов көе, Л. Лерон сүзләре) җырын җырлыйлар.
(Яңгыр яуган тавыш ишетелә. Шул вакыт болыт чыга – ул көзне кысрыклый, балаларга яңгыр сибә.)
Болыт: Менә хәзер биеп җырлап карагыз әле! Мин сезне чылатып бетерәм! Ха-ха-ха! Бәйрәм имеш, Көз килгән, имеш! Килми генә торыгыз әле! Биеми генә торыгыз! Юк сезгә бәйрәм! Мине чакырмаган булып!
Сөмбелә: Тукта, тукта, болыт! Без бит дус идек әле! Бозма инде бәйрәмне! Балаларның кәефләрен төшермә! Үтенәм синнән! Буген балалар сиңа дип иң матур биюләрен әзерләделәр. Кара әле бәлки күңелләрең йомшарып китәр.
Алып баручы:
Безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
Зонтиклар белән бию.
Алыпбаручы.
Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә
Сөйләп бирегезче безгә.
Кабак.
Карагыз әле бер генә
Менә миңа кабакка,
Турап куйсагыз мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
Кәбестә.
Безнең балалары
Яшелчәләр үстерә.
Бакчадагы туптан да зур
Мәсәлән, мин кәбестә.
Кишер.
Кишер дә бик күп булды
Кыяр да бездә уңды.
Бәрәңге.
Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле!
Сап-сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.
Кыяр белән помидор:
Мин булам кызыл помидор,
Ә мин ямь-яшел кыяр.
Бергә: Тәмле салат булсын өчен,
Син безне генә тура.
“Уңыш җыябыз” җыры башкарыла.
(Т. Волгина сүзләре, А. Филиппенко музыкасы)
Лиана:
Тирә юньдә сары яфрак
Килеп җитте алтын көз.
Шатланабыз, елмаябыз,
Чәчәкләрдәй матур без.
Зарина:
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Камилла:
Көннәр инде салкынайды
Кышлар бераз якынайды.
Тирә юнь гел сары төстә,
Әллә соң бу алтын аймы?
Бию
Азалия:
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
Азамат:
Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң, эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
“Тала-тала” җыры.
Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, уйнадыгыз,
Барысы өчен рәхмәт сезгә,
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
“Дусларыма” җыры.
Алып баручы:
Күңелегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Бию.