СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

" Соңгы дәрес " шигыре

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу шигырем чыгарылыш сыйныф укучыларына багышлана.Бу шигырьдә киңәшләр, теләкләр  яңгырый.( Үгет - нәсыйхәт формасында )

Просмотр содержимого документа
«" Соңгы дәрес " шигыре»

Соңгы дәрес.

Кыңгыраулар чыңы артта калды

Үтте-китте мәктәп еллары

Зур тормышка юлламалар алды

Районыбыз мәктәпләренең

Асыл егетләре,кызлары.

Хуш,күңелле,самими балачак!

Якты хатирәләр,гамьсез чаклар

Күңелләрдә мәңге калачак

Әй,бәхетле,эчкерсез балачак,

Йөрәкләрдә син гел булачак.

Сезнең өчен соңгы дәрес бүген:

Әдәбиятның зур бер бүлеге-

Татар халык авыз иҗаты.

Искиткеч шәп,тапкыр фикерләр күп

Тыңлагызчы,булыр хаҗәте.

Юлга чыгачаксыз,иптәшегез

Берүк үзегездән яхшы булсын

Юлларыгыз һәркайчан уңсын,

Әти-әниләрегездән хәер-дога

Һәммәгезгә хәерле юлга.

“Агай,алдан сагай,”-диләр безгә

Кырын эшләр шайтан язмасын-

Кырык елдан соң да беленә ул

Башкайларыгыз бәйләнмәсен,

Кеше күңелен яраламагыз

Кеше күңеле ул-пыяла

Сак кагылмасаң,бик тиз уала.

Телебезгә матур сүзләр бетмәгән-

Яхшы сүздән күңел куана.

“Сакланганны Ходай саклармын,”-ди

Бәла-казаларга тап булмагыз.

Иң зур байлык җирдә-сәламәтлек

Саулыгыгыздан мәхрүм калмагыз.

Имгәнергә Ходай язмасын.

Рәнҗетмәгез газиз әнкәйләрне

Рәнҗетүләр бәхет китерми

Әнкәйләрнең олы йөрәкләре

Авыр сүзләрне бик кичерми

Рәнҗетүләр бәхет китерми!

Ана күңеле мәңге күләгәсез

Ана күңеле мәңге бозланмый

Кирәк икән ул баласы өчен

Гомерен дә хәтта кызганмый.

Газизеннән башка торалмый.

Әниләр,мәрхәмәтле Җирдә әниләр

Җиргә матурлыкны

Безгә батырлыкны

Сез бирәсез Җирдә әниләр.

Онытмагыз , изге төшенчәләр:

Ата-ана,Туган ил,мәктәп

Әти-әниегез каршы алсын

Кылган гамәлләрегезне хуплап.

Дус-иптәшләрегез булсын күпләп.

Соңгы дәрес тәмам шуның белән

Үгет-нәсыйхатләр дәресе

Һәммәгезгә телим изге теләк:

Барчагыз да исән-сау булсын,

Кайгы-хәсрәт читләтеп үтсен!